Орлыклар тишелми дип зарланучылар күп. Мөгаен, иске орлык булгандыр, диләр. Әгәр кайчандыр сатып алып та, чәчелми калган һәм хәзер инде срогы чыккан орлыкларыгыз булса, аларны ташларга ашыкмагыз.
Срогы чыгу ул әле орлыклар тишелми һәм үсми дигән сүз түгел. Бу орлыкларны уятып була. Моның дүрт ысулы бар.
Беренче ысул: температура качельләре ясау. Бу иң гади һәм шул ук вакытта бик нәтиҗәле ысул. Орлыкларны кечкенә чүпрәккә төреп, 4 секундка бик кайнар (әле генә кайнап чыккан), 4 секундка салкын суга тыгып торырга кирәк. Моны берничә тапкыр кабатлыйсы.
Икенче ысул: искергән орлыкларны аракыга салып тору. Бу да сыналган һәм нәтиҗәле ысулларның берсе. Орлыклар өстенә 40 градуслы аракы салып, аларны 20–30 минутка шунда тотарга кирәк. Аракы орлыкларны берничек тә яндырмый, курыкмагыз.
Өченче ысул: орлыкларны алоэ согында тоту. Бу да бик гади һәм нәтиҗәле ысул. Орлыкларны кечкенә чүпрәккә төреп, тәлинкәгә куярга һәм орлык өстенә су белән сыекламаган алоэ согы тамызырга кирәк. Бу ысул яңа орлыкларны да эшкәртер өчен яхшы. Ә инде иске орлыклар өчен ул тылсымлы бәлзәм кебек тәэсир итә.
Дүртенче ысул: «Бутон» препараты. Аның кабында инструкциясе язылган. Гадәттә 1 грамм препарат 1 литр суга салына. Орлыкларны әлеге эремәдә инструкциядә язылганча тотарга кирәк. Тәҗрибәле бакчачылар бу препарат турында «үлгәнне дә терелтә ала», диләр.
Кайчагында яңа гына алган орлыклар да начар тишелә. Теләсә кайсы орлык тишелеп чыксын өчен, ул иң башта бүртергә тиеш. Моның өчен аңа дым һәм тиешле температура кирәк. Температура төрле үсемлеккә төрлечә таләп ителә, шулай да күпчелек орлыклар өчен ул 20–22 градус булырга тиеш. Ләкин 20–22 градус һаваның температурасын түгел, туфракның температурасын белдерә.
Орлыкларны чәчәр алдыннан туфракка күп итеп су сипсәгез, яңа орлыкларны алдан чылатмаска да мөмкин. Үсемлекләр шытып чыкканчы туфракның дымын тиешле күләмдә саклау бик мөһим. Савытларның өстен пленка белән әнә шул максаттан каплыйбыз да.
Орлыкларның тишелешен тизләтергә теләсәгез, аларны кайнар туфракка чәчегез. Моның өчен туфракны тыгызлап тигезләгәннән соң өстеннән кайнап торган су сибәргә кирәк. Аннары шушы кайнар туфракка орлыкларны чәчеп, өстен пленка белән каплап куясың. Курыкмагыз, орлыклар пешми. Шушылай чәчкәндә алар тиз һәм тигез тишелә.
Орлыклар салкын тәрәзә төбендә дә бик озак тишелә. Тәрәзә төбегез салкын булса, орлык чәчкән савытларны үсентеләр тишелеп чыкканчыга кадәр җылы урында тотыгыз.
Без әйткән менә бу гади генә ысуллар сыналган һәм нәтиҗәле. Кулланып карагыз әле, файдасын күрми калмассыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк