Логотип
Арабыздан беребез

ҮТКӘННӘР КАЛА ХӘТЕРДӘ...

«Штаб-квартира»ның хуҗабикәсе белән тәүге тапкыр танышканда аңа 60 яшьләр тирәсе иде. Ул чакта Әрибә апа танылган шагыйрь, композитор, Татарстан радиосында эшләгәндә бик яшьли вафат булган энесе Ләбиб турындагы матур истәлекләрне тәфсилләп сөйләп таң калдырган иде...

 Әгерҗедән 120 чакрым ераклыктагы Нарат авылына барганда эчтән генә гел бер җыр көйләдем:

Юллар, юллар, авыр булса булсын,

Тик соңгысы гына булмасын...

...Беренче тапкыр Наратка шушы җырның авторы, күренекле якташыбыз Ләбиб Айтугановның туган нигезен эзләп 1980 нче елларда килгән идем. Авыл урамында очраган абзыйдан бу йортка юлны күрсәтүен сорагач:

Әрибә апаның «штаб-квартирасы» менә шушы инде. Авылга кем килсә дә, язучымы, журналистмы, энесе Ләбибне белгән артистмы – барысы да иң беренче шушы йортка юл тота. Әрибә апаның белмәгәне юк. Наратның һәр кешесенең нәсел-нәсәбе турында сәгатьләр буе сөйли ала, – диде.

Бу «штаб-квартира»ның хуҗабикәсе белән тәүге тапкыр танышканда аңа 60 яшьләр тирәсе иде. Ул чакта Әрибә апа танылган шагыйрь, композитор, Татарстан радиосында эшләгәндә бик яшьли вафат булган энесе Ләбиб турындагы матур истәлекләрне тәфсилләп сөйләп таң калдырган иде...

Менә тагын юллар мине шушы авылга, Ләбиб Айтуганов исеме кушылган урамга алып килде. Кызлары Нурзилә һәм Нурсөя тырышлыгы белән төзелгән яңа йортында, 90 яшен тутырып, тыйнак кына көн күреп ята Әрибә апа. 1929 елда әти-әниләре Актаныш районының Иске Бикчәнтәй авылыннан күчеп килгәч, күрше авылдан 1916 елда төзелгән йортны күчереп салганнар. Айтугановлар нәселе турында матур хатирәләр саклый торган әлеге агач йорт бүген дә үз урынында. Гасыр кичергән бу йортны сүтү турында сүз кушарга да кыймыйлар, чөнки, Әрибә апа әйтмешли, үзе үк тарихи мирас бит ул.

Үзем дә уйга калдым: тиздән Татарстан Республикасы оештырылуга 100 ел була. Якынча биш гасыр элек нарат урманы эченә салынган бер татар авылының менә шушы бер йортына да – 100 ел. Кайдадыр еракта заманалар алышынган: үзәк шәһәрләрдә революцияләр кабынган, ерак җирләрдә сугышлар барган, законнар, реформалар чыккан, сәяси көрәшләр кызган, килешүләр төзелгән, үзгәртеп корулар, зур төзелешләр колач алган. Әмма аралар никадәр ерак булмасын, бу вакыйгаларның көчле давыллары Нарат авылына да килеп җитеп, кеше язмышларында, шул исәптән шушы йортта яшәүче гаилә язмышында җуелмас эзләр калдырган.

Әрибә апаның гомер юлы Татарстан күләмендәге тарихи вакыйгаларның аерым кешеләр язмышында чагылышын ачык күрсәтеп тора. Ул да шушы вакыйгаларның шаһиты гына түгел, аларда катнашучы да дияр идем. Шушы авылның тормышын, халкының гореф-гадәтләрен, рухи-әхлакый кыйммәтләрен сакларга тырышып, аларны замана үзгәрешләренә җайлап коручы-оештыручыларның берсе ул.

Гел халык арасында, халыкны агарту, рухи хәзинәләргә тарту эшендә ул.

Синең үзеңне дә Наратның тарихы, энциклопедиясе диләр бит, – дип сүземне башлыйм.

Бәләкәй чактан ук әби-бабайларның узган заманнар турында сөйләгәннәрен тыңлап тору кызык иде безгә. Үсә төшкәч, моңа аңлы рәвештә керештем. Авыл мәктәбе укытучысы Галимә апа Закирова белән 1967 елда, революциянең 50 еллыгына кулдан язып альбом эшләдек. Шуннан бирле авылда булган бар нәрсәне теркәп бару гадәтемә керде. Шул язмаларымны тәртипкә китереп, авыл тарихын яздым. Китап инде әзер диярлек, бизәлеш ягын эшлибез, – дип шаккаттырды мине Әрибә апа.

Унынчы дистәсен ваклаучы гап-гади авыл апасының мондый гаять катлаулы, җаваплы эшкә алынуына, тәвәккәллегенә, авыл вакыйгалары турында бүген дә көнен-елын, авыл кешеләренең исемен-нәселен төгәл атап сөйләвенә исең китәр. Сөбханалла, дип әйтергә генә кала.

«Республиканың 100 еллык тарихы – ул һәркайсыбызның тарихы. Безнең Нарат кебек кечкенә авыллардан туплана инде ул. Китапта үзем гомер буе җыйган мәгълүмат урын алды. Бөтен авыл буйлап фоторәсемнәр җыйдык. Билгеле, бу эшем күбрәк авылдашларым өчен, тик шунысы да бар: бәлки кемнәрдер үз авыллары турында язарга рухланыр», – ди Әрибә апа.

Әрибә апаның шулкадәр сәләтле, гыйлем иясе булуы, зыялылык сыйфатлары кайдан килгән соң? Указлы мулла нәселенең затлы бер кызы икән бит ул! Әткәсе Мөхәммәткәрам – борынгы муллалар нәселенең 26 нчы буыны. Әнкәсе Әминә дә – мулла кызы. Яшь мулла Мөхәммәткәрамны Нарат авылына мулла итеп чакыргач, аны алып кайтырга җигүле ун ат җибәрәләр. Мулла белән абыстайның бар мөлкәте ике ат чанасына сыеп беткәч, гаҗәпкә калалар. Кулларында өч бала: Нәкыйп, Ягъсуб, иң кечесе – өч айлык Әрибә. Нарат авылына күчкәч, тагын ике бала – Әдилә һәм Ләбиб дөньяга килә.

Тиздән авылга 30 нчы еллар шаукымы килеп ирешә. Иң зур гаеп, әлбәттә, социализм өчен чит элемент – муллага төшә.

Бай муллалар нәселеннән икән дип уйласагыз, бик ялгышасыз. Безнең әткәй дин юлын аңлы рәвештә сайлаган, дингә бирелгән кеше иде. Дингә каршы заманалар башланып, әткәйне кулга алырга килгәч, мулла йортында конфискация ясарлык әйбер тапмаганнар. Әткәйне Казанга алып китеп япканнар. Нарат халкы мулланы шулхәтле хөрмәт иткән, күрәсең, әткәйне төрмәдән чыгаруларын үтенеп хат юллаган. Безнең бәхеткәдер инде, әткәйгә шартлы срок биреп кайтарып җибәргәннәр. Әткәй, кайткач, безнең киләчәк өчен кайгырып, дингә кагылышлы язмаларын мәчеткә кертеп куйды, – дип хәтер йомгагын сүтә Әрибә апа.

Әмма биш баланың әтиле гомере кыска була. Күп тә үтми илгә-көнгә, шул исәптән бу гаиләгә дә Бөек Ватан сугышы фаҗигасе килеп кагыла. Ишле гаилә башлыгы ике улы белән сугышка китә. Өч ир-егетнең берсе – Нәкыйп абыйлары гына, фронтта бер аягын калдырып, исән кайта. Гаилә өчен җаваплылык авыру әнисенең иң зур таянычы булып калган олы кыз җилкәсенә төшә. Укырга теләге зур була, әмма кая инде авыру әнисен, аның күзенә карап торучы кече туганнарын ташлап калага китү... Сеңлесе Әдилә белән энесе Ләбибне укытып кеше итә, үзенә югары уку йортларында уку бәхете тәтеми. Сугыш елларында 13 яшеннән колхозда эшләүдән башланган хезмәт юлы 56 (!) елга сузыла мулла кызының.

Тарихның тагын бер сәхифәсенә – сугыштан соңгы авыр елларга килеп җиттек... Илне аякка бастыруга Нарат авылы кешеләре дә үз өлешен кертә. Яшь чагында ук нинди генә җаваплы эшләр башкармаган Әрибә апа: заем җыючы, комсомол, аннан – партия оешмасы җитәкчесе, агитатор, пропагандист, лектор, депутат – бушлай җәмәгать эшләре. 1946 елдан – уку йорты (избач) мөдире. 1947 елда – 18 яшьтә – депутат, ике авылны берләштергән авыл советы секретаре булып 12 ел эшли. 1960 елдан – клуб, 1966 елдан – китапханә мөдире. Авылның уңган, юмарт, кешеләргә ярдәм кулы сузарга ярата торган агроном егете Нуруллага кияүгә чыккач, яшьлек хыялын өлешчә чынга ашыра: Алабуга мәдәният-агарту училищесын читтән торып тәмамлый.

Китапханәне беренче көннән үк үзе оештыра, фондына 7000 китап җыя. Авылдашлары китапханәдәге китапларны «Әрибә китабы» дип йөртә башлыйлар һәм ул елларны әле дә сагынып искә алалар.

Китапханәдә озын чират тезелә иде. Әрибә апа өлкәннәрдән дә, балалардан да китапның кыскача эчтәлеген сөйләтмичә яңасын бирми. Ык-мык килеп торсаң, яхшылап укыгач китерерсең, дип, китабыңны кире тоттырып җибәрә. Әдәби китап уку көндәлек эш кебек иде безнең өчен. Китапханәдәге кайсы гына китап турында сорасаң да, шунда ук кызыксындырырлык итеп сөйли башлый ул. Киштәләрдәге җиде меңләп китапны ничек укып өлгерде икән ул дип әле дә аптырыйбыз. Аның да бит җилкәсендә авыл хатынының мең төрле мәшәкатьле гаилә тормышы... Авыл кешесе көн саен диярлек китапханәгә кич утырырга җыела. Әрибә апа ил, республика, район хәлләре белән таныштыра, теге яки бу мөһим вакыйганы җентекләп аңлата. Китап алырга гына түгел, эч серләрен уртаклашырга, гаиләдәге хәлләргә төпле киңәш алырга да Әрибә апа янына килделәр. Аның белән серләшеп-сөйләшеп алганнан соң, күңеленә дәва табасын һәркем белә иде. Ир белән хатынны, егет белән кызны татулаштыручы да ул булды, – дип искә ала ветеран мөгаллимә Халисә апа Хәлиуллина.

Авыл халкы катнашында куелган концерт-кичәләрне, Сабантуйларын, клубтагы бәби туйларын, хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү, яшьләрне беренче буразналарына, армиягә озату бәйрәмнәрен, спектакльләрне оештыруда Әрибә апа башлап йөри, клуб мөдирләренә гел ярдәмгә килә. Сценарий язучы да, режиссер да, халыкны сәхнәгә тартучы да була. Басуларда, фермаларда агитбригада белән концертлар кую, халыкара хәлләр турында лекцияләр уку, стена газеталары чыгару... Суд утырышчысы, халык дружиначысы, ревизия ясаучы – санап бетергесез җәмәгать эше алып бара. Барысына да өлгерә, барысына да күңел җылысын сала.

Әрибә апабызның оештыру сәләте көчле. Бик оста психолог, халык педагогы ул. Шуңа күрә аның «штаб-квартира»сыннан әле дә халык өзелми. Олының да, кеченең дә күңеленә ачкыч таба белә. Шул ук вакытта гомер буе туры сүзле, гадел булды. Колхоз җыелышларында теге яки бу карарны кабул иткәндә халык еш кына колхоз рәисеннән бигрәк, Әрибә апа фикеренә таяна иде. Акны кара димәгәне өчен түрәләр арасында аны өнәп бетермәүчеләр дә аз булмады. Әмма аның белән бар да санлашты, – ди авылның ветеран мөгаллимәсе, Әрибә апа белән бергә авыл тормышында кайнаган елларын искә алып.

Әрибә апа китапханәдә өзлексез 30 ел эшләп пенсиягә чыга да... авылның балалар бакчасында тәрбияче булып тагын сигез ел эшли. Җәмәгать эшләре, әлбәттә, дәвам итә. Чөнки нәкъ шул вакытта үзгәртеп кору чоры башлана, колхозлар таркала... Авыл тормышын яңача коруда да актив катнаша ул.

Хәзерге вакытта да Әрибә апа вакыйгаларга турыдан-туры катнашмаса да, һәрнәрсәдән хәбәрдар, күзәтеп-теркәп бара, авылның киләчәге өчен борчыла.

Шунысын да әйтик, Әрибә апа – авылда мәчет төзүне оештыручыларның берсе. «Мулла кызыннан башка мәчет төзеп булмас дип уйладым», – дип шаярта ул. Мәчет 2006 елда, элеккеге урынында – мулла йорты каршына төзелә. Әрибә апа бүген, бәләкәй чагындагы кебек, һәр иртә тәрәзәдән мәчет манарасына карый.

Язмыш бу көчле, укымышлы, булдыклы хатынны да гомере буе сындырырдай итеп сыный: якын кешеләрен күп югалта ул. Ире Нурулла абый да 48 яшендә мәңгелеккә китеп бара. Ничек кичергәндер... Гел кеше арасында, гел эштә булуы ярдәм иткәндер, мөгаен.

«Авыр чакларымда авыл кешеләре гел ярдәм итте, хуҗалык эшләрендә булыштылар. Барысына да чиксез рәхмәтлемен», – ди Әрибә апа.

Яшьлегемдә зур шәһәрләрдә укый алмавым гомерлек үкенеч булды. Тол булсам да, ике кызымны да укытырмын дигән максат куйган идем, – дип искә ала ул.

Максатына ирешкән, шөкер, кызлары йөз аклыгы, горурлыгы бүген. Нурзиләсе Удмуртиядә Республика салым идарәсендә җитәкче урыннарда эшләп, ялга чыкты. Нурсөясе Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең ярдәмчесе, танылган җурналист, берничә китап авторы. Оныгы Нәргиз дә Айтугановлар нәселенең дәвамчысы, горурлыгы булырга охшаган. Өч-дүрт чит телдә иркен сөйләшә. Англиядә белем алды, мәдәни мирас белгече.

«Әниегезгә яңа йортны Казан тирәсенә саласыгыз калган, кайтып йөрергә дә якын булыр иде», дип әйтүчеләргә җаваплары әзер: «Туган нигезне ташлап китүне әни дә, без дә күз алдына китерә алмыйбыз. Безне шушы бабайлар нигезенә бәйләп, үзенә тартып торган кадерле җепне ничек өзәсең инде?!» Дөрестән дә, тарихка кереп калган зыялы Айтугановлар нәселе нигезе бит ул. Әнә энесе Ләбибнең кызы, танылган шәхес, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова да балачагыннан бирле, җае чыккан саен, әтисе йөргән сукмакларны, Әрибә апасын сагынып, балаларын ияртеп Наратка кайтып йөри.

...Нараттан кузгалып киткәч, Ләбиб Айтугановның шушы юлларда язылган тагын бер җыры искә төште:

Күңелемнән чыкмый һич тә –

Истә, туган як истә...

 

Галерея

Теги: Хозяйка села авыл хуҗабикәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар