Логотип
Бакча

Җәйге мәшәкатьләр

Чәчәк атучы бар үсемлекләрнең, шул уңайдан декоратив куакларның да корыган чәчәкләрен даими рәвештә өзгәләп торыгыз, ә ботакларын кискәләп алыгыз. Яфраксыз килеш чәчәк атучы корый башлаган һәм төптән яфракланучы күпьеллык үсемлекләрне (мәсәлән, тюльпан, нәркис) 1 см биеклектә калдырып кискәләгез.

Чәчәк атучы бар үсемлекләрнең, шул уңайдан декоратив куакларның да корыган чәчәкләрен даими рәвештә өзгәләп торыгыз, ә ботакларын кискәләп алыгыз. Яфраксыз килеш чәчәк атучы корый башлаган һәм төптән яфракланучы күпьеллык үсемлекләрне (мәсәлән, тюльпан, нәркис) 1 см биеклектә калдырып кискәләгез.

Купшы булып һәм озаклап чәчәк атсын өчен барлык чәчәкле үсемлекләрне һәр 10-12 көн саен сыер һәм тавык тизәге яисә чабылган орлыксыз үлән төнәтмәсе ясап туендырыгыз. Аның өчен: югарыда саналган табигый ашламаларны 1:10; 1:20; 1:10 нисбәтендә салыгыз да, шуларга 10-15 г икеләтә суперфосфат һәм калий сульфаты кушып, барысын бергә бер чиләк суда болгатыгыз. Шул бер чиләк төнәтмәне 5 эре яисә 10-15 кечкенә үсемлеккә сибегез. Кызу көнне үсемлекне иртә таңнан яисә кичке 5 тән соң гына су сибү вакытында туендырыгыз.

Ай башында фиалка, маргаритка, незабудка кебек икееллык чәчәк үсентесе өчен орлыклар чәчегез. Бу җәһәттән иң элек ярым күләгәле урында кечкенә түтәл хәзерләгез. Орлыкларны, рәт арасын 12-15 см киңлектә калдырып, чәчегез. Түтәл өстенә дым саклагыч япма кап­лагыз. Түтәлгә даими су сибеп торыгыз.

 Роза чәчәкләрен тәрбияләүне даими рәвештә дәвам итегез. Шиңгән чәчәкләрен өзгәләп торыгыз. Инде куак чәчәкләре атып шиңгәч, өске яфракка иң якын ботакчыгын кисеп куегыз. Чыбыкча ялгап үстерелгән розаның тамырдан 
Үсеп чыккан энәле ботагын төптән үк кисегез. Розаларны, башка чәчәкле куаклар кебек үк, һәр 12 көн саен, югарыда өйрәтелгәнчә, 4-5 яшь яисә 2 карт куакка 1 чиләк күләмендә ашламалы су сибегез.

Коры чорда җимеш агачларына 2-3 тапкыр су сибәргә тырышыгыз, аеруча сырганакка, чөнки дым җитмәүдән аның җимешләре коелырга мөмкин. Ә ярлыланган туфракны исә минераль ашламалы су сибеп туендырыгыз.

Бакча җиләге җиләк бирүдән туктагач, аның барлык иске яфракларын һәм кирәкмәс мыекларын кискәләгез. үрчетү өчен кирәкле бер-ике көчле мыегын гына калдырыгыз. Шул рәвешле кискәләгәннән соң, үсемлекне (нитрофоска, универсал Кемира) ашламалары белән туендырыгыз.

Яшел ашламаны үзең яса. Үлән төнәтмәсе яисә яшел ашлама сатып алынган сыек ашламалардан күпкә файдалырак санала. Әлеге төнәтмә барлык мөһим тукландыргыч матдәләргә, микроэлементларга бай. Әлеге төнәтмә үсемлекләргә зыян ясамаслык җиңел үзләштерелә торган куелыкта була. Әлеге яшел ашлама составына кертелгән һәр үләннең үсемлеккә үз йогынтысы бар. Мәсәлән, калийга һәм үсемлек аксымына бай оконник төнәтмәсе помидор, кәбестә һәм сельдерей өчен бик кулай ашлама санала. Ә кычыткан төнәтмәсе исә яшелчә, декоратив үсемлекләрнең сәламәтлеген чыныктыручы азотка, кремнийлы кислотага бай. Бу төнәтмәне сипкәч, үсемлек яфраклары, сизелеп, куе яшел төскә керә. Ә инде наратбаш (хвощ) төнәтмәсе үсемлекләрне гөмбәле авырулардан саклаучы профилактик чара булып тора.

Төнәтмә бик гади ясала: 1 кг чи яисә 200 г киптерелгән үләнгә 10 л су салыгыз, шуңа тулы бер уч известьлы яисә ташлы он кушыгыз (тәмсез исен бетерү өчен). Бер-ике атна төнәтегез. Аннан соң төнәтмәне сөзегез һәм кулланыр алдыннан 1:20 нисбәтендә су салып болгатыгыз. Мондый яшел төнәтмәне үсемлеккә яңгырдан соң яисә су сибелгән дымлы туфракка сибү отышлы.

Теги: Гөлбакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар