Логотип
Арабыздан беребез

RUKAMI.TATAR

Радмила ХАКОВА – Чаллы кызы. Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлаган. Аны гади генә итеп «журналист» дип тәкъдим итәргә дә мөмкиндер, бәлки? «Челнинские известия» газетасында эшләгән, шәһәр мэрының
«Яшь белгечләргә ярдәм итү» программасы стипендиаты булырга өлгергән. Аннан – Санкт-Петербург, «Деловой Петербург» газетасы. Тагын ике елдан – Мәскәү. Бу юлы – «Сноб» журналының интернет-порталы продюсеры... 



Ул кая барып чыкса – шул җирдә кинәт хәрәкәт башлана кебек тоела миңа: ниндидер бер вакыйга була, тормыш кайный, уй-фикерләр агыла, яңа идеяләр туа… Әллә киресенчә – Радмила үзе шул вакыйгаларның эченә килеп керә дә, һәрвакыт уртасында, үзә­ген­дә каламы? Хәер, икесе дә дөрестер. Кайсы гына очракта да читтән күзәтүче ролендә түгел ул. Була да алмый!

...Башкала – башкала инде: Мәскәүдә мөмкинлек­ләр зуррак, офыклар киңрәк. Радмила «Домашний очаг» журналы сайты эшен җайга салуда катнаша, «Microsoft+Cosmo» проектында блог, Cosmo.ruда рубрика алып бара...
«Мин мәдәни проектларны социаль челтәрләрдә тарату, таныту белән шөгыльләнәм, – ди Радмила. – Facebook, Instagram һәм башка социаль челтәрләр – болар бүгенге жур­налистиканың яңа тармагы. Виртуаль дөнья дисәк тә, кайдан, ничек аралашканыңны, үзең сөйләгәннәргә үзең ышанасыңмы-юкмы икәнеңне халык барыбер сизә. Шуңа күрә, ниндидер оешма булып сөйләшмичә, алар белән чын, ихлас, гади мөнәсәбәтләр урнаштыру кирәк». 

Мең хыял, мең идея белән яшәгән Радмиланың кү­ңел түрендә яшеренгән иң зур хыялын Мәскәү дуслары белдеме икән? Татарстан бөтен дөньяга танылып килә. Бу тарихи вакыйгаларда аның да катнашасы, Казандагы үзгәрешләргә үзенең өлешен кертәсе килүе гаҗәпмени?! 
Хыял белән чынбарлык арасы кайчакта без уйлаганнан күпкә якынрак бит... Бер ел элек Радмила Инстаграмда: «Парк һәм скверлар белән бәйле проектлар республикада – 140, ә Казанда – 30. Алар турында сөйләү хәзер минем эшем булачак», – дип язган иде. Мәскәүнең мәдәният департаментындагы эшен калдырып, ул Казанга, Татарстан Президенты­ның ярдәмчесе Наталия Фишман командасына кайтты. Озак та үтми аның турында «Rukami.tatar» проектына нигез салучы дип тә сөйли башладылар.
«Минем иң беренче SMM-проектым – мин үзем», – дияргә ярата Радмила. Аның Фейсбуктагы постлары бик күпләргә ошый! Көтелмәгән фикерләре, яңалыгы, юморы, туры сүзлелеге белән. Үзе, гаиләсе турында гына сөйли кебек, ә чынлыкта – Татарстанны, Казанны, татарны дөньяга таныта. Сүз – әңгәмәдәшемнең үзенә.

Парклар турында. Казанда миңа «Никола-Ленивец»тагы кебек үк бурыч куелды: интернет ярдәмендә кешеләрне интернеттан аерып, табигатькә алып чыгу. Барлый башласаң, һәркемнең күңелендә парклар белән бәйле нинди дә булса бер истәлек саклана. Шуларны тупларга керештем. Дамир Фәттахов, Эдуард Хәйруллин, Тәбрис Яруллин, Петр Сафиуллин, Арина Судакова... Җылы, матур, якты истәлекләрен уртаклаштылар. 
Үземдә дә бар андый тарих. Аны минем Казанга кайту тарихы дияргә дә мөмкин. Татарстан белән бәйле нинди проект эшли алам дип озак уйладым. Аннан татар фастфудына тукталдым. Өчпочмакны Америка бургеры, шәрыкның шаурмасы кебек популяр итсәң иде! Ә ул бит чыннан да шундый була ала! Аш-су остасы таптым, бизнес-план төзедек, исемен уйлап чыгардык, ничек тарату юлларын барладык...
Бу идеям турында дусларыма сөйләргә өлгердем!
Ә бер көнне Фейсбуктагы дус кызларымның берсе: «Радмила, кара әле, син эшләргә теләгән идең, ә Казанда инде татар фастфудын ачып та куйганнар!» – дип язды. Хатына, Черек күлдә ачылыш була, дигән игъланны да «ияртеп» җибәргән. «Түбәтәй»нең ачылышына Казанга махсус кайттым. Өчпочмакларын авыз итеп карыйсы, алар өчен сөенәсе, котлыйсы килде. Черек күлдә татар фастфудын тәкъдим итү вакытында Наталия Фишман белән очрашып таныштык та инде. Барысы да бик тиз булды: ул миңа эш тәкъдим итте, ризалаштым. Ике атна дигәндә Казанда идем инде... 

Rukami.tatar турында. Казанга кайтуга мин үземнең мөстәкыйль проектым турында да уйлана башладым. Open Space Marketта булганда игътибар иттем: татар темасы, татар стиле булган әйберләр шактый. Шул ук вакытта анда татарда моңарчы булмаган кием-салым да очрый. Мәсәлән, чалма. (Аларны Әлфия Галина (Пермь) бәйли булып чыкты.) Татар кызлары аны бит элек кимәгән. Минем шушы яңа юнәлешләрне, стиль, моданы – татар милли темасы белән шөгыльләнүче дизайнерларны барысын бергә берләштерәсем килде. Эчке конкуренция дә булсын анда, ярыш та, дуслык та... Теләгем – татар дизайнына моданы җәелдерү. Чөнки үземә бик ошый ул минем! Rukami.tatar шулай туды. 

Татар темасы белән эшләүче талантлы кешеләр бик күп. Ярдәмчем Ләйлә белән без аларны барларга керештек, үзләре, продукцияләре белән якыннан танышып чыктык. Без бүген үзебезнең сайтта 18 дизайнерның эшен сатабыз. Аларның үсүен, тагын да киңрәк аудито­риягә чыгуын телибез. Татар орнаментын, татар стилен бөтен дөньяга танытасым килә минем. Күз салуга: «Әйе, беләм, бу – татар бизәге», – дип әйтсеннәр иде. (Рад­миланың үз дуслары (ә алар аз түгел!) татар бизәген таный инде. Таный һәм ярата! Мәскәүдән кунакка килгән дусты Володя Шадрин өстенә Mardesignның «Камуфляж» футболкасын кигән, ә затлы пиджагы якасына «татар кызы» значогын кадаган иде.)

Rukami.tatarга дизайнерларның төрлесе тупланды. Мәсәлән, Mardesign (Ләйсән һәм Айдар Мәрданшин­нар, Мәскәү) күптән инде үз брендын булдырган, аларны татар орнаменты буенча экспертлар дияргә дә мөмкин. Кемдер өчен бу хобби гына: аларның әле даими партнерлары да юк, производстволары да җайга салынып кына килә. Резеда Әһлиуллова – шундыйлардан. Агач брошкалар ясый ул, яңа гына аларны эмаль белән каплый башлады. Күпләр кебек, бу шөгы-лен үзенә һәм дусларына ошаган мавыгу дип кенә санаган, аңа ихтыяҗ булырга мөмкин дип күз алдына да китермә­гән. Интернет-кибет ачуның беренче көнендә үк: «Сатып бетердек, тагын 20 брошка кирәк», – дигән хәбәр Резеда өчен көтелмәгән яңалык булды.

 
Дәүләт проектлары белән эшләү катлаулы, әмма – кирәк! 

 
Моңарчы милли темага эшләмәгән дизайнерлар да безгә тартыла хәзер. Кайчак мин моны аларга үзем дә тәкъдим итәм. Ижевск дизайнерлары кулдан кечкенә генә значоклар ясый: көймә, машина, манара, чәчәк, гейшалар... «Ә татар кызы ясап карасагыз?» – дидем аларга. «Алырлармы соң?» – диләр. «Мин алам», – дим. Бер-берсен кабатламаган ул кечкенә «татар кызлары» Казанга кайтты инде. 

Безнең өчен иң мөһиме: сайтта тәкъдим ителгән әйберләрдә татар темасы (орнаментлар, символлар) заманча интерпретациядә күрсәтелсен, сыйфатлы булсын, ә дизайнерлар башка иҗатчылар белән хезмәт­тәшлек итәргә әзер торсын. Без аларның үзара аралашуын, тәҗрибә уртаклашуын, үз осталыкларын башкаларга өйрәтүләрен телибез. Бер үк мәдәни символлар­ның күңелләренә хуш килүе дизайнерларны чыннан да берләштерә. Алар кайда яши – Татарстанда­мы, әллә дөньяның бөтенләй башка почмагындамы – бу мөһим дә түгел. Казан кызы Элина Гордеева, мәсәлән, көмеш бизәнү әйберләре ясый. Бүгенге көндә ул Балида яши. Мария Гыйльманова – Мәскәүдән, ул керамика белән шөгыльләнә. 
Кием-салымда, аксессуарларда милли тема чагылуы күпләр өчен бүген бик актуаль. Rukami.tatarның эшли башлавы моңа тагын бер дәлил булды. Һәм дизайнерларны ул шактый рухландырды. 

 
Яныңда китапханәдән алган китап йөртү, укуны модага кертү турында хыялланам. 


Тамырлар турында. Әнием, әбием, әбиемнең әнисе, аның әнисе – барысы да укытучылар. Мин дә укытучы булырга тиеш идем... Ерак әбиләрем татар теле укыткан, әнием һәм Разия әбием – рус теле һәм әдәбиятын. Әбием мәктәп директорына кияүгә чыга һәм гомер буе авылда яши. Күп гаиләләр­дәге кебек, буыннан-буынга күчеп килгән тарихи ядкарьләр бездә дә бар. Аның беренчесе – миләүшә төсендәге бәрхет тукымага алтын җеп белән бизәкләр чигеп эшләнгән калфак. Матурлыгын, затлылыгын күрсәгез! Әбидән калган борынгы каптырмам да бар. Милли әйберләр белән кызыксынуым шушы брошкадан башланды шикелле... Яңа фатирымда әбинең сандыгына да, һичшиксез, урын табылачак! Тимер бизәкле агач сандык әлегә авылда саклана. Ерак әбиемнең исеме һәм фамилиясе язылган визиткалар бар әле тагын бездә. Менә боларының тарихын белмибез... Ул сер кайчан да булса ачылырмы-юкмы?.. Шушы кадәр байлыкның барысын да әни миңа биреп куйды инде. Вакыты җиткәч, мин аларны үземнең кызыма яки улыма тапшырырмын... 

Иске әйберләр җыю турында. Мавыгуларымның берсе бугай бу... Тинчурин урамында урнашкан «барахолка»га атна саен диярлек йөрим. Кызык анда! Мине инде ул иске-москы базарында таныйлар. Андагы халык сатып алучыга бик игътибарлы: нинди тема кызыксындырганын шунда ук чамалый, икенче юлы синең өчен дип махсус нидер алып чыгарга мөмкиннәр. Сатулашырга яратасыңмы, юкмы икәнен дә белеп торалар. Иң зур табышым? Нәрсәне әйтим икән?.. Казанга күчкән мәлдә өйдә бер җиһазым юк иде. Колхоз базарында бер әбидә венский урындык күрдем. «Сатыгыз әле», – дим. «Ә мин кая утырырмын соң?» – ди. Иске кием-салым сата иде ул. «Син минем өйгә кил, тагын бар әле алар», – ди. Барып алып кайттым урындыкларны. 
Базарга чыккан саен һәр атнаны нидер табам анысы. (Тик бу базарга бик иртә торып чыгарга кирәк, төш вакытында алар инде кайтырга да җыена башлыйлар.) Борынгы чулпыга тап булдым берсендә. Икенче юлы агачтан эшләнгән ипи савыты алдым. Аңа татар орнаменты төшерелгән. Рәсемен Фейсбукка куйгач, әллә ничә кеше: «Минем әбием дә ипине шундый савытта саклый иде», – дип язды. Заманча интерьерда да бик матур күренә ул. 
Татар милли бизәкле әйберләрне мин бөтен җирдән эзлим. Ә эзләсәң тапмый калмыйсың! Табам да, шунда ук интернетка куям: иске әйберне кабат модалы итеп ясау – бу да бит үткәнне саклау. Интернетта аны дизайнерлар күрә, куллана ала. Икеләнеп калган чаклар да бар: татар орнаментына бик ошаган бизәкләр очрый. «Безнекеме-юкмы?» – дип фотога төшереп танышларга җибәрәм – бергәләп ачыклыйбыз. 

Милли кием турында. Өстемдәге киемем аркасында гына үземне бөтенләй башкача хис иткән мизгелләр кичергәнем бар. Моны аңлату да кыен... Узган ел Чаллыда энемнең никахы булды. Элек мулла килгәндә башка яулык бәйли иделәр дә шуның белән вәссәлам иде – никахка махсус киенү гадәте юк иде бит. Ә хәзер ул туй кебек үк мөһим. Никах модасы да бар. Чакырганда ук кисәтәләр: озын күлмәк кияргә, бөтен нәрсә ябык булырга тиеш, диләр. Мин дә махсус күлмәк сатып алдым, башыма яулык бәйләдем. Миңа бу киемнән шундый рәхәт булды! Шул ук кичне Казанга китәргә тиеш идем. Өстемне алыштырырга өлгермәдем. Шәһәргә җиткәч, «Совет мәйданы» тукталышында төшеп калдым һәм үземне каршы алучылар килеп җиткәнче, кибеткә кердем. Кешеләрнең үземә аерым мөнәсәбәтен тойдым мин шул чакта. Бигрәк тә ир-атларның. Ишекне ачып керттеләр, ачып чыгардылар... Ихтирам, хөрмәт диимме моны? Димәк, безнең Татарстанда мөселманнарны зурлыйлар. 

Икенче юлы тирә-юньдәгеләрнең үземә шундый аерым игътибарын дизайнер Мira Rаkhmatның пончосын киеп чыккач тойдым. Матур татарча орнамент белән эшләнгән ул. Кешеләргә бик ошый! Урамда килеп тотып караучылар, кайдан алдыгыз, дип сораучылар бар. Милли бизәкле әйберләр шактый миндә хәзер. Rukami.tatarга дизайнерлар сайлаганда, ярдәмчем Ләйлә белән алар тәкъдим иткән һәрнәрсәне без башта үзебезгә сатып алдык: киеп, тагып йөреп карадык. Проектны башлап җибәргәннән бирле өйдән берәр милли бизәксез чыкканым юк. Брошка булса да кадыйм: алар миндә әллә ничә төсле. «Бүген урамга кайсы дизайнерның нинди әйбере белән чыгам?» – дип сайлау соңгы вакытта һәр иртәне кызыклы бер шөгыльгә әйләнде. Чаманы гына югалт-маска кирәк! 

 
Уңышлы проектларының берсе дип «Никола-Ленивец»ны халыкка танытуны саный ул. Мәскәүдән 200 чакрым ерак-лыкта, Калуга өлкәсендә урнашкан иҗади мәйдан ул. 
650 гектарда 33 сәнгать корылмасы – күбесе агачтан ясалган.
Җәй буе рәссамнар, архитекторлар, фотографлар, музыкант­ларның иҗади остаханәләре эшли анда, «Архстояние» дигән фестивале уза... Иҗат белән җенләнгән кешеләр анда кемпингта, агач йортларда яки хостелда яшиләр. Кыскасы, табигать белән бербөтен булып иҗат итү урыны ул. «Язын безне: «Никола-Ленивец? Әйе, ишеткән бар шикелле», – дип, теләр-теләмәс сөйләшеп, күп вакыт кире борган спонсорлар, көзгә: Әйе, беләм! Анда аяк басмаган кеше калмады түгелме соң инде?!» – дип каршы алды», – дип сөйли якташыбыз белән бер
командада эшләгән Володя Шадрин. Проект турында халыкка сөйләү өчен Радмила Инстаграмны куллана. Дөресрәге: «Паркның матурлыгын сездән – килгән кунаклардан да әйбәтрәк күрүче юк!» – дип, алар җибәргән фотосурәтләрне урнаштыра. Танылган фото­рәс­сам­нарның эшенә караганда, бу гади сурәтләр паркка килүчеләрнең санын күпкә ишәйткән. (Шушы паркка нигез салган рәссам, архитектор Николай Полисский­ның бер эше төшкән фотоны «Глобал» үзенә урнаштыргач, аларның аудиториясе бер көн эчендә 10 тапкырга үсә. Ул фото 330 мең «лайк» җыя!)

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар