Логотип
Арабыздан беребез

Саба көмешчеләре

Татар көмешчеләренең даны кайчандыр дөньяга таралган булган.  Болгар бабаларыбыздан ук башланган бу осталык (бәлки, аннан да иртәрәктер әле!) – Казан ханлыгы чорларын узып, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән иң борынгы һөнәрләрнең берсе...

Татар көмешчеләренең даны кайчандыр дөньяга таралган булган.  Болгар бабаларыбыздан ук башланган бу осталык (бәлки, аннан да иртәрәктер әле!) – Казан ханлыгы чорларын узып, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән иң борынгы һөнәрләрнең берсе. Саба яклары – гомер-гомергә әнә шул борынгы һөнәр ияләре – зәркәнчеләр төбәге саналган. «Саба көмешчеләре ерак-еракларга барып чыгып, алка, йөзекләрен сатып йөргән», – дип сөйлиләр. Димәк, Саба осталарының ювелир эшләнмәләре әллә кайларга кадәр барып җиткән! 

Борынгы һөнәр ияләре белән танышырга, эшләрен күрергә дип, шул якларга ашкынсак та, әлеге эшне белүчеләрдән Тенеки авылында бер Хәлим абый Габдрахманов кына калган булып чыкты. Югыйсә бу авылда көмешче осталарның алка-беләзекләре һәр гаиләнең диярлек кадерле ядкаре булып саклана әле. Хатын-кызларның колагында борынгы калач алкалар ялтырап киткәли, «кара алтын»лы беләзекләр, басма йөзекләр дә әллә ни ерак куелмаган... 

Рәссам егет 

Хәлим абый тумышы белән дә, яшәве белән дә Тенеки авылыннан. Гап-гади татар авылында туып-үскән егеткә рәсем сәнгатенә һәвәслек кайдан килгәндер, мәктәптә укыганда ук рәссам булырга хыяллана ул. «Әй улым, сурәт төшереп утыру ир-ат эшемени?!» – ди әтисе Афзалетдин агай.  Гомере буе колхозда бригадир булып эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераны бу шөгыльне чүп эш итеп кенә күрә. Казандагы сәнгать училищесына тапшырырга дип әзерләгән документларын механизаторлар курсына илтеп бирә Хәлим абый. Белем алып, армиядән әйләнеп кайткач та, хәтта механизатор булып эшкә урнашкач та, хыялы барыбер сүрелми аның. Бернигә дә карамый халык һөнәрләре йортындагы курсларда укып, кулына рәссам-бизәүче таныклыгы алган егетне Мәскәү көтә! Читтән торып белем бирүче Н. Крупская исемендәге сынлы сәнгать халык университетын 1984 елда  тәмамлый ул. Колхозлар әле гөрләп тора, рәссам-бизәүчегә эшнең бетәсе юк. «Агитатор почмаклары», Мактау такталары, плакатлар, лозунглар.... Фермада сыерларның исемнәренә кадәр язып элә идек», – дип көлә Хәлим абый. Соңрак аны Ленинградка ук чакыралар. Кассадагы бар булган 300 сум акчасын алып Казанга килгәндә, бергә укырга тиешле төркем инде юлга кузгалган була. «Самолетка билет алсаң, алардан иртәрәк тә барып җитәчәксең», – диләр аңа. «Мин барыбер авылда калам бит инде», – дип, кире борыла  ул, һәм шушы гамәле өчен әле дә булса күңелендә үкенү яши.     

Соңгы көмешче 

Безне исә Хәлим абыйның борынгы һөнәргә маһирлыгы кызыксындыра. Гади генә шөгыль түгел бит! Кайдан өйрәнгән, кемнән откан? 

– Остазым – Хәбибрахман ага иде, – дип сөйләп китте ул үзенең һөнәрчелек тарихын. – Армиядән кайткач, янына үзем барып, әлеге эшнең төп нигезләрен өйрәндем. Ә бөтен нечкәлекләре бары тик эшли-эшли, тәҗрибә белән генә килә. Карап торып кына өйрәнеп булмый. 

Әле монда килгәнче үк Хәбибрахман ага Ганиев турында ишеткәнебез булган иде. Тенекидәге иң атаклы көмешчеләрнең берсе ул. Исем-фамилиясе 1990 елда Мәскәүнең «Советский художник» нәшриятында басылган «Декоративно-прикладное искусство казанских татар» китабына да кертелгән. Авылдашы – тарихчы Илдар Сафинның туган авылы турындагы «Юлбатым Ямбулатым»  дип аталган истәлекләр китабында да аның турында бүлек бар... 

Хәбибрахман аганың әтисе Габделгани дә зәркәнче була. Кызганыч, әмма беренче Бөтендөнья сугышыннан әйләнеп кайтырга язмый аңа. Хәбибрахман ага үзе дә Бөек Ватан сугышында бер аягын калдырып кайткач кына балачакта әтисеннән откан һөнәргә тотына. Бүгенге көн зәркәнчесенең өстәлендәге эш кораллары – остазының ядкаре. Шөшлеләр, кыскычлар, игәүләр, безләр, эскәкләр, чүмечләр, сандал һәм чүкеч, гурна – көмешченең төп эш кораллары. Хәлим абый үскән чорда да авылның берничә йортында көмешчеләр яши әле. 

– Галимҗан, Фәттахетдин, Вилдан абыйлар, Хәбибрахман абый – мин күреп белгән көмешчеләр дүртәү иде. Анда да иң авыр эшләрне барыбер Хәбибрахман абый башкарды шикелле. Ул эретеп, формага салганны башкалар ялтыратып, шомартып кына бирәләр иде дип хәтерлим, – ди Хәлим абый.  Ә бүген, әйткәнебезчә,  бу һөнәрне Тенекидә бары тик ул гына саклый. Ни өчен яшьләрнең кызыксынмавын белешәм. Югыйсә алтын-көмеш бизәнү әйберләренә ихтыяҗның кимеп торганы да юк бит... 

Кыйммәтле хобби 

– Көмеш эше белән бары тик хобби буларак кына шөгыльләнергә мөмкин. Әмма бик кыйммәтле хобби ул. Аның белән тормыш итеп, тамак туйдырып булмый. Хәзер бит алтын-көмеш кибетләрендә ни генә сатылмый! Кулдан ясаганына караганда, алар арзанрак та, матуррак та... Халыкта көмешче һөнәренең онытылуына әнә шул төп сәбәптер, бәлки. Аннары, йөзек яки беләзек ясар өчен яхшы чимал кирәк. Анысын каян аласың? 

– Әүвәл чималны кайдан табалар иде?   

– Элегрәк халыкта Николай акчасы дигән көмеш тәңкәләр бар иде, – дип сөйләп китә оста. – «22 доля златых» дип язылганы – иң  чиста көмеш санала. Хәбибрахман ага күбрәк шулардан ясады. Көмеш кашыкларны, савыт-сабаларны эретеп ясатучылар да булгандыр. Әле үз әтием дә сугыштан кайтканда Германиядән берничә пар көмеш кашыклар алып кайткан иде. Мәҗлес уздырган саен кими торгач, нибары берсе генә калган. Анысы да таба кыра-кыра тәмам юкарган инде. Әти төсе итеп саклыйбыз. 

Иң беренче йөзеген Хәлим абый хатыны Гөлчәчәккә ясый. Бүләк йөзек әле дә исән, бизәк өстендәге «кара алтыны» да купмаган – оста кулыннан кичә генә төшкән кебек... 

– Хәбибрахман абый белән бергә эшләгән идек. – ди Хәлим абый. Аның тәүге эшләнмәсен әйләндерә-әйләндерә карыйбыз. Йөзеккә әверелгәнче борынгы тәңкә булган бу көмеш кисәгенең нинди юллар үтүе кызык. Ә Хәлим абый ялындырмый: әле бер, әле икенче эш коралын кулына ала-ала, тылсымлы һәм гаҗәеп шөгыль – көмеш кою серләрен ача безгә. 

– Көмеш тәңкә булса, эретеп тә күрсәтер идем, алары калмады шул, – ди оста, көрсенгәндәй итеп. – Иң элек тәңкәне калай кайчысы белән ваклап, чүмечкә тутырабыз, – дип кулына уч төбедәй генә бәләкәй тимер чүмеч ала. – Көмешне гурнага – күмер өстенә куйгач, син дөньяның бар мәшәкатен онытып торырга тиеш – телефоның шалтыраса да, сыерың мөгрәсә дә, күршең йомышка керсә дә, күзеңне чүмечтән алмаска тиешсең... Күмер өстендәге көмешкә бура сибә-сибә – анысы көмеш таралып китмәсен өчен кирәк – кайнау хәленә килгәнче эретәбез дә формаларга агызабыз. 

Бу юлы оста кулында бәләкәй генә улак пәйда була: 

– Беләзек формасы бу. Хәбибрахман абый истәлеге. Менә бу сандал белән чүкеч тә аныкы. 

Өйгә моңлы гына булып, сандалда салып көмеш чүкегән тавыш тарала: тең-тең-тең... Үзе чүки Хәлим абый, үзе аңлата: 

– Көмешне кай якка таба җәяргә кирәк, чүкеч белән шул яккарак этәрәбез. Суынса, күмер өстендә тагын кыздырып алабыз. Суккан саен көмеш катылана бара... 

 Кайчандыр ясый башлаган беләзеге безнең килүне көткән икән... 

Беләзекне тиешле калынлыкка һәм озынлыкка җиткәнче чүкегәч, өслеген шомартып тигезләгәч, бизәкле форма өстенә куеп, көмешкә бизәк төшерелә. Басма бизәк төшерү технологиясе дип атала ул. 

Өстәлдә тезелешкән шөшлеләр, безләр берәм-берәм оста кулына күчә барган саен, бизәкләр тирәнәя, ачыклана, камилләшә... 

– Көмеш коюның һәр этабы четерекле. Чималын да сайлый белергә кирәк. Әле Хәбибрахман абый үзе исән чакта ук «польский» көмешләр чыга башлаган иде. Аның составында цинк күп, эреткәч, көмеше бик аз гына кала. – Шуңа ялгап, остазына бәйле бер мәзәк тә сөйләп ала зәркәнче: «Хәбибрахман абый алтын белән дә эшли иде. Берсендә, имеш, чегәннәр алтын алып килгән. Алдамасын дип, эреткәнен карап торалар икән. Хәбибрахман абый исә алтынны эретә бара, кулына ураган бакыр чыбыкны акрын гына чүмечкә батыра бара...» Алтынның эрү температурасы 1200 градус, бакыр исә 800–900 градуста эри. Чегәннәрнең үзләреннән дә хәйләкәррәк булып чыккан оста. Чындырмы, юктырмы, анысын белмим... 

Көмешне каралту – шулай ук бик борынгы ысулларның берсе. Хәлим абыйның беренче йөзеге дә шушы технология белән ясалган. 

– «Кара алтын» ясау өчен тәҗрибә кирәк. Вак-төяк калдык көмешне каралганчы эретеп ясала ул. Көмешне чүмечкә салып, күкерт куша-куша кайнатасың. Аннары сандалга салып, он хәленә китереп төясең. Беләзекнең бизәкләре өстенә бура сибеп, өстән «кара алтын» коела. 

Хәлим абый өстәлгә куыксыз лампа китереп куя, бер кулына беләзек, икенче кулына салам ала. Салам аша өреп, ут ялкынын кирәк якка юнәлдерә оста – уентыларга тутырылган порошокны көмешкә эретеп ябыштыра. Бура белән кушылган каралтын ялкын өстендә күперә-күперә кайный, бизәкнең һәр уентысына тула. 

Оста кулындагы игәү борыла-сырыла беләзекне шомарта, тигезли. Бизәк белән көмеш өслеге тип-тигез калырга тиеш. Бармак йөзе сизәрлек кенә уенты калса да, эшең барып чыкмады дигән сүз икән. 

Моның белән генә эш бетми әле. Беләзекне боҗралап бөгү өчен «вальцы» дигән җайланма кирәк. Анысы белән Хәлим абый безне Юлбат мәтәбендә оештырылган туган якны өйрәнү музеенда таныштырды. Музейда Тенекинең көмешчеләр авылы булуын раслаучы борынгы ядкарьләр шактый. 

«Болары минекеләр», дип, Хәлим абый кулына пәрәвез кебек кенә үтә нәзек чыбыктан челтәрләп үрелгән яка чылбыры алды. Әлеге технологияне әүвәлгеләр сәркә, хәрем дип атаганнар. «Скань» зәркән эшенең иң катлаулы ысулы санала. Борынгы чорда мондый ысул кулланучыларны җыпкырчы дип атаганнар. Ак эш саналган ул. Хәлим абый исә аны Казан осталарыннан өйрәнгән. 

Йөзек-беләзекләрен сату өчен эшләми ул. Бары тик истәлеккә, бары тик иң якын туганнарга дип кенә. «Күңелемне, җанымны биреп эшләгән эшне сата алмыйм. Картиналарымны да шулай», – ди ул. Өенең бер бүлмәсе бәләкәй генә галереяга әйләнгән. Хәлим абыйның төрле күргәзмәләрдә катнашкан картиналары биредә. 

Музейда йөргәндә дә, оста белән сөйләшкәндә дә тел очымда гел бер сорау торды: «Бу һөнәр шушылай онытылыр микәнни инде? Аны дәвам итүчеләр булырмы соң?» 

Хәлим абый үзе белгәнне башкаларга өйрәтергә һич тә каршы түгел. «Өйрәт», – дип килүчесе генә юк әлегә. Әлегә... 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хәлим абыйның Наил абыйсының туенда булдым Тенекидә,бик матур,яшеллеккә күмелгән авыл.Хәбибрахман абыйларда кундык.Бик кунакчыл матур гаилә иде.

    Хәзер укыйлар