Логотип
Арабыздан беребез

​Төсләр балкышы

«Безнең яшәеш аклы-каралы дип кем әйтә? Һич юк! Бер тамчы суда бөтен төсләр чагыла ала. Салават күперенең җиде төсе бар. Тик эш-мәшәкать белән матавыкланып без төсмерләрне искәрмибез генә. Музыка да җиде нотадан тора: до-ре-ми-фа-соль-ля-си... Шулар, чиратлашып, үзәкләрне өзәрлек моң хасил итә. Безнең язмыш та шуңа охшаш бит. Җиде санын халык тылсымлыга саный: «Җиде кат үлчә, бер кат кис», ди. «Җидегән чишмә»не күкнең җиденче катына күтәрелгән кебек хисләнеп тыңлаганыгыз бармы?! Ә хисләнү – яшәү дигән сүз. Яшел үлән назын, сары-алтын кояш җылысын, күкнең чиста зәңгәрлеген – тормыш төсләрен тоеп сөенәбез икән, димәк, яшибез!» (Римма Һадиева. «Җиде төс һәм җиһанның аклыгы». Эссе.)* 

Римма – рәссам. Зур кара күзле, куе кара чәчле, ак-нәфис йөзле чибәр кыз. Ул – картиналар гына түгел, хикәяләр дә яза. Әллә ничәгә төрләнә: әле җитез, әле уйчан-моңсу, әле салмак ул, бер эшкә дә кулы бармый торган мыштырдык, әле шартлый... Капма-каршылыклы булуының сәбәбе... холык-фигыленә генә бәйле түгел, кыз бала кичергән авыр сырхау нәтиҗәсе. Римма беренче группа инвалид. Ә дөньяны ул үзенчә, рәссам күзләре белән күрә.

Күгелҗем-күк төс

«Төсләрнең мәгънәсен, төсмер­ләрне рәссамнар аеруча тирән тоемлый. Хис-тойгылары ак кин­дергә сурәт булып уела. Пикассо күгелҗем-күк төсләргә өстенлек биргән. Мин үзем ал төсне яратарак төшәм. Хыялый иҗатчыларны күзаллаганда, ихтимал, чак кына арттыру табигыйдыр. Аларча, ике икең һәрчак биш була бит. Хәер, уйнамагач та көлмәгәч бу дөньяда ничек яшисе? Менә шул чакта тормыш чыннан да аклы-каралыга әйләнә. «Шаярма, тормыш уенчык түгел, ватарсың», ди кырыс-кайгыртучан ата. Ә бер көн Газраил килер дә һәммәсен ватар...»* 

Римма берәү генә – ул бердән­бер! Хәер, әнкәсе, әткәсе, туганнары өчен һәркем бердәнбер. Ә шулай да аның кебек тырышып-тырмашып булмастайны булдыручы, табигать белән бәхәскә кереп язмышлардан узмыш булуын исбатлый алучы сирәк. 

Римма Мәскәүдә, мөмкинлек­ләре чикләнгән сәләтле балалар өчен Махсус сәнгать институтында укый. «Беренче курста сынлы сәнгать дәресләрендә ул идәндә утырып сурәт төшерергә тырышса, өченче курста инде мольберт артына басып рәсем ясарга өйрәнде. Ә дүртенче елда – батик ясау дәре­сендә басып эшләргә туры килгән­дә дә түзә, тик рамга тарттырылган тукыма ятма юнәлештә булуын хуп күрә иде, – ди институтның дизайн кафедрасы мөдире Елена Болотских. – Римма Һадиева үзен­чәлекле, үзенә генә хас язу манерасына ия рәссам буларак сәнгать дөньясында танылып килә».
«Нәселебездә рәссамнар юк. Моңаеп өйдә утырмасын дип реабилитация үзәгенә йөртә башлаганда, Ходай аңа шундый талант биргән дип уйламадык та...» 

Палех миниатюристларының эш ысулларын озак еллар өйрәнгән галимә Елена Григорьевна студент кызның иҗатына шундый югары бәя бирә: «Йөрәк тибешләре арасындагы кыска мизгелне тотып алу, шул арада киндергә пумаланың буяу сылап өлгерүе – Палех осталарының сере шундадыр. Гаҗәп, Римма да нәкъ шулай эшли. Аңардагы тылсымлы энергия төгәл сызыклар булып киндергә ята». Талантлы шәкертен остазы аеруча якын, үз күрә. Ярдәм итәргә, булышырга тырыша. Чөнки Римма һәрдаим кеше ярдәменә мохтаҗ. Элегрәк әнисе имтиханнарга озатып йөри иде. ә хәзер кулында яшь бала – Венера! 

«Кеше гомере дә ел фасыллары кебек үзгәрүчән вакыт-чорларга бүленә. Салават күперенеке сыман аларның да үз төсе бар...»


Кызыл 

Иң озын дулкын, әмма бу чор – иң кыскасы. Ул дәрт, ялкынлы теләк, гашыйк булу, кайнар кан төсе. Агрессия төсе. Ә аннан нәфрәткә һәм... мәхәббәткә бер адым. Кыскасы, дәртләндерә, рухландыра торган төс»*.

Мәхәббәт нәрсә ул, ярату ничек була? Кеше булып җиргә килгәч, шул хисләрнең һәммәсен беләсе килә, тоясы... Римма шау-шулы Мәскәүгә ияләшеп килә иде инде. Институтка – беренче курска яшь рәссам Андрейның килүе һәм Римманы якын итеп сүз кушуы, бәхәскә тартып кертүе кызыл төс тәэсире идеме, әллә сәнгать дөнья­сын ярату, карашлары охшаш булу араларны якынайттымы, ара­да дуслык күпере сузылды. Икесе дә көтеп алган бәхетле мизгел булып хәтергә уелачак. Андрей Псковта туган, Санкт-Петербургта белем алган. Ул да инвалид, балачакта егылып зыян күргән, ишетүе генә зәгыйфьрәк, ә төс-хыяллар, һәммә­се күңеленә сыйган. һәм... Язлар кебек вакытын белеп кенә яшь йөрәкләргә мәхәббәт хисе иңә. Күңелләрнең мөлдерәмә чагы. Ялкынлы дәрт иҗатка рухландырган, еллар үткәч тә сагынырлык чор була бу. Дөньяны һәркайсы үзенчә күрә, ача! Офыклар киңәя. Чөнки мәхәббәт шундый хис: яшәешкә, иҗатка яңа сулыш өрә. Гел аны уйлыйсың, күзәтәсең. Бәхәсләшәсең. Аннан башка тормыш юк сыман. Бу саташу кызыл төс тәэсирендә... дип уйлау кая? Әмма туктаусыз дөрли-яна алмый шул кеше, ут та сүрәнләнә, мөнәсәбәтләргә сары төс иңә һәм ул җирән төс белән алышына икән «Көнчыгышта аны матәм төсе итеп кабул итәләр. Ә бездә, кире­сен­чә, яңа тормыш яралу төсе ул. Җирән чәчле кызларга ир-атның да күзе ешрак төшә. Бу чор – иң сәере. Мөнәсәбәтләр – шаккатарлык.

Вакыт-вакыт үзеңне иң түбән, әшәке җан иясе итеп сизәсең, ә кайчак уй-хыялың белән күкләргә күкрәп менәсең. Вак-төяк сүз, гайбәт, борчу-мәшәкать гүя сиңа кагылмый. Табигать үзеңә атап-билгеләп куйган бурычыңны аңлау чоры бу. Сабыр савытлары тула. Хисләр ташкыны ташый-түгелә. Сөю шәрабын ләззәтләнеп, соңгы тамчысына кадәр эчсәң дә сусау басылмый. Син тынычлана алмыйсың...»* 

Андрей үзенә ошаган татар кы­зына өйләнергә җыенуын әти-әнисенә җиткерергә өлгерә. Тик, ни хикмәт, чәчкәгә бөреләнгән яшьлек гөлләре ачылырга өлгер­ми, яңа сынау тетрәтә Римманы... Үзәк-бәгырьне өзәрлек бәхетсезлек язмышына язылганмы: әти-әнисе янына Псковка кайтып барганда, Андрей юл һәлакәтенә очрап һәлак була.


Сары

«Бу төсне аерылышу, сагыш төсе, диләр. Ни-нәрсә булганын аңлый алмый изалану чоры бу. Тирә-ягыңда гел сары чәчкәләр генә. Сары чәчкәләрне син теләсә кемгә бүләк итәргә әзер. Аерылуның тирәнлеген, мәгънәсен әле үзең дә аңлап бетерә алмыйсың. Кытайлар сары төсне кояш, алтын, байлык төсе итеп хөрмәт итә. Бай һәм ялгыз. Сары төшкәндәй саргаю моңы, сагыш, хәсрәт төсе бар бу төстә. Метрода – йөзләгән кеше арасында да, дусларың белән төнге клубта биеп йөрсәң дә, син барыбер ялгыз. Һәр адымыңда сине ялгызлык сагалап тора, һәм әкренләп эч пошу, сагынулар яшел сагыш төсенә төрләнә»*.

Ә Римма йөкле. Ни эшләргә? Гөл-агачларның чәчкәләре коелгач та җимеше кала. Адәм баласы үзе дә табигать җимеше ич, җимешләнә – бәбигә уза. Ничек кенә авыр булмасын, Ходай Тәгалә җан иңдергән, карыныңда йөрткән сабый гомерен сакларга кирәк. Тәвәккәл, үҗәт Римма бу юлы да язмыштан узмыш бар дип ышана: «Балакаем матур була күрсен! Чибәр-гүзәл ханымнар – мадонналар сурәтен күзлим». Бу, әлбәттә, ана батырлыгы. Римманыкы гына да түгел, олы йөрәкле әнисе Руза­лия ханымның газизләренең киләчәген кайгыртуы. Нарасыйны төннәр йокламыйча кем бага? Әлбәттә, әни, әби... Әгәр шул чакта кырт кисеп: «Карашыр җаем юк, үз хәлеңне үзең бел...» дисәме?! Ә ул: «Исән чагымда җил-яңгыр тидермәм, үстерермен!» – дип тора. «Ә церебраль паралич? Нәселдән күчмиме?» – дип сорыйсым килә. «Римма таза-сау булып туган... дөресе, туарга тиеш иде бит...» – ди Рузалия Бариевна. 

...Рузалияне бала тудыру йортына ял көне китерәләр. Суы киткән: «Бүгеннән калмассың, кичкә табарсың», – ди йөкле хатынны кабул иткән акушерка. Ул сменасын тапшырып кайтып китә. Шәфкать туташының тынычландыра торган уколлар кадап йоклатуын яманга юрамый яшь хатын. Тәүлектән артык карынында сусыз яту баланың баш миенә нинди зур зыян салуын, кислород ачлыгы дигәнне ул белми.

Зәңгәрләнгән, хәлсез нарасыйны йогышлы авырулар хастаханәсенә күчерәләр. Сөтен савып, пенициллин шешәсенә имезлек кидереп, әзрәк ашата алса, шөкрана кыла ана. Кызның имәргә өйрәнүе, башын тотуы, «Сөбханалла, утыра! Тәпи дә китәр әле!» – дип куанулар – бәхетле мизгелләр – үкенү хисе белән үрелеп хәтердә кабат-кабат яңарыр, күңелне озак бимазалар әле. 

Гаеплене эзләү хәзер инде файдасыз шөгыль. Бер яшькә кадәр прививка ясатмаска, дигән кисәтүне участок табибының санга сукмавы сәбәпче булдымы, бала организмы шул прививканы күтәрә алмадымы, күрәчәк идеме – кыз агара-күгәрә, сыны ката. Рәхимсез чир – балалар церебраль параличы Римманың аерылмас юлдашына әвереләчәген ул чакта ана фаразлый да алмый иде: «Кайчан да булса аягына басармы?» – дигән соравы җавапсыз калды, профессор читкә борылды. Тылсымлы таяк болгап бәхетсез язмышка юлыкканнарны терелтеп булса икән... Хата кабатланмасмы?! Римма­ның бәгырь кисәге исән-сау туармы?

Нинди бәхет, сау-сәламәт кыз бала дөньяга аваз сала. Мәчеттә имам кызга Венера дип исем куша. Римма калтыранган куллары белән нарасыен коча. «Бала табу гына түгел, аны уйлый, фикерли торган чын Кеше итеп тәрбияләргә дә кирәк. Кеше үзен яратсын, үзен яратмаса, аны бүтәннәр дә яратмас. Ә мәхәббәтсез яшәү – яшәүмени!» – ди ул.


Яшел

«Якты төсмерле саргылт-яшькелт төсне баштарак ошатасың әле. Кызыклы шөгыль табасы, каядыр барасы, мавыктыргыч эшкә чумасы килә. әмма эчпошыргыч, ялыктыргыч, күңелсез яшел төс сине гүяки үткен тырнакларына эләктерә – ычкындырмый, яшел күзенең мәкерле карашы күздән яздырмый. Бәла белән килешәсең килми – карышасың. Ябык мәйдан-бушлык­тан ычкынасы килә. Зур, мөһим эшләр белән мәшгуль булып, эш­тән юаныч табарга өметләнәсең. Бу көрәш хәлеңне ала, сагыш белән килеш­кән­дәй буласың. Һәм бу чор суык төсмерләр белән байый, соклангыч-матур зөбәрҗәт төсенә керә»*. 

Мондый халәтне дә хәтерли Римма. Рузалия ханым йөз суын түгеп, кешегә гозерләнеп-ялынып инвалид балалар өчен санаторийга путевка юнәткән иде. үз ишләре белән аралашуны Римма баштарак ошаткан кебек булса да, гел авыру-сырхау арасында кайнашу туйдырдымы: «Әни, өйгә кайтам, алып кит син мине моннан», – дия башлады. Ә өйгә кайт­кач: «Бүтән анда бармыйм!» – дип кырт кисте. Каян гына теленә килде, әнисе: «Әгәр тәпи йөри башласаң бармас­сың, кызым», – дип ычкындырды. Рим­мага шул җитә калды – коляскада утырырга теш-тырнагы белән каршы! Арбага тотынып-этенеп, егыла-тора үзе атлап китәргә азаплана. «Әкренрәк, имгәнерсең...» дигәнне колагына да элми. Сәгатьләр буе урман сукмакларыннан абына-сөртенә кем арба этә дисәң, ул – Римма булыр! Миллионлаган кеше аягында басып тора ала, ник бер ул гына йөри белмәскә тиеш соң әле?! Өйгә кайткач, өч аяклы велосипед педаленә – аякларын, рульгә кулларын бәйләүне таләп итте. Шу­лай йөрергә азаплана! Тәгәрәп китә, капланып төшә, авыз-борыны каный, әнисе тынсыз-өнсез кала, ә ул еламас өчен канатканчы иренен тешли дә, киреләнеп, уңышсыз тәҗрибәне янәдән кабатларга тотына. 
һадиевларның иң зур шатлыгы, әлбәттә, нәни кызлары Венера! Аңа инде ике яшь тулды, бакчага йөри.

Имгәнүләр, әлбәттә, аннан ерак йөрми: ишегалларында уйнаганда, Римма егылып аягын сындыра. Әле ярый бер рәхимле бәндәсе күтәреп өйгә кертеп сала. Бөтен гәүдәсен гипска катырып куялар. Аягын да кыймылдата алмый. Ярты ел гипста ятарга туры килә Риммага... Тик үҗәтлеге генә үзгәрми! Тискәреләнеп, аяк-кулын хәрәкәтләндерергә, авырту-сызлануны җиңеп күнегүләр ясарга маташа. «Батыр» дигән спорт снаряды алып куялар, шу­ңа асылынып, тазга борчак тәгәрә­теп, ут булып янган табанына массаж ясау җаен таба бит тәки.

«Зөбәрҗәт төс өстенлек ала. Димәк, сагыш артка чигә. Баш эшли, уйларың тәртипкә салына, гүя күңелне басып торган таш төшә. Бу чор саф һавасы, хуш исләре белән сокландыра. Зәңгәрлекнең чиге юк, күпме ирек, тойгы-хисләр... Күз карашың бөтен галәм­не иңли. Дөнья сәнгатенең көчен тоясың. Тормыш вакыйгалары синең күзеңне ача, чөнки моңарчы син сукыр мәче кебек идең бит...»*


Зәңгәр

«Мавыктыргыч эш, хезмәт күңелеңне биләп алгач, зәңгәр төс башлана торгандыр. Авырлык­ларны җиңә-җиңә, эзләнә-эзләнә, хаталарны төзәтә-төзәтә, бирелеп эшлисең дә эшлисең». 

Сәләт табигатьтән бирелә торгандыр. Әмма тырышлык, эшчән­лек үзеннән тора! Церебраль параличны – урынга кадаклап куйган чирне генәме, үз-үзеңне җиңеп, бер сызык сызу өчен дә җан-фәрман тырышырга туры килгән килеш, кылкаләмне учыңа кысып, һәркем кызыгырлык рәсем-карти­на­лар иҗат итәр өчен нинди куәт, дәрт-дәрман кирәктер? Җиңүнең ни бәя икәнен Римма үзе генә беләдер. Үтә зәңгәр тиз уңа, аңа шәмәхә төсмер керә. Өйрәнелгән гадәт буенча әле һәвәсләнеп эшләвеңне дәвам итәсең: шулай кирәк дип үзеңне ышандырасың. әмма тән-бәдән – ял, күңел башка төрле халәт таләп итә. 


Шәмәхә

«Баштарак без аңа, буяуларны ялгыш түгеп җибәрүеннән куркып, карандаш белән генә эшләргә тәкъдим итә идек», – ди остазлары. Аның эш алымы үзенчәлекле. Акварель белән, картиналарын түбәсеннән башлап эшләргә тотына. Портрет икән, иң әүвәл чәч-баш, аннан башка детальләр уела. Берчак үзе дә сизмәстән киндергә Гайсә пәйгамбәр сурәте уелганын күреп: «Мин болай теләмәгән идем...» – дип үзе дә шакката. 

«Саф һавага чыгасы, иркенләп тын аласы килә, җан үзгәреш тели. Шәмәхә төс тә төгәлләнеп килә, аңа кызгылт төсмерләр өстәлә. Тормышның яңа борылышларына әзерләнәбез.

 ...Бу чорлар буталырга, урыннарын алмаштырырга, хәтта ике-өчесе бергә кушылып китәргә мөмкин. Шулай кызыграк. Палитра бай, буяу кунасы шаккатарлык... Ә җиде төс бергә кушылганда Ходай яраткан җиһанның ак төсен – яктылыгын тоеп гаҗәпкә каласың!» 


 «Кызым үземнән көчлерәк», – ди Рузалия ханым 

Чынлыкта, мөмкин булган-булмаганның һәммәсен эшләп, кызны аякка бастыруга аның керткән өлеше биниһая. Казанда тернәкләндерү үзәге ачылу да аналарның тынгысызлыгы нәтиҗәсе түгелмени?! Гарип бала тәрбияләүче әниләр туксанынчы елларда инвалидларга игътибар таләп итеп мәйданнарга чыкты. Кемнең итәгенә ут төшә, шул гына яна дисәләр дә, аналар хәсрәте күңелләрне кузгаткандыр: искерәк бер балалар бакчасын реабилитация үзәгенә тәгаенлиләр. Әти-әни, туган-тумача үзәкне тизрәк өлгертергә теләп атна саен өмә ясый. «Бөтен гаиләләр бер булып эшләдек. Рөстәмебез дә әтисе янында кайнашып, кулы эшкә ята торган егет булып үсте, – ди Рузалия ханым. – Әтиебез – прораб, үзәк өчен яңа җиһаз-мебельләрне икәүләп җыйдылар. Рөстәмнең дә теләге тормышка ашты – проектлар төзүче инженер-конструктор ул безнең. әтиләре эшчән, тырыш. Кеше хәтерен саклый торган, итагатьле».

Мөмкинлекләре чикле балалар өчен тернәкләндерү үзәгенә йөри башлаганда Риммага ун-унбер яшьләр иде. Гәүдә-саны, кулы, бармаклары кәкрәеп каткан кыз язарга өйрәнер дип кем уйлаган? Әмма кыз Тәкъдир хөкеме белән килешми! Әнә, Вика яза ич! Ул соң кемнән ким? (Вика – инвалид, бер кулы юк, икенче кулы сау! Римма үзе шулай уйлагач, бүтәннәрдә эше юк!) Каләмне учына булдыра алганча катырак кысып, бер кулын икенчесе белән этеп, язып карый. Төн ката «А» хәрефен сызып-язып азаплана! «Балам, үзеңне җәфалама, язмышлардан узмыш юк!» – ди дәү әнисе дә. Кызның холкын белми әле алар! Өйдәгеләр йоклагач, тора да, үҗәтләнеп, дәфтәр бите тутырып, хәреф арты хәреф сырлый ул. 

Җан җылысын биреп эшли торган укытучыга юлыгуы да Римманың бәхете. Кызның иҗади омтылышын, фантазиягә бай рәссам сәләтен күреп ала. һәм шул сәләтне тулысынча ачу-үстерү өчен чын мәгънәсендә көрәш башлана. Көрәш диюем арттыру түгел, инвалид баланың үзенә дә, укытучысына да, сау-сәламәт кеше белән эшләүгә караганда өч-дүрт тапкыр артык, ә бәлки күбрәк тә көч сарыф итәргә туры киләдер. Рузалия ханым исә кызы язмышы белән яши. 
Мәскәүгә – сәнгать институтына имтиханнар тапшырырга элегрәк әнисе белән бара иде Римма. «Мәскәү юлын күп таптадым. Инде тагын имтихан вакыты җитә. Ялгызын җибәреп булмый. Бу юлы нәни Венераны калдырып ничек чыгып китим, дип кайгырып тора идек, укытучысы Елена Григорьевна шылтырата: «Бер дә борчылмагыз, поездга утыртып җибәрсәгез үзем каршы алам. Мин бит машинада», – ди. Ничек куанганымны күрсәгез! Шәфкатьле кешеләр бар дөньяда!» – ди Рузалия ханым. 

Мәскәү режиссеры Владимир Левин аның тормышын, яшәү рәвешен, иҗатын ике ел дәвамында күзәтеп, документаль фильм төшерә. «Крутая Римма» фильмы Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә «Ватаныбызның иң яхшы проекты» дип билгеләнде. «Крутая Римма»... Крутой сүзенең текә яр, кинәт үзгәрүчән, кырыс холык, капыл, кискен сүз, каты камыр, куе ботка, шау кайнар су дигән мәгънәләре бар икән. 

Ә мин аны үҗәт яки тәвәккәл Римма дияр идем. 

Үҗәт холкы аркасында аякка баскан Риммага ничек шаккатмыйсың? Берләшкән Милләтләр Оешмасы – БМОның кеше хокуклары буенча Россия Федерациясендәге Верховный комиссары «Крутая Римма»ны махсус приз белән бүләкләде. Фильмнарга сурәтләр дә ясый Римма. «Шапито-шоу» фильмына (режиссеры Сергей Лобан) ул актерларның портретларын эшләгән иде.

3 апрельдә Мәскәүдә Римманың күргәзмәсе ачылды. Картиналарын сораучы, сатып алучылар бар.

«Сөембикә», № 4,  2012

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Риммага иҗади уңышлар телим.Көчле ихтыярлы кыз. Рузалия Альбина апам белән икебезнең яшьлек дустыбыз. Рузалиянең әнисе Равия апа беренче укытучым иде. Рузалия үзе дә бик талантлы кеше. Безгә балачакта матур- матур рәсемнәр эшләп бирә иде. Кайбер рәсемнәре миндә хәзер дә саклана. Алты балалы бу йортка без дә еш йөри идек. Равия апа(урыны оҗмахта булсын) беркайчан да караңгы чырай күрсәтмәде.Сабырлык, саулык телибез кадерле яшьлек дустыбызга!!!Риммага да Аллаһ саулык, көч бирсен иде.

    Хәзер укыйлар