Логотип
Бакча

Май бәйрәмнәрендә башкарасы иң мөһим 5 эш

Май бәйрәмнәрен күпләребез ял итү өчен дип түгел, ә бакчабызга, йортыбызга багышлау өчен дип көтә. Без сезгә май бәйрәмнәрендә башкарып өлгерергә кирәкле эшләр исемлеген китерәбез.

 Май бәйрәмнәрен күпләребез ял итү өчен дип түгел, ә бакчабызга, йортыбызга багышлау өчен дип көтә. Без сезгә 1 Май бәйрәмнәрендә башкарып өлгерергә кирәкле эшләр исемлеген китерәбез.

Бакчадагы агачларны дәвалыйбыз

Агачларның артык ботакларын кисү, кайрыларындагы яраларын дәвалау өчен яхшы вакыт бу. Агач кайрылары март кояшыннан бик нык зыян күрә: пешә һәм ярыла. Әгәр дә алмагач-грушаларыгызның кайрылары буй-буй булып яргаланган икән, купкан кайрыны сәламәт үзагачка кадәр чистартып, 1 процентлы бакыр купоросы белән эшкәртәбез (10 литр суга 100 г купорос салып ясала). Агачның ярасын бакча сумаласы белән сылап, өстеннән пакет яки киндер капчык урап куябыз.

Ә менә чакырылмаган кунакларга бакчада урын юк. Җимеш агачлары төбенә полиэтилен җәеп, агачны бик яхшылап селкетәбез. Коелган кортларны учакка алып барып кагабыз. Алмагач-грушалар төбенә настурция, горчица яки сарымсак утыртабыз. Настурция исен гөбләләр яратмый. Ә сарымсак гөмбә чиреннән саклый.

Агачларга бал кортларын җәлеп итү чарасын да күрик: якында гына укроп, әнис, бөтнек, шалфей, тмин ише аш тәмләткеч үләннәр чәчик.

Гөлбакчада ниләр бар

Розаларны ачабыз, өшегән һәм зәгыйфь ботакларын кисәбез (өшегән өлеше каралып тора, кайрысы бөрешә), болар чир чыганагы гына булып утыра. Икенче эш: роза куагын сирәкләү. Кәкре-бөкре булып үскән, куакның уртасын күләгәләүче ботакларны да кисәбез. Бер куакта 4-5 көчле ботак калсын. Өченче эш: розаларны төрле чирләрдән саклау. Моның өчен аларга 3 процентлы бордо сыекчасы бөркибез. Бөреләр бүрткәндә куак төбенә черемә кертәбез. Черемә булмаса, минераль ашламалар белән ашлыйбыз.

Пионнарны һәм башка күпьеллык чәчәкләрне тирес сыекчасы яки суперфосфат белән ашлыйбыз. Георгиннарны һәм гладиолусларны утыртабыз. Настурция орлыкларын бүрттереп, утыртабыз.

Беренче яшелчәләр

Укроп, петрушка, сельдерей, редис, кузгалак, кишер, салат, борчак – салкыннан курыкмый. Хәзер аларны чәчә торабыз. Чөгендерне соңрак чәчсәң дә була, ул җирнең җылы булганын ярата. Кишерне дә ике срокта чәчү яхшырак. Хәзер чәчкәне – җәй һәм көз көне ашарга, ә май урталары, июнь башында кыш саклар өчен дип тагын бер чәчү яхшырак.

Кәбестә рассадаларын да күчереп утырта торсаң ярый. Кәбестә кыраудан курыкмаса да, яшь үсентеләр бик салкынга китсә, һәлак була. Шуңа күрә һәр үсемлеккә төбе киселгән 2-5  литрлы пластик шешә каплап торсаң яхшы. Шешәнең бөкесен ачып калдырырга гына онытмагыз. Суны да шуннан гына сибә аласыз.

Салатны да май башыннан ук соңармый чәчәргә кирәк, көннәр эссегә китсә, аның яфраклары каты һәм ачы була.

Майның 10 нарында чәчү өчен, хәзердән үк кыяр түтәле ясый торырга була. Моның өчен түтәл уртасына 30-40 см траншея казып, чи тирес тутырырга, өстен таптап, су сибәргә һәм өстенә туфрак өеп, түтәлне пленка яки изоспан белән каплап калдырырга кирәк – җылына торсын.

Җиләк түтәле

Җиләк түтәлен тырмалап, узган елгы яфраклардан арындырабыз. Туфракка һава керсен өчен, куак тирәләрен 5-7 см тирәнлектә йомшартабыз. Чүп үләннәре бик котырынмасын өчен, түтәлне салам яки пычкы чүбе белән мүлчәлибез.

Уңышы мул булсын дисәк, май башында җиләкләрне азотлы ашлама белән ашлыйбыз. Беренче яңа яфраклар күренә башлауга төбенә компост, черемә яки әчетелгән тирес сыекчасы кертәбез.

Чирләрне кисәтү өчен (җиләк төрле чиргә бирешүчән культура), 1 процентлы бакыр купоросы эремәсе бөркибез.

Җиләк дым ярата. Яз коры килсә, яхшылап сугарабыз.

Барыбыз да өмәгә!

Күпләребезнең май бәйрәмендә башкара торган зур эше бар әле – өй юу! Өй юарга берәүне дә өйрәтәсе юк, билгеле. Әмма хәзер күпләрнең түшәм-стеналарын мунчалалап ышку ихтыяҗы юк, шуңа да кибетләрдә сатыла торган уңайлы швабраларны карап карагыз әле. Алар белән түшәмнең тузанын сөртү, стеналарны юу бик күпкә уңай. Швабраның чүпрәге тузса, аның урынына иске мохер носкины кидертеп куярга була (эчке ягын әйләндереп).

Тагын бер мөһим әйбер: иске әйберләрдән арыну. Әгәр дә ике ел бу әйбер (күбесенчә кием була инде ул!) урыныннан да кузгалмаган һәм сез аның турында уйлап та карамагансыз икән, ул әйбердән арыныгыз. Казанның кайбер кием кибетләрендә иске киемнәрне кабул итеп, яңасын алганда ташлама ясыйлар (реклама булмасын өчен, исемен әйтә алмыйбыз).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар