Логотип
Бакча

Суган эре булсын өчен калий кирәк

Июнь ахыры – суганнарның башы ярала башлаган чор. Алар эре булып үссеннәр, кышын яхшы саклансыннар өчен, суганнарыгызны менә бу ашламаларның берәрсе белән тукландырып карагыз.

Җәй башында башка барлык яшелчәләр кебек үк, суганга азот кирәк иде. Июнь ахырыннан башлап суганнарга азотлы ашламалар бирергә ярамый. Бу чорда аларга калий һәм фосфор мөһимрәк. 

Калийлы иң популяр органик ашлама – утын көле. Көлне суда төнәтеп сипсәң, отышлырак. Коры көл дә сибәргә була, ләкин болай көл күбрәк китә. Көл төнәтмәсен ясау өчен: 10 литр суга 1 стакан көл салып, берничә сәгатьтән соң инде ашламаны кулланырга була. 

Калийлы тагын бер органик ашлама: калий гуматы. Аны торфтан ясыйлар. Калий гуматы составында азот, фосфор һәм калий бар. Азот булганга күрә, әлеге ашламаны җәйнең беренче аенда куллану отышлырак. 

Минераль ашламалардан калий монофосфаты, калий сульфатын, калиймаг, калий селитрасын кулланырга була.

Калий монофосфаты – ике компонентлы ашлама. Аның составында калий һәм фосфор гына, азот юк. Ләкин ул шактый кыйммәтле. Аны кулланырга уйласагыз, 10 литр суга 10–15 г ашлама алына. Бу – туфракка сибәр өчен. Кыякларга гына бөркергә дә мөмкин. Бу очракта ашлама кимрәк алына. Язылган инструкциясе буенча эш итәргә кирәк. 

Калий сульфаты бераз арзанлырак. Аның составында 50 процент калий, тагын магний, күкерт һәм кальций бар. Кыякларга өстән бөркеп сибү өчен 10 литр суга 35–40 г ашлама алына. 

Суганнар авырмасын һәм яхшы тулышсын өчен, июнь ахырында сибәргә менә бу ашлама да файдалы: 10 литр суга 10 тамчы йод, 1 аш кашыгы калий гуматы, 4 аш кашыгы водород перекисе һәм  пычак очында гына марганцовка алына. Бу ашлама да, авырулардан профилактика һәм дәва да булып тора. Ләкин составында азот булганлыктан, аны җәйнең беренче аенда сибәргә кирәк.

Ашлаудан тыш, суган эре булсын өчен, аның туфрагын да йомшарту мөһим. Суган көпшәк туфракта гына эре булып үсә. 

Теги: Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар