Логотип
Бакча

Уңышның сере – яхшы туфрак

Яхшы уңышның сере – яхшы туфрак. Без моны бик яхшы беләбез, шуңа да казыйбыз, ашлыйбыз. Әмма...

Яхшы уңышның сере – яхшы туфрак. Без моны бик яхшы беләбез, шуңа
да казыйбыз, ашлыйбыз. Әмма... еш кына уңышны җыярга өлгерми дә
калабыз. Мәсәлән, помидорны, борычны. Көтмәгәндә генә бер томан төшә
дә бар тырышлыкны юк итә дә куя. Ә бит гаеп томанда түгел, ә туфракта.
Дөресрәге, анда чир китереп чыгара торган гөмбәләрдә.
Барыннан да бигрәк, бакчачыларны фитофтора чире аптырата. Көзен уфтанмас
өчен көрәшне менә хәзердән, җиргә орлык салганчы ук башлыйк.
Бәрәңге һәм помидор утыртасы җиргә иртә язда 1-3 процентлы бакыр купоросы
эремәсе сибеп чыгыгыз. Җирне казыгач, тагын бер тапкыр «Фитоспорин М»
эремәсе бөркергә кирәк.
Фитофтора бакча җиләген дә зарарлый. Җиләклекне химик матдәләр белән
эшкәртү зарарлы. Монда инде «Алирин» ише биологик чаралар ярдәмендә
эшкәртәләр.
Составында бакыр булган эремәләр сиптергәннән соң, бу түтәлдәге
яшелчәләрне кимендә бер ай кулланмый торалар. Шуңа күрә химик матдәләрне
иртә язда, бакчага керү мөмкинлеге туу белән сиптерергә тырышыгыз.
Биологик препаратлар кулланганда андый тыю юк, аларны теләсә кайчан
кулланырга була.
Узган елдан бакчада калган чүп-чар да фитофтора тарата. Көздән бакчадагы
барлык чүп-чарны түгегез яки яндырыгыз. Теплицага аерым игътибар бирегез,
анда да узган елгы помидор сабаклары өелеп калырга тиеш түгел.
Язын теплицаның өске туфрак катламын яңага алыштырсаң, бигрәк тә яхшы.
Ишек-тәрәзәләрен ныгытып ябып, күкерт шашкасы яндыру да яхшы нәтиҗә
бирә.
Бәрәңге һәм помидорны туфракка утыртыр алдыннан «Фитоспорин» эремәсе
белән эшкәртегез.
Орлыклык бәрәңгене көздән үк яшелләндереп калдырсаң – ышанычлырак.
Кояш нуры – бәрәңге бүлбесендәге гөмбәчекләргә каршы иң яхшы чара.
Үсемлекләрнең төбен үлән яки вакланган печән белән эшкәртү дә яхшы нәтиҗә
бирә. Фитофторага артык җәелергә ирек бирми ул.

фото: https://pixabay.com

Теги: Уңыш Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар