Логотип
Бакча

Җирне дәвалыйбыз

Әгәр быел помидорларыгызда фитофтора һәм башка төрле авырулар булган икән, киләсе сезонда да ул чирләр кабатланмасын өчен, туфракны хәзердән үк дәваларга кирәк. Аны төрле ысуллар кулланып дәваларга була. Без исә иң арзанын һәм отышлысын тәкъдим итәбез.

Туфракны фәкать помидордан соң гына дәваламыйлар. Теләсә кайсы яшелчәдә чир булырга мөмкин. Мәсәлән, йогышлы гөмбә чирләре суган белән сарымсакта  да күзәтелә. Быел суган үскән түтәлләрнең туфрагын да без тәкъдим итәчәк ысул белән дәвалый аласыз. 

Бер мөһим шарт бар: әлеге ысулны туфракны казыганчы кулланырга кирәк, чөнки чир тудыра торган гөмбәчекләр әлегә туфракның өске ягында. Әйләндереп казыгач, алар аска күчә һәм без тәкъдим итә торган ысулның файдасы калмый. 

Башта түтәлләрне үсемлек калдыкларыннан тулысынча чистартабыз. Хәтта ярты гына чирле яфрак та калдырмыйбыз. 

Бакчагызның һәм түтәлләрегезнең зурлыгына карап, берничә чиләк су кайнарлап алыгыз. Аның кайнарлыгы 80 градустан да кимрәк булмасын. Су караңгы кызыл төскә керерлек итеп марганцовка тамызыгыз. 

Шулай ук безгә түтәлнең өстен капларга җиткәрлек зурлыкта үтәкүренмәле пленка да кирәк булачак. 

Кайнар суны түтәл өстенә лейка яки чүмеч белән туфрагы яхшы ук чыланырлык итеп сибеп чыгыгыз. 1 квадрат метрга якынча 10 литр кайнар су кирәк.

Туфрак суынырга өлгергәнче өстен пленка белән каплап, чит-читләрен кирпеч кисәкләре яки туфрак белән бастырыгыз. 

Түтәлләрне шулай капланган килеш бер көнгә калдырыгыз. Барлык түтәлләрне бер үк көндә түгел, чираттан да дәваларга була.

Икенче көнне туфракны файдалы микроорганизмнар белән баетабыз. 

Микроорганизмнар үрчесен өчен, аларга туклыклы органик ашлама кирәк. Әгәр яхшы черегән тиресегез яки компостыгыз булса, түтәл өстенә шуны таратып чыгыгыз. 

Черемәгез дә, компостыгыз да булмаса,10 литр җылы суга 100 г «Байкал-М» һәм «Триходерма» препаратлары кушып болгатабыз. Шунда ук берәр комплекслы ашлама да кушабыз. Әгәр туфракта зарарлы бөҗәкләр дә булса,  эремәгә «Метаризин» препараты да өстәсәң яхшы.

Эремәне түтәлгә сибеп чыгып, туфракны йомшартабыз. Микроогранизмнарга органика сыйфатында түтәлнең өстен чабылган печән яки авыру билгеләре булмаган яшелчә сабаклары (мәсәлән чөгендер, кишер, кәбестә яфраклары, авырмаган булсалар, помидор яфракларын да кулланырга була) белән каплыйбыз. 

Черемә яки компост  тараткан булсагыз, бу эремә алар өстеннән да сибәргә була. 

Түтәлне янә берәр атнага кабаттан пленка белән каплап куябыз. Пленка астында туфрак гел дымлы булып торырга тиеш, аны тикшерергә онытмыйбыз. Кибеп китсә, туфракка бары җылы су гына сибәбез. 

Әгәр көннәр эссе һәм кояшлы торса, түтәлне пленка астында бер атна тоту да җитә. Болытлы һәм яңгырлы булса, озаграк тотарга кирәк. 

Бу ысулның файдасы шунда: фитофтора гөмбәсе салкынга түзә, ә менә эссегә чыдамсыз. Пленка астында туфрак кайнарланганга күрә, андагы зарарлы гөмбәчекләр үлеп бетәчәк. Шул ук вакытта без туфракны файдалы организмнар белән дә баетабыз. Алар исә безнең төп ярдәмчеләребез. 

Туфракны болай дәвалауның тагын бер отышлы ягы бар – эсседә чүп үләннәренең орлыклары да зарарлана. Димәк, киләсе елда чүп тә кимрәк булачак. 


 

Теги: Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар