Логотип
Бакча

Июльдә помидорларга нәрсә җитми?

Июль аенда күпләр инде үз помидорларыннан авыз итә башлый. Уңыш бирә икән, димәк, бар да тәртиптә, хәзер аңа башкача тәрбия кирәк түгел дип санаучылар да бардыр. Бу ялгыш фикер.

Июль аенда күпләр инде үз помидорларыннан авыз итә башлый. Уңыш бирә икән, димәк, бар да тәртиптә, хәзер аңа башкача тәрбия кирәк түгел дип санаучылар да бардыр. Бу ялгыш фикер. Шуның кадәр уңышны үстерү һәм өлгертү өчен үсемлек никадәр көчен сарыф итә. Ә без аңа кулдан килгәнчә булышырга тиеш. Ничек итепме? 

Помидор куагын гел формалаштырып торып. Без моны июнь аенда эшләдек инде – артык тармакларны сындырып, куакны ике-өч кенә сабаклы итеп үстерергә тырыштык. Ләкин яшь тармаклар гел яралып тора, вакытында өзеп өлгер генә. Бераз аскы яфракларыннан аралау да файдага гына булачак, хәзер помидорга моның кадәр яшел масса кирәк түгел инде. Җиргә тиеп торган яфраклар аша төрле чирләр дә менә бит. Үсемлекләр арасыннан җил йөри алырга тиеш. Бу – фитофторадан саклануның төп шарты.

Июль аенда помидорларны соңгы тапкыр ашлыйлар. Бу юлы максат – уңыш бирүне арттыру, чирләрдән дәвалау. Ә моның өчен менә бу состав кулай булачак: 1 литр тирес әчеткесе, 20 г суперфосфат, 20 г күкертле калий (сернокислый калий), 10 г мочевина, 10 г известь, 2 г бакыр купоросын 10 литр суга салып, эретергә һәм помидорларның төбенә сибеп чыгарга. Биек булып үсә торганнарына 2 литр, уртачаларына 1,5 литр ашлама кирәк булачак. 

Уңыш биргән вакытта помидор суга кытлык кичерергә тиеш түгел. Вакытында су сибеп торырга онытмагыз. Бер сипкәндә бер төпкә 4-5 литр су кирәк. Әгәр дә төпләрен мүлчәләгән булсагыз, суны сирәгрәк сибә аласыз. 

Үсемлекнең тамырларына су һәм ашлама гына түгел, һава да кирәк. Су сипкәч, туфрак тыгызланып кала. Шуның өчен помидор төпләрен атнага бер йомшарталар. Артык тирән итмәгез, 7–10 см тирәнлегендә бик җитә. Йомшарту белән бергә, төпләренә бераз туфрак өйсәгез, бу яңа тамырлар ясалуга ярдәм итәчәк. Помидор төбенә өйгәнне ярата ул. 

Июль аенда төрле корткычлар һәм чир тудыручы гөмбәләр активлаша. Инде уңышын җыя башлагач, бакчада агулы препаратлар кулланып булмый. Иң яхшысы – эремчек суы (сыворотка) сибү. 3 литр чиста суга 1 литр эремчек суы кушыла һәм үсемлекләргә өстән бөркеп сибелә. 10 көннән тагын бер кабатларга кирәк булыр. Эремчек суын әллә ничә тапкыр да сибәргә була, зарары юк. 

Эремчек суы урынына  «Фитоспорин» кулланырга мөмкин. Бу – биологик препарат, агулы түгел. Аны сезон башында бер ясап куйсагыз, көзгә кадәр файдалана аласыз. Шулай ук өстән бөркеп сибелә. Түтәл тирәләре, помидоларны бәйләгән таяклар, баулар да чыланырлык итеп сибәргә кирәк.
Өлгерә башлаган помидорларны вакытында өзеп торырга кирәген беләсездер. Өлгергән берен җыеп бармасагыз, ул башкаларының үсүен тоткарлый. Бакчагызда атнага бер генә булсагыз, агара башлаган помидорларны да калдырмагыз. 

Июль аенда әле помидорларның чәчәк атуы төгәлләнми. Аларны серкәләндерү өчен бал кортларын җәлеп итәргә кирәк. Моның төрле юллары бар: түтәл араларына бал бирүче чәчәкләр чәчү, чүлмәктәге гөлләрне алып килеп тору яки инде баллы ширбәт сибү. 1 литр суга 1 аш кашыгы шикәр комы сибеп, үсемлекләргә өстән бөркеп чыгарга кирәк булачак.
Помидор уңышын арттыру өчен менә шундый киңәшләр сезгә. 

фото: Food фото создан(а) azerbaijan_stockers - ru.freepik.com

Теги: яшелчә бакчачы яшелчәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар