Логотип
Бакча

Бу яшелчәләрне июньдә чәчү отышлырак

Җәй башы күп кенә яшелчәләрне чәчү өчен бик яхшы вакыт. Әгәр май аенда өлгермәгән булсагыз, күп кенә орлыкларны хәзер дә чәчәргә соң түгел әле.

Тиз өлгерешле помидорларны июньдә дә чәчәргә була. Уңышы берәр айга соңга калса да, август ахыры-сентябрь башында өлгереп җитәчәк. Орлыклар тизрәк тишелеп чыксын өчен, чәчәргә 15 минут кала туфракка кайнар су сибеп җылытырга мөмкин. Җылы җиргә чәчсәң, помидор орлыгы 3-4 көндә тишелә. 

Кишерне чәчү өчен иң яхшы вакыт. Июнь башында чәчкән кишер тизрәк тишелә. Аңа кишер чебене дә зыян салмый, чөнки аның беренче тапкыр очу вакыты инде узган була. Җәй башында чәчкән кишер язгысына караганда яхшырак та саклана. 

Чөгендерне дә җәй башында чәчәргә була. Кишер кебек үк, хәзер чәчкән чөгендер кышын яхшы саклана. 

Чәчәкләрдән ачык туфракка июнь аенда: космея, бархатцы, календула, декоратив көнбагыш, настурцияне чәчәләр. Өйдә үстерер өчен, бальзамин, бегония, колеус һәм эустоманы да июнь аенда чәчү отышлы. Хәзер көн озын, кояшлы, алар тиз тишелеп чыгып, тизрәк үсәчәкләр. 

Ак башлы кәбестәне дә июнь башында турыдан-туры туфракка чәчеп, яхшы уңыш алырга була. Шулай ук савой кәбестәсен дә июньдә чәчәләр. Ләкин чәчәк кәбестә, брокколины бераз соңрак, көннәр кыскара башлагач чәчәләр. Әле алар өчен көн артык озын һәм шуңа күрә чәчәккә китә.

Базилик һәм петрушканы чәчү өчен дә иң уңышлы вакыт. Яз көне салкын җирдә алар озак тишелә. Июньдә җир җылынып җиткән була, орлыкларның тишелгәнен озак көтәсе юк. 

Кыяр, ташкабак, кабак, карбыз, кавын чәчәр өчен дә нәкъ вакыты. Кыяр рассада белән үстергәнне яратмый. Җылы җиргә орлыктан чәчеп үстергән уңышны берәр атнага соңрак бирсә дә, рассада белән үстергәнен барыбер куып җитә. Һәм болар барысы да җылы ярата торган, төннәр җылынгач кына яхшы үсә торган яшелчәләр. 

Нәрсәләрне ярамый: салат, шпинат, әвернә чәчәклеләр семьялыгына кергән яшелчәләрне: горчица, руккола, редис, шалкан, кара торма, ак башлы һәм савой кәбестәсеннән кала, башка төрле кәбестәләрне.  

Теги: Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар