Логотип
Бакча

Ландшафт дизайны

Ландшафт дизайны, икенче төрле ландшафт архитектурасы – өч юнәлешнең бер ноктада очрашуыннан туган сәнгать ул. Беренчедән, бу – архитектура, төзелеш, проектлаштыру юнәлеше, икенчедән – үсемлекләр дөньясы, өченчесе – фәлсәфә, тарих, чөнки һәр стильнең үз фәлсәфәсе, тарихы...

Ландшафт дизайны, икенче төрле ландшафт архитектурасы – өч юнәлешнең бер ноктада очрашуыннан туган сәнгать ул. Беренчедән, бу – архитектура, төзелеш, проектлаштыру юнәлеше, икенчедән – үсемлекләр дөньясы, өченчесе – фәлсәфә, тарих, чөнки һәр стильнең үз фәлсәфәсе, тарихы. Ландшафт дизайнерының максаты – участокны уңайлы да, матур да һәм үзенчәлекле дә итү. Килешәсездер, моңа белем һәм тәҗрибә белән генә ирешеп була. Наилә ГАЛИМҖАНОВА – шушы өлкәдә күп еллардан бирле эшләүче практик дизайнер. Йорт янында оҗмахка тиң үз бакчаңны булдыру серләрен ул безнең белән дә уртаклашырга булды. 

 

Нәрсәдән башларга? 

Ландшафт дизайны кәгазь белән каләмнән, метрлы тасмадан башлана. Иң беренче эш – метрлы тасма ярдәмендә участокны тулаем үлчәп чыгу. Моны көздән эшләсәң яхшырак. Кыш дәвамында участокның планын төзергә, нинди стильдә булуын билгеләп, кирәкле үсемлекләрне сатып алырга вакыт җитәрлек калачак. Көздән өлгермәсәгез, яз көне беренче мөмкинлек белән үк бу эшне башкарырга кирәк. Үлчәгән вакытта участокта булган бар нәрсә картага төшерелә. Йорт ничек урнашкан, мунча, хуҗалык корылмалары, машина куя торган бетонланган мәйдан, сукмаклар – берсе дә игътибардан читтә калмасын. Балалар өчен уен яки спорт мәйданчыгы булдырырга уйлыйсыз икән, картага аларын да төшерегез. Ял итү, барбекю зоналары да исәпкә алынсын. Барбекю зонасын йортка капма-каршы почмакта корсаң яхшырак. Аны куаклар белән каплап, кеше күзеннән яшерен бер уңай почмак рәвешендә кору әйбәт булыр. 

Исәпләргә уңайлылык өчыен, картаны 1:100 яки 1:50 масштабында төзү отышлы. Шулай ук көньяк белән төньякны билгеләргә дә онытмагыз. Бу күләгәнең ничек ятуын билгеләү, үсемлекләрнең кайчын кая утыртасын ачыклар өчен мөһим. Күләгә төшә торган урыннарга үсемлекләрнең дә кояшсыз урында үсә торганнарын сайлыйсы булачак. 

 

Нинди стильне сайларга? 

Кайсы стильне сайлыйсын, һәркем үзе хәл итә. Бу участокның мәйданына да, кайда урнашуына да бәйле, хуҗаларның зәвыгына да ярашырга килергә тиеш. Шулай ук финанс мөмкинлекләрне дә исәпкә алырга туры килә. 

Инглиз, кытай, прованс, япон, рус утары, колониаль, мавритан стильләре –  борынгы тарихи стильләрдән санала.  Заманча стильләрдән – альп, хай-тэк, минимализм, модернны атарга була. Табигый яки коттедж стилендә корылган бакчалар да бар. 

Авыл стиле – ягъни кантри да бик популяр. Бакчаны шушы стильдә корганда талчыбыктан үрелгән читән, кое бурасы, иске арба, агач тәгәрмәч, балчык чүлмәкләр кулланырга мөмкин. Үсемлекләрдән – петунияләр, ромашкалар бик матур булачак. 

Кемнәрдер, бәлки, коры елга темасын үз итәр. Чуерташлардан бормалы «инеш» ясап, «ярларын» су буйларында үсә торган үсемлекләр – саз ирисләре, камышны хәтерләтүче кыяклы үсемлекләр, йомры ташлар белән бизәргә була. Агачларны да шуңа карап сайлыйсың. 

 

Чирәмлек – бакчаның үзәге 

Бакчаны нинди генә стильдә корырга теләсәң дә, чирәмлек – газонсыз булмый. Еш кына ул композициянең үзәген үк тәшкил итә. Газонның зурлыгы әле бакчаның картасын сызганда ук ачыклана. Гаиләгез белән бадминтон уйнарга яратсагыз, аны зуррак итәргә кирәк, кояшта кызынып, китап кына укып ятарга икән – диаметры 3-4 метр булган чирәмлек тә җитә. 

Газонны тоташ таш сукмак кистереп чыкмаса матуррак. Андый сукмак түшәгәнче, адымлысы отышлырак – эре плитка яки зуррак яссы ташларны газонга батырып чыксаң, чирәмне кыркыган вакытта да уңай була. 

Сукмаклар темасын тикшергәндә, аларның бакчаны зоналарга бүлүен дә онытырга кирәкми. 

 

Үсемлекләр сайлыйбыз 

Теләсә кайсы бакчаның төп бизәге – чәчәкләр – яз гөлләре, күпьеллыклар, чәчәк атучы куаклар, мәңге яшел ылыслылар... Бакча ландшафты белән шөгыльләнә генә башлаучы дизайнерларның яки һәвәскәр бакчачыларның төп хатасы – бакчага берьюлы бик күп төрле үсемлекне берәр-икешәр данәдә генә утыртып чыга. Бу артык чуарлыкка китерә, бакчада тәртип юк сыман тоела. 

Иң отышлы вариант – үзегезгә бик ошаган берничә төрле үсемлекне төркемләп утырту. Бу куакларга да, күпьеллык чәчәкләргә дә карый. Сукмак читләтеп бер генә төрдәге һәм бер генә төсле спиреяләр утыртып чыгарга була. Ул бик матур күренә, участокны зоналарга бүләргә дә ярдәм итә. Балалар мәйданын түтәлләрдән лапчатка дигән үсемлек белән аерырга мөмкин. 

Чәчәкләрне күпереп торган болыт рәвешендә утырту ысулы да матур. Астильба ромашка, хосталардан торган «болыт»ны бакчаның берничә җиренә утартыгыз. Шулай иткәндә, бакчаның бөтенлеге саклана. 

Гөлләр сайлаганда тагын бер мөһим әйберне истә тотыгыз: бакча гел чәчәктә булырга тиеш. Иртә язда ул – суганчалы чәчәкләр (лалә, нәркиз, сөмбелләр), соңга таба – кыяклы үләннәр, хосталар, мул чәчәкле куаклар, спирея, лапчатка, җәен – күпьеллыклар, соңрак чәчәк ата торган гортензияләр. Аның себеркәчле төре ноябрь аена кадәр чәчәк атарга мөмкин. Өстәвенә, алсу төслесе төсен дә үзгәртеп тора. Язгы суганчалы гөлләрнең чәчәк атып бетергәч, яфраклары корып, «йокы халәте»нә китүен дә истә тотыгыз. Аларны соң «уянучы», эре яфраклы үсемлекләр – хоста, астильбалар янәшәсенә утырту отышлырак. 

Үсемлекләрне сатып алганда бик игътибарлы булу сорала. Яфракларда бернинди дә пәрәвез (пәрәвез талпаны булуын күрсәтә), ак кунык, сабакларда, яфрак төпләрендә черек булмасын. Чүлмәктә үскән үсемлекләр яңа җиргә күчереп утырткач, тизрәк тернәкләнә һәм аларны яз көне генә түгел, көзен дә утыртырга була. Ә тамыры ачык килеш сатылганнарын фәкать яз көне генә утырталар. Аеруча җимеш агачларын. 

Никадәр генә кызыктырсалар да, безнең киңлекләрдә җылы як үсемлекләре үзләрен рәхәт хис итмәс. Үсемлекләрнең салкынга чыдам булганнарын сайларга тырышыгыз. Болар: 1,2,3,4нче зонага керүчеләр. 

Ылыслы бакча 

Күпләр ылыслы үсемлекләрне ярата. Бакчада ылыслы үсемлекләрдән торган бер почмак булдырып, аны зур ташлар, кәрлә наратлар белән бизәргә була. Хәзер сатуда кыска буйлы декоратив наратлар бар. Алар күп дигәндә метр ярым гына булып үсә, кояшлы урынна, комлы балчыкны үз итә. Җәен дә, кышын да матур күренә. Декоратив ылыслы үсемлекләрне җәен – яшел, көзен сап-сары төскә керүче төрләре дә бар 

Гомумән, бакчага үсемлекләр сайлаганда, аларның яз-җәй көннәрендә генә түгел, кышын да матур булганын сайларга кирәк. Яфрагын койган агачлар да ак кар фонында күркәм бер скульптурадай күренә ала бит. 

 

Тын почмаклар 

Әйткәнемчә, бакча матур гына түгел, уңайлы  һәм җанга рәхәт бер җир булырга да тиеш. Эштән соң утырып ял итәргә, табигатьне тыңларга, баеп баручы кояшка карап хозурланырга без бакчага чыгабыз. Шуңа да берничә урынга эскәмияләр урнаштыру зарур. Аның берсе – тын, аулак урында булса, икенчесе йортка яки ерактагы урманга, болыннарга карап хозурлану өчен җайлы урынга куелсын. Бер эскәмияне керү юлына урнаштыру яхшы, килгән кунакларга әйберләрен куеп тору өчен дә хезмәт итәр ул. Ә бер урынга, әйтик канәфер куагы төбенә атынгыч куярга була.   

Бакчагызны нинди стильдә корсагыз да, нинди генә үсемлекләр утыртсагыз да, аны ашыкмыйча, барысын да уйлап эш итәргә киңәш итәм. Мәскәү бер көндә төзелмәгән кебек, ямьt бакча да бер генә көндә барлыкка килми. 

Иң соңгы сүз итеп, СанПин нормалары белән дә танышып чыгу мөһимлеген искә төшерәсем килә. Аларны үтәү мәҗбүри. 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар