Хәерле иртә, Балам!

Кем ул, диярсез? Бу «Татарстан–Яңа Гасыр» телевизион каналы тамашачыларына башта «Һава торышы»н, хәзер «Хәерле иртә!» тапшыруын алып баручы, «Тамчы-шоу»ның мөхәррире буларак таныш Роза ӘДИЯТУЛЛИНА. Телеэкраннардан бер елга югалып торган Роза кабат үзенең сөйкемле, шат йөзе белән тамашачыларга «Хәерле иртә!» тели. Бүгенге әңгәмәдә Розаның ничек килеп эләгү серләрен, сабые тугач үзгәргән тормышы хакында белербез.
Роза, балачактагы хыялларың тормышка аштымы?
– Мин җырчы булырга хыялландым. Кечкенә чакта көзге алдында, кулыма тарак тотып, җырчыларга кушылып җырлаганым әле һаман да күз алдымда. Бу бик кызык иде. Телевидениегә килеп эләгүем очраклы булмады. Кечкенә чактан ук ТВ бинасында чуалып йөрдем. Әниемнең туганнан туган сеңлесе, балалар һәм яшьләр иҗат берләшмәсе белән җитәкчелек итүче Рамилә Сәхабетдинова мине үзе белән эшкә ияртеп йөрде. «Әлли-бәлли-бәү» тапшыруына катнашучылар, алып баручылар кирәк булса, югалып калмыйча, әлеге эшкә мин бик теләп керешә идем. Иң мөһиме, бирегә кызыклы яшьтәшләрем белән танышырга, аралашырга килдем. Мәктәпнең 8 нче сыйныфында укыганда режиссерыбыз Заһирә Куртаева «Тамчы» тапшыруына алып баручы кирәк диде дә, кулыма текст тоттырып, камера каршына бастырды. Берникадәр тәҗрибәм булганлыктан, оялып калмадым. Шуннан соң журналистика дөньясына чумдым. «Тамчы» тапшыруын алып бардым, төрле газета-журналларга мәкаләләр яздым, дусларым белән бергә гимназиядә «Ишек» дип аталган газета чыгардым. Әлеге һөнәрне сайлавыма телевидение хезмәткәрләре Рамилә һәм Заһирә апаларга рәхмәтлемен.
Син тынгысыз кешеме? Декрет ялында озак утырмыйча эшкә чыгуың шуның белән бәйлеме?
Үземне тынгысыз кеше дип әйтмәс идем. Мин телевидениене яратучы актив кеше генә. Минем өчен телевидение – яшәү рәвеше, минем икенче гаиләм. Биредә минем дусларым. Аннан башка тормышны күз алдына китерә дә алмыйм.
Син декрет ялына киткәч, «Татарстан–Яңа Гасыр» телеканалына шылтыратып «Роза кая югалды?» диючеләр күп булды.
Әйе, бу хакта беләм. Шуңа да тамашачыларыма зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Аларның мәхәббәтен тоеп яшәү тормышыма көч, куәт һәм дәрт өсти. Ә алар биргән бүләкләр, бигрәк тә җылы оекбаш салкын кичләрдә күңелемне дә җылыта.
Кызың Алисә тугач тормышың үзгәрдеме? Эшкә чыккач, балаңа бирелергә тиешле вакытың кыскарыр дип курыкмыйсыңмы?
Тормышым нык үзгәрде. Мин бәхет төшенчәсен чын мәгънәсендә аңлый башладым. Әниләргә карата хөрмәтем тагы да артты. Алисәм бүләк иткән сөенечне, шатлык-куанычны сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Аны яратып үпкән саен миндә канатлар үсеп чыга сыман. Ә вакытка килгәндә, ул күпкә кыскармаячак. Кызым минем өчен гел беренче урында булачак.

Алисә белән көнегез ничек уза? Әтисе сиңа ярдәм итәме?
Кызым, сөбханалла, бик актив. Әйтерсең, ул үзенә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дигән девизны сайлаган. Чөнки безнең көнебез иртәнге алтыдан ук башланып китә. Һәм ул балалы миллионлаган кешеләрнеке кебек уза. Шунысы сөендерә: ирем кызы турында сәгатьләр буе сөйли ала. Кызчыгым да әтисен күрүгә үзгәрә: елмая, шатлана, аңа таба талпына. Кайчак аларның мөнәсәбәтләренә көнләшеп тә куям. Рәмисемнең бала үстерүдә ярдәме бик зур. Ул төнлә торып баланы караша, эштән арып кайтуына карамастан, аның белән уйный. Бу мәшәкатьләрдән ул ләззәт таба.
Син эштә вакытта кызчыгыңны кем карый? Аны кемгә курыкмый калдырып китә аласың?
Алисәне карар кеше юк дип бер дә борчылмадым. Дәү әтиләре, дәү әниләре бу эшкә бик теләп керешәләр. Сүз уңаеннан, алар һәрвакыт ярдәм итеп тора, тәҗрибәләре белән уртаклаша. Аларның киңәшләре минем өчен алтынга тиң. Кызымны шушы якын кешеләремә генә калдыра алам.
Роза, син кызыңа кибеттән алынган әзер балалар ризыкларын ашатасыңмы яисә үзең иренми пешерәсеңме?
Төрлечә булгалый. Ашларны үзем пешерәм, боткаларга килгәндә – кибетнекеләренә өстенлек бирәм. Кызым татлы әйберләр һәм эремчекне бик ярата.
Алисәнең кем булуын теләр идең?
– Нинди һөнәр сайласа да, хуплармын. Иң мөһиме: әхлаклы, белемле, намуслы кеше, тугры дус булсын. Алисә – затлы нәселдән, акыллы, чибәр дигән мәгънәгә ия исем. Кыз бала өчен бу менә дигән сыйфатлар.
Бала тәрбияләүдә Роза Әдиятуллинадан киңәшләр:
– Бик кырыс булмаска. «Юк», «ярамый» дигән сүзләрне еш кулланмаска. Бар нәрсәне аңлатырга тырышырга. Һәм бала белән гел аралашып торырга, аңа мәхәббәтең турында әйтергә. Чөнки бала мәхәббәтне тойса, мәрхәмәтле һәм әхлаклы булып үсә дип уйлыйм.
«Сөембикә», 2009, № 11.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.