Логотип
Белмәсәң бел

Ашарга әзерләү тизрәк булсын дисәң...

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, хуҗабикәләр ашарга пешерү өчен гомерләренең 3 елын әрәм итә икән. Бу вакытны кыскартыр өчен бездән бераз киңәшләр.


Тикшеренүләр күрсәткәнчә, хуҗабикәләр  ашарга пешерү өчен гомерләренең  3 елын әрәм итә икән. Бу вакытны кыскартыр өчен, бездән бераз киңәшләр.


Тефтелине духовкада  пешерегез 
Фарштан ясалган ит шарларын кекслар өчен формага салыгыз да 30–40 минутка духовкага куегыз. Тәмле дә, тиз дә.


 Суганны туңга куюдан курыкмагыз 
Ашарга пешергәндә туралган суган артып калса, морозильникка ташлагыз.  Суган боҗралары бер-берсенә ябышмасын өчен формага салып алюминий фольга белән каплагыз да, берничә сәгатькә туңга куегыз. Соңыннан  пакетка күчереп салыгыз. 


 Идеаль йомырка тәбәсе
Менә монда суган боҗралары кирәк була инде.  Калынрак итеп киселгән боҗраны  кызган майлы таба салыгыз да, уртасына йомырка сытыгыз. Суган күкәй агына агарга ирек бирмәс. 


Тавык шашлыгы кыздыру
Шпажкаларга кигерелгән кызган тавык итен балалар яратып ашый. Ләкин болай итеп әзерләү күп вакытны ала. Әмма бер лайфхак бар. Тавыкның түш итен озынчалай итеп кисеп  горизонталь тәртиптә тезеп чыгыгыз һәм бер-берсеннән берничә сантиметр ара калдырып рәт-рәт итеп шпажка кигертегез дә, итне вертикаль кисеп чыгыгыз. Кисәкләр бер зурлыкта була. Аларны әзерләү өчен дә бертөрле вакыт кирәк булачак. 


Лососька  грек йогурты 
Лососьне духовкага тыгар алдыннан кисәкләренә грек йогурты сылагыз. Болай эшләгәндә балык бик йомшак булачак. 


Тортка крем сөртү 
Торт яки кекска крем тигез җәелсен өчен кашыкны  берничә секунд кайнар суда тотыгыз. 


Тавык итен бик юка итеп кисү сере
Түшкәне 10-15 минутка морозильникка куеп торыгыз. 

Бәрәңгене  тиз пешерү
Бәрәңгене яхшылап юыгыз.  Кабыгыннан чистартмый гына икегә ярып май сөртелгән табага тезегез дә, күп итеп тоз сибегез. 200 градуска кадәр кызган мичтә бәрәңге ярты сәгатьтә пешеп чыгачак. 


 Макарон пешерү
Аны без өйрәнгәнчә кастрүлдә түгел, тирән табада пешерсәң уңайлырак. Табаның мәйданы зуррак булганлыктан, ул тизрәк пешәчәк. Аннан соң суның кайнаганын көтеп тору да мәҗбүри түгел, макаронны салкын суга да салырга мөмкин. Аннан тәме үзгәрмәячәк. 


Парда пешкән яшелчәләр
Яшелчәләрне пергамент кәгазь җәелгән табага салып духовкага куйсагыз, 180 градуста 20—30 минутта пешәчәк. Алай иткәндә суын саркытып җәфаланасы да булмый, артык савыт-саба да тотылмый. 


 Чыганак: «Домашний очаг» сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар