Логотип
Бакча

Үсемлекләр өчен бушлай ашламаны каян алырга?

Чүп чиләгеннән! Менә шундый бер тиенгә тормаган ашлама.

Гап-гади йомырка, банан кабыгын, хәтта балык сөякләрен ташларга ашыкмагыз. Аларда үсемлекләргә файдалы матдәләр күп. Ашламадан бер дә ким түгел. Өстәвенә табигый да әле.
Банан кабыгы кальций  белән азотка бай. Төбенә күмеп куйсагыз, алар үсемлекләргә үсәргә ярдәм итәчәк. Мәсәлән, роза ике тапкыр тизрәк чәчәк ата башлый. 
Кофе калдыгы шулай ук алыштыргысыз матдәләргә ия. Кофе пешергәннән соң (туркада яисә кофе-машинада) калган массаны ачы балчыкка мохтаҗ үсемлекләр төбенә салыгыз.  Мәсәлән, роза, рододендроны. Шул рәвешле, чәчәкләрнең төсе җетеләнә, куера, хуш исе дә артып китә. Кофены кишергә, помидорга, кавынга сибәргә була. Моның өчен бер стакан кофе калдыгын бер чиләк суда төнгә калдырыгыз. 
Кофе калдыгын үсемлек төбенә салсагыз, кызу көннәрдә дымны саклап калырга ярдәм итәр, чүп үләннәре үсүгә дә киртә булыр.
Редис һәм кишер орлыкларын утыртыр алдыннан кофе калдыгы белән кушып бутасагыз, уңышыгыз ике тапкырга артыр.

Йомырка кабыгы кальций чыганагы гына түгел, калий, фосфорга да бай. Чәчәкләр, яшелчә өчен бик яхшы ашлама дип санала. Йомырка кабыкларын пакетка салып ваклагыз (алдан киптереп алсагыз да була). Блендерда әйләндереп алсагыз да була. Вакланган кабыкны үсемлек төбенә сибеп чыгыгыз. Ашлама буларак хезмәт итүдән кала, бу порошок әкәм-төкәм, лайлалы бөҗәкләрдән дә саклый. Кадалучан җирдән йөрергә яратмый алар.

Балык калдыклары, сөякләре азотка, фосфорга, калийга бай. Аларны үсемлек төбенә күмеп куегыз. 

Чүпрә, йә чүпрәдә пешкән ипи тамыр ясалуга, актив үсешкә йогынты ясый торган матдәләргә бай. «Чүпрәдә күпергән кебек үсә» дип тикмәгә генә әйтмиләр инде. Тамырларның 10-12 көнгә алданрак үсүенә йогынты ясый, ул үсемлеккә көч бирә. Чүпрәне пионнар, җиләкләр, яшелчәләр ярата. Моның өчен 100 грамм чүпрәне бер чиләк суда болгатыгыз. Чүпрәдә пешкән ипине дә суда бер тәүлек тотып, суын сибәргә була. Янына көл дә өстәсәгез, үсемлекләргә кальций да бирелә. 
Чәйне эчкәннән соң, иске заварканы ташларга ашыкмагыз. Аны бакча үсемлекләренә сипсәгез яхшы була. Чәйдәге файдалы матдәләрдән аларга да өлеш чыгар. 
Сода гөмбә авырулары белән көрәшер өчен химик препаратларны алыштыра алырлык менә дигән табигый альтернатива. 3-4 аш кашыгы соданы 3 литр суда болгатыгыз да, үсемлек тирәли җиргә сибегез. Соданы яфракларына тидермичә помидор төбенә сипсәгез, помидор тагын да баллырак булып өлгерә. Сода балчыкның әчелеген бетерә. Лайлалы бөҗәкләрдән котылу өчен дә бик яхшы ысул бу. Аларга бер тапкыр сода сибү җитә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар