Логотип
Арабыздан беребез

​Тәвәккәлдә – тау көче

Келәнчедә аның булышлыгы белән төзелгән мәктәпне авылдашларының «Илдар мәктәбе» дип йөрткәннәрен беләм. Бу сүзгә рәхмәт тә, хөрмәт тә, горурлык та сыйган...
Хәер, Татарстанның бик күп районнары соңгы вакытта үзләрендә «Бердәм Россия» фиркасе ярдәме белән төзелгән корылмаларны нәкъ шулай дип – «Илдарныкы» дип атый алыр иде. 

Тәвәккәлдә – тау көче ди халык. Тәвәккәлләмичә, үзеңнең көчеңне сынап карамыйча, ни-нәрсәләргә сәләтле икәнеңне кайдан беләсең?! Үзалдыңа максатларның югарыларын кую да тәвәккәллек сорый. Ә ул – шундыйлардан. 

Илдар Ирек улы ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ. Россия Федерациясе Дәүләт Думасының дүртенче, бишенче, алтынчы чакырылышлары депутаты, Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисе. Россия Федерациясенең яшьләр сәясәте буенча атказанган хезмәткәре, Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре. 

ТАМЫРЛАР
Кама Тамагы районы Келәнче авылында, укытучылар гаиләсендә үстем мин. Әни – татар теле һәм әдәбиятын, ә әти тарих фәнен укытты, мәктәп директоры булып та эшләде. Укытучылар күп безнең нәселдә: әтинең апасы, җизни, әнинең абыйсы, әтисе... Әни – Актаныш районының Түбән Гәрәй авылыннан. Алар әти белән Алабуга педагогика институтында укыганда танышалар. Татарстанның икенче ягына килен булып төшә ул. Тик туган авылын сагынып утырырга вакыты булдымы икән безнең әнинең? Биш бала, кайнана, хуҗалык... Мәктәптә дәресләр тәмамлангач та, тиз генә өйгә кайту юк иде аларга: әле чөгендер басуында, әле бәрәңгедә. Көн саен ниндидер чара... Ярый әле өйдә, безнең янда Фәхриҗамал дәү әниебез булды.  Әни бик матур җырлый – авылда узган бөтен концертта аның җырлавын сорыйлар иде. Кирәк булса, гармунда да уйный иде. Түбән Гәрәйдәге бабай да җырларга ярата иде безнең. Әйткәнемчә, ул да укытучы иде, мәктәп директоры да булып эшләгән. Әни «инәкәй, ипекәй, нәмәкәй» дип сөйләшә. Чиләкне «бидрә» ди. Актанышка кайтуга бөтенләй аларча сөйләшүгә күчә иде ул. «Ничек шулай ике төрле сөйләшеп була икән?» – дип, кечкенә чакта моңа бик аптырый идем. 

БАЛАЧАК
Балачакның иң зур хатирәсе – пароход белән Актанышка бару. Ул вакытта пароходлар бик иске иде, озак баралар – юлда ике-өч көн вакытыбыз уза. Пароход берничә класска бүленә, безнең урыннар, әлбәттә, иң түбәндәге класста була торган иде. Өскә менеп, бөтен җирне карап йөрибез. Халык күп: бииләр, җырлыйлар – пароход гөр килеп тора. Зур-зур пристаньнарга туктыйбыз. Кызык! Ямал авылы пристанендә төшеп калгач та, Түбән Гәрәйгә кадәр тагын 7-8 чакрым атлыйсы әле... 

Гаиләдә олы бала булгач, су юлы белән Актанышка барулар миңа, башкаларга караганда, күбрәк эләкте. Малик бабай белән Гөлсайра әбине дә яхшы белеп калдым. Елга бер тапкыр, әнинең җәйге ялында барабыз, кайчак икешәр атна торып кайтабыз. Өй артында гына Шәбез елгасы ага – дуслар белән балыкка йөрим. Актанышта безнең якта булмаган көнбагыш үсә. Бакчаларында үстереп саталар да иде. Бер елны безгә дә китереп куйдылар әле. Дәү әни ул көнбагышны сатып та ятты. 

МӘКТӘП
Укытучыларыма мәшәкать тудырмаганмындыр, тыныч бала идем, әмма гел «бишле»гә генә укыдым дия алмыйм. Әти белән әни ни өчендер мине Суворов училищесына бирергә теләде. Без хәтта Казанга барып та кайттык. Ләкин бездә чит тел өйрәтелмәгәнлектән, училищега эләгә алмадым. Үзебездә сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, ун чакрымдагы Олы Карилегә, урта мәктәпкә киттек. Интернатта торып укыдык. Зур мәктәп иде анда, унынчы класслар гына да дүртәү иде. Ә нинди көчле укытучылар коллективы иде! Таләпләр шундый югары иде безгә. Аттестатка ике «дүртле»м чыкты. Аның берсе физкультурадан иде (физкультура укытучысы Тәлгать абый безнең беребезгә дә «бишле» куймады). Икенчесе – геометриядән. Фәния апа да кемгә генә куйды икән ул «бишле»не, белмим?! Үз фәннәрен яраттыра белә торган укытучылар белем бирде безгә. Әллә ничә сыйныфташым киләчәкләрен химия белән бәйләде – химия укытучыбыз Азат абый уңышы! Физиканы Баһрам абый укытмаса, мин дә физика-математика факультетына барып кермәс идем, мөгаен. Үземне күбрәк гуманитар фәннәр кызыксындыра дип саный идем.

УҢЫШ
Республикага укытучылар җитми иде – бишьеллык программаны без дүрт елда укыдык. Татар мәктәбен-нән соң русча математика терминнарына күчү читен-рәк булды анысы. Әмма Казан дәүләт педагогика институтын кызыл дипломга тәмамладым. I курста ук группаның старостасы итеп куйдылар. (Курсташлар өчен хәзер дә староста мин!) Спортка тартылдым – чаңгыга бастым. Буш вакыт булмады да шикелле.

III курстан соң консерватория каршындагы музыка мәктәбенә физика укытырга чакырдылар. Директорлары сорагач, декан рөхсәт бирде. Бик талантлы балалар белем ала иде анда, әмма аларга физика кирәкми! Укучыларым үзем белән бер яшьтә: «Физикасыз лампочка да бора алмассыз!» – диюемә елмаялар гына... «Менә сез дә музыканы безнең кебек аңламыйсыз бит!» – дип әйтер өчен, «Бүген Шостаковичның фәлән симфониясе», – дип, кайчак мине консерваториягә концертка чакыралар. Дәресләрне кызыграк итәр өчен күпме лаборатор эшләр үткәрдем. Диплом алганчы, шактый тәҗрибә тупларга өлгердем. 

Эшкә үзебезнең районга кайттым. Мине шунда ук Олы Бортас мәктәбенә директор итеп куйдылар. Егерме яшьтә! Мәктәп әле төзелеп тә бетмәгән иде. Җәй буе колхоз рәисе кабинетыннан чыкмадым. Иртәнге биштә үк барып утырам – соңарсаң, машина калмый. Ә безнең мәктәп түбәсен ябасы бар, ишек-тәрәзәләр куясы, җиһазлар алып кайтасы. Әле кадак юк, әле пыяла... Ике көннең берендә Казанга чыгып китәм... 1 сентябрьгә мәктәпне өлгерттек! Иң мөһиме – мин Олы Бортаска тагын дүрт ир-ат укытучы алып бардым! Бер группадашым авылга кайтырга ризалашкач, үзем хәтта физика дәресләреннән баш тартып, тарих сәгатьләрен алдым. Аннан, белгәнегезчә, комсомол эшенә кереп чумдым... 

Дәүләт Думасына депутат итеп сайланганда, Татарстан спорт һәм яшьләр министрының беренче урынбасары идем. Миңа ул чакта Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең мандаты күчте – Дәүләт Думасына аның урынына эшкә киттем. Сигез ел Думада яшьләр һәм спорт комитеты рәисе урынбасары булып эшләдем. Казанда Универсиада уздыру уе Татарстанның ул чактагы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Мансур улы Бариев белән минем уртак хыял иде. «Казан – студентлар шәһәре, нигә ул бездә үтмәскә тиеш?!» – дип башлаган идек без аны. Ә ул әнә нинди зур чарага әверелде! Универсиаданы үткә-рүне җиңеләйтерлек шактый законнар кабул итүгә ирештек без ул чакта. Мәскәү ягыннан бернинди тоткарлык булмады.  «Бердәм Россия» партиясенең спорт корылмалары төзү буенча махсус проекты бар. Соңгы ике елда мин – шуның җитәкчесе. Россия буйлап төзелгән 630 объектның утызын Татарстанга алып кайттык. Федераль бюджеттан миллиард ярым сумлык ярдәм бу республикага! Кама Тамагында – бассейн, Арчада, Кукмарада – Боз сарае, Балтачта – комплекс... Бу эш хәзер дә дәвам итә. Апанай мәчетен яңартуга федераль бюджеттан 20 миллионнан артык акча алуга ирештек. Әҗем мәчетенә 52 миллионлык ремонт ясалырга тиеш. «Бердәм Россия» партиясенең авыл спортзалларын, мәктәпләрне ремонтлау буенча программасы бар (анда 40 регион гына катнаша). Узган ел шуның буенча республикада 35 мәктәп ремонтланды. Артка борылып карасаң, сөенергә, горурланырга сәбәпләр шактый.  Хәзерге мин – Думаның мәгариф комитетында. Туган телне өйрәнү буенча үз позицияләребезне сакларга тырышабыз. Туган телне өйрәнүне тыйган канун юк. Күп нәрсә үзебездән дә тора, чөнки мәктәп укыту программасын үзе төзи, үзе кабул итә. 

Мин әле бүген дә Татарстанның яшьләр советы рәисе. Татар яшьләре, татар балалары белән шактый күп эшләр башкарабыз. «Идел» яшьләр үзәген оештыруда кайчандыр башлап йөргән идем. Елына 7-8 зур чара уза анда: татар, мөселман, төрки яшьләр көннәре, телләр лагере... Читтә гомер итүче яшьләребезгә татар рухы сеңдереп җибәрергә тырышабыз. 

Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисенең күп гомере, әлбәттә, юлда уза. Төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез белән еш очрашам: кайда нинди проблемалар, нинди ярдәм кирәк, урыннардагы җитәкчеләр белән ничек элемтәләр урнаштырырга... Күп мәсьәләне күзгә-күз карап сөйләшүләр хәл итә. 

ДУСЛАР
Бар андый дуслар! Җиде төн уртасында шалтыратырга мөмкин булган, кирәк икән, ярдәм дә, киңәш тә сорый ала торган... Бер генә дә түгел! Күбесе белән студент чакта дуслашкан идек. Саша Абакумов бар менә. Ул Алексеевскийда яши. Башта мәктәптә укытты, хәзер район үзәгендә эшли. Аның белән гел аралашып торабыз. Тагын – Вильсор Камильянов. Ул Чаллыда иде, аннары Казанга күченде. Шәһит дигән гомерлек дустым бар. Армиягә районнан бергә чыгып киттек без аның белән, бергә кайттык,
бер частьта хезмәт иттек. Тормышта төрле хәлләр була, дуслар гел кирәк. 

МӘХӘББӘТ
Мин мәктәптә ел ярым гына эшләп калдым – комсомолның икенче секретаре итеп куйдылар. «Комсомолга – партия җитәкчелеге» дигән лозунг тормышка үтеп кергән чак: районның комсомол оешмасын көчәйтергә кирәк, диделәр. (Мин бу вакыт коммунист идем инде.) Комсомол секретаре ул, беренче чиратта, идеолог иде бит. Тик үзең армиядә булмагач, ничек яшьләр арасында хәрби-патроитик тәрбия белән шөгыльләнәсең?! «Мине армиягә җибәрегез», – дип үзем сорап бардым. Берничә тапкыр кире борсалар да, аннан алдылар. Германиядә хезмәт итеп кайттым. Кайтуга өлкә комсомол комитетына инструктор итеп чакырдылар. Отчет-сайлау җыелышларын үткәрергә районнарга җибәрәләр иде безне. Актанышка баргач, беренче секретарь урынын тәкъдим иттеләр. Әниемнең туган ягы бит, ерак булса да, бу район миңа берничек тә ят түгел иде. Кайттым. Мәхәббәтемне шунда очратасымны, әлбәттә, белми идем әле... «Сельхозтехника»ның кунак йортыннан бер бүлмә бирделәр – шунда торам. Күршедә генә оешманың баш инженеры яши. Аның озын толымлы чибәр кызына күз шунда ук төште инде... Алабуга педагогика институтын тәмамлап кайтуы, укытучы булып эшләве турында да белергә өлгердем. Таныштык... Өч елдан миңа яңадан Казанга әйләнеп кайтырга туры килде – өлкә комсомол секретаре итеп сайландым. Казанда, беренче эш итеп, телефоннан шалтыратып Гүзәлнең ризалыгын алдым. Аңардан башка яшәүнең яшәү түгел икәнен Актаныштан киткәнче үк аңлаган идем инде. «Кызыгызга өйләнергә телим, хәер-фатиха бирегез», – дигән сүзне дә булачак әби белән бабайга телефоннан әйтергә туры килде. Ике якта да туй уздырдык. Гүзәл, яшь килен булып, «Яшьләр үзәге»ндәге кунакханәгә килде. Фатир алганчы, ике-өч ел шундагы кечкенә генә бер бүлмәдә яшәдек әле без. Улым да беренче адымнарын шунда атлады. 

КУРКУ
Якыннарым – туганнар, әти-әни, балам белән бер-бер нәрсә булса дигән уй куркыта. Сихәте табылмаган чирләр бар... Бернәрсә белән дә, берничек тә ярдәм итә алмасаң, нишләргә? Яки үзем авырып китеп, аларга борчу китерсәм дип тә куркам. Бер-беребезнең сәламәтлеге өчен беркайчан да кайгырырга туры килмәсен иде! Ә калган кыенлыкларны җиңәрбез. 

АКЧА
Кинәт каяндыр көтелмәгән зур акчалар өскә ишелеп төшсәме? Акчага һәрвакыт урын күп анысы... Мәскәүдә гаилә белән яшибез – моның кадәр кыйммәт шәһәрне күргән юк әле: акчаны эшли торасың, шунда ук туздыра да торасың. Әлбәттә, әти-әнигә, туганнарга ярдәм итәргә тырышам. Хезмәт хакымның җыелып барганын бик сизмим, тарала да бетә. Депутат буларак, ярдәм сорап килүчеләр дә күп. Мөмкинлекләр табарга тырышасың. Әмма гел сорап кына йөрүчеләр дә бар... 

БАЛАЛАР
Бер ул үстердек. Күчеп йөреп, бер бала белән генә калынды шул... Марат Мәскәү Физкультура институтын тәмамлады. Татарча, әлбәттә, белә, сөйләшә. Әле өйләнмәгән. Башлы-күзле булырга вакыт инде, көтәбез... 

ҮЗЕМ ТУРЫНДА
Гап-гади авыл егете мин... Үзеңне мактау да кыен, хурлау да... Дәшми калыйм әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар