Туйлар hәp ике якның үзара ярдәмләшүе, кулдан килгәнчә бүләкләр, бирнәләр бирешү белән уза. Элеккеге вакытларда кызны ярәшкан вакытта ук егет ягыннан калым һәм тарту сорый торган булганнар. Калымга, нигездә, егет ягыннан кызга кием-салымнар бирә торган булганнар. Тарту акчалата бирелгән. «Туй күтәрергә», туй чыгымнарына тотарга бирелгән әлеге акчадан кызга кайбер бирнә әйберләре дә әзерли торган булганнар. Тарту сүзе әдәби әсәрләрдә дә кулланыла. Мисал өчен М. Фәйзинең «Ак калфак» әсәреннән бер өзек китерик. «Хәмдия: Көтүче аша бирелгән хатымда мин аны ачык әйттем: миңа бирәчәк тартуың – үземә аталган бер көй, – дидем».