Тәҗрибәле бакчачылар өчен бу яңа сүз түгел. Ә менә бакча эше белән яңа кызыксынучыларга, бәлки, бер яңалык булыр.
Стратификация – орлыклар тишелеп үсеп китсен өчен, табигый шартлар тудыру. Табигатьтә үсемлекләр көздән орлыкларын җиргә коя. Алар салкын, дымлы туфракта ятып, бүртә, тышчасы йомшара һәм туфрак җылына башлауга дәррәү үсә башлый. Барлык үсемлекләр дә моңа мохтаҗ түгел. Бу бик каты тышчалы, салкынга чыдам һәм орлыклары көз ахырында яки кыш башында өлгерә торган салкын як үсемлекләре, күпчелек җимешле куаклар, нарат, чыршы, туя орлыклары, имән, каштан чикләвекләре өчен кирәк. Җир җиләге орлыклары да стратификацияләүгә мохтаҗ.
Күп үсемлекләрне без өйдә, язын тәрәзә төпләренә чәчеп үстерә торабыз. Стратификацияне дә өй шартларында уздырырга туры килә.
Төрле үсемлекләр өчен стратификация вакыты төрлечә. Кайберләренә берәр ай да җитә, кайберләре өчен ике, хәтта өч ай вакыт кирәк. Кайсысына күпме вакыт кирәге орлыкның кабында язылган була. Ул мәгълүматны игътибардан читтә калдырмаска кирәк. Мәсәлән, җиләк өчен, гадәттә, бер-ике атна да җитә.
Кайбер орлыкларны декабрь аенда ук стратификацияли башлыйлар. Мәсәлән, җимеш бирә торган куакларныкын: бөрлегән, зелпе, кара җиләк, мүк җиләге ишеләрне...
Страитификация ясау катлаулы түгел. Моның өчен өсте ябыла торган пластик контейнер, мамык дисклар, ком, пычкы чүбе, черемә ише көпшәк субстрат һәм суыткыч кирәк.
Иң элек контейнерга дымлы субстрат тутырыла. Аннары суда чылатылган мамык дискларга орлыкларны тезеп, икенче диск белән каплана. Орлык тезелгән дискларны контейнерга куеп, өстенә калын итмичә генә субстрат салына. Капкачын каплап, әлеге контейнер суыткычка куела. Һава йөрсен өчен, капкачны берничә җирдән тишкәләргә кирәк.
Туфракның дымлылыгын тикшереп торырга онытмагыз.
Орлыкларны субстратсыз гына да стратификацияләргә мөмкин. Бу очракта аларны ике диск арасына тезеп, дискны кечкенә зип-капларга тыгалар. Ә пакетларны капкачы ябык контейнерга салып, суыткычка куялар. Бу очракта дискларның дымын ешрак тикшерергә кирәк, чөнки алар бик тиз кибә. Ә алар гел дымлы булып торырга тиеш.
Менә бу чәчәкләрнең орлыкларына стратификация ясала: аквилегия, анемона, аспарагус, бузульник, канәфер, горечавка, дельфиниум, клематислар һәм княжиклар, клопогон, кыңгырау чәчәк, купальница, лаванда, люпин, лютик, морозник, наперстянка, чалмабаш, примула, прострел, фиалка.
Бу үсемлекләр өчен стратификация кирәкми: астра, петуния, лобелия, бегония, вербена, циния, пеларгония.
Шулай ук кыяр, помидор, борыч, баклажан, кабак ише бездә популяр булган яшелчәләрнең дә орлыкларына стратификация таләп ителми. Аларның тынлык чоры кыска, язга кадәр ул инде төгәлләнгән була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк