Логотип
Арабыздан беребез

​Мәхәббәт = Айгөл

«Ә мин артист булырга җыенмыйм. Җыр ул минем бер мавыгуым гына». «Мин булачак иремне, балаларымны бернәрсәгә дә алыштырмаячакмын!» «Артист кешегә кияүгә чыкмаячакмын. Артист булу кыен, ә артистның хатыны булу икеләтә авыр». «Ә әтием исеменнән мин беркайчан да файдаланмадым!» «Мәчеткә бару хыялы бар әле тагын»... 

19 яшьлек Айгөлнең – татар студентларының «Ягымлы яз» фестивале (1993) дипломантының – иң беренче интервьюсыннан бу юллар. 
(Ә ул аны нәкъ менә «Сөембикә» журналына биргән иде!) Ул вакыттан бирле шактый сулар акты. Күп нәрсә үзгәрде. Айгөл БАРИЕВА бүген бөтен татар дөньясына билгеле җырчы, Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исеме бар. Ә менә сылулыгы, гүзәллеге, самимилеге – шул икән! Җырларыннан да шундый ук сафлык бөркелә!
Ут ул. Күзе һәм үзе янып тора. Гел. Бәлки, шуның өчен дә аның белән аралашу шулкадәр җиңел һәм кызыклыдыр?! 


Айгөл, бар җиргә өлгерү тормышны шулкадәр яратуданмы?
– Ирдән уңудандыр, бәлки?! Линар миңа бернинди киртәләр куймады. Һәрбер теләгән максатыма ирешер­гә тулы ирек бирде. Балалар да кечкенәдән мөстәкыйль булды, инде 5 яшьтән алар өйдә үзләре генә кала башлаган иде. Кызымның: «Әни, син тагын гастрольгә китәсеңмени?!» – дип мөлдерәп карап торган күзләрен хәтерлим...

Иҗат кешесе белән яшәгәннәргә һәйкәл куясы, диикме?!
– Кияүгә чыгуым да кинәттәнрәк булды инде минем. Өч көндә танышып, кавышкан кешеләр без Линар белән. Ялга кайткан хәрби кешенең озакка сузарга вакыты да булмагандыр, беренче көнне өйгә кадәр озата кайтты, икенче көнне тәкъдим ясады. Мин ул вакытта ике эштә эшлим. Никах укытабыз да, Линар Себергә китә, мин Казанда калам дип план корабыз. Шулчак дәү әни: «Ир белән хатын никахтан соң аерым яшәми!» – дип кырт кисмәсенме! Мин әле ул чак «Хыял» хорына йөрим, безнең хор Италиягә барырга тиеш. Мин китеп бардым. Әни: «Бер дә борчылма, кызым, мин никахыңа калфак чигәргә бирдем», – дип калды. Гастрольдән кайтып, өч көн үтүгә никах укыттык. (Ә калфакны һаман кадерләп саклыйм, кызым үз никахында шуны кияр дип өметләнәм.) Никахтан соң ике көн үтүгә без Себергә киттек. Вокзалга алтмышлап кеше озатырга килде: хезмәттәшләр, дуслар, туганнар. Алар барысы да бу көтелмәгән яңалыктан һушсыз калганнар иде. Безнең туй шул вокзалда булды бугай, дип көләм мин хәзер. 



Чит җир. Яңа тормыш. Ничек кабул иттең?
– Себердә без бер генә ел яшәдек. Бер-бер артлы балалар туды. Казанга кайткач та, мин әле биш еллап өйдә утырдым. Иҗат кешесе өчен һавасыз яшәү белән бер иде бу. Үз-үзеңнән ризасызлык, канәгатьсезлек.  Ирем, балаларыма ачуланган чакларым да булгандыр. 2004 елда «Нечкәбил» конкурсында катнашу мине кабат сәхнәгә һәм тормышка кайтарды. Икенче урынны алып, диск чыгару һәм клип төшерү кебек бүләкләргә ия булдым. Мине Шамил Бариев кызы итеп кенә беләләр иде. Үз исемемне мин озак таныттым. 

Әти-әниеңне бик иртә югалту да синең шәхес буларак формалашуыңа йогынты ясамый калмагандыр?
– Бу мәңгелек ике яра мине нык үзгәртте – мин кырысландым, үткенләндем, оялчанлыкны юып алгандай булды. Миңа инде үземә юл ярырга кирәк иде. Хәер, мин балачактан бик мөстәкыйль идем, анысы. Бәлки, шуңа да югалып калмаганмындыр. Иркә бала булдым дип әйтә алмыйм үземне. Әти хәтердә мәңгегә тынгысыз бер җан булып уелып калды: ул һәрвакыт каядыр чаба иде. Театрда репетиция, радиотапшырулар, телевидениедә төшүләр, ике институтта дәресләр... Ничек өлгерде икән ул? Өйгә кайтып керешкә урысча сөйләшеп йөргән әни белән икебезне: «Нинди марҗалар бу?!» – дип әрләп ташлый. Әти өйдә чакта гел татарча гына сөйләшә башлыйбыз... 5 яшьтән театрда «яшәдем» мин. Хәтеремә бер хәл бик уелып калган: тормышта шулкадәр уңай әтиемә спектакльләрдә никтер гел тискәре рольләр бирәләр иде. «Минем әти әллә чынлап та шулкадәр әшәке кеше микән?!» дигән уй сызылып үткән иде бер мәл. Аннары, еллар үтеп, үзем «Бичара­кай» фильмында тискәре рольдә уйнагач, урамда туктатып, тамашачыларның: «Без сине бик яратып тыңлый идек, хәзер борылып карыйсы да килми!» – дигән сүзләрен ишеткәч, яхшы башкарылган рольнең ышандыру көчен аңладым. Мин әти-әнием белән аралашырга да өлгерми калдым кебек. Җитми алар миңа – исән булсалар, алар хакына әллә ниләр эшләр идем дә бит...



Эшлисең дә бит, Айгөл! 

– Аллага шөкер, зур хыялым тормышка ашты – «Тапшырылган хатлар» китабы дөнья күрде. Анда әтинең хатлары тупланган. Тиздән әти-әни язмалары белән диск чыгарга тиеш. Әмма мин боларны ниндидер гайре табигый хәл итеп кабул итмим – мин исән чакта алар онытылмаска тиеш!

Артист баласының язмышы да шул юлдан тәгәри, күрәмсең?!
– Минем әти-әни каршы иде моңа. Мин үзем дә каршы. Хәтта балаларымны кечкенә чакта сәнгать юлына кызыга күрмәсеннәр дип, театрга да сирәк йөртә идем. Әмма без күзаллаганча гына булмый тормышта: улым беркем сүзенә дә колак салмыйча, актер булу турында хыяллана. Хыяллана гына да түгел, инде ышанычлы адымнар ясый. «Әни, син минем офис эшчесенә әверелеп, бәхетсез булуымны телисеңме?! Яисә син минем сәләтемә ышанмыйсыңмы?!» – диюеннән соң мин, гомумән, аның сайлаган юлын тәнкыйтьләмәскә булдым. Үзе егылсын, үзе торсын да алга барсын. Гәрчә мин үземне бик таләпчән һәм усал әни дип санасам да, балаларны ишетергә тырышам. Беркайчан аларның теләген кырт кисмим. «Башта әтиегез белән киңәшегез!» – дим. 
 
Дөнья гизүдән без гел башка кеше булып кайтабыз. 


Гаиләдә соңгы сүз ир-атныкы, димәк?
– Бездә андый нәрсә юк. Әгәр мин өйдә юк чак булса, Линар да балаларга:  «Әниегез белән киңәшергә кирәк!» – дип әйтә. Алай да балалар әтиләреннән күбрәк шөлли бугай. 

Линар җайлы холыклы кешегә охшаган.
– Күгәрченнәр кебек гөрләшеп кенә яшибез дисәм, ихласлыгыма хыянәт булыр иде. Тик миндә бер генә тапкыр да: «Ник бу кешегә кияүгә чыктым икән?!» – дигән сорау туганы булмады. Иң мөһиме: ул ышанычлы. Еллар үтү белән шашкын хисләр тоныклана, гаиләне хөрмәт кенә саклап кала ала. Ир-атка бик мөһим сыйфат – юмарт ул Линар. Мин кайчак ни теләвемне кычкырып әйтергә дә куркам, чөнки беләм, минем өчен ул аны соңгы акчасына алып кайтачак! Безнең аның белән тормышка карашлар да тәңгәл килә – матди байлык белән түгел, күңел кичерешләре белән юанып яшибез. Әгәр яңа машина алыргамы, әллә сәяхәт итәргәме дигән сайлау алдында калсак, икебез дә сәяхәтне сайлаячакбыз. 



Син бик чая, матур һәм зәвыклы хатын-кыз. Башка ир-атларның сиңа игътибарын ирең ничегрәк кабул итә?
– Яшерен-батырын түгел, ул игътибар булды, бар һәм булачак. Ирем инде аңа күнеккән. Хатын-кызга игътибар кирәк, ә иҗат кешесе өчен мең тапкыр кирәг­рәк! Янар өчен гел хыялый гашыйклык халәте булырга тиеш! Мин һәм мәхәббәт аерылгысыз төшенчә булып тоела кайчак. Бер танышым икенчесенә: «Мәхәббәт булмаса, Айгөл үләчәк!» – дигән әнә! Чын яратуда бернинди гөнаһ була алмый. Ә йөрәкне дөртләтмәгән мөнәсәбәтләргә мин битараф. Гел яратып-яратылып яшәргә ихтыяҗ миңа, мөгаен, әти-әнидән күчкәндер инде. Әтинең хатларын укыгач, «мондый яратудан бары мәхәббәтсез яши алмый торган бала гына туа ала!» дигән фикергә килдем мин.  Мин ярата беләм!
 
Үзен яратсалар гына хатын-кыз матур була.

Гел янудан торган гомер, димәк?!
– Әтинең бер хатында «тереклек итәргә түгел, яшәргә кирәк бу дөньяда!» дигән юллар бар. Бу минем тормыш девизым хәзер. Гомер буе үз-үзем булып калырга тырыштым. Ясалмалылык ят миңа. Кешенең үз йөзен беркайчан яшереп калам димә, ул барыбер бер ачыла! Ә минем беркемгә дә берни дә исбатлыйсым юк. Беркемгә ярарга тырышасым юк. Турысын бәреп әйтә, ошамаса, борылып китә алам. Үз-үземә нык ышанган шәхес булып өлгергән чорыма килеп җиттем. 

Һөнәреңне интригасыздыр дип әйтә алмыйм. Алай да син алтын урталыкны саклап, дуслык дигән төшенчәгә тугры кала аласың. Шул нисбәттән иҗат кешеләре арасында да якыннарың шактый.
– Әйткәнемчә, мин бик туры сүзле. Бераз гына ясалмалылык, көнләшү сизсәм дә, кеше белән аралаша алмыйм. Чын кешеләр бик аз калды бугай инде бу заманда. Шуңа күрә дә бөтен кеше белән дус булганнарга сагаеп карыйм, димәк, алар чынлыкта беркемне дә якын итми. Кеше бөтен кешегә дә ошый алмый, ошарга тиеш тә түгел. Мин, хәтта, дусларым белән әйткәләшәм кайчак. Бәлки, мин гел хаклы да түгелдер?! Миңа гел дөреслек кирәк! Һәр борчыган проблеманың төбенә төшәсем килә. Аларга минем белән бик җиңел дә түгелдер, әмма миңа алай тынычрак. 




Иҗат кешесендә еш кабатлана торган халәт – депрессия. Үз-үзеңне югалтмау зур батырлык кебек?..
– Кемгә барып бәрелергә белмәгән чакларым була. Андый чакта серем сыярлык берничә якын кешем бар. Күп очракта мин эшкә кереп чумам. Җәяү йөрергә яратам. Аннары мине, мөгаен, ялгыз хатын-кыз булмавым коткарадыр. 

Синең тагын бер таянычың – дин дип беләм...
– Минем ике дәү әти дә мулла иде. Кечкенәдән миңа да дәү әни догалар өйрәтте. Тик ул чакта никтер артык игътибарга алынмаган. 33 яшемә җиткәч, үзлегемнән догалар өйрәнеп, намазга бастым. Елый-елый беренче намаз укуымны хәтерлим – миңа кирәк иде бу ышаныч! Тәрәз каршына килеп басам да Ходайдан сорыйм. Башкаларга зыян китерми теләнгән теләк иртәме-соңмы барыбер кабул була! Сорый белгәнгә бирермен, дигән. Бу сүзләрнең хаклыгына мең кат инандым инде. Шуңа да мин үземне бүген бик бәхетле хис итәм. Тормышта бер үкенечем дә калмас төсле, ни теләдем шуңа ирештем шикелле!..


Айгөл Бариева кухнясында булып кайттык: http://syuyumbike.ru/video/?id=235

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Тапшырылган хатлар"ның җурнал вариантын гына укыдым шул. Китап булып чыгуы бик яхшы булган. Айгөлне "Нечкәбил"гә кадәр белә идем. Инде байтак еллар мин аның иҗатын күзәтеп барам. Әтисен артист буларак бик яратып карый идек. Соңыннан, үзе үлгәннән соң, аның турында басылып чыккан язмалар буенча фикер йөртсәк, Айгөл холык-сыйфаты белән тач әтисе икән... Үзе дә шулай дип язган әнә...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Айгол Бариева мина бик ошый, бик сойкемле, бик гади ул.

      Хәзер укыйлар