Логотип
Авылым

Кәҗә асраучы Илгизәр абый: «Авыру балаларга кәҗә сөте сорап киләләр» 

Казан шәhәренең Осиново бистәсендә гомер итүче Илгизәр Бәдретдиновка 82 яшь тула. Алар тормыш иптәше Гөлшидә апа белән 50 ел матур гына гомер кичерә, 3 бала тәрбияләп үстергәннәр...

Казан шәhәренең Осиново бистәсендә гомер итүче Илгизәр Бәдретдиновка 82 яшь тула. Алар тормыш иптәше Гөлшидә апа белән 50 ел матур гына гомер кичерә, 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Илгизәр абыйны Казанда күп кеше беләдер, ерактан аның татар бабае икәне «кычкырып» тора: безнең татар бабайларына гына хас булган ак сакал йөртә, башыннан түбәтәен салмый. Егетләр кебек җитез, төз гәүдәле, йөзеннән елмаю китми. 

Илгизәр ага белән Гөлшидә апа 30 еллап кәҗә асрыйлар. Аларның сарайларында нинди генә токымлы кәҗә тормаган – Илгизәр абый аларның һәрберсенең хәтта исемнәрен дә хәтерли. Ул кәҗәләрен үз балаларыдай якын күрә: кесәсендә һәрвакыт аларга күчтәнәчкә сохари була... «И аны, и аны», – дип яратып дәшә Илгизәр ага. Кәҗәләр дә хуҗаларын күрүгә шатланып мәэлди башлыйлар, шатлыктан сакалларын селкетәләр...  

 

 «Элек шәхси йортларда сыер да асрыйлар иде. Хәзер халык ялкау...» 

 Илгизәр ага кәҗәләрне тәрбияләү, савуның бөтен серләрен белә. 

Кәҗәләрне сауганда күпләр дөрес итеп сава белми, авырттырып тарталар, – ди ул. – Дөрес савылмагач кәҗәнең җилене озыная, деформацияләнә.  

 Ул безгә кәҗәне ничек дөрес саварга икәнен күрсәтте. Аның өчен бармакларны чиратлаштырып бөгергә кирәк икән. Кәҗәнең җиленен массажлап торсаң, бәтиләгәнче үк сөт бирә башлый ди.  

 Илгизәр ага Дарина исемле токымлы кәҗәсене белән аеруча горурлана:  

– Сөтне күп бирә, – ди. 

 Бүгенге көндә Бәдретдиновлар гаиләсендә өч кәҗә бар: «Шиколад», «Дарина», «Чәчкә». Соңгы икесе – токымлы кәҗәләр.  

 Илгизәр ага гомере буе «Майский» совхозында инженер булып эшләгән. Оешма хезмәткәрләренә сарайлар бүлеп биргән вакытлар да булган. Шул сарайларда кешеләр тавыгын да, кәҗәсен дә асраган. 17 кәҗә асраган вакытлары да булган аларның. Яшь олыгайгач, кәҗәләр санын киметергә туры килгән. 

 – Хәзерге вакытта бу сарайлар торган урын ташландык хәлдә. Шәхси йортларда торучылар ялкауланды: элек хәтта сыер да асраучылар бар иде, – дип сөйли ул. 

 – Бигрәк кәҗәләрегезне яратасыз! – дим Илгизәр аганың кәҗәләргә булган мөнәсәбәтенә шаккатып. 

 – Ничек аларны яратмыйсың?! Алар бит бигрәк матур, күз тимәсен! – дип җавап бирде Илгизәр ага.  

 Бәдретдиновлар торган йортка Казанның балалар хастаханәләрендә дәваланучыларның әти-әниләре килә. Аларны табиплар үзләре үк адрес биреп җибәрә икән.  

 – Сөт сорап урысы да, чуашы да, татары да килә, – ди Илгизәр ага. – Без бит мөселманнар – изгелек эшләргә тиешбез: берсен дә кире борып җибәрмибез. Кайвакытта машиналарына балаларын утыртып киләләр, сөтне савып бетергәнне көтеп торалар. Парлы сөтне эчеп, «рәхмәт» әйтеп кайтып китәләр. Кәҗә сөтен өчеп терелгән балаларыбыз байтак, Аллага шөкер! 

 

 «Звездочка» кинотеатрында таныштык 

 Илгизәр ага иртәнге сөтне савып өйгә керде. Хатыны Гөлшидә апа ире керешкә кайнар коймаклары белән каршы алды.  

 – Бабаем кайнар коймак бик ярата, – дип сөйләде Гөлшидә дә апа. – Эшләгән вакытында да иртән торып коймак, ботка пешерә идем. «Син пешергән ризыкны ашасам, кичкә хәтле ашыйсым килми», – дия иде бабаем.  

 Гөлшидә апа ире алып кергән сөтне марля белән сөзеп, банкага агыза. 

 – Савып кергән сөтне иң беренче чиратта марля аша сөзәбез, – ди ул. – Сөттән эремчеген дә, сырын да ясыйбыз.  

 Гөлшидә апа ире белән танышканда унсигездә генә була әле. Илгизәре исә – утызны тутырган егет. Алар «Звездочка» кинотеатрында танышканнар. Гөлшидәнең яңгыратып көлүенә гашыйк була егет һәм кинодан озатып кайта. Ике айдан соң туйлары уза.  

 

 Кәҗә сөтенең файдасы 

 * Кәҗә сөте онкологик чирләрдән интегүчеләр өчен дә файдалы. Химия терапиясе алганда һәм аннан соң 10–15 көн буе кәҗә сөте эчәргә киңәш ителә.  

* Сөяк сынганнан соң, кәҗә сөте сөяк тукымаларының тизрәк ялгануына булыша. Кәҗә сөтендә тимер сыер сөтенә караганда 1,5 тапкыр күбрәк.  

* Кәҗә сөте өч тапкыр җиңелрәк үзләштерелә.  

* Аллергиядән тилмерүчеләр кәҗә сөтен курыкмый эчә ала. Анда аллергия китереп чыгаручы альфа-1s-казеин матдәсе юк.  

* Кәҗә сөтендә лактоза сыерныкыннан 13 процентка кимрәк. Шуңа күрә аны лактозаны кабул итә алмаучылар да эчә ала.  

* Кәҗә сөтендәге аксымны организм тулысынча үзләштерә.  

* Кәҗә сөте ашказаны согы кислоталылыгын нейтральләштерә.  

* Кәҗә сөте ашказаны, уникеилле эчәк җәрәхәте кискенләшкәндә файдалы.  

* Псориаз борчыганда, кәҗә сөтен талгын утта 2-5 минут кайнаталар. Аннан икенче савытка бушаталар. Кәстрүл кырыйларына ябышып калган элпәне зарарланган урыннарга сөртәләр.  

* Кәҗә сөтендә йөрәк ритмын җайга салырга ярдәм итүче калий күп. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар