Логотип
Бакча

Сарымсак алырга вакытмы?

Менә суган белән сарымсакларны казып алыр вакытлар да җитте. Иртәрәк түгелме икән, әле көннәр яхшы тора бит ,дип сорау бирүчеләр бар. Кайчан вакыт җиткәнен сарымсак үзе әйтә ул, «телен» генә белергә кирәк. 

Менә суган белән сарымсакларны казып алыр вакытлар да җитте. Иртәрәк түгелме икән, әле көннәр яхшы тора бит, дип сорау бирүчеләр бар. Кайчан вакыт җиткәнен сарымсак үзе әйтә ул, «телен» генә белергә кирәк. 
Гадәттә, безнең җирлектә сарымсакны июль ахыры, август башында җыялар. Быел яз бераз соңарак калды, үсемлекләр тиз генә үсеп китә алмады, шуңа күрә уңыш җыю да тоткарлана. Сарымсакның әзерлеген белдерүче берничә билгесе бар. 
Башлары зур булып үссен өчен, без сарымсакның орлык өлгертә торган сабагын өзәбез. Шулай да аның барысын да өзмичә, берәрсен калдырырга кирәк. Болар – сарымсакның әзерлеген белдерүче маяклар. Әгәр дә сабак тураеп, орлыкларны каплап торган «күлмәк» ертылган икән, димәк, вакыт.
Андый сабакларны калдырмаган булсагыз, аскы кыякларга карагыз. Сармсакның астагы ике кыягы тәмам саргаеп, өстәге кыякларга да сары иңгән икән, казып алырга була дигән сүз 
Бер-ике баш сарымсакны казып карагыз – кабыгы сортына хас төс алырга, кибә башларга тиеш. Менә шул чагында казырга була. 
Сарымсакны, өлгергәч, туфракта озак тотарга ярамый. Озак тотсаң, аның кабыгы ярылып, тырнаклары аерыла башлый. Мондый сарымсак тиз шиңә, сакларга яраксыз. 
Казып алуга ук, кыягын кисәргә кирәкми. Көннәр яхшы торса, түтәлендә берничә көн киптерергә кирәк. Кояш нурлары андагы чир тудыручы гөмбәләрне юк итә, кояшта кипкән сарымсак череми. Кыяклары тәмам кипкәч кенә аларны 10 см тирәсе калдырып кисәләр. 
Без үзебез, кискәннән соң, сарымсакларны унышарлап бәйләп, җил йөри торган сарайга элеп куябыз. Көзгә кадәр шунда кибә ул. Аннары идән астына төшереп, шул бавыннан гына өрлеккә эләбез. Мартларга кадәр яхшы гына саклана. Гомумән, көздән утырткан сарымсакны кыш саклавы кыен, ул тиз йомшый. Саклау өчен сарымсакның яз көне утыртыла торган сортлары яхшырак. 
Сарымсакларны өч литрлы коры банкага тутырып та сакларга мөмкин. Банка авызын капкач белән түгел, тукыма белән генә ябып, караңгы шкафта сакларга кирәк. 
Тагын бер яхшы ысул – сарымсакларны чистартып, тырнакларга аерып, парландырылган ярты литрлы банкага тутыру һәм өстеннән үсемлек мае агызып, калай капкач белән томалау. Болай да яхшы саклана дип ышандыралар. 
Калынрак кәгазь капка тыгып, суыткычта да саклаучылар бар.  
фото: <a href='https://ru.freepik.com/photos/food'>Food фото создан(а) 8photo - ru.freepik.com</a>

Теги: яшелчә Бакча яшелчәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар