Логотип
Арабыздан беребез

Үткән белән көткән арасы

«Гомернең шундый рәхәт чоры – кыйбла инде тәгаенләнгән», – ди ул. Хәер, аның кыйбласы инде күптән аныкланган булган: «Тәртип»не саклап калу, яшәтү өчен бу кадәр көч түгәр идеме югыйсә?! Ана арыслан баласын яклагандай... Республикадагы иң билгеле журналистларның берсе – «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә ИСМӘГЫЙЛЕВА белән журналистикада ул салган сукмак, узган юл, яулаган үрләр хакында сөйләшәбез. Дөресрәге, татар халкын «Тәртип»ле итү хакында.

«Гомернең шундый рәхәт чоры – кыйбла инде тәгаенләнгән», – ди ул. Хәер, аның кыйбласы инде күптән аныкланган булган: «Тәртип»не саклап калу, яшәтү өчен бу кадәр көч түгәр идеме югыйсә?! Ана арыслан баласын яклагандай... 

7 май – Радио көне, 19 май – Татарстан матбугаты көне. Бу сөйләшү шул уңайдан да. Республикадагы иң билгеле журналистларның берсе – «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә ИСМӘГЫЙЛЕВА белән журналистикада ул салган сукмак, узган юл, яулаган үрләр хакында сөйләшәбез. Дөресрәге, татар халкын «Тәртип»ле итү хакында.

Журналист булу теләге кайдан туды синдә? Моңа берәр этәргеч булдымы? 
– Журналистикага килү юлым шактый урау минем... Яшел Үзән районының Күлбаш авылында, биш балалы гаиләдә туып-үстем. Әти-әнием гап-гади кешеләр дисәм, дөрес үк булмас. Икесе дә җиде генә класс белемле, әмма искиткеч гыйлемле, бары тик алга таба белем алу мөмкинлекләре генә булмаган. Әти мәрхүм алтын куллы иде. 62 яшендә үк китте ул безнең... Мин аның беркайчан ашыкканын, ачуланганын, ярсыганын хәтерләмим. Әни бик тырыш, җиңел куллы кеше. «Үссә – үсте, үсмәсә – юк» дип, җиргә төрткән орлыктан да җыеп бетергесез уңыш ала ул. Тегү-бәйләүгә дә оста, яшь вакытта чиккән, челтәрләп бәйләгән әйберләрен күрсәң шаккатарлык. Сүзгә осталыгын әйтеп тормасам да була. 

Аллага шөкер, бик бай кеше мин. Һөнәрләре иҗат белән бәйле булмаса да, миннән күпкә яхшырак шигырьләр яза алучы (әмма, кызганыч, язмаучы) апам, бернинди музыкаль белемнәре булмаган килеш өздереп гармунда уйнаучы абыем белән энем, биегәнен күргән бер кеше: «Кайда укыдың?» – дип сорый торган оста биюче сеңлем бар минем! Безнең өйдә бер-береңә гади сүз белән генә җавап бирү юк иде. Гомумән, авылыбыз җор телле – чит кеше тыңлап торса, аңламаска да мөмкин. Дәү әти – әнинең әтисе, кеше турында нидер әйткәнеңне ишетсә: «Хата булса, хатаны орма йөзгә, хатасыз бәндә булмас, хактан үзгә», – дияр иде. Икенче дәү әтием ике генә ел булса да Казанда мәдрәсәдә белем алган – бу да эзсез узмаган. Әтинең безне русчага ничек өйрәтүен генә күр: «Юл – дорога, сыер – корова, ат – лошадка, бүрек – шапка, борын – нос». Шигъри рифмалар миңа шул яктан килгән... Аз гына шуклансак, әни: «Берәү сине карап торса, «акыл дигән шәрифтер, күп кешедә зәгыйфьтер», дип әйтә инде, кызым», – дип оялта иде. Бер кунак китеп өлгермичә, икенчесе килеп керсә: «Аяк урынына – тояк, Гайнетдин урына Шияп», – дип көлдерәләр иде. Аларның Тукай сүзләре, халык мәкальләре, хәдисләр белән сөйләшүен педучилищега кергәч кенә аңладым. 

Кечкенәдән йә табиб, йә хәрби кеше булам дип үстем. Әнинең бертуган энесе хәрби иде, безгә пилотка, чалбар, күлмәкләрен җибәрә – миңа ул киемнәр шундый килешә кебек иде... Ярый, мәктәпне тәмамладым. Медицина институтына керә алмаячагымны чамалыйм, тик ак халат та бик киясе килә. «Керсәң, югарырагына кер, кермәсәң, башка җирдә вакыт уздырып йөрмә», – дип, әни медицина училищесына юлны ябып куйды. Кәеф төште... Классташларыма ияреп, документларны ветеринария акаде-миясенә тапшырып кайттым. Барыбер табиб булам, имеш. Бу да ошамады... Тоттым да совхозга, яшелчә бригадасына эшкә чыктым. Минем холыкның да нинди икәнен белә-ләр: әти белән әни дәшмәде. Ә эчләре пошкан, күрәсең. Үзем укыган Карагуҗа мәктәбе директоры Илдар абый белән әти август ахырында кәбестә басуыннан килеп алды дисәм дә була. 3 нче класслар укытучысыз калган икән... Бертуган апам укытучы: ул мине өйрәтте, мин – балаларны. Педучилищега укырга кергәч кенә аларга күпме әйберне өйрәтеп бетермәгәнемне аңладым... 

Училищены тәмамлауга, документларымны университетка, татар бүлегенә тапшырдым да, кияүгә чыктым һәм... укымадым. Декрет ялыннан соң эшкә, үзем укыткан 14 нче гимназиягә түгел, ә «Госмания» мәдрәсәсенә тәрбияче булып чыктым. Шәкертләр кайтып киткәч, ике катлы мәдрәсәне җыештырып та чыгарам. Авыл баласының шул бит инде аның – торыр җир кирәк. Бүлмә өчен дип ирем слесарь булып эшкә урнашты, ә хезмәт хакы аз. Идән юганга кимсендем дия алмыйм, әмма өйгә кайткач, «Дулкын» радиосыннан Дилбәр һәм Илдус Фәизләрне тыңлаганда: «Дөньяда бәхетле кешеләр бар соң», – дип уйлыйм. Идәнне бөтен кеше юа ала бит аны... Журналистиканың нәрсә икәнен белмим, әмма шигырь сөйләргә ярата идем. Район смотрларын алып бардым. Сәхнә артында бер малайның: «Тагын Левитан чыга», – дип әйтүен ишеткәч кенә алып барудан баш тарттым. Кыскасы, «алып баручыга конкурс уздырабыз» дигәч, тәвәккәлләдем... Нәкъ конкурс башланган минутка барып кердем «Дулкын»га. 16–17 кеше утыра, барысы да матур киенгән. Ә мин чыгарылыш кичәсенә алган костюмымнан. Соңрак башка күз белән карагач кына тынычландым: матур булган ул... Текст укытып карадылар, факстан килгән яңалыкны тәрҗемә иттерделәр, шигырь сөйләттеләр. Һәм шулкадәр кеше арасыннан мине сайладылар! Курыкканнарым! «Югары белемем дә юк, тәҗрибәм дә, әле эшем дә бар иде. Тагын берәр кеше алыгыз», – дим. Август башы иде ул. Мин ул айда 20 көн туры эфирга чыкканмын! 

Илдус Фәизгә рәхмәт, үзе «Дулкын» белән арасын өзеп, эштән китеп бара, үзе миңа киңәш бирә: «Тавышың әйбәт, тик син бит сәхнәдә түгел, пафос белән сөйләмә. Һәркемнең күңеленә үтеп керерлек итеп, колагына гына әйткән кебек итеп сөйләргә – гипнозчы кебек булырга тиешсең», – диде. Белемем җитми икән, дидем һәм 25 яшемдә, читтән торып журналистика бүлегенә укырга кердем. Ирем укуыма каршы иде. Бала кечкенә иде бит... Холкым шундый: үсәр өчен миңа киртә кирәк. Һәм шул киртәне куючы миңа баскыч та куйганын аңламый. Тулай торакта яшәгән чагыбыз: өйдәгеләр яткач, ут кабызып утыра алмыйсың, коридорга чыгам да, дәфтәрләремне бәрәңге ящигы өстенә җәеп салам... 

«Бер җылы сүз» дигән тапшыру башладым: тыңлаучылар бер-берсенә бер сәбәпсез җылы сүзләр әйтәләр. Хатлар ява! «Җәлил хәзрәт вәгазьләре» дигән китаплар чыккан чак: шулар буенча тапшырулар оештырам. Яраталар! 

Ике елга якын эшләгәннән соң, «Татар радиосы»на күчтем. Дөресрәге, 70 кешелек конкурсны узып кердем мин анда. Тормышның яңа этабы башланды. 13 елга сузылды ул. Ә «Тәртип»кә килү... Күңел тартылуы булган инде ул минем. «Татар радиосы»нда эшләгәндә Алмаз Миргаязов белән еш кына «Угадай мелодию» уйный идек: кайсыбыз элеккеге җырларны яхшырак белә? Ул да минем кебек стена радиосы тыңлап үскән. 

Кем әйтмешли, тарих дөрес язылырга тиеш, «Тәртип»нең тамыры тирәндәрәктер, дим мин. Чөнки инде 2002 елларда ук Камил Мансур улының чын күңелдән хыялланып: «Эх, халкыбызның әүвәлге җырларын, милли мирасын кире кайтарырга иде! Әгәр мөмкинлегем булса, «Тәртип» дигән радио ачып, тәртип урнаштырыр идем!» – дигәне хәтердә калган... 

Халык өчен мөһим бу хыялны Марат Рөстәм улы тормышка ашырды дияр идем. «Тәртип»нең уңыш сере шундадыр: беренчедән, халык сусаган җырлар, һәр тапшыруның алып баручысы итеп берәр күренекле шәхесне чакыру; икенчедән, радионы ачкан иганәчеләребезнең безгә бер башлангычыбызда да комачау итмәве. Киресенчә, булыштылар гына: шәхесләрне чакырабыз һәм тапшыруда катнашкан өчен аларга берәр мең сум гонорар түлибез. 2014 ел бу! Кем күргән моны?! Халык көткән, тансык радио иде «Тәртип». Бер буын җырчылар беркайда яңгырамый башлаган иде бит: Зөһрә Шәрифуллина, Искәндәр Биктаһиров, Фердинанд Сәлаховлар... Алар эфирга кире кайтты. Радиода азан яңгырый башлады! Әйе, халык күңеленә гөрләп барып кердек без. Бүген дә шаккатып искә алабыз Ләйлә Ялалова белән. Ике кеше 10–15 кеше башкарасы эшне алып барганбыз. Шәхси тормышта да минем өчен шактый катлаулы чор булган ул. Ирем ул елны производствода имгәнде – лифт шахтасына егылып төште. Операция арты операция ясадылар: бер аягын кисәкләрдән җыйдылар. Ярты ел коляскада утырды, яңадан йөрергә өйрәнде. Бу хәлне кайнанам бик авыр кичерде: шикәре һәм кан басымы берьюлы күтәрелеп, аны табиб-ларга йөртәсе булды. Ул елны олы улым 11 нче классны тәмамлады, кечкенәсе мәктәпкә керде. Иремнең эш урынында имгәнгән икәнен раслар өчен генә дә ике елга якын суд юлын таптадык.. 

Һәм шундый сынаулар аша аяка бастырган радионы ябарга дип хәл итәләр... «Тәртип»кә үз ешлыгын биргәч, сине башына яулык япкан, диделәр... 
– Әйе, яптылар... Сәбәбен белмәдек. Иганәчеләр шулай хәл итте – ул эшләгән ешлыкны Мәскәүгә саттылар. Әмма без моның белән килешмәдек. Халык килешмәде... «Тәртип»не саклап калырга кирәк», – дип, ул көннәрдә 10 меңнән артык имза гына җыйдылар. Сөйләсәм, бик озак... «Тәртип» дүрт ел буе кунак форматында «Болгар» радиосында һәм... минем кухнямда эшләде. Бу авырлыкларны күтәрешкән гаиләмә – иремә, балаларыма рәхмәт. Кунакның кадере өч көн бит аның – «Тәртип»кә дә кайчан да булса башка чыгарга кирәк иде. Мин югарыга язган хатларның исәбе-саны юктыр... Күз яшьләремнең дә. Хатын-кыз бит инде... Өмет өзелә язган бер мәлдә: «Әгәр «Тәртип»кә аерым ешлык бирсәләр, башыма яулык ябар идем», – дидем шул. Бирделәр бит ешлыкны! Ишеттеләр! Документларны Илшат Әминов белән бергә әзерләдек. Президентка да бергә кердек. Ешлыкны алгач, яулык искә төште, билгеле. Тик... бәйлисе килә дә, килми дә... Аннан мин аны оныттым – эшкә чумдым. Ә бер көнне колагым сызлый башлады. «Ашыгыч ярдәм» хастаханәгә алып китте. Бернинди сәбәп тапмадылар. Аның каравы, мин таптым. Нәзер кебек әйтелгән булган бит... Инде яулыкны гомер буе бәйләгән кебек хәзер. 

Тыңлаучы сезнең йөзләрне күрми, тавышыгызны гына ишетә. Әмма журналистның кәефе ничек икәне, аның йөзендә елмаю бармы-юкмы икәне эфирда чагыла дип уйлыйсыңмы?
– Елмаеп сөйләү бөтенләй икенче төрле ул... Тик елмайсаң да, кәефең булмавын якыннарың барыбер сизә. Әни, апалар... Ул тавыш тембрына чыга. «Дулкын»да эшләгәндә авырып киттем. Бер сәбәпсез... «Татарстан» радиосы дикторы Тәлгат абый Хаматшинның әйткән сүзләре искә төште шунда. «Сез, радио хезмәткәрләре, аңламыйсыз гына. Үзегезне күрмәсә дә, тыңлаучы энергиягезне ала. Шуңа күрә үзеңне ниндидер бер кысага кертергә, бөтенләй ачылып бетмәскә кирәк», – дигән иде ул. Мин моны еш сизәм. Дүрт сәгать эфирда эшләп чыгасың. Әйтерсең шахтада күмер чапкансың! Тик үзгәреп тә булмый. Тәлгат абый үзе дә үзгәрә алмагандыр... Тыңлаучы сине ихласлыгың, күңелеңне ярып салуың өчен ярата. Шул очракта гына ул сиңа ышана. Радио аша яңгыраган сүзнең көче исә зур аның. «Дулкын»да эшләгәндә шундый очрак булды. Котлау җибәрүче, кем кемне котлаганны гына күрсәтә, текстка «итне», гадәттә, син кундырасың. Бер ир-атны шулай юбилее белән котлаганмын.

Аны дөньядагы бер яхшы кеше итеп мактаганмын. Ул, чынлап та, әйбәт кеше булган, тик соңгы вакытта салгалый башлаган. Радионы тыңлаганда ул бик оялган, хәтта елаган һәм... эчүен ташлаган. Милләтне саклап калу өчен дә иң кулай корал дип саныйм радионы. Радио гел тамчы кебек тамып тора һәм әкрен генә күңелләргә сеңә. 

Ризәлә Исмәгыйлева, Радио «Тәртип», «Тәртип» радиосы

Тәртип»нең бүгенге коллективы: (сулдан-уңга) Алмаз Сәйфет-динов, Ләйлә Ялалова (Гыймадиева), Айсылу Лерон, Ризәлә Исмәгыйлева, Ләйлә Шаһиева, Айваз Садыйров.

Иң кызык, иң кирәкле сүзләрне спикер «микрофон сүндерелде» дип уйлагач сөйли башлый, диләр... 
– Нәкъ шулай! «Чакырылган кунак» тапшыруын без өчәр сәгать яздыра идек. Шәхесләр үзләре исән чакта, архивка аларны мөмкин булганча күбрәк сөйләтеп каласы килә. Илһам абый Шакиров белән дә тапшыру эшләдек шулай. Микрофонны сүндерүгә ул китте сөйләп, китте сөйләп... Микрофоннан куркучылар, аның алдында югалып калучылар да юк түгел. «Болгар» радиосында утырганда, ул тапшыруны туры эфирда алып бардым. Иркенәеп сөйләшә генә башлыйсың, вакыт бетә дә китә. Сүзнең иң тәмле җирендә! Кайбер кунакларны хәтта Әлфинур апа Хисамига алып кереп, эфирга сыймаган фикерләрен студиядә кабат яздырып ала идек. Аннан тапшыруның кабатлау чыгарылышында ул фикерләрне дә өстим. 

Бүген һәркем үзенчә журналист. Социаль челтәрләрнең берсенә теркәлә дә, яза башлый... 
– Журналистлар – башка камырдан алар. Аларга барысы да кызык, һәммә нәрсәдә гамьнәре бар. Укыганда, безнең группага дәрескә керергә укытучылар шүрли кебек тоела иде миңа. Көндезге бүлеккә конкурстан узмаган көчле яшьләр байтак иде арабызда. Укытучыга сорау яудыралар. Бертуктаусыз! Укып бетереп, «Тәртип»тә эшли башлагач, безнең хакта басылган беренче язмаларны кулыма алгач, йөз кат инандым – бөтен кеше журналист була алмый. Университетта укыганда бик күп нәрсәгә өйрәндем, әмма журналист булып туалар икәнен дә аңладым... Әдәби тел белән хатасыз язучылар бар, әмма чын журналист аның ун җөмләсен бер җөмләгә сыйдыра да бетерә. Ә инстаграмда бигрәк тә кыска-оста язу кирәк. Кызганыч, чын журналистлар гына бүген бик аз калып бара. Күпләренә сенсация гына кирәк.  

Интервью алырга теләгән кешеләрең бармы? 
– Минтимер Шәрипович белән сөйләшәсем килә. Рөстәм Нургалиевичның әнисе турында тапшыру эшләү теләге бар. Бер дигән шәхесләр тудырып, тәрбияләп үстергән ана хакында халык белергә тиеш дип уйлыйм. Ә җырчылардан, үзем дә белмим, нишләптер, Салаваттан шикләнәм. 20 елдан артык радиода эшләп, тапшыруга чакырырга ничә мәртәбә талпындым, тик телефон номерына карап утырудан узган юк. 

Ксения Собчак күптән түгел 17 ел төрмәдә утырган бер маньяктан интервью алды. Тамашачы икегә бүленде: кемдер журналист яклы, кемдер аңа кискен каршы... Ничек уйлыйсың, начар мисал белән халыкны тәрбияләп буламы?
– «Не судите, да не судимы будете», ди руслар...Язмышын, ул көнгә нигә төшкәнен, бу адымга нигә барганын белмичә, берәү турында да начар фикер әйтергә ярамыйдыр. Берәү дә анадан начар булып тумый бит. Каядыр башы бар бу фаҗиганең. Менә шуның төбенә төшеп карау, тормыш нигә аны шушы хәлгә китергәнен, кырыслатканын, хәтта явызландырганын ачыклау башкалар өчен, чыннан да, гыйбрәт була ала. Кеше ялгышларында өйрәнү дә кирәк кайчак...

Бала белән декрет ялында утырган чагым. Урамга һава суларга чыгуга, яныма гел бер эчкече хатын килә. И-и, сөйләшәбез моның белән! «Ку, нәрсәгә кирәк ул сиңа!» – диләр... Казан авиация институтын тәмамлаган булып чыкты ул, хәтта студентларга үзе белем биргән. Өендә бернәрсәсе диярлек калмаган – сатып эчкән, ә бер стена тулы китаплары исән! Журналист психолог та бит ул. Ярдәм итәргә өмет бар иде кебек, тик кинәт юкка чыкты...

Берәүне дә бернәрсә өчен дә гаепләмәскә яши-яши генә өйрәнәсең. Беркайчан ашыгыч нәтиҗәләр ясарга ярамый: иртәгә үзеңне ни көткәнен белмисең. Заманында җитәкчелек белән дә килешмәгән чакларым бар иде. Хәзер үзем шул урындыкта утырам менә. 

Иң авыр интервью дип кайсысын атый аласың?
– Бәлки авыр түгел, җаваплы дияргәдер? «Татар радио»сына килгәч, «Язмыш» дигән тапшыру эшли башладым. Максатым – кеше язмышларының гыйбрәтле өлешләрен эфирда күрсәтеп, башкаларны зарланмаска өйрәтү иде. Аны бик тә Фәнис абый Яруллиннан башларга теләдем. Редакциябез исә җиденче катта – лифт кичен, бу тапшыру эфирга чыккан вакытта инде эшләми. Димәк, Фәнис абыйны студиягә китереп булмаячак... Юлын таптык – телефон аша сөйләштек. Нәкъ мин телә-гәнчә җылы, гыйбрәтле әңгәмә килеп чыккан иде. Фәнис абый, шигырьләремне анализлап, әле һаман дөнья күр-мәгән китабыма кереш сүз дә язган иде. 

«Әйе» яки «юк» дип кенә утыручы әңгәмәдәшләр дә очрый, җавапларны сытып кына чыгаручылар. Әйе, авыр... Аның турында алдан өйрәнгәнеңне сөйләп чыгасың инде андый чакта.

Безнең эштә янып бетмәс, арып туктамас өчен каяндыр көч алу мөһим. Менә ул көчне кайдан аласың?
– Хәләл туйлар, никахлар үткәрәм, шулардан энергия алганымны күптән аңладым. Андый алып баручылар юк заманда ук тотынган идем бу эшкә. «Туган авылым»да көрәшче Мәдьяровлар үткәргән беренче хәләл мәҗлес истә – җырлап, уйнап, биеп туймадылар. Исерткеч эчемлексез табыннар күргән юк иде бит әле, шаккаттым... Алтын туйлар үткәрергә яратам! Күпме гыйбрәт аласың! Лиюдә исемле апа алтын туйларында: «Гомере буе кешеләрне бары яхшылык белән җиңдем. Оятларыннан үзләре миңа яхшылык эшләр дәрәҗәгә җиткерә идем аларны», – дип сөйләде. Болгардан иде ул, гомер буе урман хуҗалыгында эшләгән. Хуҗалар алышынып торган, ә ул гел үз урынында калган... Никах мәҗлесләре алып бару да көч бирә. Анда гел яхшы сүз, анда гел дога... Аннан елга бер булса да концерт алып барырга кирәк миңа. Сәхнәдә басып торганда энергиянең дулкын-дулкын булып килгәнен сизәм... Авыл да көч бирә! Бакча! Җир! Әмма үз өебез дә, бакчабыз да хыялда гына әлегә. Икебезнең дә туган авыллар шәһәргә якын, әниләр ялгыз булгач, ике авыл арасында йөреп олыгаеп киләбез... Гаилә дә бирә ул көчне. Язмыштырмы, балаларны тәрбияләп утырырга вакыт беркайчан булмады инде минем. Эшләдем, эштән соң тамада булдым. Әмма алар сине кабатлаганын, олы улым өйләнеп, туй ясаганда аңладым. Чын милли туй оештырдылар Инсаф белән Илсинә. Мин хыялланганча! Үзләре белеп! Болай гына яшәлмәгән, бик күп нәрсә аларга да күчкән икән... «Тәртип» радиосы туктап торган арада, хәләл мәҗлесләр оештыручы «Ихлас» бәйрәм агентлыгы ачкан идем. Тик ул эшләп китсен өчен, үз улымның туен күрү кирәк булган бугай. Никах-туй мәҗлесләрендә гореф-гадәтләребез киләчәккә тапшырыла, шуңа да аларга җитди карарга кирәк... Абыйсы үрнәгендә икенче улыбыз да үсеп килә. Берәү әйткәндәй, телиләрме-юкмы, әмма безнең өйдә сыйфатлы музыка гына тыңлыйлар. «Тәртип»тә яңгыраган теләсә кайсы җырга кушылып җырлап җибәрә ул да. Әйе, барысы да гаиләдән башлана. Өметләребезне, иншалла, төпчегебез дә аклар... 

Ризәлә Иәгыйлева, Радио «Тәртип» 

Кода-кодагыйларыбыз да, шөкер, үзебезгә тиң кешеләр.

Үземне Алланың яраткан бер баласы дип саныйм. Юлларның бераз урау булуы бары тик үземнең тәҗрибәм җитмәүдән киләдер, акыл туплау, үсү өчен генәдер... Үткәнемә карасам да, бүген дә юлымда гел ярдәмчел кешеләр, зыялы олпат шәхесләр минем. Язмышка ышанам. Бернинди таныш-белеше булмаган авыл баласы, калага килеп, укып, татар телендә сөйләүче шундый радиоларда эшләсен әле! «Тәртип»нең яңадан халыкка кайтуы да – могҗиза. Алланың рәхмәте!

20221 ел.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    2

    "тәртип"гел эшләп утыра, бик ошый, җырларын ике нотадан белеп алам, азаннар өчен зур рәхмәт сезгә.

    Хәзер укыйлар