Логотип
Бакча

Яңа сезонны башлыйбызмы?

Бакча эшен яратучылар җиң сызганып, аяк киенеп яз килгәнен көтә булыр. Ә бик сабырсызлары хәтта язны да көтми, кыш уртасыннан ук чәчү эшенә керешә. Иртә, дияргә ашыкмагыз. Кайбер чәчәкләрне гыйнвар аеннан да соңга калмый чәчәргә кирәк. 

Бакча эшен яратучылар җиң сызганып, аяк киенеп яз килгәнен көтә булыр. Ә бик сабырсызлары хәтта язны да көтми, кыш уртасыннан ук чәчү эшенә керешә. Иртә, дияргә ашыкмагыз. Кайбер чәчәкләрне гыйнвар аеннан да соңга калмый чәчәргә кирәк. 

Гадәттә, ике еллык һәм күп еллык чәчәкләр утырткан елны ук чәчәк атарга өлгерми. Ә менә орлыкларын кыштан ук чәчеп үстерсәң, шул ук елны чәчәкләренә сокланырга мөмкин булачак. Мәсәлән, маргаритка, виола, нивяник, кыңгырау гөл, дельфиниум, шабо канәферен хәзер чәчү отышлырак. 

Гацания, гербера, асылмалы лобелия, петуния, флоксларны да гыйнварда чәчәргә мөмкин. Дөрес, петунияне яз көне дә чәчәргә була. Ул очракта җәй уртасында гына чәчәк атарга керешәчәк. Петунияне тармактан үрчетүе дә бик җайлы. Яраткан сортыгызны берне үстереп, язга кадәр янтармакларыннан әллә ничә төпкә җиткерә аласыз. Петуния янтармакларны өзгәнне бик ярата, тагын да купшырак була, чәчәк бөреләре дә күбрәк ярала. 

Эустома үстереп карыйсыгыз килсә, аны да гыйнвардан калмый чәчәләр. Ул озак тишелә, бик озак үсә. Тишелеп чыкканнан соң ярты елдан гына чәчәк бөреләре формалаша башлый. 

Астильба да акрын тишелә, озак үсә торган үсемлекләрнең берсе.

Бакчагызда лаванда үстерергә уйласагыз, аны да гыйнварда ук чәчәргә кирәк. 

Бакча җиләгенең ремонтант сортларын үстереп, быелдан ук җиләкләрен авыз итәргә теләсәгез, аның орлыкларын да гыйнвар ахырыннан да калмый чәчү җаен карагыз. Җиләк орлыклары озак, 7–14 көннән генә тишелә. Ясалма яктыртканда да бик акрын үсә. 

Теплицагыз булса, соң өлгерешле борыч белән баклажанны да гыйнварда ук чәчеп куя аласыз. Аларның үсү чоры бик озын. Ә менә соң өлгерешле помидорларны февральдә генә чәчәргә киңәш итәбез. 

Тамыразык буларак үстерелә торган сельдерей, суган орлыклары да озак тишелә, акрын үсә. Болар салкынга чыдам үсемлекләр, яз көне җир әзер булуга, түтәлгә утырта аласыз. 

Розмарин үстерергә ниятегез булса, аны чәчүне дә озакка сузмагыз. Аның орлыкларын башта чылатырга, аннары тишелгәнен бер-ике атна көтәргә кирәк. 

Гыйнвар, февраль, март башларында тишелеп чыккан үсентеләргә безнең шартларда кояш яктысы җитми. Шуның өчен аларга ясалма яктылык һәм җылы урын кайгыртырга кирәк. Бу вакытта тәрәзә төпләре гадәттә салкын була, үсемлек тамырларына зыян килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар