Кыяр өчен дүрт кагыйдә

Бакчадагы яшелчәләр арасында кыяр, мөгаен, иң беренче урында торадыр. Кемдер әле помидор утыртмаска да мөмкин, ә менә кыярны! Үтә тырышлар инде Сабантуйга ук кетердәтеп үз кыярын ашыйдыр. Безнекеләр дә алардан калышмасын өчен, кыяр үстерүнең төп дүрт кагыйдәсен искә төшерик.
Кыяр өчен азот беркайчан да артык булмый. Азот җитәрлек булмаса, кыярның үсеше акрын бара. Кыяр түтәленә хәтта чи тирес тә кертергә була. Ә иң яхшысы: бер штык ярымлы траншея казып, шунда чи тиресне тыгызлап тутырырга, тирес өстенә 15-20 см калынлыгында түтәлдән чыккан үз туфрагын салып тигезләргә һәм орлыкларны шунда чәчәргә.
Кыярның дымлы суптропик үсемлеге булуын онытмаска. Ул дым һәм җылылык ярата. Кыярның тамыры туфракның өстендә генә урнашканлыктан, тирәннән дым ала алмый. Шуның өчен кыярга суны даими сибеп торасы. Бакчага еш бара алмаган очракта, кыяр түтәлен салам яки печән белән калын итеп мүлчәләп кую булыша. Бу туфрактагы дымны саклый.
Мөһим киңәш: кыярга суны кичке дүрткә-бишкә кадәр сибәргә кирәк. Кичке салкын төшкәнче, яфраклардагы дым кибеп өлгерсен. Бу – авырулардан профилактика булып тора.
Чираттагы кагыйдә күпләрдә бәхәс уята. Кыярны үрмәләтеп үстерү отышлымы, җирдә яткан килешме? Үрмәләтү отышлырак, болай урынны да күп алмый, кыярларны җыюы да җайлырак, арадан җил йөреп торгач, төрле авырулар да куркыныч түгел.
Кыярның тагын бер үзенчәлеге бар: көнозын булганда ул өзлексез чәчәк ата һәм үсемлек тиз картая. Кыяр түтәленең көнчыгыш һәм көнбатыш тарафларына биек булып үсә торган үсемлекләр утыртып, иртәнге һәм кичке якта күләгәләсәң, уңыш бирү вакытын сузып була. Бу максаттан кукуруза үстерү отышлы, әлеге культуралар бер-берсен «ярата». Кукуруза кыярга үрмәләр өчен терәк тә була ала.
Кыярны бер рәт кенә итеп үстергәндә, аны тәрбияләве һәм кирәк булганда өстен каплавы җайлырак. Үсемлек аралары тыгын булмасын, кыярның сортына карап, бу ара 20–30 см булырга тиеш. Артык тыгыз булганда, чәчәкләр кысыр кала, кыяры аз була.
Онытмагыз:
азот – үсемлекне үстерү өчен кирәк;
калий – үсемлекнең көчен арттыра, чирләргә каршы барьер булып тора;
фосфор – чәчәк атуны һәм җимешләр формалашуны тизләтә.
Ни кирәген кыяр үзе «әйтә»
Кәкрәеп үссә – аңа дым җитми.
Башы очланып килеп, саргайса – азот кытлыгы;
«Биле нәзек» кыяр – салкын су сипкәннән;
грушага охшаш – калий җитми.
фото: https://pixabay.com/ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
-
26 май 2022 - 20:32Без имениУкып торасым да килми, ташладым. Уз рэхэтеннэн китеп, кайнанайны курэ-ишетэ торып, ниемэ кайтырга иде? Бала карар, ашарга пешерер дип ометлэнеп? Уз тарткан картасы, тарта-тарта ашасы. Чык та китИнде минем чират...
-
27 май 2022 - 06:58Без имениБезнен, тормышлар уртак та кебек автор белан. Мин дэ иремне дэ, баламны да Ходайдан сорадым. Хэзер аллага шокер баламда туды, иремдэ бик эйбат кеше.Мин аны Ходайдан сорап алдым
-
26 май 2022 - 15:03Без имениДингэ беренче куп урлаган, карак, гонахсы зур булган кеше килэ. Улэр вакыты житкэч, исенэ тешэ, курка башлый, жавап бирэсе булса, нэрсэ дип, жавап бирермен, дип ,курка.Дингә кеше кайчан күбрәк килә?
-
25 май 2022 - 22:40Без имениСез гел балалар дип яшәгәнсез, инде үзегез өчен яшәргә вакыт. Аларның үз тормышы, вакыт узгач алар сезне аңлар дип ышанасы килә.Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.