Логотип
Арабыздан беребез

Матур, яшь, дәртле, шаян телле Әлфия апа АФЗАЛОВА!

Асия Зәйнашева, шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның кызы:
– Әлфия апа безнең өйдә еш була иде. Матур, яшь, дәртле, шаян телле иде ул. Ул килү үзе бер бәйрәмгә әйләнә. Безнең Ямская урамындагы (хәзер ул урам юк инде) ике катлы агач йортка Зөлфиясе белән авырлы чакта килгәннәрен дә хәтерлим әле. Кайчакларда  кунып та кала... Миңа ул вакытта 10 яшь иде. (Кызы Зөлфия миннән ун яшькә бәләкәйрәк.) Әлфия апа, консерватория студенты Илһам абый Шакиров, композиторлар Александр Ключарев, Фәтхерахман Әхмәдиев, Заһид Хәбибуллин, Сара Садыйковалар гел бездә булдылар. Безнең өйне Филармония филиалы дип йөртәләр иде. Азык-төлеккә кытлык заман булса да, әни мул итеп табын әзерли. Өебез гөрләп тора. Кичләрен Идел яры буйлап ул кунакларны озата китәбез. Әлфия апа репертуарындагы «Әлмәт кичләре», «Күл буена килсәң иде», «Гармунчыга», «Яшь гомер» кебек җырлар минем күз алдында туды. Әни тиз генә җыр текстын яза, Зиннур абый Гыйбадуллин (ул минем үги әтием иде) көен чыгара, Әлфия апа җырлый да башлый.  Менә шундый иҗади тандем! Әни белән аерылмас ахирәтләр иде алар. Безнең Обсерватория ягындагы «774 км» дигән җирдәге бакчабызга килергә, ишегалдында имән астында торган зур өстәл артында чәйләп утырырга, төрле мәзәк сүзләр сөйләп көлдерергә бик ярата иде Әлфия апа. 1960 нчы елларда әни, Зиннур абый (ул 25 ел буе Әлфия апаның концерт бригадасында баянчы булып йөрде) Әлфия Афзалова концертлары белән гастрольләргә чыгып китәләр. Җәйләрен мине дә үзләре белән алалар... Шундый күңелле, рәхәт чаклар иде ул!    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар