Логотип
Бакча

Суган саргайса...

Суган саргаюның сәбәпләре күп булырга мөмкин. Төп сәбәбе – туклыклы матдәләр җитешмәү һәм корткыч бөҗәкләр зыян салу. Без тәкъдим иткән киңәшләр бер яктан ашлама, икенче яктан бөҗәкләргә каршы чара буларак та кулланыла ала. 

Май башында утырткан суганнарыбызның әле тагын бер айлап үсәсе бар. Кайчагында аның кыяклары саргаеп, бакчачыларны хафага сала. Суган саргаюның сәбәпләре күп булырга мөмкин. Төп сәбәбе – туклыклы матдәләр җитешмәү һәм корткыч бөҗәкләр зыян салу. Без тәкъдим иткән киңәшләр бер яктан ашлама, икенче яктан бөҗәкләргә каршы чара буларак та кулланыла ала. 
Үзегез өчен җайлырагын кулланып карый аласыз. Бер мөһим искәрмә: боларның барысын да юеш туфракка гына һәм кичке якта гына сибәргә кирәк. Югыйсә суганның кыягын яндыруы бар. 

200 грамм тәмәке тузанына 2 литр кайнар су коеп, 2-3 көн төнәтергә. Сибәр алдыннан 10 литрга җиткәнче су өстәп, 1 аш кашыгы сыек сабын, 1 аш кашыгы төелгән кара борыч кушарга.

5 литр суга 0,5 кг аш содасы, 1 чәй кашыгы йод, куе кызыл төскә керерлек күләмдә марганцовка салып болгатырга һәм шуның 1 литрын 10 литр суга кушып сыеклап сибәргә.

100 грамм солярка яки керосинны, 1 стакан утын көлен 10 литр суга салып, суганнарның төбенә генә сибеп чыгарга, кыягына тидермәскә. 

1 чиләк суга 3 аш кашыгы нашатырьлы спирт салып, кичке якта суганнарның төбенә генә сибеп чыгарга кирәк.

10 литр суга 2 аш кашыгы нашатырьлы спирт, 100–200 г тоз кушып сибәргә.   
 

фотоFood фото создан(а) prostooleh - ru.freepik.com

Теги: яшелчә Бакча яшелчәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар