Затлылык, эчкерсезлек, үзенә һәм кешеләргә кадер-хөрмәт – яшәешенең нигезен тәшкил итүче төп кыйммәтләр.
Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Якыннарыңның һәм үзеңнең сәламәт булуың, яраткан эшеңне башкару, мул тормышта яшәү, туган җирдә көн итү, халкыңа файда китерү, бүгенге халәтеңә шөкер итә белү...
Бу һәм тагын башка бик күптөрле уңай мәгънәләрне үз эченә ала бәхет дигән мөкатдәс сүз. Аңа илтүче сукмакны да һәр кеше үзенең хыял-максатларыннан чыгып сала. Әлбәттә, бәхетнең серләрен ачуда һәм яшәүнең төп мәгънәсен аңлауда әти-әниләребез генә түгел, укытучыларыбыз да хәлиткеч роль уйный.
Без, 1990–1995 елларда Казан дәүләт университетының Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетында белем алучылар, бәхетле буын идек. Студент елларыбыз Советлар Союзы таралып, илдә икътисадый кризис хөкем сөргән елларга туры килсә дә, бу авырлыкларга баш имәдек, чөнки якты киләчәккә ышаныч хисе тәрбияләде. Тирән белемле, киң күңелле һәм фидакарь укытучылардан белем алдык. Декан Тәлгать Галиуллин җитәкчелегендәге факультетта Диларә Тумашева, Җәмил Зәйнуллин, Вахит Хаков, Миркасыйм Госманов, Азат Әхмәдуллин, Хатип Миңнегулов, Гомәр Саттаров, Фәрит Йосыпов, Резеда Ганиева, Флера Сафиуллина, Фәһимә Хисамова, Флера Ганиева, Сәгадәт Ибраһимов, Камил Биктаһиров, Альберт Яхин, Шәйхелислам Садретдинов кебек мөхтәрәм затлар татар теле һәм әдәбиятының байлыгын һәм нечкәлеген өйрәтте. Иң мөһиме: бездә үз халкыбызга, аның тарихына мәхәббәт тәрбияләде, алган белемнәребез белән татар мәгарифен һәм мәдәниятен үстерүгә хезмәт итәргә кирәклегенә ышандырды.
Чыннан да, күбебез студент елларыннан ук Казан шәһәренең төрле мәктәпләрендә татар теле укытучылары булып эшли башлады, язучылык таланты булганнар үзләренең иҗади каләмнәрен газета-журнал битләрендә чарлады (мондый талантлардан иң танылганы – язучы Айгөл Әхмәтгалиева). Университетны тәмамлаганнан соң, бер өлешебез укуын аспирантурада дәвам итте, үзләрен университетта укыту яки Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында фән өлкәсенә багышлады. Күп кенә курсташларыбыз Татарстандагы һәм чит төбәкләрдәге мәктәпләргә тарих, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып китте. Төркемдәшләр белән очрашкан вакытта, укытучыларыбызны һәрчак сагынып, тирән хөрмәт белән искә алабыз. Тавышлары, йөз-хәрәкәтләре, үзләренә генә хас дәрес аңлату өслүпләре, пөхтәлекләре, хәтта өсләренә кигән киемнәре дә, фотосурәттәге кебек, һәрберебезнең күңелендә саклана. Еллар узган саен, аларның никадәр олы йөрәкле һәм мәрхәмәтле булуларын аңлыйбыз. Чын остаз буларак, алар һәр студентны аерым шәхес итеп кабул итте, белем белән бергә аларның йөрәгенә ярату, өмет һәм ышаныч орлыкларын чәчте.
Факультетны тәмамлап, олы тормыш юлына чыгу көннәре якынлашканда, кайберләребез өчен башка бәхет ишекләре ачылды. Кулга диплом алуга, язмыш берничә яшь белгечне яңа гына оешкан Татар дәүләт көллиятенә китерде. Ә киләчәгебезгә юнәлеш бирүчеләр, юл күрсәтүчеләр, әлбәттә, факультет укытучылары булды.
Белгәнебезчә, туксанынчы еллар татар дөньясында милли рухның һәм азатлык хәрәкәтенең яңадан көчәя, татар теленең һәр өлкәгә үтеп керә башлавы белән характерлана. Милли мәгариф системасында укытучыларга ихтыяҗ арту сәбәпле, 1992 елда беренче милли уку йорты – Татар дәүләт көллияте ачыла. Казан университетының татар филологиясе факультеты базасында оешкан бу көллияткә җитәкче итеп методика кафедрасы доценты Флера Әкрам кызы Ганиева билгеләнә.
Оста оештыру сәләтенә ия булган һәм һәр эшне төгәл башкарырга яраткан Флера Әкрамовна өчен дә яңа чор башлана. Яңа уку йорты оештыру эше кебек үтә җаваплы вазыйфаны тормышка ашыруда ул төрле рәсми киртәләрне һәм матди кыенлыкларны җиңеп чыгу юлларын таба. Аның тәкъдиме белән көллияткә мөдир итеп яшь белгеч – тарихчы Илдус Котдус улы Заһидуллин билгеләнгәч, аның белән берлектә көнне төнгә ялгап, мөстәкыйль бина алу, сыйныфларны җиһазлау, тулай торак табу кебек җитди мәсьәләләрне хәл итүгә зур көч куя. Сүз уңаеннан, шуны да өстик: көллиятнең тәүге студентлары беренче елларда Казан дәүләт университетының Татар филологиясе факультеты укытучыларында белем ала. Яңа ачылган уку йортына аерым бина бирелгәч, көллиятнең төрле структуралары оеша башлый.
Университетның зур ярдәме белән кыска вакыт эчендә популярлык казанган көллият, 1995 елның декабрендә Татар дәүләт гуманитар институты итеп үзгәртелә, Илдус Заһидуллин ректор итеп билгеләнә. Бераздан ректорлык вазыйфасы Татарстан Мәгариф министры булып эшләгән профессор Васил Габдулла улы Гайфуллинга күчә.
Яңа көллиятнең оештыру эшләрен чын күңелдән яратып башкаруы Флера Әкрамовнаның һәр хәрәкәтеннән, һәр сүзеннән аңлашыла иде. Көллият эшләре белән бергә университеттагы вазыйфасына да җитешә: сыйныфка килеп керүгә ул әдәбият дөньясына бик оста күчә, татар сүз сәнгатенең нечкәлекләрен тәфсилле итеп аңлата иде. Без, соңгы курс студентлары, аның һәр хәрәкәтен сокланып күзәтә, һәр җөмләсен йотлыгып тыңлый идек. Аның ялкынлы лекцияләре, аеруча һәр сүзнең матурлыгына басым ясаган бай әдәби сөйләме аша туган телебезнең матурлыгын күрергә һәм бәяләргә өйрәндек.
Фикер сөрешемнән бу җылы эчтәлекле хатирә-язманың төп герое кем икәнлеген аңлагансыздыр инде. Флера Әкрам кызы Ганиева укучыларына белем генә бирмәде, аларның эш дөньясына кереп китүләрендә дә хәлиткеч роль уйнады. Университетны тәмамлауга, Татар дәүләт көллиятенә укытучы итеп билгеләнгән бәхетле яшь белгечләр арасында мин дә бар идем. 1995 елдан башлап тормыш юлым Флера Әкрамовна белән янәшә, дөресрәге, аның канаты астында дәвам итте. Институтта эшләү чорында әдәбият кафедрасы профессоры, институтның уку-укыту эшләре проректоры Флера Әкрамовнаны җитәкче, укытучы һәм шәхес буларак үзем өчен тагын да тирәнрәк ачтым. Ул киләчәкне күреп эш итүче, уку-укыту таләпләрен яхшы белүче гадел һәм төгәл җитәкче иде. Үзенә дә, кул астында эшләүчеләргә дә таләпчән булды. Оста җитәкче буларак, яшьләргә дә үз көчләрен сынап карау һәм тәҗрибә туплау өчен төрле җаваплылыклар тапшырды, аларның үсешенә һәрчак юл ачты.
Заман ихтыяҗларын күздә тотып, институтның киңәюе һәм үсеше өчен туктаусыз эзләнүдә иде ул. Мәсәлән, татар мәктәпләренә тарих, татар теле һәм әдәбияты, аеруча авыл җирлекләрендә чит тел укытучыларына ихтыяҗны күздә тотып, институтта яңа бүлек һәм факультетлар ачылды. Татар теле һәм әдәбияты, тарих, көнчыгыш телләр факультеты (деканы – Э. А. Исламова), чит телләр факультеты (деканы – В. Н. Хисамова), урта белемле һөнәри белгечләр әзерләү факультеты (деканы – Т. М. Тальманова), ориентация һәм лингвистика факультеты (деканы – А. С. Михеев) кебек юнәлешләр актив эшчәнлек башлады. Факультетларда төрле кафедралар оешты һәм тиз арада көчле белгечләр белән тулыландырылды.
Укытуның сыйфатын күтәрү максатыннан, Казан дәүләт университеты, Казан дәүләт педагогика университеты һәм Татарстан Фәннәр академиясе кебек белем үзәкләреннән белгечләрне җәлеп итүдә дә Флера Әкрамовнаның роле аеруча зур. Чөнки ул кешеләрне таный һәм сөйләшә белә, иң мөһиме: үзе ышанган дөреслеккә башкаларны да күндерә белү сәләтенә ия. Беренче елларда Казан дәүләт университеты укытучыларының ярдәме белән ачылган кафедралар тора-бара яңа белгечләр белән баеды. Әдәбият белеме кафедрасына Фәрит Яхин, тел белеменә Фәрит Хәкимҗанов, тарих һәм иҗтимагый фикер кафедрасына Гамирҗан Дәүләтшин җитәкче булып килде. Ал Амари Мөхәммәд Салех, Александр Михеев һәм Фәридә Акулова кебек гарәп һәм фарсы тел белгечләренең институтта эшли башлавы көнчыгыш телләре бүлекләренең оешуына һәм үсешенә зур этәргеч булды. Шул ук вакытта университетны уңышлы тәмамлаган бик күп яшь белгеч Флера Әкрам кызының тәкъдиме белән тулы штатка алынды. Аларның күбесе бүген Казан (Идел буе) федераль университетында, Татарстан Фәннәр академиясендә, Болгар ислам академиясендә (фән докторы Айнур Тимерханов, фән кандидатлары Эльвира Исламова, Рамилә Сәгъдиева, Алмаз Галимов, Светлана Айдарова, Марсель Ибраһимов, Гөлназ Мөхәрләмова, Рузилә Сәлахова һәм башкалар), Төркия университетларында уку-укыту һәм фән юлында үз эшчәнлекләрен уңышлы гына дәвам итә.
Таләпчән булу белән бергә, Флера Әкрамовна кайгыртучан җитәкче дә иде. Аеруча тормыш тәҗрибәсе әле саерак булган яшьләрнең хис-тойгыларын һәм курку-икеләнүләрен бик тиз сизеп-аңлап ала. Каршысына утыртып, сабыр гына тыңлый һәм акыллы киңәшләре белән тынычландыра, кешенең үзенә булган ышанычын арттыра, күңеле тутыкканнарның җанын җылы сүзе белән йомшарта белә. Яшьлек максимализмы белән эшләнгән хаталарыбызны да аңлап кабул итте, ялгышларыбызны танырга һәм аңларга булышты.
Дәрестән тыш уздырылган төрле чараларда, бәйрәм мәҗлесләрендә дә Флера Әкрамовна һәрчак үзәктә һәм башлап йөрүче иде. Бүген дә сагынып искә ала торган төрле очрашу, котлау яки мәҗлесләр югары дәрәҗәдә зәвык белән оештырыла, тирән мәгънәле уза иде. Без бу юнәлештә дә остазыбыздан күп нәрсәгә өйрәндек.
Флера Әкрамовна, әлбәттә, институт студентларының яраткан укытучысы да иде. Ул һәр укучыга әлегә эшкәртелмәгән кыйммәтле таш итеп карады. Ювелир осталары сыман, укучының эчендәге җәүһәрне – ачылмаган сәләтне – яктылыкка чыгарырга, һәр укучыны энҗе бөртекләре кебек кыйммәтле ташка әйләндерергә омтылды. Әдәбият – сәнгатьнең бер төре икәнлегенә басым ясап, әсәрләр аша тирә-юньдәге матурлыкны күрергә өйрәтте. Аның идеясе белән укучыларда сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү һәм аларның талантларын ачу максатыннан, укыту программасына каллиграфия дәресе кертелде, театрдан артистлар чакырылып, хор һәм драмтүгәрәк эшли башлады. Студентларның талантын ачуда Нәҗип Нәккаш, Ирнис Рәхимуллин кебек танылган осталар яратып эшләде. Шуны да әйтеп үтәсе килә: 1968 елда Казан дәүләт университетында Ирнис Рәхимуллин җитәкчелегендә Татар халык хорының тиз арада оешып китүендә дә Флера Әкрамовнаның өлеше бик зур.
Үзе дә искиткеч матур тавышлы һәм татар халык көйләрен оста башкаручы Флера Әкрамовна җырга талантлы укытучыларны һәм укучыларны хорга катнашырга әйдәп йөри. Белгәнебезчә, шактый озак еллар актив эшләгән легендар татар хоры университет тарихында һәм чит төбәктә яшәүче татарларның күңелендә онытылмас якты тирән эзләр калдыра.
Татар дәүләт гуманитар институтында Татарстаннан гына түгел, чит төбәкләрдән дә бик күп укучы белем алды. Фән юлыннан китәргә теләүчеләр укуларын аспирантурада дәвам итте. Бүген алар Казандагы төрле университетларда, Татарстан Фәннәр академиясенең төрле институтларында (Алсу Саттарова, Лилия Байбулатова, Гөлнара Зәйниева, Эльмира Сәйфетдинова, Айдар Гайнетдинов, Роберт Шәнгәрәев һәм башкалар) эшли. Күбесе республика һәм чит төбәкләрдәге мәктәпләрдә белем бирү белән бергә газета-журнал редакцияләрендә, радио-телевидениедә хезмәт итә. Бүгенге талантлы яшь шагыйрәләрдән Гөлүсә Батталова, Гөләндәм Галиева, эстрада җырчысы Илгәрәй гуманитар институтта җитеште. «Кая гына барсам да, бездә укыган студентлар каршыма чыга, елмаеп, «Исәнмесез, Флера Әкрамовна!» дип килеп эндәшә», – дип сөенә ул.
Гөрләп эшләп килүче һәм якында Милли университетка әйләнергә тиешле Татар дәүләт гуманитар институтының 2005 елда Казан дәүләт педагогика университеты һәм Татар-Америка төбәк институты белән кушылуы татар җәмәгатьчелегендә зур канәгатьсезлек тудырды. ТДГПУ эшләү чорында әдәбият дәресләре бирү белән бергә, Флера Әкрамовна факультетның укыту-методика комиссиясе җитәкчесе иде. Шулай ук Әстерхан университетында яңа гына ачылган татар теле һәм әдәбияты бүлеге белән элемтәләрне җайга салды. Хазар диңгезе янындагы университетка барып, татар һәм ногай студентларына татар әдәбияты дәресләрен укытып кына калмады, андагы укучыларны Казанга кунакка чакырып, үзе аларны шәһәр буйлап гиздерде. Болардан тыш, Казанда Мәгариф министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы кебек оешмалар тарафыннан уздырылган төрле чараларда – мәктәп укучыларының татар теле һәм әдәбияты буенча белемнәрен тикшерү, иҗади һөнәрләргә кызыксынуны үстерү бәйгеләрендә, олимпиадаларда жюри җитәкчесе яки әгъзасы булып актив катнашты.
Флера Әкрам кызы әнисе Мәймүнә ханым белән.
Әгәр дөньяга кабат килү мөмкинлеге булса, кайсы һөнәрне сайлар идегез дигән сорауга Флера Әкрамовна, һичшиксез, укытучы һөнәрен дип җавап бирер иде. Укытучы һөнәренә булган мәхәббәт хисе аңа әнисеннән дә күчкәндер. Әнисе Мәймүнә апа Свердловск шәһәрендә туып-үсә. Әкрам абый белән гаилә коргач, яшьләр татар мохитендә яшәү хыялы белән 1938 елда Казанга күчеп киләләр. Ләкин Казанга төпләнгәнче, язмыш аларны Арча районы авылларында хезмәт иттертә әле. Мәймүнә апа башта Шура авылында укытучы булып эшли. Бу авылда 1940 елның 25 мартында гаиләнең икенче баласы – кызлары Флера дөньяга аваз сала. Ләкин бу бәхетле гаилә өстенә да кара болыт килә: 1941 елда Әкрам абый сугышка алына, бик күп тол хатыннар кебек, Мәймүнә апа, сыгылып төшмичә, ике сабыен ике канаты астына алып, үз идеалына хезмәт итүен дәвам итә. Русча һәм татарча камил белүе сәбәпле, тиздән аны Кенәрдәге райисполкомга эшкә алалар. Анда да тырышып эшли, ләкин укытучылык һөнәрен яратуы аны кабат мәктәпкә, бу юлы Ашытбаш авылы мәктәбенә китерә. Мәймүнә апаның балалары башлангыч һәм урта мәктәпне Ашытбашта, 9 нчы һәм 10 нчы классны күрше Кырлай авылына йөреп тәмамлый. Икесе дә югары белем алып, әниләре кебек бөтен гомерләрен ватанга һәм милләткә хезмәт итүгә багышлый. Казанга күчеп килгәч тә, Мәймүнә ханым уку-укыту эшен дәвам итә, озак еллар Казан педагогика институтында ректор
М. З. Зәкиевнең сәркатибе булып эшли. Ярдәмчеллеге һәм кешелеклелеге өчен һәр кеше тарафыннан хөрмәт казана. Флера Әкрамовнаның хатирәләреннән Мәймүнә апа бик грамоталы, акыллы, төгәл һәм бик пөхтә ханым булып күз алдына килеп баса. Кешеләргә биргән сүзен һәрчак үтәве, эшлисе эшләрен көндәлеккә теркәп бару гадәте булуы кебек күркәм үзенчәлекләре белән күбебез өчен үрнәк булып тора. Мәймүнә апага хас булган җаваплылык, җитдилек һәм пөхтәлек кебек сыйфатлар аның балаларына да күчкән. Без яңа гына эшли башлаган елларда Флера Әкрамовна башта әнисен, озак та узмый, көтмәгәндә вафат булган бертуган абыйсы Альфредны мәңгелеккә озатты. Мондый авыр югалтулар каршында бөгелеп төшмәде, эчтән йөрәге кан еласа да, безгә сиздермәде. Кайгысын институттагы эшләр белән, яраткан коллективының һәм студентларының җылысы белән басарга тырышты.
Флера Әкрамовна белән җылы мөнәсәбәтләребез институт диварлары тышында да һәм мин чит илгә киткәч тә дәвам итте. Кунакта, театрда яки башка җирдә очрашканда ул, шәхес буларак, яңа сыйфатлары белән ачыла барды. Затлылык, эчкерсезлек, үзенә һәм кешеләргә кадер-хөрмәт – аның яшәешенең нигезен тәшкил итүче төп кыйммәтләр. Тирә-юньдәгеләрдә бары тик матур сыйфатларны гына күрә белә, вакланмый, кешене дә, үзен дә түбәнгә төшерми торган холыкка ия ул. Аеруча юмарт күңелле дә: якыннарын җылы сүзләре, затлы бүләкләре белән һәрчак шатландырып, канатландырып торырга ярата.
Дистә елдан артык лаеклы ялда булуга карамастан, укучылары, укытучылар һәм мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә яши. Эшкә җаваплы каравы һәм төгәллеге, университетта эшләү чорында дәреслекләр төзүдәге бай тәҗрибәсе аңа һаман да тынгылык бирми. Татарстан Мәгариф министрлыгының үтенече буенча, менә ничә еллар инде урта һәм югары сыйныфлар өчен әдәбият дәреслекләре әзерләү өстендә актив эшчәнлек алып бара.
Укытучы һөнәре әдәбиятта шәмгә охшатыла. Чын укытучы да шәм кебек: тирә-якка яктылык чәчә, башкаларга нур һәм ирфан тарату өчен, үзен «эретә», бөтен көчен һәм энергиясен сарыф итә. Флера Әкрамовнаны якыннан белүче буларак, мин аны кеше күңеленә җылылык бирүче кояш, дымга сусаган чүлләргә яуган йомшак яңгыр белән чагыштырыр идем. Олуг остазыбыздан алган яктылык һәм матурлык, инде үзләре дә күптән укытучы булган укучылары һәм кешелек дөньясына тирән ярату белән әзерләнгән дәрес китаплары аша үсеп килүче яңа буынга күчә бара, аларның күңел дөньясын җылыта. Элемтәләрнең дәвамлылыгы, үзе кабызган утларның сүнмичә киләчәккә күчеп баруы – быел чираттагы юбилеен билгеләүче әдәбият профессоры Ганиева Флера Әкрам кызының тормыш фәлсәфәсендәге бәхет төшенчәсенең иң әһәмиятле сызыгыдыр. Укучыларыгызның һәм якыннарыгызның күңел дөньясына салган күпер һәрчак хәрәкәт белән яктылык эчендә балкып торсын, чәчкән орлыкларыгыз мул уңышлары белән Сезне һәрдаим сөендереп, гомер юлыгызны озынайтып торсын, хөрмәтле Остазыбыз.
Төркия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк