Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Татар җыры»нда иң матур күлмәк кемнеке иде?

Быелгы «Татар җыры»да катнашкан артистларның күлмәкләрен кем сайлаган?

Күлмәк тикшерү әллә ничек, бигүк килешеп бетмәсә дә, кызык өчен генә сорыйсы иттек әле. Гел-гел җитди нәрсәләр дә туйдыра, артистларның күлмәк-күнчекләрен дә тикшереп алыйк, дидек.

Бу күлмәкләрне артистларга кем сайлашкан, дизайнеры кем, күпмегә төшкән? Кемдер яшереп торады, ничек бар, шулай сөйләп бирде, кемдер, әйдәгез инде, күлмәк тикшермик әле, дип сөйләүдән бөтенләй дә баш тартты.


Тамашачылар «Татар җыры»ның даими алып баручысы Гөлназ Сәфәрованың ике бүлектә ике төрле күлмәк киеп чыкканына игътибар итми калмагандыр. 



Күлмәкләре турында Гөлназ үзе болай дип сөйләде: «Ике күлмәкне дә Алинә Бәдретдинова сайлады. Ул безнең «Татар җыры»ның стилисты. Беренчесен – беж төстәгесен, без Мәскәүгә кадәр барып алдык. Башта бик озаклап эзләдек, төрле-төрлеләрне киеп карадык. Бу күлмәкне Израиль дизайнеры теккән. Вак-вак ташлар белән бизәлгән, ул ташларның һәркайсы кулдан тегелгән. Диор сеткасы кулланылган (дөрес әйттем микән – Г.З.). Бәясен әйтергә ярамас инде, сер булып калсын.

Ә теге шәмәхә күлмәкне (фуксия төсе дисәң дә буладыр) Казандагы затлы киемнәр сатыла торган бер кибеттән таптык. Аның да исемен әйтмим, реклама булмасын. Анысы Лондоннан кайткан күлмәк».

 

Иң истә калырдай костюмнар җырчылар Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнеке булгандыр мөгаен.



Инде ничә ай кояшны күрмәгән боек күңелләр алар кызыл-сары төстәге ачык, җете костюмнан килеп чыккач, шатланып куйды хәтта. Сәхнәгә кояш үзе чыккандай булды. «Кем уйлап тапты?» – дигәнебезгә, Салават болай дип җавап бирде: «Костюмнарыбызга игътибар иткәнегез өчен рәхмәт. Образларыбызны без үзебез уйлап табабыз. Безнең өчен образ уйлап, төсләр, модельләр сайлый торган аерым кешебез юк. Барысы да үзебез уйлап тапкан образлар.


 

«Татар җыры»нда башкарган җырыбыз шаян, дәртле, хисле иде бит. Андый җырга киеме дә җетерәк, заманчарак булырга тиеш дип уйладык. Кызыл сары төс бу җырга бик тә килешеп тора. Бу беренчедән.

Икенчедән, андый төс быел бик модада. Без әле анысын уйламаган да идек. Шушы 16 декабрь көнне Ани Лоракның да клибы чыккан. Ул да кызыл сары төсләрдән. Шул ук көнне Ольга Бузова да ТНТ каналындагы «Танцы» проектында әфлисун төсле киемнән чыгыш ясаган. 16 декабрь көнне әфлисун төсе сәхнәдәге иң популяр төс булып чыкты. Шулай итеп, уйламаган җирдән без дә трендка эләккәнбез.

Костюмнарга килгәндә, безнең күп алар. Барысы да 100 процент уңышлы дип тә әйтә алмыйбыз. Кайбер киемнәр хәтта сәхнәгә чыкмый да калгалый. Әмма аларның барысы да безнең өчен кыйммәтле. Аларның һәммәсен без уйлаган, без эшләгән. Сәхнә киемнәребез өчен аерым бер бүлмә дә булдырдык. Кайбер костюмнарыбызны яшь, талантлы җырчыларга бүләк итәргә дә уйлыйбыз. Андый утызлап киемебез бар».

 

Иркәнең дә күлмәге бик үзенчәлекле иде.



Җәйге болынга да охшаттылар аны, башкача да бәяләделәр. «Татар җыры»ның үз стилисты дә бар иде. Күлмәкне исә миңа дизайнер Рөстәм Исхаков текте. Тукымасы Дольче Габбананыкы. Фасонын икәү сайладык. Белмим, сәбәбе нәрсәдәдер, әллә яшь бара инде, әллә башкамы – артык ачык киемнәр киясем килми. Изүе ачык күлмәкләр дә күңелемә ятмый. Костюмны мөмкин кадәр ябык булсын дидем. Күлмәген цертта кигән киемнәре хакындабик арзан да, котчыкмалы кыйммәт тә түгел. Концертта 600 мең сумлык кием киеп катнашучылар да булган. Кешенең ничә сумлык киенгәнендә минем эшем юк, аларга комментарийлар бирәсем килми. Минеке менә шулай. Концерттан соң кайберәүләр комментарийда яздылар: «Бераз кызыграк күлмәк кияргә иде», – диделәр. «Кызыграгы нинди була соң ул, ачыгракмы?» – дигәч, әйе, ачыграк кием кияргә иде, диделәр. Белмим, мин үзем бик канәгать күлмәгемнән, тукымасы калынрак булса да. Миңа аны киеп җырлавы бик рәхәт булды. Артта биеп торучыларның киемнәренә аваздаш булсын дип тырыштым», – диде безгә Иркә үзе.

 

Айваз Садыйровны хаклы рәвештә «Татар радиосы»ның иң модный ди-джее диләр. Кайчан карасаң да энәдән-җептән киенгән Айваз концертка кияр өчен костюмны махсус сатып алган.

«Принцибым бар: «Татар җыры»на киеп чыгасы костюм аңарчы бер җирдә дә күренергә тиеш түгел, ул беренче тапкыр «Татар җырын»да гына күренә, – диде Айваз. – Ничә ел инде Алинә Бәдретдинова белән эшлим. Ул «Татар җыры»ның да стилисты булды. Без инде аның белән аңынчы да эшли идек. Күп кенә киемнәрен аның иҗаты. Быел ул матбугат конференциясендә: «Айваз иң каприз артист», – дигән иде. Шаяру белән катыш чыны да бардыр бу сүзләрдә. Мин һәр элементка игътибар итә торган кеше. Үзем дә белмичә нәрсәдер сорыйм, һәм Алинә тәкъдим иткән ниндидер элементны күргәннән соң гына, әйе, миңа менә шушы әйбер кирәк иде дип әйтәм.

Костюмнарга килгәндә, мин бәясенә карамаска тырышам. Иң мөһиме аңа күңел ятарга тиеш. Гәүдәмә, килешә, үземә ошый икән, бәясеннән тормыйм, алам.

Татар җырына килгәндә, костюмым Мәскәүдән махсус заказ белән кайтардылды. Аннары бераз тарайтырга, кечерәйтергә туры килде.

Беренче бүлектә түшемә көмеш чәчәк кадап чыккан булсам, икенче бүлектә алтын барс кададым. Әйтәм бит, элементларга бик игътибар итәм, дип».

 

Ландыш Нәгъмәтҗанова исә сүзне бик кыска тотты.



Аның да кигән киеме кызыклы иде бит. Хәтта бераз гаҗәпләндерде дә. «Киемнәрем дә, колакка таккан алкаларым да, нинди җыр җырлыйсым да, артта биеп торучыларның биюләре дә, аларның киемнәре дә «Татар җыры»ның үз стилистлары, үз сценаристлары, үз режиссерлары уйлаган әйбер. Дөрес, алдан безгә күрсәтәләр, килештерәләр, билгеле. Киемем турында төрле сүзләр, төрле фикерләр ишеттем. Ошатмаучылар да булгандыр, бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый. Шәхсән үземә ошады. Минем гаиләмә дә ошады. Минем җырыма бик туры килә иде ул. Гел бер төсле генә кием дә туйдыра, җырлар төрле була, һәр җырга бер үк кием дә киеп булмый. Тыштан караганда, сөйләгәндә генә җиңел, чыктың да җырладың кебек кенә күренәдер. Ә чынлыкта бик зур эш эшләнде, бик күп көч, вакыт, түземлек сорый торган зур эш ул», – дип сөйләде безгә Ландыш Нигъмәтҗанова.
Фото: Рамил Гали
Баш фото: "ТМТВ" социаль челтәреннән

Теги: Иркә Гөлназ Сәфәрова Салават Миңнеханов белән Гүзәлем Айваз Садыйров Ландыш Нәгъмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар