Логотип
Арабыздан беребез

Комбайнчы Венера

«Хатын-кызның ирләр эшенә алынуын мин бер дә өнәмим. Хатын-кыз гаиләдә, балалар янында булса, өйнең яме, ашның тәме арта төшә», – дигән иде район башлыгы Айдар Сәлахов Түбән Тәкермән авылы комбайнчысы Венера Бикмөхәммәтова турында сүз чыккач.

Әлбәттә шулай, бу хакта ниндидер бәхәс куерту гел урынсыз. Сугыш чоры түгел бит, ирләр кулы җитешми дияргә дә сәбәбе юк. Ә менә, йөрәге җитеп, комбайн тикле комбайнны иярләргә алынган Венера ханымның әлеге гамәле соклангыч түгелме, һәм бу хакта дәшми калу мөмкинме? Аны бит берәү дә мәҗбүр итмәгән һәм ул беркемнең дә (бу очракта бер ир егетнең дә дияргә кирәк!) урынына дәгъва кылмаган. Бары тик йөрәк кушуы һәм, әлбәттә, хыялый хисләре алтын басуларга әйдәгән, тулышкан башакларны җыйнап алуда катнашырга ымсындырган аны. «Органик Групп» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең «Чулман» агрофирмасында эшләүче комбайнчы Венера Бикмөхәммәтованың, йортындагы кырыкмаса-кырык төрле хатын-кыз мәшәкатьләрен, дүрт баласын калдырып, ирләр эшен башкарырга батырчылык итүенә генераль директор Илдар Гыймадиев та башта сәерсенеп һәм булдыра алырына шактый ук икеләнеп караган икән әле. Авылда сүз тиз йөри бит ул, Илдар Шамил улының шик-шөбһәләрен тиз таратканнар. Венера турындагы мәгълүмат генераль директорның колагына бик тиз килеп ирешкән. Ире Илгиз Бикмөхәммәтов белән бергә 2007 нче еллар тирәсендә берничә ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп, ярыйсы гына тәҗрибә туплагач, икенче сезонны аның үзенә өлкән комбайнчы сыйфатында ашлык суктыруда катнашырга туры килгәикән бу ханымга. «Ирләрне дә уздырырлык итеп эшләп, күпләрнең, кем әйтмешли, кикрикләрен шиңдергән Венера әле ул», – дигәннәр Гыймадиевка. 




Венераның үзен исә баштарак: »Балаларыңны карап өеңдә генә ятасы урында, нишләп тимер-томыр арасында тыкшынып йөрисең?» – дип аптыратканнар. Аңарчы да әле, Минзәләнең үзендә укып йөргәндә дә, таныклык алу өчен шактый тир түгәргә мәҗбүр булган ул. Янәсе, кая инде хатын-кызга трактор-комбайнда эшләү? Үҗәтлеген, булдыра алуын Венера шунда раслаган. Дөрес, аннан соң 6-7 ел гомер узган узуын. Иген кырларында беренче сынауларны узган дәвердә үк дүрт һәм өч яшьлек кызлары Фәридә белән Фәриягә иптәшкә тагын ике кыз – Фәзилә белән Дилбәрне алып кайтырга өлгергән. Инде менә өлкәннәре үсеп җитеп кул арасына керә һәм кечкенәләрне карый ала башлагач, йөрәгенең җилкенүен тыеп тора алмаган Венера ханым.

– Узган елны ук инде, урып-җыю эшләренә керешкәндә, авылыбыз комбайнчыларының басуга китүләрен кызыгып карап кала идем, – ди Венера. – Әмма балалар кечкенә булгач, насыйп булмады. Быел чыктым, җанга җылылык иңгәндәй тоелды. Түбән Кама шәһәрендә яшәүче кайнатам белән кайнанам җәйгелеккә кайтып торгач, кызларым өчен күңелем тыныч иде. Олы кызлары йорттагы бар эшне ялт итеп эшләп куя, ике сеңелләренә дә – күз-колак. Әле бит безнең ике савым сыерыбыз да бар. Иртән үзем савып китсәм, кичкелеген Фәридә белән Фәрия сава. Кош-кортны да шактый мулдан асрыйбыз. Бакча-яшелчәсе дигәндәй, эш күп, кыскасы. Балаларның эшләп үсүе безнең өчен генә түгел, киләчәктә үзләре өчен дә файда. Урып-җыю вакытында үзләрен күреп тә булмый әле: иртән киткәндә дә, кич кайтканыбызда да йокыда булалар. Битләреннән үбеп кенә узган вакытлар аз түгел...

Әйе, Венера шулай уйлый. Эшнең сөяк сындырганы юк. Хәзерге заманда күпләр балаларын балда-майда йөздереп, эш эшләтергә жәлләп тәрбия кылганда, Бикмөхәммәтовларда башка фикер. Хәер, Венера үзе дә бик җиңел тормышта үскән кыз түгел. Минзәлә районының кечкенә генә Мортыштамак авылында туып-үсеп, мәктәпне күрше Кадрәк авылына җәяүләп йөреп укыган чакларын искә төшерү дә җитә. Ишегалды тулы мал-туар, әти-әнисе көннәр буена диярлек колхоз эшендә, берсе тракторда, икенчесе – фермада. Тырыш, булдыклы, карусыз хезмәт кешеләре. Гаиләдәге ике кызга – апасы Валентина белән Венерага да «хезмәт тәрбиясе» күп эләккән. Ә менә техникага мәхәббәт димәктән, монысын Венера үзе дә белми, дияр идең... Техникага хирыслык аңа бала-чага вакытыннан ук килә торгандыр. Әтисе Әдһәм Җәләлетдинов Татарстанның атказанган механизаторы исеменә лаек булган шәхес. «Әле бәләкәй чакларында ук кызларым минем янда басуда булдылар, – дип искә ала Әдһәм ага. – Башта Валентина-Вәсиләне (минем хатыным Клара – керәшен кызы, шулай ике исем белән йөрттек олысын), аннары икенчесен күтәреп утыртам тракторга. Ялыкканчы шулай йөриләр болар. Ә Венерасы исә, мәктәптә укыган чагында да, букчасын гына кертеп куя да, йөгерә-йөгерә килеп җитә иде. ДТ-75 тракторына менеп утыра да көн буена диярлек янымда йөри. Ул тавышка ничек чыдагандыр балакай... »





Холкындагы сабырлык, чыдамлык, булдырам дип тырышу галәмәте әнә шул чылбырлы тракторның баш миләрен бораулап кергән гөрелтесе астында барлыкка килгән дә инде. Эссе җәйге кояш астында, тузан йотып, бер караңгыдан икенчесенә кадәр штурвал киеренкелеген тоеп, икмәк өчен барган көрәшне әллә җиңеп чыга алыр идеме ул нәфис куллар? Кабиналарында кондиционерлары эшләп, музыкалары уйнап торган замана комбайннарында эшләүчеләргә бәлки ул кадәр үк авыр түгелдер. Ә менә Венераның «Дон-1500»ендә андый уңайлыклар юк шул. Хәер, аның мондый комбайннары да хәзер санаулы гына калып киләдер инде. Ә менә хатын-кыз кулы тигән комбайн чисталыгы-пөхтәлеге белән дә башкалардан аерылып тора. Тәрәзәләренә элгән пәрдәләренә кадәр ялт иткән булыр! Быелгыдай челлә җәйдә баш белән салкын суга чумасы килгән чаклары да булмый калмагандыр комбайнчы ханымның Әмма ул ярдәмчесе, Чаллы көллиятендә белем алучы авылдашы Ленар Гобәев белән әлеге кайнар көннәрнең кадерен белеп калырга омтылып, барысына да түзеп, тизрәк, күбрәк һәм сыйфатлырак итеп игеннәрне суктырып алу җаен карый. Нәтиҗәләре дә куанырлык шул: «Дон»нар арасында агрофирма күләмендә генә түгел, район комбайнчылары арасында алдынгылар рәтенә чыкты ул. Урып-җыю эшләре ахырында исә Венера Бикмөхәммәтова 14000 тоннадан артык икмәк суктырып, районда икенче урынга чыгып төгәлләде уракны.

– Бу җиңүдә Ленар белән икебезнең генә түгел, ирем Илгизнең дә өлеше зур, – ди Венера ханым. – Әгәр авыр минутларда ул булышмаса, вакытында «ашыгыч ярдәм» күрсәтмәсә, бәлкем алдынгылыкка чыга да алмас идек. Илгиз үзе дә комбайнчы булып эшләп, техника белән «җенләнгән» кеше. Аңа телефоннан шылтыратып: «Шул җиреннән шундыйрак тавыш чыгара, бу җире болай, теге җире...» – дип әйтү дә җитә, шундук диагнозын куеп, киңәшен бирә. Тыны белән дә тоя диләр андыйларны. Хәзер ул шушы хуҗалыкта инженер вазыйфасын башкара. Мине дә ул өйрәтте бу эшкә. Башта кеше булмаганга гына, ярдәмгә генә дип чыккан идем бит мин. Аннары бер тотынгач, иген кыры, техника мине үзенә әсир итте...
Хуҗалыклары шактый зур. Гаилә ишле булгач, йортны зурайту хаҗәте килеп чыккан. Әле кечкенәләр дә укырга керсә, дәрес әзерләргә урын җитмәячәк бит. Йорт мәшәкатьләргә чумып йөргән мәлләре Бикмөхәммәтовларның. Урып-җыю эшләре төгәлләнгәч, Венера машина-тракторларны ягулык белән тәэмин итү станциясендәге эшен дәвам итә. Авылда балалар бакчасы юк, шунлыктан ике кечкенә кыз да әниләре белән көн дә диярлек «эшкә йөри». «Бер хезмәтнең дә гаебе-кыегы юк. Нинди генә һөнәр сайласалар да – аларның үзләрендә. Мин дә бит көллияттә укып, юридик белем алган идем, язмыш үземне иген кырлары белән бәйләде. Шунлыктан балаларга да минем юлдан китмәгез, дия алмыйм...»

Минзәлә районы

----------------------------------------------------------------------------------------------------

ГЫЙМАДИЕВ Илдар Шамил улы, «Органик-Групп» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять генераль директоры, бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнагать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы. Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Россия агросәнагать комплексының Мактаулы хезмәткәре.

– Без әле яңа гына оешкан предприятие. Минзәлә районындагы «Минзәлә», «Чулман», Мөслим районындагы «Урожай», «Ык» агрофирмаларын һәм Мөслим ашлык кабул итү предприятиесен берләштергән «Органик-Групп» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең хезмәт уңышлары да әлегә тыйнак түгелдер. Әмма һәрбер предприятие икътисади яктан үзен акларлык хезмәт куярга бурычлы дип саныйм. Әгәр былтыргы нәтиҗәләргә күз төшерсәк, проблемалы ел булган ул. Оештыру эшләре, структура үзгәрешләре белән шөгыльләндек. Быел инде алга таба күзгә күренерлек сикереш сизелде дисәм, артык күпертү кебек тоелмас. Чыннан да, байтак яңалык кертелде. «Минзәлә» агрофирмасы җыйнакландырылды, Аю һәм Мәлкән хуҗалыкларында 800 башка исәпләнгән савым сыерлар фермасы эшләп китте. Күрсәткечләребез,әйткәнемчә, тыйнак. Әмма без бу юнәлешне үстерүгә тотынганбыз икән, бер урында таптанып тормабыз, югары нәтиҗәлелеккә ирешкәнче тырышырбыз дип уйлыйм. Агрофирмаларда уңышлы старт алынды, ныклы база булдырылды. Инфраструктураны үстерүгә игьтибар бирәбез...

Илдар Гыймадиевнең сүзләрендә хаклык бар. Ул әле бик тыйнак сөйләшә. Ә бит, быел Минзәлә районында моңарчы күрелмәгән рекордлы уңыш нәкъ менә «Органик-Групп» ҖЧҖ карамагында Йорт авылы басуларыннан алынган. Биредәге бер басуның гектардан 57 центнер уңыш бирүе турында матбугат шаулап алган. «Җиргә кадер-хөрмәт күрсәтсәң, ул сине шулкадәр мул уңыш белән сөендерә ки, үз күзләреңә дә ышанмыйча торасың хәтта, – ди «Чулман» агрофирмасының баш агрономы Илгиз Хәкимов. – Инвестор булып Илдар Гыймадиев килгәч, игенчелек тармагына өр-яңа сулыш өрелде сыман. Тулбай авылындагы парга калдырылган җирләрне горчица-сидерат белән ашлагач, уҗым бодае чәчкән идек, гектардан 40 ар центнер уңыш җыйнап алдык. Министр Марат Әхмәтов килгәч, бу басуларга югары бәя биреп китте...» 

Илдар Гыймадиев – чыгышы белән Тукай районының (элек Сарман районына керә иде) Яңа Бүләк авылында (Илһам Шакировның туган авылы) туып-үскән егет. Алай гына да түгел, ул 30 ел гомерен шушы авылда колхоз рәисе булып эшләүгә багышлаган Шамил Гыймадиевнең улы. Алма агачыннан ерак төшми, дигәннәре бигрәк дөрес инде. Алдынгы колхозны җитәкләве белән халык абруен казанган Шамил аганың исеме онытылмаган кебек, аның улы Илдар Гыймадиевнең дә кылган гамәлләре, авыл хуҗалыгы тармагындагы хезмәт җимешләре күпләрне сокландырыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар