Логотип
Арабыздан беребез

Йолдыз сүнгән, нуры юлда әле

Егерме өч кызга Советлар Союзы Герое дигән исем бирелгән. Шуларның икесе – Мәгубә Сыртланова белән Ольга (Ләйлә) Санфирова татар кызлары.

1941 елның октябрендә Энгельс шәһәрендә 46 нчы хатын-кызлар авиация полкы оештырыла. Мәшһүр очучы, Советлар Союзы Герое Марина Раскова (фотода: уңнан беренче) ул полкка очучы кызларны үзе туплый. 

Немецлар «Төн пәриләре» дип йөрткән куркусыз кызлар, төннәрен дошман позицияләрен утка тотып, Бөек Җиңүгә биниһая зур өлеш керткәннәр. Өч ел эчендә егерме өч меңнән артык сугышчан очыш ясалган, дошман өстенә өч миллион килограмм бомба ташланган. 


Легендар очучы Марина Раскова канаты астына җыелган «Төн пәриләре» – уртача 17–22 яшьләрдәге 115 очучы кыз – беренче сугышчан очышларын 1942 елның 12 июнендә башлап, 1945 елның 5 маенда Берлин күгендә төгәллиләр. Бу полк Кавказны, Кырымны, Белоруссияне, Поль­шаны азат итүдә катнаша. Төп вазыйфалары дошман өстенә бомба ыргыту саналган очучы кызлар зәм­һәрир суыкларда йөзәр килограммлы бомбаларны очкыч канатына элгәндә кул итләрен салкын тимер йолкып калуга да, күселәр йөгерешкән землянкаларда яшәүгә дә түзәләр, сызлаган сөяк-санакларын җылыта алмый да тилмерәләр. Госпитальдән качып кайтып та, очкычларына чит кеше ярдәме белән менеп утырып та төнге күккә омтылалар. Чөнки Кырым ярында камалган совет солдатлары, тилмереп, азык-төлек, хәрби кирәк-ярак көтә. 

Казанда эшләнгән У-2 (ПО-2) очкычларында, фанерага перкаль тукыма катырылып кына ясалган, ни пулеметы, ни ябык кабинасы, ни рациясе булмаган нәни очкычларда 1080 төн дәвамында хәрби батырлыклар кылган кызларны данлап, әле 1943 елның 9 октябрендә үк, Мәскәүдә 224 орудиедән егермешәр залп белән салют бирелә. Полкның гвардия байрагына Кызыл Байрак һәм Суворов орденнары беркетелә.

«Төн пәриләре» арасында татар кызлары да, казакъ, удмурт кызлары да булган. Без Мәгубә Сыртланова исемен ишетеп үстек. Соңрак Ольга Санфирова хакында белдек. Лена Салихова исеме менә яңгырарга өлгерми кала. Бәхетсезлек. Бомбалар ташлап кайтып килүче очкычлар берсе өстенә икенчесе кунаклау сәбәпле, ике экипаж – өч кыз берьюлы – аэродромда бит! – һәлак була. Фәкать казакъ кызы Хиваз Доспанова гына исән кала. 

Кызларның батырлыгы легендар Мәгубә Сыртла­нованың аудиоязмаларында, Шәһрезадә әкиятләре сыман, төне-төнгә теркәлеп калган. Шулар һәм 46 нчы гвардия Тамань полкы эзләреннән йөреп тупланган материаллар нигезендә язучы Шамил Рәкыйпов «Кыз­лар-йолдызлар» дигән роман язып калдырды. Зама­нында Мәгубә Сыртланова турында матбугатта язмалар еш күренә торган иде. Ә менә Марина Раско­ваның беренче бойрыгын үтәү йөзеннән, дулкын чәч-ләрен кисеп ташлап, очучылар сафына баскан чамасыз гүзәл, кипаристай зифа буй-сынлы, кара күзле, карлыгач кашлы Ләйлә Санфирова исеме сирәгрәк телгә алынды. Аның ниндирәк кыз булуын укучы күз алдына китерә алсын өчен китаптан бер өзек укып үтик.
Өч йөз кырык дүртенче төн турындагы хикәят ул.

«Иртәгә 1 Май. Ә безнең күңелләрдә бүген үк бәйрәм. Полк командиры һәммәбезне тәбрик итте һәм гвардияче значокларын тапшыру өчен дивизиядән киләселәрен әйтте.
Штабтан сафларга тезелеп кайтырга түземлегебез җитмәде. Йөгереп кайтып кердек тә чемоданнарыбызга ташландык. Аннан парад киемнәре чыкты, үтүкләр чыжылдады, бөтен бүлмә эче вакса, хушбуй исе белән тулды. Кызлар тыз-быз йөгерешә, мутраклары, бар-макларын пешерә-пешерә, көзге алдында чәч көдрәли, каш каралта, ирен кызарта. Сабырраклары гимнастеркасына ак яка тегә, төймә тага. Көндезге уникеләрдә хәзерлек тәмамланды. Кызлар берсеннән-берсе чибәр. Күзләр – тәрәзәдә.
 
Ә бомбалар ташлау... Анысы һәр төнне үтәлә торган күнегелгән,әмма чамасыз хәтәр эш!

– Киләләр! Киләләр! – дип хәбәр итте адъютант кыз. Күп тә үтмәде, өсләрен юл тузаны сарган ике җиңел машина полк штабы урнашкан йорт каршына килеп туктады. Без, алдан ук әйтеп куелганча, колхоз бакчасына кереп, алмагачлар ышыгында сафларга тезелдек. 

Озак көттермәделәр. Башта штабтан бәләкәй өстәл чыкты, аннары башлыклар.
– Дивизия командиры генерал Попов килгән! – диде Җеня Руднева.
– Кемгә генерал, кемгә Дмитрий Дмитриевич! – дип, усал Себрова, киная белдереп, Ләйләгә таба карап куйды.
Вәт бит ә!.. Ни генә белми диген син бу Себрова­ны! Тик вак-төяк белән кызыксыныр чакмыни хәзер?!
Генерал Попов кыска, әмма тирән мәгънәле речь сөйләде. Тавышы тагын үзенең! Тыңлап кына торырлык.

Ләйләгә күз төшереп алам. Кызыбыз генералга караган да тәмам онытылган. Тукта, теге чакта, полкка гвардия исеме бирелү турында Указ укылганда да, бу исәр кыз генералга нәкъ шулай карап торган иде бит! Димәк, Себрова хаклы булып чыга?

Шул арада генерал сафлар буенча китте һәм значок-ларны тапшыра башлады. Берәм-берәм кызларның кулларын кысты: «Тәбрик итәм!» – диде. Ә Ләйлә янына җиткәч... Күзләребез шар булды. Ләйләгә генерал бөтенләй икенче итеп, сөеп карады. Һәм кызыбыз­ның күкрәгенә значок белән бергә Кызыл Байрак орденын да тагып куйды. Ләйләнең югалып калуын күрсәгез иде! Башка вакытта чәчрәп-яшьнәп торган кеше «Советлар Союзына хезмәт итәм!» – дип чак-чак әйтә алды.
 
Караңгы күктә прожекторлар яктысында аның һәр хәрәкәтеәллә кайдан күренеп тора.

Бүләкләр тапшырылып беткәч, икенче эскадрилья кызлары генерал белән бергә рәсемгә төшәргә теләүләрен белдерделәр. Риза булмас, әдәпле генә баш тартыр дип уйлаган идек. Әмма Ләйләбез кашларын сикерткәләп үтенгәч, генералыбыз эреп китмәсенме! Бер минут эчендә генерал тирәсенә тезелеп тә өлгердек.

– Күрдеңме? – диде Себрова тулай торакка кайткач. – Чибәр якташың фотога төшкәндә генералның сул ягында – йөрәк ягында иде шул!
Ләйлә белән сөйләшергә телем бик кымырҗый иде, ләкин җае чыкмады: мине һава разведкасына җибәрделәр. Аннан кайтуга Түбән Бакандагы дошман гаскәрләрен бомбага тотарга очтык.
Ләйлә машинасы өченче булып күтәрелде.

Бишенче­дә Женя белән мин. Сөйләшә-сөйләшә барабыз. Женя, гадәтенчә, йолдызлар турында гәп куерта. Миңа Үгезбозау йолдызлыгындагы Марс белән Сатурн планеталарын күрсәтә. Мин шул ук йолдызлыктагы иң якты йолдызның исемен сорыйм. Женя бераз дәшми тора. Мөгаен, белмидер. Белмиме соң! Ул – безнең җырларда җырлана торган Зөһрә йолдыз, ягъни Чулпан, ә астрономнар телендә Венера үзе икән ләбаса!

Мин Женядан шуны да белдем: кайбер йолдызлар Кояшка караганда ифрат зур, алар бик-бик еракта булганга безгә бөтенләй күренми икән, кайберләре исә сүнәләр, ләкин үзләре сүнгәч тә, нурлары әле байтак вакыт җиргә таба килә икән.

Мин гаҗәпләнәм: йолдыз үзе сүнгән, юкка чыккан, ә якты нуры килә. Әкәмәт түгелмени бу?! Җирдә моңа тиңләшерлек нәрсә бар?
Фәлсәфәгә бирелерлек вакыт калмый. Алдан очкан самолетлар цельгә керәләр. Күк йөзен прожектор кайчылары телә. Снарядлар шартлап, берьюлы дистәләгән утлы чалма кабына.
Иртәгә 1 Май икәнлеген истә тотып һәм бәйрәм алдыннан күпләп кузгаласыбызны чамалап, гитлерчылар безне ныклап әзерләнеп көткәннәр икән. Күктә тәмам гарасат купты. Беренче ике самолет мотор сүндереп, искәрмәстән килгәнлектән, бомбаларын уңышлы ташлап, уттан ансат ычкынды. Ләйлә мәхшәрнең уртасына эләкте. Барлык прожекторлар аны кармаладылар, барлык пушкалар аңа төбәп ата башладылар. Ләйлә бөтен осталыгын җигеп, цельгә үтәргә тырыша. Самолет янында снарядлар ярылудан барлыкка килгән утлы боҗра кысылганнан-кысыла бара. Тагын аз гына, аз гына түз, Ләйлә! Без якынайгач, сиңа төбәлгән ут яңгыры кими төшәр. Түз... Ләкин фашист ләгыйнь дә тиз кыймылдый шул.

Ләйлә очкычына ут капты. Шуннан ул бомбаларын ташлап, кайтырга борылды. Моторы тартса, канаттагы ялкынны җилләтеп, сүндерергә уйлый иде булса кирәк. Инде ут давылы безне төреп алды.

– Санфирова яна-яна төшә, – диде миңа штурманым Руднева.
Артыннан утлы койрык сузылып барган чыра кебек җиңел самолетның офыкка кереп югалуын күреп калдым. 
Беттеләр!

Бәлки әле... Юк шул, бу тирәләр казылып-актарылып беткән. Исән-сау калулары икеле. Җиргә төшеп утырсаң да, дошман тырнагына эләгәсең...
Бу төнне без дүрт очыш ясадык. Дәшми-тынмый очтык та очтык. Фашистларның алгы сызыкка баручы техникасын сафтан чыгардык. Ләкин күңел барыбер күтәрелмәде. Йөрәк сулкылдый-сулкылдый тибә һәм берөзлексез «Ләйлә... Ләйлә» дип кабатлый иде». Мәгубә апа тасвирлаган манзара күз алдына килә. Иреннәр таныш җырдагы сүзләрне кабатлый: «Исән калды микән, дөрләп янды микән Алтын йолдыз таккан таң кызы...» Моңа кадәр бераз ясалмарак тоелган җыр сүзләре кинәт үзәкне өздереп ала, бүтән – фаҗигале мәгънә ала: «Исән калды микән...»

Җиңел канатларына 300 килограммга кадәр бомбалар аскан фанер очкычлар кара төндә шыпырт кына килә дә йокылы-уяулы фашист позицияләренә, йә, паровоз миченнән чәчрәгән утлы «бөҗәкләргә» ориентирланып, корал төяп көнчыгышка – Сталинградка ашыккан эшелоннар өстенә бомбаларын ташлап китә. Китә... Әйе, тиз генә китә алса... Бомбалардан арынгач та бит әле «кукурузник»ның тизлеге 130 километрдан артмый. Беренче бомбадан «уянган» прожекторлар көлтәсе сукырайта башлагач, зениткалар хәрәкәткә килгәч, ике кешелек экипаж утлы пәрәвез тоткынында кала. Менә шул чагында сынала инде очучының осталыгы. Кайда дөрләп яна башлаган канатларны җил ташкыны белән сүндерергә тырыша-тырыша, кайда өстеңә турылап килгән «мессер»лардан кадала-кадала җиргә төшкән сыман качып, кайда зениткалар утыннан диңгезгә ышыкланып, үз «алан»нарына кайтып мәтәлгәндә бәләкәй очкычның ямар-төзәтер җире калмаган була. Алай да, ничек кирәк шулай ямыйлар да, тагын төнге күккә томырылалар. Болытлы, дөм-кара, ягъни әйбәт төннәрдә дүртәр-алтышар очыш ясала. Чын-чыннан җенле кызлар! Дуся Носальгә соңгы талпыныш өчен нинди җеннәре көч бирде икән? «Аэродром өстеннән бер шәүлә үтте. Ул, адашкан каз кебек әйләнеп, бер түбәнәя, бер күтәрелә. Төшәргә һич кыюлыгы җитми. Күрәсең, самолет бәлагә тарыган... Очкычларыбызны аэродром читенә алып куйдык. Самолет тагын ике әйләнеш ясагач, аэродромның тәмам чистарып калуын чамалап булса кирәк, сигнал утларын санга сукмый-нитми, газны да әллә ни киметми генә төшә башлады. Менә көпчәкләр җиргә тиеп, самолет бер сикереш ясады, икенчене... һәм ягулыгы бетте, ахры, моторы тынды. Җан-фәрманга очкычка таба йөгердек. Пилот кабинасында җан әсәре сизелми. Дуся... Ул эндәшми. Прибор тактасына ябыштырылган фоторәсемгә башын салган да тынып калган». Шамил Рәкыйпов китабындагы документаль язмадан өзек бу.

Менә икенче бер очракның каһарманы – Мәгубә Сыртланова үзе. «Курстан тайпылганбыз. Керосин җитәрме-юкмы? Аста – диңгез. Үч иткәндәй, җил көчәеп, болытларны тарата башлады. Әллә нишләп йокыга оета. «Марта, фашист килә! – дигән сүзләр айнытып җибәрде. Көмеш сыман ай яктысында күксел болытлар өстеннән, канатларын кыса төшеп, корбанына ташланган карчыгадай, «мессер» безгә якынлаша иде. «Беттек!» дип уйлап, йөрәгем чәнчеп куйды. Биеклек мең сигез йөз метр, болытларга чумып өлгерә алмыйбыз. Иләк ясый хәзер бу бездән! Штурманым дәшми.
 
Безнең белән дуэльгә күтәрелгән «мессер»ның моторы 1550 ат егәрлекле, ул сәгатенә 644 километр тизлек белән оча ала!

Ул арада фашист якын ук килеп җиткән иде инде. Бетүебез шушы икән! Мин фашист очучысының йөзен хәзер ап-ачык күрәм. Нык куркудан елан авызына чыелдап барып кергән куяндай, туп-туры үлемгә якынлашам. Немец очучысы, ансат кына кулына килеп кергән табышы белән ләззәтләнергә теләп булса кирәк, тизлеген киметте, фонарьны (пыяла каплавыч) ачты. Әнә ул, авызын ерып, сул кулының ике бармагын безгә күрсәтә. Янәсе, ике тапкыр атсынмы?

Бу оятсыз, масаюлы карашны күрмәс өчен ни генә эшләмәс идем мин хәзер!!! Чиксез каударланып, сул педальгә бастым, идарә тоткасын уң бортка... Шулчак артымда гына нидер өч кат дөпелдәде. Әллә тылсым бармы дөньяда?! Фашист кабинасында сыгылып төште, идарәсез калган «мессер» түбәнгә таба юнәлде... Мин очкычыбызны тигезләдем. Җиргә кайтып төшкәч, беренче эш итеп, штурманым Аронованың пистолетын үптем. Аннан көзгедән карадым – бер тотам чәчем агарган иде».

Теге вакытны дөрләп янып офыкта югалган төн кызлары исән кала. Сафтан чыккан мотор белән дош-ман территориясенә төшеп тә исән калалар бит, әй! Икесе ике якка аерылган Ләйлә белән Руфина берничә көннән снаряд чокырында кочаклашалар. Һәр тарафта фашистлар. Күренмәс өчен тирән елга суын ерып атлыйлар. Мең газап белән алгы сызыкка якынлашалар. Үрмәлиләр, шуышалар... Алар бәхетенә күктә һава сугышы кыза. Ыгы-зыгыдан файдаланып, кызлар үзебезнең солдатларга барып бәрелгәнче йөгерәләр дә йөгерәләр. Анда да беренче сүзләре: «Кулларыңны күтәр. Атам!» Әй көлә инде кызылармеец егет: «Атмыйсыз. Сез бит безнең кызлар. Аннары көпшәсенә балчык тулган пистолет атмый ул».

Шулай да куш йөрәкле батыр кызлар бала гына бит әле. Күсе-тычканнан куркалар, чәчәк яраталар, сөяләр, сөеләләр. Хыялланалар. Һәрберсе Бөек Җиңү таңына кадәр яшәячәгенә ышана. Һәм... һәр төнне диярлек үлемгә каршы оча. Гомерләрен һәр төнне кыл өстенә кую – алар өчен гадәти хәл. Тәвәккәллек – батырлыкның үзе инде ул, дип уйлый белделәр микән алар? Кешенең асылы иң җаваплы мизгелләрдә сынала. Теләсә кайсы төндә, йолдыз кебек янып һәлак булырга әзер кызлар үлемсезлек турында түгел, бәлки, тиздән киләчәк Җиңү таңы, тиздән кавышачак сөйгән ярлары, тиздән киеләчәк туй күлмәкләре турында хыялланалар. Тик Ләйлә Санфирова өчен дә, һәлак булган тагын утыз ике кыз өчен дә Рейхстаг диварына Мәгубә Сыртлановага тамга салырга туры килә.

Кырым бөркете – данлы очучы Әхмәтхан Солтанны гашыйк итә алган Идел кызына туй шатлыгын тату насыйп булмый. Үзе кебек меңләгән кызлар чын бәхеттә яшәсен өчен чибәрләрнең-чибәре салкын гүр куенына кереп ята.

Төнге очыштан кайтып, табын янына утырасы кызлар – Ольга Санфирова белән Руфина Гашева, Носельск тимер юл станциясен өченче тапкыр бомбага тотып кайтып килгәндә зениткалар утына эләгәләр. «Ләйлә! Күрәсеңме, янабыз! Ләйлә дәшми. Ничек тә булса фронт сызыгын чыгасы иде бит! Инде ялкын фюзеляжны ялмый. «Руфа, сикер! – дип миңа команда бирә Ләйлә. «Ә син?» Кайнар һава дулкыны кагып җибә­ргәндә Ләйләнең дә төпсез бушлыкка атлавын күреп, түбәнгә очтым». Руфина Гашева сөйләгәннәрдән бу. 

Руфина бәхетлерәк булып чыга. Ул танкларга каршы куелган миналар өстенә килеп төшә. Ләйлә пехота өчен куелган миналарга эләгеп, ике мәртәбә шартлый.
Польша җирендә һәлак булган Ләйләне Гроднога алып кайтып җирлиләр. Табутта яткан гүзәл очучы кыз белән хушлашыр өчен биш сәгать дәвамында халык агыла. Аның кабере янәшәсендә ике кипарис үсеп утыра. Белоруссия өчен ятрак бу агачларны Әхмәтхан Солтан утырткандыр дип уйлыйлар. Чөнки очучы егетнең күктәге пароле дә кипарис була бит. 

«Мәхәббәтем минем,
Ерак йолдыз кебек,
Үзем сүнгәч тә әле
Сүнмәс – нур чәчәр». 


Ләйлә язган шигырь түгел микән бу? Кайбер ерак йолдызларның нуры җиргә килеп җиткәндә, йолдызлар чыннан да үзләре сүнгән була икән бит. Полкташлары да, сөйгән егете Әхмәтхан да бик озак оныта алмыйлар йолдыз-Ләйләне. Казанда да бер урамга аның исеме бирелергә тиештер. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар