Логотип
Арабыздан беребез

Кызыклы еллар, кызыклы шәхесләр 8

Кичәле-бүгенле Флера апаны уйлап, юксынып, сагынып бәргәләндек. Флера Әкрәм кызы Ганиева – күренекле татар әдәбияты галиме, күпләребезгә университетта уку елларыннан ук якын, кадерле булган укытучыбыз ул. Аның белән еш очрашып-күрешеп тормасам да, Флера апаның безнең арада булуы, студентлары белән гел аралашып яшәве, театр залларында, әдәби кичәләрдә балкып күренеп китүе җанга бер рәхәтлек бирә иде...

Иде дим...  Аның вафаты турындагы хәбәрне, кичә үзе белән хушлашу минутларын авыр кабул иттем...
Ә ул безнең Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында, татар теле һәм әдәбияты бүлегендә якты бер йолдыз иде! Студентларның сер сыяр якын кешесе, бик тә затлы-зыялы зат, чын интеллигент!

Безгә, 436 нчы группа студентларына аның лекцияләреендә утыру бәхете тәтемәде. Ләкин ул безнең белән бөтенләй бүтән атмосферада аралашты: 1 нче курстан соң безнең ун кешелек төркемне Башкортстанның Балтач районына фольклор экспедициясенә алып китте (калган ике төркем Хатыйп Миңнегулов,  Шәйхи Садретдиновлар җитәкчелегендә Башкортстанның Караидел, Тәтешле районнарында әби-бабайларны җырлатачак, әкиятләр, мөнәҗәтләр, бәетләр яздырачак). 5 нче курста, кышкы сессиядән соң, группабыз белән музей практикасына Рига, Таллин, Ленинградка да Флера апа җитәкчелегендә бардык.  Ригага самолетта очулар, Таллинның тар урамнары, Ленинградта Эрмитажда йөрүләр... Үзе бер матур истәлек!

...Фольклор экспедициясе Флера апаны безгә бик якынайткан иде инде. Менә, истәлекләр барлап, фотолар актарып утырдым да... Экспедиция көндәлегем килеп чыкты. Анда Флера апа турында да күп язылган. 

«Казан, 27 июнь, 1974 ел. Бүген экспедициягә китәбез. Группадаш Наилә белән «Детский мир»дан сатып алган бертөсле җәйге яшел күлмәкләребезне пардан киеп, тулай торактан троллейбуска чыгып чаптык. Ашыгабыз, кабаланабыз. Тимер юл вокзалына очып барыр идек! Әллә ерак юл җилкендерә... «Мин әйтте диярсең, күр дә тор, берсе дә килмәгән әле!» – дип, Наиләне тынычландырмакчы булам. Чынлап та сүзләрем дөрескә чыкты. Флера ападан башка ник берәрсе булсын икән! Безне күргәч, аның сөйкемле мөлаем йөзе тагын да яктырып киткәндәй булды. «Молодцы, кызлар! Бик төгәл булып чыктыгыз әле сез!» –  дип мактап та куйды әле.

Флера апа үзе татар әдәбияты кафедрасының әдәбият укытучысы. Безгә лекцияләр дә укыганы юк, практик дәресләр дә үткәрми. Ә шулай да безнең өчен серле йомгак түгел ул. Студентлар аңа Флера Әкрәмовна дип түгел, ә бәлки яратып, якын итеп «Флера апа»дип кенә дәшәләр. Үзе юкта «Бәләкәч» дип йөртәләр. Чөнки безнең бүлектә ике Флера апа. Флера Садриева Сафиуллина исә тел белеменнән лекцияләр укый. Озын зифа буйлы, яшькә дә  олырак. Шуңа аның турында «Олы Флера апа» дигәннәрен ишеткән бар. Шулар хакында уйлап, Флера апа Ганиеваның җиңел гәүдәсенә, озын чәч толымнарына, елмайган иреннәренә күз төшереп алдым да, студентлардан һич аермасы юк, дип уйлап куйдым...»

«Төш күрәм. Кемдер биттән сөя. Әнигә дә охшаган сыман... Кем соң әле бу? Бик таныш та үзе, исеме тел очында гына... Уянып китеп күзләремне ачсам – Флера апа! «Акыллым, тор инде», – ди җайлап кына. Барыбызны да шулай иркәләп уята микән ул?..»

«Тимкә, Уразай, Югары Карыш, Көндәшле, Сәйтәк... Иртәнге чәйгә Флера апа гадәттәгечә иркәләп уятып йөри. «Бала», «җаным», дип, матур сүзләрен жәлләмичә. Һәр авылда көндез әбиләрне җырлатабыз. «Җыру белмәйбез, балам», – дип ялындырсалар да, чоланга чыгып репетиция ясаганнан соң, моңлы җырларын магнитофонга яздыртырга ризалашалар тагын. Ә кич һәр авылда безнең концертлар! Флера апа сәхнәдә  «Йәнбикә»не җырлый, бии дә, скетчларда да катнаша. Безгә баянчы итеп Ренат Мөхетдиновны да Флера апа пединститутның музфагыннан махсус чакырган. (Флера апаның әнисе Мәймүнә апа – пединститутта ректор Мирфатыйх Зәкиевнең секретаре, әлбәттә, ул булышкан инде!). Ренат шундый шәп уйный! Әле студент кына булса да, Вафирә Гыйззәтуллинаны Болгариядә дә җырлатып кайткан әнә!..» 
«...9 нчы июль. Бүген экспедициягә нокта куябыз. Машина безне район үзәгенә алып китте. Флера апага йомшак уенчык – зу-ур бер аю баласы бүләк иттек.  Шул йонлачка карап, без тилеләрне дә искә төшерсен, бу бәхетле көннәрне онытмасын дип... Аюның туган көне дип игълан итеп, Вәлиәхмәт дип исем куштык аңа. Һәрберебез шул аю баласы утырган урындык артына үз имзабызны да куеп чыктык әле.

Сихерче килер, беләм,
Зәңгәр вертолет белән...
Һәм түләүсез күрсәтер кино.
Минем яныма туктап,
Туган көн белән котлап
Бүләк итәр 500 эскимо...
– дип, бала-чага кебек шул җырны җырладык әле. Уйнап кына түгел, чынлап! Ә Флера апа елмаеп карап тора. Шунда күзләрендә  яшь бөртекләре дә ялтырап китте...»

...Инде көз җиткәч, университетта укулар башлангач, махсус җыелып фотога төштек. Флера апа яшелгә ак чәчәкләр төшкән кримплен күлмәгенә ак каеш таккан, дулкын чәчләрен артка җыеп куйган... Әбиләр чуагы тантана иткән бер якты көндә исә ул безне Займищедагы дачасына кунакка чакырды. Электричкада барулар, учак ягулар, Мәскәү ягына киткән поездларга сәлам бирүләр, Айдар Исәнбәт (Нәкый Исәнбәт оныгы да безнең группада иде!) гитарасына кушылып, «Казан кичләре»н җырлаулар... Яшьлегебезнең матур бер киче булган ул. Флера апа үзе дә япь-яшь булган инде. Нибары 34 яшь!.. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар