Логотип
Бакча

Яран ник чәчәк атмый?

Тәрәзә төбендә, ак челтәр пәрдә артында кып-кызыл булып яраннар чәчәк атып утырса, бүлмә нинди ямьле! Бер ата башласа, җәй буена шау чәчәктә була ул. Ләкин... Кайчак яран киреләнә, яфраклары да куе, матур үзенең, тик чәчәк атарга һич теләми. Ничек чәчәк аттырырга яранны? 

Тәрәзә төбендә, ак челтәр пәрдә артында кып-кызыл булып яраннар чәчәк атып утырса, бүлмә нинди ямьле! Бер ата башласа, җәй буена шау чәчәктә була ул. Ләкин... Кайчак яран киреләнә, яфраклары да куе, матур үзенең, тик чәчәк атарга һич теләми. Ничек чәчәк аттырырга яранны? 

Яран кояшлы якты урынны ярата. Чәчәк атмавының сәбәбе яктылык җитмәү булырга мөмкин. Яраннар көньяк һәм көньяк көнчыгыш, көньяк көнбатышка караган тәрәзә төпләрендә генә чәчәк ата. Яктылык җитмәсә, яран буйга үсә, яфрак аралары ераклаша, гәрчә яфраклары эре булса да. 

Яран гөленең туфрагын ел саен, ким дигәндә ике елга бер булса да алыштырып торырга кирәк. Яран ул ашлы туфракны ярата. Яраннар кышкы йокыдан уянганда аларга азотлы ашламалар кирәк.  Ләкин чәчәккә бөреләнгән, чәчәк аткан чорда  ике атнага бер тапкыр фосфорлы-калийлы ашламалар (суперфосфат, нитроаммофоска, борофоска ишеләр) белән тукландыралар.  

Яктылык та җитәрлек булып, ашлап та торып, яран чәчәк атмый икән, туфрагын карагыз. Ул тыгыз, балчыксыз, бик дымлы туфракларны яратмый. Аңа көпшәк, һава яхшы йөри торган туфрак кирәк. 1 өлеш черемә, 2 өлеш бакча туфрагы, 1 өлеш ком кушып, аны үзегез дә ясый аласыз. 

Матур итеп купшы чәчәк атсын өчен, яран гөле үсә торган чүлмәк артык зур да, бик тыгын да булмаска тиеш. Чүлмәк зур булса, үсемлек бар көчен тамыр системасын үстерергә тотачак, яфракка котырачак. Чүлмәк гөлнең тамырларыннан берничә сантиметрга гына зуррак булсын. 

Яран гөле картайса да чәчәк атмый. Гөлне яңартып тору өчен аны көздән яки иртә яздан кисеп, формалаштырып торалар. Җәй көне исә чәчәк атып бетергән бөреләрне, саргайган яфракларны гына өзәләр. Куакның эченә таба үсеп комачаулаучы артык ботакларны да сирәкләргә мөмкин. 

Яран гөле елга бер тапкыр ял итәргә тиеш. Моның өчен аны салкынча якты урында кыш чыгаралар. Бу вакытта суны сирәк сибәләр. Ял итмәсә дә, яран чәчәкне бик начар ата. 

Яранны чәчәк аттыру өчен менә бу гади генә препаратларның да файдасы бар. 

Йод
 5 стакан суга 1 тамчы йод җитә. Суны башта берничә көн яхшылап тондырырга яки чишмә, яңгыр суы кулланырга кирәк. 

В витамины

В төркеменә керүче В₁ В₆, В₁₂ витаминнары аптекада сатыла. Җәй дәвамында аларны чиратлаштырып сибәргә була. 2 литр суга 1 ампула алына.

Сөт

Кызык яңгыраса да, яран гөле сөт ярата. Ашлама сыйфатында куллану өчен 1 литр суга 100 грамм сөт салына.  

Онытмагыз: ашлама сипкәнче, гөлнең туфрагын башта чылатыгыз. Ашлама сипкәннән соң, аны беразга үтәли кояштан алып торыгыз. 

 

фото: https://pixabay.com/ru

Теги: Гөлбакча чәчәкләр үстерәбез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар