Логотип
Бакча

Сарымсак үстерүчеләргә биш-алты киңәш

Кышкы сарымсакны утыртыр вакытлар да җитә. Ел да башкарыла торган эш булса да, кайвакыт сораулар да тумый калмый. Кайчан утыртырга, ничек утыртырга, кайсы яшелчәдән соң утыртырга – иң еш бирелә торган сораулар болар.

Сарымсаклар эре, тыгыз һәм сәламәт булып үссен өчен берничә шарт үтәлергә тиеш. 

Иң элек аның нәрсә яратмаганын ачыклап үтик.
1. Бик иртә һәм бик соң утыртканны. Иртә утыртсаң, кар төшкәнче яшел кыяклар чыгарып, өшергә мөмкин. Соң утыртсаң, җылы вакытта тамыр җибәреп өлгерми һәм шулай ук өшү ихтималы бар.
2. Бик сай утыртканны. Безнең якларда кар ятканчы ук җир туңарга мөмкин. Гадәттә, сарымсакны 10 см тирәнлегендә утырталар. 
3. Тирес керткәнне. Суган кебек үк, сарымсак та яңа гына тирес керткән туфракта начар үсә, чери торган була. 
4. Авыр туфракны. Тыгыз һәм авыр туфракта сарымсак эре булып үсми. Туфрак бик тыгыз булса, аңа ком, торф, черемә өстәп, көпшәкләндерергә кирәк. 
5. Күләгәле урынны. Сарымсакка кояш кирәк. Шуңа күрә дә аның өчен түтәлне кояшлы урында әзерләгез. 
6. Артык дымлы урынны. Сарымсак утыртсагыз, язын кар тизрәк эри торган, яңгыр сулары тонып утырмый торган урын сайлагыз. 


Иң беренче сорау – кышка сарымсакны кайчан утыртырга? Безнең якларда бу сентябрьнең 20 ләреннән башлап, 5 октябрьгә кадәрге вакыт. Бу вакытта әле аларга тамыр җибәреп өлгерергә җитәрлек җылы көннәр була. 

Бер урында сарымсак 3 ел үсә ала. Аннары урынын үзгәртергә кирәк. 

Сарымсак түтәлен 10 көн чамасы алдан әзерләргә кирәк. Бу – җир утырып бетсен өчен кирәк. Югыйсә сарымсакның берсе тирәнрәк, икенчесе саерак күмеләчәк һәм язын тигез тишелмәячәк. 

Туфракның әчелеге югары булса, казыганда доломит оны кертегез. 5 квадрат метрга якынча 1 кг доломит оны кирәк. 

Черемә булса, аны 1 квадрат метрга 5–10 килодан кертәләр. 

Органик ашламалар булмаса, суперфосфат яки калий сульфаты кулланырга мөмкин. Суперфосфат 1 квадрат метрга 40–50 г күләмендә алына. Калий сульфаты – 25–30 г.

Утыртыр өчен иң эре булып үскән сарымсакларны сайлагыз. Аларны бары утыртыр алдыннан гына аерып, 10 минутка алсу төстәге марганцовка эремәсенә салып торыгыз. Бу – төрле чирләрдән йогышсызландыру чарасы. Эремәдән алып, берәр сәгать кипшерткәч, утыртырга була. 

Эре булсын өчен, сарымсакны тыгыз утыртмаска кирәк. Рәт арасын 20 см, ә рәттәге үсемлекләр арасын 15 см калдырыгыз. 

Түтәл өстен мүлчәләргә кирәкме, дигән сорауны еш бирәләр. Мүлчәләргә була. Моның өчен салам, кипкән яфрак яхшы. Ләкин яз көне мүлчәне ачарга кирәк, югыйсә җир тиз генә җылынмый, сарымсак саргаеп, чирләп утыра. 


 

Теги: Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар