Карбыз-кавын үстерүнең биш сере

Бездә карбыз-кавын үсми, диючеләр ялгыша. Әле кайчан гына бездә помидор белән борыч та үсмәгән, хәзер әнә гөрләп үсә – нечкәлекләрен генә истә тотарга кирәк. Карбыз-кавын белән дә шул ук хәл.
Беренчедән, помидор шикелле үк, карбыз белән кавынны да бары тик алдан тәрәзә төбенә чәчеп кенә үстереп була. Бакчага утыртканда үсентеләр бер айлык булырга тиеш, шуннан чыгып чәчү срогын билгелиләр.
Чәчәр алдыннан орлыкларны әзерләргә кирәк. Башта аларны берничә секундка аракыга салып торабыз. Аннары 20 минутка 50 градустагы кайнар суга салабыз. Аннан алып, салкын суда юдырабыз һәм бер кичкә суыткычка куеп торабыз. Шул рәвешле чыныккан орлыкларны дымлы тастымалга төреп, җылыда бүрттерәбез. Ник болай мәшәкатьлеме? Чөнки карбыз-кавын орлыгы начар тишелә, күбесе тишелмәскә дә мөмкин. Вакытны сарыф итмәс өчен, алдан шулай хәстәрен күрәбез.
Бүрткән орлыкларны әйбәт, туклыклы туфрак тутырылган стаканнарга чәчеп, 2 см калынлыгында туфрак белән күмдерәбез. Карбыз да, кавын да пикировканы авыр кичерә, шуның өчен һәр орлыкны аерым утыртырга кирәк. Кечкенә савытлар алмагыз, тамыр системасы нык булсын өчен, зуррак стаканнар кирәк.
Өченче мөһим әйбер: карбыз-кавын, аеруча кавын, артык дымны яратмый. Стаканнарның төбендә артык дым агып чыксын өчен, тишекләр ясагыз.
Ике чын яфрагы чыккач, үсентеләрне берәр комплекслы ашлама белән тукландырабыз.
Карбыз белән кавын җылыны ярата. Ул үсә торган җылы якларда температура 35 градустан түбән булмый. Бездә исә мондый эссе көннәр бик сирәк. Әлеге культураларны үстерергә уйласагыз, җилдән ышык булган, көньякка таба бераз авышрак, көне буена кояш төшә торган урынны сайлагыз. Күләгәдә үскән карбыз-кавын балсыз була.
Үсентеләрне бакчага май урталарында, җир җылынгач кына утыртабыз. Биек, җылы түтәлләр ясап утыртсагыз, бигрәк тә яхшы. Кабак шикелле үк, болар да җәелеп үсә. Карбыз өчен бер-берсенең арасы 1,5–2 метр, кавын өчен ким дигәндә 1 метр калырга тиеш. Кыраулар төшү куркынычы беткәнче, үсентеләрне икешәр кат итеп лутрасил белән каплыйбыз.
Дүртенче мөһим әйбер: үсемлеккә артык зур нагрузка бирмәү. Бездә җәй кыска, бер төптә яралган барлык җимешләр өчен дә үсемлекнең көче җитмәячәк. Карбызда ана чәчәкләр уртадагы төп сабакта күбрәк формалаша. Шуңа күрә ян-яктан чыккан тармакларны кисеп, бер төптә өчтән дә артык карбыз калдырмаска кирәк. Ә кавында, киресенчә, бишенче яфрактан соң төп сабакны кыскартып, уңышны ян тармаклардан алалар. Шулай ук җимешләр санын чикләргә кирәк.
Утыртып 10 көн узгач, үсемлекләрне тукландыралар. Моның өчен әчетелгән тавык яки сыер тизәге сыекчасы, әчетелгән үлән сыекчалары алына. Гомумән, карбыз һәм кавынны бөтен сезонга 5 тапкыр ашлыйлар.
Карбыз да, кавын да, дым күп булса, тәмсез, балсыз булачак. Шуңа күрә суны атнага бер генә, ләкин мул сибәләр. Җимешләр өлгерер алдыннан ике атнага бер сипсәң дә була. Әмма үсемлек чәчәк аткан һәм җимешләр формалаша башлаган мәлдә суны күбрәк сибәргә кирәк.
Коры һәм эссе якта үсүче карбыз белән кавынның үзәк тамыры су эзләп бик тирәнгә китүчән. Грунт сулары якын булса, үсемлекнең тамыры черергә мөмкин. Тамырларны тирәнгә түгел, ян-якка таба җәелдереп үстерү өчен, суны үсемлекнең төбенә үк түгел, бераз читкәрәк сибегез.
Бишенче момент – карбыз-кавыннар алма зурлыгына җиткәч, аларның асларына коры такта куеп чыгыгыз. Җирдә ятсалар, черек авыруы керергә мөмкин.
Безнең якта үстерү өчен карбызның отышлы сортлары:
«Огонек» (орлыгы тишелеп чыкканнан соң өч айда өлгерә), «Шуга бейби» (1 кг гына булып үсә, бик тәмле һәм хуш исле); «Вектор» (2 ай булганда өлгерә, озак саклана); «Фотон» (тиз өлгерә, зур булып үсә), «Подарок Северу» (чын гигант, карбызлары 10 кг кадәр җитә).
Кавын сортлары: «Колхозница», «Алтайская», «Золушка», «Сладкий ананас», «Злато скифов».
фото: https://pixabay.com/ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Ялгыз торна Коллективта биш кеше, шуларның икесе генә шәһәрдә туып үскән. Шунсы кызык – коллективта эшләүчеләрнең берсенең дә шәхси тормышы барып чыкмаган: икесе аерылган, ялгыз бала үстерәләр, өчесе бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган кызлар. Җәмилә арада иң олысы...
-
Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
20 май 2022 - 17:55Без имениОч Кон гомерен калса да, сонгы коненне никахта уткэр,сойлэмэ серлэренне, балалар тарафыннан хормэт юк, они эгоисты, жил янгыр тидерми устергэнсез бит инде, Каждая женщина рожает детей для себя, пусть сами и воспитывают . Бэхеттэ шатлыкта муллыкта яшэргэ язсын🤲🤲🤲🤲🤲Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
20 май 2022 - 19:41Без имениМинемчэ, тэрбядэн дэ тора мондый хэллэр. Кайбер кеше, эллэ нинди атказанган булса да, гаилэсенэ, баласына тиешле ихтибар бирми, бу купчелек шунын нэтижэсе дип тэ уйлыйм...«Әнине картлар йортына урнаштырырга телим!»
-
20 май 2022 - 19:55Без имениЭгоистка устергэнсез, чынлап та. Ике дэ уйламагыз. Яхшы кешелэр сирэк хэзер, Аллага тапшырыгыз. Беркемне тынламагыз, тулке уз йорэгегезне тынлагыз. Бэхетле булырга беркайчан да сон тугел. Бэхетле булыгыз!Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.