Логотип
Бакча

Сирень үрчетәбез

Шау чәчәкле канәфер куакларына карап сокланып йөрисезме? Минем дә тәрәз төбемдә хуш исле сирень үссен иде, дип телисезме? Менә мин дә телим. Инде күптәннән телим.

Шау чәчәкле канәфер куакларына карап сокланып йөрисезме? Минем дә тәрәз төбемдә хуш исле сирень үссен иде, дип телисезме? Менә мин дә телим. Инде күптәннән телим. Ләкин сирень куагыннан яшь үсентене аерып алуы бик кыен. Юк та әле ул үсенте. Бакчачылык буенча яздырып алдыра торган журналларымның берсендә канәфер куагын яшь тармактан да үстереп булуын укыгач, быелдан да калмый сынап карарга булдым. Югыйсә инде ничә еллар сирень куагы үстереп, язын шуның төбендә китап укып утырырга хыялланам.

Тамырландыру өчен яшь тармакларны, нәкъ менә яшен – яшелен һәм сыгылмалысын сиреньнәр шаулап чәчәк атканда яки чәчәк атып бетергәндә кисеп алалар. Димәк, хәзер бик тә вакыт. Ул ботакның 4-6 яфрагы булсын, үзе 15 см дан да ким булмасын. Яфракларын яртылаш кисеп алабыз (сабагыннан өзмибез, яфрак пластинасын кайчы белән кисеп, кечерәйтәбез). Ботакның баш-башын кыйгачлап кисәбез. Тизрәк тамырлансын өчен, аскы очын «Корневин» яки «Эпин» эремәсенә тыгып торабыз.

Хәзер түтәл әзерлибез. Җирне казып, канау ясыйбыз. Төбенә 12 см чамасы вак таш салабыз. Бу дренаж өчен кирәк. Аннары – черемә, аннары туфрак салына, яхшылап су сибелә. Сирень ботакларын аскы яфракларына кадәр шушы туфракка батырабыз. Араларын 15 см чамасы калдырабыз.

Тамырлансын өчен, сиреньгә җылы кирәк. Түтәл өстенә дугалар тезеп, лутрасил белән каплыйбыз. Каркасның биеклеге 50 см тирәсе, ә температура 20-25 градус. Атнага бер тапкыр су сибәргә онытмыйбыз.

Ай ярымнан яшь үсентеләр тамырлана. Шуннан соң лутрасилны алып куйсаң да була.

Көзен көчле үсентеләрне даими урынга күчерергә мөмкин. Ә зәгыйфьләрен кышка томалап калдырырга кирәк.

Сиреньне түтәлдә түгел, тәрәзә төбендә чүлмәктә дә тамырландырырга була. Агротехникасы шулай ук.

Теги: сирень

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар