Август бакчасы

Пионны тирән утыртмагыз
Җәй башында ук купшы чәчәк атучы пионнар бакчаның асыл бизәге булып тора. Пион кызыл балчыклы уңдырышлы туфракны, кояшлы урынны үз итә. Әгәр бакчагызда шундый буш урын булса, тәвәккәлләгез — август ае пион утырту өчен иң кулай вакыт санала.
Пионның итләч тамырлы бүлбеләрен тирән утыртырга ярамый. Бүлбеләр нибары 1-2 см тирәнлектә генә җир белән капланырга тиеш. Еллар узган саен ул калыная, шул сәбәпле тора-бара пионның чәчәкләре дә азая. Шуның өчен туфракка калынаерга ирек бирмәгез, пион төбен ачкалап торыгыз. Андый мөмкинлек булмаган очракта, пион куагын казып алып, яңа урынга күчереп утыртыгыз. Моның өчен куакны сәнәк белән сак кына казып алыгыз да, һәр бүлемдә өч-җиде күзчек калдырып бүлгәләгез һәм шунда ук даими урынга утыртып куегыз. һәр язда пионны туфрак ашламасы, черегән торф белән тукландырыгыз. Яңасын утырту өчен элек пион үскән урынны сайламагыз, ул җир ял итәргә тиеш.
Ак лилияне ничек үрчетергә?
Ак лилия июнь-июль айларында ярты метр биеклеккә җитеп, гаҗәеп хуш исле чәчәк ата. Әгәр киләчәктә лилияне бакчагызда үрчетергә теләсәгез, эшне августта башкару отышлы. Аның нәфис суганчасы җылы туфракта яхшырак тамырлана. Ә сентябрьдә яисә октябрьдә утыртылган лилия, салкыннар җиткәнче, киләсе елда чәчәк ату өчен көч җыеп өлгермәячәк. Лилияне кояшлы урынга, кибүгә һәм дымлануга бирешмәүчән известьлы йомшак туфракка утыртыгыз. Утыртасы чокырга туфрак ашламасы салмагыз, лилияне язгы чорда елга бер тапкыр гына тукландырырга кирәк. Суганчаларын 20-30 см аралыкта, суганча биеклеге тирәнлегендә утыртыгыз. Лилия черемәсен өчен, утыртканда төбенә дренаж салыгыз. Кышлыкта исә лилия үсентесен калын яфраклар катламы яисә нарат ботаклары белән каплагыз.
Тиз өлгерсен дисәң…
Яшелчә өлгерешен тизләтү өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк: теплицадагы яшелчәләр биеклеккә артык үсмәсен өчен иң өске яшь ботакчыкларын өзгәләгез; помидор һәм кыярның астагы саргайган яфракларын да өзгәләп чыгыгыз; өлгергән һәм өлгереп килгән уңышны вакытында җыя барыгыз. Түтәлдәге суган кыякларын җиргә бөгеп яткырыгыз, шуннан соң су сипмәгез.
Фитофтороздан ничек сакланырга?
Фитофторозның беренче билгеләре күренүгә, үсемлекне химик яки биологик препаратлар белән эшкәртегез. Мәсәлән, бер литр суга 1 ампула циркон кушылган “Ардан” яисә “Курзат Р” ашлама эретмәсе белән эшкәртегез. Ә фито-фтороздан зарарланган бәрәңге сабакларын 10-15 см биеклектә калдырып чабарга мөмкин.
Ботакларын кискәләгез
Август уртасыннан иртә өлгерә торган сырганак җиләкләрен җыя башлагыз. Җиде елдан артык үскән сырганак агачының, икееллыкларын гына калдырып, картайган һәм корыган ботакларын кисеп ташлагыз;
Кабак зур булып үссен өчен аның үсентесен кискәләп формалаштыру зарур. Бер-ике зур кабагы булган ботакларны кабак өстеннән өч яфрак кына калдырып очын кисегез. Шулай ук як-якка үсеп чыккан ботакчыкларын да кискәләргә кирәк. Ә кабакларны як-якка боргалап, астына кечкенә такта кисәкләре куегыз.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
24 гыйнвар 2021 - 21:58Без имениКачыгыз пока сон тугел! Игелек курсэтмэячэк андый таш йорэкле кеше.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
24 гыйнвар 2021 - 22:12Без имениСина нэрсэгэ ул.баланны алыштырма.рэхэтлэнеп Балан белэн Тор.ил бетмэсэ Ир бетми.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 07:28Без имениМин баламны иргэ алмаштырмас идем. Бала бит ул Аллаhа тагэлэнен ииин зур бул. Балбагерь ите!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 07:50Без имениУзегез эйтеп торасыз -уенчык тугел бит ул ташлап калдырырга дип. Баоагызны ташлап китеп, гомергэ укенерсез. Рэнжетмэгез сабыйны. Э бу иргэ килгэндэ-ойлэнмэс борын эти-энисе сузен сойли, уз фикере булырга тиеш бит инде. Ташлагыз аны. Э насыйп ярыгыз очрар.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 09:42Без имениБергэ тора башлауга ул сине балан белэн аралаштыртмаячак. Уз фикере булмаган кеше тормыш итэргэдэ яраксыз ул....Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.