Логотип
Арабыздан беребез

Серем - әни йөрәгендә

Шулай туры килде, әниле-кызлы артистлар – Раушания һәм Ләйсән Фәйзуллиналар белән Г. Камал театрында «Тантана» бәйрәмендә очрашырга сүз куештык. «Тантана»да үткән ел республика театрларында куелган спектакльләргә йомгак ясау да, аеруча зур уңышка ирешкән сәнгатькәрләрне бүләкләү дә каралган. Алга йөгереп булса да, әйтик: бүләкләнүчеләр арасында Әлмәт драма театры куйган спектакль дә, яшь артистка Ләйсән Фәйзуллина исеме дә бар. Безгә әле бу ике номинантны бергә бәйлисе.

Ләйсән, артист Раушания Фәйзуллина кем дә, әни-Раушания кем сиңа?
– Сәхнәдәге Раушания җиңел уйный, уенчак. Көлкеле – комик образлар тудыру аңа берни тормыйдыр сыман... Ә әни – йомшак күңелле, кайгыртучан. Үпкәчел дә әле. Үпкәләсә, атна буе сөйләшмәскә дә мөмкин!

Атна буе сөйләшмәслек итеп үпкәләтер өчен бер-бер сәбәп булырга тиештер?
– Мине математик юнәлештәге мәктәпкә биргәннәр иде башта. Укуым аксый, ә әнинең гел «5»легә укытасы килә. «3»ле алуымны һич аңлый алмый иде, мәсәлән.



Китап укырга вакыт табасыңмы?
– Әлбәттә. Спектакльләргә әзерләнгәндә нәрсә укысаң яхшырак буласын еш кына Фәрит абый Бикчәнтәев тә киңәш итә. Мольерны куясы булгач, энциклопедияләрне күп актардым. Йон Фоссеның «Җәйнең бер көнендә» әсәрен репертуарга алгач, Кнут Гамсунның «Пан», «Голод» романнарын укып чыктым. Шул чор, шунда яшәүче халыкларның яшәү рәвеше турында күбрәк беләсем килде. Туфан Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә» әсәренә керешкәнче үк трилогиянең өчесен дә җентекләп өйрәнеп, укып чыктык. 

Миңа калса, иң кызыклысы – «Хушыгыз!» Килешәсезме?
– «Миләүшәнең туган көне»ндә конфликт туып кына килә, икенчесендә – «Дуслар җыелган җирдә» интригалар куера, конфликт югары ноктага җитә. Ул шунысы белән кызык та. Үзем уйнаячак Саҗидә роленә детальләр эзләгәндә әни уйнаган күп хатын-кыз образларын күздән кичердем. Төрле рольләрне төрлечә иҗат итү – иң кыены. Кайбер кеше штамп таба да, җиңел юлдан китә. Әмма кабатланмас образлар гына актерның чын йөзен билгели.

Күңел тарткан тагын нинди роль мине уйнамадың дип елап кала икән?
– Мультфильм геройлары булып сөйләшкәнем бар. Кинога төшәсем, зуррак роль иҗат итәсем килә.



Аның өчен үз режиссерыңны табарга кирәктер.
– Юк, курыкмаска гына кирәк. Кастингларга йөрергә... Мәскәүгә укырга китәсем килгән иде, Мәскәү бит ул, әллә нинди хәтәр хәлләргә таруың бар, дип әни каршы килде. Булганына риза булырга кирәк, ди... Бер карасаң, хаклы ул. Без татар балалары. Телебезне саклау, сәнгатебезне үстерү – бурычыбыз бит.

Ләйсән, егетең бармы? Сәхнә арты интригаларына бирешмисеңме?
– Театр – уен. Уен булган җирдә интригалар куеру табигый. Никтер журналистларны шул сорау нык кы­зык­сын­дыра. Мәскәү, Питер, Америкада шуннан кызык ясыйлар. Әмма безнең халык якты күңелле, чистарак. Андый кара пиарны кабул итми дип беләм. ә егетем... Бүген кияүгә чыгар идем дигән, нык яраткан кешем юк шул әле. Бәхетем алдадыр дип яшим.

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: 
«Раушания сәхнәгә килеп чыгуга, зал күзгә күренеп җанлана. Тамашачы, гүя, могҗиза көтә. Колоритлы, үзенә бертөрле ул. Кызыклы характерларны оста җанландыра. Халыкны авызына карата, үзенә гашыйк итә белә. Ты­рыш. Тамашачы спектакльләргә кемне дә булса яратып йөри икән, актер абруйлы дигән сүз. Артист бәхете шул дип беләм мин. Камил Вәлиев белән алар икәү «Күк капусы ачылса» (Хәй Вахит) спектак­лендә сәхнә тота. Раушаниянең образ иҗат итү сәләте сокландыра. Ялгы­зы менә дигән кыз үстерде. Г. Камал театрының танылып килүче артисты Ләйсән Раушания­нең кызы лабаса. Ләйсән – горурлыгыбыз, мактанычыбыз. Бердән, ул Әлмәт кызы, ә Әлмәт театрында артистлар күп булса да, һәммәсе читтән килгән. Алай да безнекеләр Казанда да бар. Ирек абый Баһманов үзе генә дә ни тора. Ләйсән күз алдыбызда үсте. Шул елларда ул укыган гимназия­нең директор урынбасары идем мин. «Сөембикә» бәетен йөрәккә үтәрлек, тәэсирле итеп укуы хәтергә уелып калды, тетрәтте. Халык шул көннән аның үзен дә Сөембикә итеп кабул итте, яратты».



Сер түгел, артистны халыкка таныткан рольләр күп булмый. Әмма бар. Әйтик, Алсу Гайнуллина хакында сүз чыкса, иң әүвәл «Бирнәсез кыз»да (А. Островский) ул иҗат иткән Лариса образы, Шәүкәт Биктимеров дисәк, үлемсез Әлмәндәр, Фирдәвес әхтәмова диюгә «Беренче театр»дагы (Г. Камал) Биби күз алдына килеп баса. Раушания Фәйзуллина диюгә...
– Әлбәттә, минем дә «Банкрот»тагы Гөлҗиһаным (Г. Камал), Заһир Исмәгыйлевның җырлы-биюле «Кодача» музыкаль комедиясендәге – Шәмсиям бар. «Кыз урлау» (М. Кәрим) спектаклендәге Уңганбикәне дә тамашачы озак елларга үз итте. Театрда эшли башлагач та ышанып миңа Нурихан Фәттахның «Сармат кызы Сәринә»­сендәге төп герой – Сәринә ролен биргәннәр иде. Нинди генә роль булса да, кинәнеп, бөтен көчемне биреп, яратып уйнавым хак. Гали Хөсәеновның «Их, булсын иде тагын бер-ике Раушания, нинди әсәрләр куеп күрсәтер идек без!» – дигәнен театрда әле дә хәтерлиләр. Спектакльләргә: «Бүген Раушания уйныйдыр бит?» – дип, мине күрер өчен килә торган тамашачының байтак булуы да сөендерә. Билет сатучылар сүзе генә түгел бу. Билгеле, мондый бәя ишетү үзе үк рәхәт. Тагын да әйбәтрәк уйнарга этәргеч бирәдер мондый мактау сүзләре. Яшьләргә гел әйтәм, сәхнәгә чыккансың икән, кеше җанына керерлек образ тудырырга тиеш син, ярым-йорты уйнаган партнерларны җенем сөйми, дим. Безнең остазлар сәнгатькә җаны-тәне белән бирелгән чын артистлар, сәхнәне изге итеп күрә торган режиссерлар иде бит. Бер-ике айга килеп спектакль куеп китә торган режиссер синең ничек уйна­выңны күзәтеп, гел өйрәтеп тора алмый, вакыты юк, аңа әзер артист кирәк, бездән өйрәнергә иренмәгез, дим. 
 

Юл башы

– Хыялый, садә авыл кызларының артист эшенә кызыгуы гаҗәп түгел. Эш дип тә белми ул аны, күңел тартуы, мавыгу... Раушания ханым, кем Сезне сәнгать юлына төшерде?
РАУШАНИЯ: Туган авылым Симетбашта башлангыч мәктәп кенә иде. Өченче сыйныфтан соң текер-текер Тукай-Кырлайга йөреп укыдык. Клубта театр-концерт булса, кача-поса керү җаен карыйбыз. Сыйныф җитәкчебез: «Математиканы белмисез, нинди театр уйнап йөрү ул!» – дип шелтәли. Ә без дәрес бетүгә шыпырт кына репетициягә сызабыз. Кичәләрдә, спектакльләрдә катнашырга атлыгып торам. Шигырьләр ятлыйм. Җырлыйм. Артист булам, дип күңелгә беркетеп куйган идем инде. Сигезенче сыйныфтан соң Казанга – театр училищесына барып карадым. Марсель абый курсына эләгеп булмады. Унынчыны бетергәч, барыбер киләм, дидем. Килдем, кердем. Гали Хөсәенов җыйды безнең төркемне, аннан Шамил Бариев үз канаты астына алды. Икесе дә кешелекле иде, урыннары җәннәттә булсын. Диплом алгач, Әлмәт театрына килдем. 



– Артист хәлен артист кына белә. Ялтырап сәхнәгә чыгу гына түгел бит бу, туктаусыз эзләнү, иҗат газаплары кичерү... Ахыр килеп, гастрольләр, салкын клубларда уйнап йөрү... Бәлки шуңадыр, артистларның сирәге генә баласының үзе салган сукмактан китүен телидер. Ләйсән сезнең юлны сайлаган икән, театрга мәхәббәтегез көчле булган, аңа да шуны сеңдерә алгансыз, димәк.
РАУШАНИЯ: Артист өчен әзер сукмак юктыр ул. Ләйсән моны яхшы белә, чөнки ул театрда үсте. Калдырыр кеше юк, култык астына кыстырабыз да әле репетициягә, әле спектакльгә чабабыз. Гастрольләргә дә гел ияртеп йөри идек. Бик тыныч холыклы булды ул, шылт иткән тавышы чыкмый, аның барлыгын-юклыгын чит кеше сизми дә. Дүрт яшендә сәхнәгә чыкты...
ЛӘЙСӘН: Унберенче сыйныфта укыганда Галиәсгар Камал театры Әлмәткә гастрольгә килде. «Казан сөлгесе»н (К. Тинчурин), «Кара чикмән»не (Г. Хугаев) карагач, нәни дөньям­ның асты-өскә әйләнде. Ялгышканмын, артистлык ка­нымда икән бит минем! Фәрит абый Бикчәнтәевкә Н. Гогольнең «өйләнү»еннән өзек, шигырьләр укып күрсәттем. Мәдәният һәм сәнгать университетына курс җыячагын әйткәч, канатлар үскәндәй булды. Актер-режиссерлар әзерли торган эксперименталь курс иде ул. Укуы гаҗәп кызык. Илгиз Зәйниев, Эмиль Талипов кебек сәләтле, талантлы яшьләр белән бер төркемдә уку бәхет икәнен тора-тора аңлыйсың. Фәрит Рәфкат улының күп студентлары кебек үк мин дә беренче курста ук «Зәңгәр шәл»дә (К. Тин­чурин) күмәк күренештә сәхнәгә чыктым. Аннан Булатның сеңлесе Заһирә роле... Туфан Миңнуллинның «Галиябану – сылуым-иркәм» әсәрендә – Галиябану.



– Әгәр режиссер сине теге яки бу рольдә күрми икән, гомер буе күмәк күренештә калуың ихтимал. Актер кебек режиссерның мөнәсәбәтенә бәйле бүтән бер һөнәр иясе дә юк. Фәрит Бикчәнтәев – сиңа хәерхаһ режиссер, димәк? Тәҗрибәле, талантлы остаз белән эшләвең әниеңә сөенеч, әлбәттә.
ЛӘЙСӘН: Гаяз Исхакый буенча Фәрит абый куйган «Курчак туе»ндагы Хәдичә образы әниемә искиткеч ошады. Мин катнашкан бөтен спектакльләрне килеп карау җаен таба ул. «Әйбәт роль, кызганыч, бәләкәй...» диде. Миңа Камал театрына чакырылган бөтен режиссерлар белән диярлек эшләү насыйп булды. Испан режиссеры Алехандро Гонсалес Пуче Педро Кальдеронның «Тәкъдир» спектаклен куйды. Мин анда – Росаура. Француз Николя Струве исә Мольерның «Тартюф»ын сәхнәләштерде, мин – Марианна ролендә. Кытай режиссеры Ма Дженьхон куйган «Хан кызы Турандык»та (Карло Гоцци) татар ханикәсе Гаделмәләк роле күңелемә якын. Шулай да аеруча кызыклы ролем – «Җәйнең бер көнендә» спектаклендә (Йон Фоссе) Хатынның яшь чагын гәүдәләндерү түгелме икән?! Әсәр ялгызлык турында. Без һәркайсыбыз ялгыз бит. Фәрит Бикчәнтәев безгә ялгызлыкны тышка чыгармыйча, эчке кичерешләр аша тасвирларга киңәш итте. Спектакль дулкынландыра, уйландыра, каршылыклы фикерләр уята. Бәхәсләр күп булды. Соңгы вакытларда режиссер Лилия Әхмәтова балалар өчен «Авыл эте Акбай»ны (Туфан Миңнуллин әсәре) сәхнәләштерә. Мин – Песи ролендә... Элек куелган «Акбай»ны хәтерләмим. Кабатланудан куркам, анысын карамыйм.
РАУШАНИЯ: Әлмәт театрында спектакль куйган ре­жис­серларның һәркайсы белән тату, матур эшләдек. Шулай да Зәкия Туишева белән эшләгән еллар хәтергә аеруча якты булып уелып калган. Ф. Бурнашның «Яшь йөрәкләр»ен куйды, мин – Мәфтуха. Г. Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» әсәрендә  усал, явыз кайнана Сабира роленә билгеләде. «Раушаниянең холкына туры килми бит, ник аңа бирәсез бу рольне?» – дигән кемдер. «Атказанган артист исемен алдымы – алды, төрле амплуада үзен күрсәтсен!» – булды җавап. «Әхмә­дигә дүрт әби» спектаклендәге Әкълимә образы да кы­зыклы. Халык карап туялмый, дәвамын көтә. Бу комарлы уен ни белән бетәр, янәсе. Камил Вә­лиев әсәрнең авторы Флорид Бүләков белән сөйләшә торгач, тагын бер әсәр туды – «Әбиләргә ни җитми?» Күбрәк әбиләр роле тия хәзер минем өлешемә, ник унсигез яшьлек кызлар ролен бирмиләр­дер, һич аңлый алмыйм (көлә). 
 



Әгәр...

– Артист булмасагыз кем булыр идегез?
РАУШАНИЯ: Артист булырга тиеш булганмын инде мин. Иҗат дөньясы тарткан күңелне. Гомерләр булса, тагын да иҗат ителер, дим. Үкчәгә басып яшьләр килә. Килеш-килбәте минекенә тартым бер яшь артистка әйтә: «Раушания апа, без сезне алыштырырга килдек», – ди. «Алыштырырсың, акыллым, әмма икенче Раушания булыр өчен әле тагын утыз еллап тир түгәргә туры киләчәк», – дим. Үз йөзен, үз амплуасын тапкан артист булыр өчен тырышлык кирәк, һәр рольгә җаныңны бирергә кирәк. Без дүрт кыз үстек, көтеп алган энебез бәләкәй иде. Шуңадырмы, пычкы башы тарту, киерелеп печән чабу, утын кисүләр яшьтән үк минем өлешкә тиде. Хатын-кыз эшенә бигүк күңелем ятмагандыр, бәлки. Ихтимал, шулай тоелган гынадыр. Артист булмасам, тракторчы булам, дип җилләнеп йөргәнемне сөйләдем бугай инде. Бердәнбер энебез яшьләй үлеп тә китте. Әле хәзер дә әни янына кайтсам, ирләр кулын сагынып ята торган әле теге, әле бу эш күзгә чалына. Беркөн иртүк тордым да, койма тотарга ниятләдем. Күрше бабай килгән: «Иртәдән бирле тук та тук, әллә мәрхүм Самат кордаш кайтканмы, дип килдем әле», – ди. Кайтмасын белгәнгә койма коярга тотындым менә, дим. «Бәрәкалла, син коеп куйган эшмени бу?» – дип бабакай шаккатты.  

– Ә Ләйсәннең кулы чигүгә килешеп тора икән...
ЛӘЙСӘН: «Зәңгәр шәл»не куярга әзерләнгәч, Фәрит абыйның: «Биючеләр кулдан чигелгән кулъяулыклар тотса, әйбәт буласы...» дигәнен ишетеп калган идем. Ялга авылга – әбием янына кайтып киттем. Унбер кулъяулык чиктем. «Алай булгач, чыбылдыгы да кулдан чигелгән булырга тиештер», – дигәч, ризалаштым. Әмма сигез метрлы тукыманы кулыма алгач, курка калдым, әлбәттә. Кайчан чигеп бетерәм инде мин боларны, йә? Рәссам Сергей Скоморохов рәсемнәр сайларга булышты. Ә сурәтләрне компьютерда зурайткач, тагын борчуым кө­чәйде: ничек, кайчан? Әле ярый әнинең апасы ярдәмгә килде, бергәләп эшли торгач, ерып чыга яздык тагын. Яздык, дим, чөнки янә унбер алъяпкыч чигәргә кирәк булып чыкты. Спек­такль чыгарга санаулы көн­нәр калып бара, ә безнең гас­трольгә китәсе. Өлгермәм, дип, хәтта аэропортта да чигеп утырдым. Әлбәттә, машина белән чигәргә дә булыр иде, әмма машинада эшләнгән эш аерылыбрак, тартылыбрак, ә кулдан чиккәне күпереп тора. Матур булсын, дидек. Гаҗәплән­деләр, билгеле.



Сәяхәт

РАУШАНИЯ: Ләйсән, акча җыеп, мине Италиягә алып барды. Рим, Венецияләрне күрдем. Моңарчы кызым хәсрәт-борчу күрсәтмәде. Моннан соң да иҗаты, тормышы әйбәт кенә булса иде, дип бик телим. Аралар якын булмаса да, һәр көн аның хәлен белеп торам, кәефен сулыш алуыннан сизәм. Дуслары, син кем белән шулай ачыктан-ачык сөйләшә аласың, дип аптырый икән. Сернең дөньяга сыймастае да әни йөрәгенә сыя.
ЛӘЙСӘН: Спектакль, роль турында да иң дөрес, ихлас сүзне, хәтта ул аяусыз тәнкыйть сүзе булса да, миңа әнием генә әйтә ала. Мин аңа ышанам, ул – миңа. Тел нечкәлекләренә төшендерүдә дә әнием остаз миңа.
РАУШАНИЯ: Күп нәрсәгә мин үзем аңардан өйрәнәм әле. Без бит чикләүләргә күнегеп беткәнбез. Булырмы икән, моңа тотынсам барып чыгармы, дип икеләнүдән бушамыйбыз. Яшьләр бүтәнчә фикер йөртә: булдырабыз! Ышанып тотынгач, булдыралар да. Курыкмаска кирәк. Дөрес, кайда да артист халкы акчага мохтаҗ инде ул. Алкышларга куанып, фәкыйрь тормышка риза булып яшәгәнебезне белеп килдең бит сәхнәгә, үзебез сайлаган язмыш бу, дим дә... Яшьтәшләреңнән кемнәр генә Лондонны, Колумбия, Кытай илләрен барып күрде соң, дип күңелен күтәрәм. Әлбәттә, исән чакта башлы-күзле булуын күрәсе, оныклар сөясе килә. Ләкин... театр шундый дөнья, талантыңны, исемеңне яшьрәк чакта раслау мөһим. Декретта утырсаң да, Ләйсән әле уйнаячак, дип көтеп торсыннар. 

Ләйсән Фәйзуллина –  1987 елның 30 июнендә Әлмәт татар театры артистлары гаиләсендә туган; 
Казан дәүләт мәдәният џәм сәнгать университетын тәмамлаган;
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты;
Рольләре: Гүзәлия – «Талак-талак» (Хәй Вахит), 
Хәдичә – «Курчак туе»  Гаяз Исхакый),
Гөлйөзем – «Яшь йөрәкләр» (Фәтхи Бурнаш), Сания – «Ут күр-шеләр» (Салават Юзеев), Гаделмәләк – «Хан кызы Турандык» (Карло Гоцци)  һәм башкалар.

Раушания Фәйзуллина – Татарстанның халык артисты;
1963 елның 6 декабрендә Арча районының Симетбаш авылында туган;
Казан театр училищесын тәмамлаган;
1985 елдан Әлмәт Татар дәүләт драма театрында эшли. 28 ел дәвамында алтмышлап роль иҗат иткән.


 

 – «Артист булмыйм!» – дип, балачактан күңелемә киртләп куйган идем, – ди Ләйсән... – Кышкы салкыннарда, көзге пычракта арба-чаналарда, трактор әрҗәләрендә селкенеп, авылдан авылга күченеп йөрүләр... Кемгә фатирга төшәсең, сөенеп каршылыйлармы, әллә бер чынаяк чәйсез төн чыгасыңмы – белгән юк. Кеше өстендә йөрүләр күңелгә хуш килә иде дия алмыйм. Берәр тыныч эш, әйтик, табиб һөнәрен сайласам, дигән уй башка кергәли иде.

 – Шәһәр фатирын авыл музее итте бу, дип аптыраучылар да бар. Борынгы чигү үрнәкләре, ашъяулык-тастымалы, чабата, тубаллары гынамы, ярма яргыч, гөбе, сандык, самоварларына кадәр  якын күңелемә.  Такта сәкедә йоклыйм.  Әйбер-караны сандыкта саклыйм. Борынгы әйберләрнең кайсын авылдашлар китерде, кайсы үзебез­неке – бабайлардан калган хәзинә, сакларга кирәк дип уйладым.

 – Әбием дә, әни дә чигү чиккән. Авылда безнең тәрәзә кашагаларына кадәр чигүле. Әбиемнең өлге­ләрен табып алып, биш кулъяулык чигеп карадым.
Баш балетмейстер Сәлимә апа Әминева эшемне ошатты. Фәрит абый да яратты, әмма ул боларны мин чиккәнгә ышанмады бугай. «Алайса, биюче­ләрнең бөтене­сенә дә чигеп бирсен», – дигән.

 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Йолдызлар гамэлендэ узегезнекен табып балкыгыз мэнгегэ............................

    Хәзер укыйлар