Логотип
Бакча

Үсемлекләр өчен аеруча кирәкле элементлар

Үзебез дә ашамый тора алмаган кебек, бакчабыздагы үсемлекләр дә тукландыруга мохтаҗ. Үсү чорында алар бер төрле ашламага мохтаҗ булса, өлгерү чорында икенче төрлесе кирәк. Үсемлекләр өчен аеруча кирәкле элементлар өчәү: азот, фосфор, калий. 

Үзебез дә ашамый тора алмаган кебек, бакчабыздагы үсемлекләр дә тукландыруга мохтаҗ. Үсү чорында алар бер төрле ашламага мохтаҗ булса, өлгерү чорында икенче төрлесе кирәк. Үсемлекләр өчен аеруча кирәкле элементлар өчәү: азот, фосфор, калий. 

Азот 

Туфрак азотка ярлы булса, күзәнәкләрдә аксым молекулалары барлыкка килә алмый, фотосинтез процессы сүлпәнәя. 

Әгәр дә үсемлекләр акрын үссә, аскы яфраклары корыса, калган яфраклары ачык яшел төскә кереп, вагайса, үсемлек вакытыннан алда чәчәк ата башласа, димәк, аңа азот җитми.   

Азотлы ашламалар: аммиак селитрасы, мочевина һәм карбамид, аммоний сульфаты, тирес яки тирес сыекчасы. 

Бу ашламаларны язын һәм җәй башында – үсемлекләр буйга үскән вакытта кертергә кирәк. Артык күп азот шулай ук файдалы түгел, ул җимешләрнең өлгерүен тоткарлый, өстәвенә, үсемлекнең күзәнәгендә тупланып, организмга зыян да салырга мөмкин. 

Азотны иң күп кулланучылар: бәрәңге, кәбестә, помидор, кыяр, суган, чөгендер, алмагач, карлыган, бакча җиләге. 

 

 Фосфор 

Тамыр системасы көчле һәм нык булсын өчен, үсемлекләргә фосфор кирәк. 

Фосфор җитешмәсә, үсемлекләрнең үсеше акрыная, яфраклары бертөрле зәңгәр-яшькелт төскә керә, аскы яфракларда бакыр төсендәге яки шәмәхә-кара таплар барлыкка килә, яфрак сабаклары кызара. 

Һәрнәрсәнең чамасы булган кебек, фосфорның да артыгы кирәкми. Әгәр дә туфракта бу элемент кирәгеннән артып китсә, яңа барлыкка килгән яфраклар нечкәрә, аларның эчке тармаклары күренеп тора башлый, очлары көя. 

Фосфорлы ашламалар: суперфосфат, фосфор оны. Бу ашламаларны үсемлекләр чәчәк атарга керешкән чорда кертергә кирәк. 

Калий 

Калий үсемлекләрдә аксым алмашы өчен кирәк. Калий җитмәсә, алар углекислоталы газны үзләштерә алмый, үсемлекләр төрле чирләргә бик тиз бирешә торган була. 

Чәчәк атучы үсемлекләр калийга аеруча мохтаҗ. 

Калий җитешмәсә, үсемлекләр чәчәк атмый, яңа чыккан яфраклар вагая, караңгы яшел төскә керә, очлары һәм чит-читләре корый, бик актив төстә ян тармаклар үсә башлый. Сабаклар нечкәрә, тиз сынучанга әйләнә. Калий җитешмәсә, күзәнәкләрдә аммиак туплана, бу исә үсемлекнең төрле гөмбә чирләренә каршы иммунитетын киметә. 

Киресенчә, туфрак калийга кирәгеннән артык бай булса, яңа яфраклар вагая, яфрак җепселләре беленеп тора, очлары кызарып чыга, аскы яфраклар җыерчыклана, аларда көрән таплар барлыкка килә. Калий артык булганда, тамыр очлары да корый. 

Калийлы ашламалар: хлорлы калий (моны туфракка фәкать көз көне генә кертергә ярый), күкертле калий, калий селитрасы, калийлы магнезия, агач көле. 

Калий көнбагыш, бәрәңге, тамыразык культураларга бигрәк тә кирәк. 

Бу элементларны туфракка аерым-аерым түгел, бергә дә кертергә була. Андый ашламалар катлаулы ашлама дип атала. Иң популярлары: аммофос (составында азот һәм фосфор), азофоска (азот, фосфор һәм калийлы). 

Теги: Бакча Үсемлекләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар