Логотип
Арабыздан беребез

Төс һәм моң хакимлегендә

Без барыбыз да тормыштагы уңышларыбыз өчен үзебезне әти-әниләребезгә бурычлы саныйбыз, чөнки табигать биргән сәләтләребезне ачарга, алдыбызга куйган максатларыбызга ирешергә, беренче чиратта, нәкъ менә алар ярдәм итәләр бит.

Эстрада сөючеләр арасында күпсанлы тыңлаучысы-тамашачысы булган «ДДТ» рок-төркеменең җитәкчесе, җырлар авторы һәм башкаручы буларак Россия мәдәниятендә үзенең ла­еклы урынын тапкан Юрий Шевчук исемен белмәгән кеше юктыр дисәм, шәт, ялгышмамдыр. Шуның өстенә, ул бит әле талантлы рәссам да. Ә менә Юрийны дөньяга тудырган, тәрбияләп, олы тормыш юлына бастырган татар хатыны Фәния Әкрәм кызы Гәрәева-Шевчук хакында бик азлар гына белә торгандыр.



Күптән түгел Санкт-Петербургның Ф. М. Достоевский музеенда Фәния ханымның «Буяулар хакимлегендә» дигән шәхси күргәзмәсе булып үтте. Күпсанлы журналистларны, төрле телестудияләрнең репортерларын, рәссамнарны һәм гади тамашачыны, чын мәгънәсендә, әсир итте акварель, май­лы буяулар, пастель белән ясалган, дөньяның матурлыгына дан җырлаучы, шатлык бөркеп торучы әсәрләр. Баксаң, матурлыкны бар нәрсәдә дә табарга була икән бит: гади генә көнбагыш чәчәгендә дә, көнкүреш әйберләрендә дә, таныш һәм таныш булмаган кешеләрнең йөз-­кыяфәтләрендә дә…

Фәния ханым тумышы белән Башкортостаннан. Ул 1925 елда Мор­таза дигән кечерәк кенә татар авылында, Әкрәм Гәрәев белән Тәлига Әхмәдиева гаиләсендә дөньяга килә. Кыз, туган як табигатенең әкияти ­матурлыгын кечкенәдән үк күңеленә сең­дереп үсә. Әмма бу оҗмах кебек урында озак яшәргә туры килми: ­бәхет эзләп чыгып киткән әтиләре Якутиядә, Лаптевлар диңгезеннән ерак түгел генә урнашкан Казачье авылында төпләнә һәм гаиләсен дә үз янына алдыра. Биредә Россиянең үзәк шәһәрләреннән сөргенгә җибәрелгән бик күп укымышлы кешеләр яши, Ленинградтан килгән гаять бай китапханәле гидрогеографик экспедиция эшли. Менә шушы алдынгы карашлы кешеләр белән аралашу кызның киләчәк язмышына хәлиткеч йогынты ясый да инде: аның күңелендә китапка мәхәббәт уяна, белем алу омтылышы көчәя. Әмма гаиләнең матди хәле авыр булу сәбәпле, җиденче сыйныфны бетергән кызга укуын дәвам итәргә насыйп булмый.



Фәния, радист һөнәрен үзләштереп, Бөек Ватан сугышы елларында корабльләрдә, үзәк радиостанциядә радист булып эшли. Аңа хәтта Тикси поселогы янындагы поляр станциядә кыш чыгарга да туры килә әле. Кыз бер эштән дә тайчанып тормый: кирәк икән — стена газеталары да чыгара, үзешчән сәнгатьтә дә катнаша һәм көтмәгәндә аның тагын бер таланты ачыла: табигать Фәниягә гаҗәеп матур тембрлы, киң диапазонлы көчле тавыш та бүләк иткән ләбаса! Фәния башкаруындагы рус романсларын, оперетта һәм опералардан арияләрне тамашачылар алкышларга күмә. 



1954-1964 елларда Шевчуклар гаиләсенә Магадан өлкәсендә яшәргә туры килә. Белем алуын дәвам итү уе белән янган яшь ана, карынында икенче улы — Юрийны йөрткән хәлдә, кичке мәктәпне тәмамлый һәм алга таба, Нальчик шәһәренә күченгәч, баш-аягы белән үзенең яраткан дөньясына чума — китапханәче булып эшли башлый. Биредә ул бөтен буш вакытын рәсемгә багышлый. 1966 елда инде Ка­барда-Балкар җөмһүриятенең үзешчән рәссамнары күргәзмәсендә катнаша.

1970 елда язмыш Шевчуклар гаиләсен Фәния ханымның туган ягына — Башкортостанга кайтара. Уфада әлеге тынгы белмәс ханым музыкаль-педагогия училищесында, сәнгать училищесында, Башкорт дәүләт педагогия институтының нәфис сәнгать-график факультетында эшли башлый, сынлы сәнгать буенча дәресләр ала. Дүрт ел узуга Уфа шәһәренең үзешчән сәнгать рәссамнары күргәзмәсендә катнаша.



1989 елдан бирле Фәния ханым улы Юрий белән Санкт-Петербургта яши. Кулыннан килгәнчә аңа ярдәм итә, улының гастрольләрдән кайтуын тәмле ризыклар пешереп көтеп ала. Гаиләнең иң яраткан ризыгы нәрсә дип уйлыйсыз? Әлбәттә, бәлеш! Фәния Әкрәмовна (ул шулай дип эндәшкәнгә күнеккән) шул ук вакытта иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. «Рәсем ясаганда мин бөтен кайгы-хәсрәтләремне, дөнья мәшәкатьләрен онытып торам, сәламәтләнеп, яшәреп киткәндәй булам», — ди ул. «Минем өчен иң зур бәхет — иртән күзне ачуга, җырлый-җырлый рәсем ясаучы әнине күрү», — монысы улы Юрий Шевчук сүзләре.

Шунысы аеруча куанычлы: гомере буена чит милләт кешеләре арасында яшәсә дә, Фәния ханым үз туган теленә, халкыбызның җыр-моңнарына тугры кала. Балачагында әнисе өйрәткән «Иске карурман» белән «Сарман»ны исә аеруча хисләнеп җырлый.
Фәния ханым белән әңгәмәләшү — үзе бер шатлык. Башыннан үткәннәр, сәнгать турында сабыр гына, тыныч-йомшак тавыш белән сөйләгәндә, язмышында уңай эз калдырган кешеләрне ихтирам белән искә ала ул, үзенә күркәм тәрбия биргән әти-әнисенә рәхмәт укый. Өч бала тәрбияләп үстергән ана буларак та, сәнгатьтә үз сүзен әйтергә өлгергән рәссам буларак та Фәния ханым үзен бик бәхетле саный.

Санкт-Петербург.

«Сөембикә», № 8, 2007.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шундый яхшы язма Фәния апаның соклангыч сыйфатлларга бай эчке дөньясын, интелектуаль яктан гел үсештә булган, катлаулы язмыштан да боегып калмаган милләтебезнең зәвыклы һәм зыялы, миһербанлы хатын-кызларының, якты җанлы вә сөекле аналарның рәтендә, күктәге нурлы йолдыз кебек, мәңгегә кереп калган булыр. Баш иеп тирән ихтирамымны һәм рәхмәтлләремне җибәрәм.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Спасибо маме, мне не стыдно за свое воспитание-, эйтя Ала икян

      Хәзер укыйлар