Логотип
Бакча

Сарымсак утыртабызмы?

Ниһаять, быел да сарымсак утыртырга чират җитте. Кемдер, бәлки, аны инде бу атнада ук утырткандыр. Әле өлгермәгән булсагыз, безнең киңәшләрне дә укып карагыз.

Ниһаять, быел да сарымсак утыртырга чират җитте. Кемдер, бәлки, аны инде бу атнада ук утырткандыр. Әле өлгермәгән булсагыз, безнең киңәшләрне дә укып карагыз.

Иң элек ай календаренә күз салыйк. Яңа ай туганда һәм ай тулган көннәрдә бакча эшләрен башкармыйлар. Тамыразыкларны, шул исәптән, сарымсакны да кимүче айда утырту яхшырак. Быел бу 3 октябрьдән 15 октябрьгә кадәрге көннәргә туры килә. 

Утырту өчен быел өлгергән зур, яхшы сарымсакларны гына сайлап алып (бер башта 4 тырнактан да кимрәк булмасын), тырнакларга аерабыз һәм 30 минутка тозлы суга салып торабыз. 5 литр суга 3 аш кашыгы тоз алына. Аннары берничә минутка бакыр купоросы эремәсенә салып, чирләрдән профилактика ясыйбыз. 10 литр суга 1 аш кашыгы бакыр купоросы алына. 

Сарымсакны буразналар ясап утырту уңайлырак. Буразналарның тирәнлеге 8 см тирәсе. Буразна ясамаган очракта да тырнакларны 8 см тирәнлектә утырталар. 

Сарымсак су җыелып торганны яратмый. Әгәр дә бакчадагы туфрак авыр, тыгыз булса, буразна төбенә бераз ком салып калдырсаң яхшы. 

Буразналарның арасы 15 см булса, рәт арасын эшкәртүе җайлырак. Рәттәге үсемлекләр арасы 7–10 см булсын.

Тырнакларны буразнага тезеп чыккач, өстеннән утын көле сибеп чыгарга мөмкин. Бу ашлама да, авырулардан дәва да булып хезмәт итә. 

Туфрак белән күмдергәч, түтәл өстен коелган яфрак, черемә белән мүлчәлиләр. Кыш карсыз килсә, бу аны өшүдән саклый. Әмма яз көне бакчага керү мөмкин булуга, сарымсакны калын мүлчәдән арындырырга кирәк булачак. 

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар