Логотип
Икенче ашлар

Бәйрәм табынына деликатес

Яңа ел табынына нинди ризыклар әзерләргә икән дип, сез дә уйлап йөрисездер инде. Әйе, традиция буенча төрле салатлар, пилмән, мандарин булачак өстәлдә. Рубрикабыз кунагы – коллегабыз, журналист Ләйсән Рәхмәтуллина безгә бәйрәм табынына чын мәгънәсендә деликатес тәкъдим итә.

Яңа ел табынына нинди ризыклар әзерләргә икән дип, сез дә уйлап йөрисездер инде. Әйе, традиция буенча төрле салатлар, пилмән, мандарин булачак өстәлдә. Рубрикабыз кунагы – коллегабыз, журналист Ләйсән Рәхмәтуллина безгә бәйрәм табынына чын мәгънәсендә деликатес тәкъдим итә. Рестораннарда гына сыйлана торган сарык кабыргаларын өйдә дә бик җайлы итеп пешереп була икән! Иң мөһиме – тиз дә эшләнә әле ул! Матур киемнәрегезне киеп табын артына утырганчы, тел йотарлык ризык әзер дә булачак. Кунакларыгыз гына түгел, Яңа – Юлбарыс елы да әлеге ит ризыгыннан канәгать калыр дип ышанабыз!
 

Кирәк:

  • 1 кг сарык кабыргалары;
  • 300 г суган;
  • 70 г соя соусы;
  • 3 тырнак сарымсак;
  • 2 аш кашыгы горчица;
  • 1-2 ботак розмарин;
  • ярты чәй кашыгы тоз;
  • 2-3 данә дәфнә яфрагы (лавр);
  •  2 аш кашыгы төрле тәмләткечләр: зира, кориандр, базилик, кара борыч.

Эш барышы:

  • Башта ит өчен маринад әзерлибез. Суганны ярым боҗралап турап,  шунда тоз салабыз. Суганның суы чыгарлык итеп әйбәтләп кул белән болгаткач, туралган сарымсак, горчица һәм соя соусын салып тагын болгатабыз.
  • Сарык кабыргаларын юып, кирәкмәгән җирләрен кисеп атабыз. Иттә май калырга тиеш, газ мичендә пешкәндә ул эреп бетәчәк.
  • Шушы маринадка итне һәм калган тәмләткечләрне кушып болгатабыз. Итне маринады белән бергә пакетка салып, биш сәгатькә салкын урынга куеп торырга кирәк. Шунда ук пакетка берничә ботак розмарин да кушып җибәрәбез.
  • Соңыннан сарык итен шул пакет эчендә 180 градуска кадәр кызган газ мичендә бер сәгать пешерәбез.
  • Төрле тәмләткечләр кушып, озак итеп маринадланган сарык кабыргалары үз маенда бик тәмле булып пешә.
  • Кайнар итне өстәлгә салат яфраклары, розмарин яисә гранат җимешләре белән бизәп бирәбез. Гарнир өчен бәрәңге, яшелчәләр тәкъдим итәргә була.
  • Яңа ел сыегыз тәмле, өстәлләрегез мул булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар