Логотип
Бакча

Яшь агачлар утыртканда бу алты хатаны ясамагыз

Яз! Бакчага яшь агачлар утырта торган вакыт. Инде күпләрегез быел нәрсә утыртырга дип план корып йөридер.

Агачлар сатып алганда һәм утыртканда бу алты хатаны күпләр, хәтта тәҗрибәле бакчачылар да ясый. 

Беренче хата: ямь-яшел яфраклы агачлар яки куаклар сатып алу. 
Кибеттә үсентеләр сайлаганда күз үзеннән-үзе яшел яфракка төренгәненә төшә. Әйе, алар башкалары янында матуррак күренә. Ләкин иртә уянган мондый үсентеләргә кызыкмаска кирәк. Ул үзенең бөтен көчен караңгы тартмада ничек тә тырышып үсәр өчен сарыф итә (куаклар күпчелек очракта катыргы тартмада сатыла). Инде җиргә утырткач, аның адаптация һәм тамырларын җәелдерер өчен көче калмаган була. 
Нишләргә? Үсентеләр алганда әле ачылмаган, ләкин тере бөрелесен сайлагыз. Агачның бөреләрен кул белән тотып карагыз. Алар кагылу белән коелып төшмәскә, тыгыз булырга тиеш. 

Икенче хата: ашыгып, җир җылынганчы ук утырту. 
Кояш җылырак карый башлау белән, күпләр сатып алган агач-куакларны бакчага утыртырга ашыга. Көн җылы булса да, җир әле җылынып җитәргә өлгерми. Салкын җирдә агачларның тамырлары тиешенчә эшли алмый, ә кояш җылыткан өске ягы инде уяна. Нәтиҗәдә, агач корый яки бик нык зәгыйфьләнә. 
Нишләргә? Туфракның температурасын тикшерергә. 10–15 сантиметр тирәнлектә ул 5 градус җылыдан да кимрәк булмаска тиеш. 

Өченче хата: утыртканчыга кадәр агачларны дөрес сакламау. 
Кибеттән сатып алган үсентеләрне күпләр тәрәзә төбенә яктыга куя: үсә торсын, диләр. Җылылык һәм яктылык – чынлап та аларга үсәргә дигән сигнал. Үсенте бөтен көчен яфрак ярырга һәм буйга үсәргә сарыф итә. Ә тар тартмада тамырларга үсәр өчен урын юк бит. 
Нишләргә? Сатып алган үсентеләрне караңгы һәм салкынча урында тотарга. Мәсәлән, идән астында, базда. Ләкин өши торган урын булмасын. 

Дүртенче хата: утырткан вакытта үсентеләргә артык күп итеп су сибү.
Тизрәк тамырлансын өчен, суны күбрәк сибәргә кирәк дип уйлаучылар ялгыша. Утыртасы чокырга җитәрлек су салып, утырткач бер тапкыр су сибү әлегә җитә, өч көн саен су сибәргә кирәкми. Артык дымнан тамырлар чери башлый. Бу бигрәк тә тамырлары парафинга манылган үсентеләргә кагыла. Парафин эреп бетсен өчен бераз вакыт кирәк. 
Нишләргә? Утырткан вакытта бер тапкыр мул итеп су сибегез дә, аннары туфрагы кипкәннән-кипкәнгә генә сибегез. 

Бишенче хата: агачларны утырткач, төбен капламау. 
Күпләр мүлчәләүне мәҗбүри нәрсә түгел дип саный. Ләкин сез табигатькә карагыз әле, анда бер карыш та ачык туфраклы урыннарны күрмәссез. Агач төпләре дә үлән белән, коелган яфраклар белән капланган булыр. Мүлчәләмәсәң, үсентенең туфрагы тиз корый, анда чүп үләннәре үсә башлый. Яшь үсентеләргә мондый шартларда үсеп китүе бик кыен. 
Нишләргә? Агачларның төпләрен торф, черемә, салам яки печән белән каплагыз.  Моның өчен чабылган үләннәр дә яхшы. 

Алтынчы хата: утырткан елны ук аткан чәчәкләрне һәм җимешләрне калдыру. 
Кайчагында яшь үсентеләр утырткан елны ук чәчәк атып, җимеш бирергә ашыга. Беренче җимешләрдән тизрәк авыз итәсегез килсә дә, быелга аларны калдырмагыз. Агач әле бик яшь, тамырлары ныгымаган, җимеш бирер өчен бик күп көчен сарыф итәчәк. Ул көч аңа үсәр һәм ныгыр өчен мөһимрәк. 
Нишләргә? Яшь агачның чәчәкләрен яздан ук өзегез. Икенче елга исә аларның 30 процентын калдыра аласыз. 
 

Теги: Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар