Логотип
Арабыздан беребез

Кем баласы дигәндә...

Авыл халкы алар турында «тәрбиягә алган балалар» дип түгел, «Нуриевларның балалары» дип сөйли.

Бу авылда минем булганым бар иде инде. Моннан ике еллар чамасы элек Марсилә белән Гәрәйхан Маликовлар гаиләсе турында язарга баргач, «тагын бер киләм әле», дип күңелемә беркетеп тә куйган идем. Насыйп булган икән. Җае да чыгып кына тора әнә.

Илнең төрле регионнарыннан бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр җыелган олы җыенга кемнәр генә килмәгән! Тәрбиягә алган сигез баласын ияртеп, сәхнәгә күтәрелгән Сария һәм Флюр Нуриев­ларга Татарстан Президенты микроавтобус ачкычын тапшырганда, янә шушы авыл исеме яңгырады. Бүләкләнүчеләр Мөслим районы­ның Күбәк авылыннан булып чыкты!

Юлыбыз менә шул якларга хәзер. Күбәк дигәч тә, бер ягы белән дә аерылып тормый ул башка авыллардан: шул ук тормыш, шул ук яшәеш... Тик менә кешеләре генә үзгә, башка аның. Ике өйнең берсендә ятим бала асралган Күбәкне мин беренче баруымда Мәскәү янындагы Томилинода урнашкан Балалар авылына охшатып кайткан идем. Күбәклеләр бүген нәкъ шул авыл кануннары белән яшәп ята. Бер очыннан икен­че очы күренгән бер урамлы авылда 26 ятимнең (!) әти-әниле булуын ишеткәч, фикерем көчәя генә төште. 



Җир йөзендәге иң зур игелек – ул ятимнең гарипләнгән җанын дәвалаудыр, яклаучысыз калган шул сабыйга әти-әни дип әйтү бәхетен кайтарудыр...
Уйларга бирелеп, Иске Карамалыга килеп җиткәне­безне сизми дә калганбыз. Бу авылда балалар приюты эшли. Башта халык приют салуны бигүк хуплап та бетермәгән. Янәсе, тыныч кына яшәп яткан авылга баш бәласе кирәкме? Соңыннан килешкәннәр. Бүген исә ул бәхетсез­кәйләрне гаиләгә алу өчен чират торалар.

Иске Карамалыга кушылып ук беткән Күбәккә җитеп, зур гына бер йорт янына килеп тук-тыйбыз. Мөслим районы башкарма комитеты җитәкче­сенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, ятим балалар дип җан атып йөргән Рушат Солтанов безнең: «Йортлары шәп икән» диюбезгә, шундук: «Шәп бул-маса, бала биреп булмый бит аларга» дип аңлатма бирәсе итә. Бик ышанабыз! Эш көнен ятимнәрнең хәлен белешүдән башлаган район җитәкчесе Ришат Хәбипов бу игелекле эшләрнең башында үзе тора!

– Балалар укуда, ахрысы, – дим, – ишек төбендә бер дә аяк киемнәре күренми.
– Өйдәләр, – ди Сария ханым, – шулай өйрәнгән алар, тәртип ярата...

Заманча итеп җиһазланган өй эче матур һәм чиста. Һәр тарафтан хуҗабикәдән күчкән нур, яктылык, бихисап җылылык бөркелә сыман.
 – Искитмәле, авыл өе дә димәссең... Без танышып торган арада каршыдагы бүлмәдән бер-бер артлы бала-чага чыга башлый. Һәркайсы олыларча кул биреп исәнләшә. «Ничек килеп җитте-гез?» – дип сораштырырга керешә малайларның 
берсе.

– Безнең Вова шундый инде, – ди әниләре, балага ягымлы караш ташлап. – Игътибарлы, кеше белән тиз аралаша.



Шул минутта балалар бүлмәгә кереп күздән югала. Сария ханым белән икәүдән-икәү генә калгач, күптән тел очында бөтерелгән соравымны бирергә ашыгам. 
Ә ул, әллә каян сизеп торгандай: «Нигә сигез үк?» дип сорыйсыгыз килә инде, – дип куя. Күрәсең, миңа кадәр дә шул сорауны биргәннәр аңа.
– Күбәктә урта мәктәпне тәмамлагач, берара колхозда комсомол оешмасы секретаре булып эшләп алдым, – дип башлый ул сүзен. – Шунда булачак ирем Флюр белән таныштым. Өч ел йөргәннән соң өйләнештек. Ирем бик тырыш, бик акылы кеше. Тормышларыбыз, Аллага шөкер. Берникадәр вакыттан соң балага уздым. Бик сөендек. Ирем белән икәүләп планнар корабыз: янәсе, кыз булса, шундый исем, малай булса, мондый исем... Иртә куанганбыз икән. Декретка чыктым гына, табиблар: «Эчеңдә балаң үлгән», – дип, өнсез калдырдылар. Аннары икенчегә уздым. Игезәк була, диделәр. Беренчесен үле тапкач, табиблар чарасын күрергә тиеш иде дә бит югыйсә. Әмма бу юлы да шундый ук хәл: игезәкләрнең берсе тугач та үлде. Икенчесе – үле килеш туды. Елауларым шул чагында. Мин елыйм, ә ирем мине тынычландыра: «Борчылма, балалар йортыннан алырбыз», – ди. Моның белән генә дә бетмәде әле. Дүртенче балам да туганчы ук үлде. Аннары гына республика клиник хастаханәсенә киттем. Ике кызымны шунда таптым. Бер-бер артлы дөньяга килгән Алсу белән Алия хәзер үзләре әни инде. Аларның – үз тормышлары. «Әйбәт яшиләр, гел хәлебезне белешеп торалар, – ди Сария ханым. – Сеңелләрен-энеләрен яраталар».
– Тәрбиягә бала аласы килә, дип, үзебезнең приюттагыларга күптәннән әйтеп йөри идем инде, – дип дәвам итә хуҗабикә сүзен. – Гәзиттә ятим балалар хакында язма чыккач, районның опека һәм попечи-тельлек бүлегенә киттем. Анда минем классташым Гөлзәмия эшли. «Бала аласы килә, ләкин берне-икене генә түгел, берьюлы алтыны», – дим. Ул башта: «Син булдырасың аны», – дип хуплады да: «Ник соң алтау ул, башта, бәлкем, дүртне алып карарсың?!» – ди, үзе дә аптырашта калды. Ә мин күпне яратам, азга риза түгел, дим. Чыннан да шулай. Балаларга алып куйган кирәк-ярагым: носкидырмы, күлмәктерме... барысы да ике-өч елга җитәрлек. Ризыкны да шулай алам, күнегелгән инде. Өзми дә куймый алты бала сорагач, гариза язарга куштылар. Яздым. Шуннан соң унбиш көн дә үтмәгәндер, Чаллы шәһә­ренең «Мәрхәмәт» балалар йортыннан хат килеп төшә. Ирле-хатынлы Нуриевлар күчтәнәчләр алып шундук юлга кузгала. Килеп җитеп, ишекне ачып кергән мәлгә аларны кызлар-малайлар әйлән­дереп ала. Үзлә­ре, апа белән абыйга матур күренергә тырышып, елмайган була, ә күзләрендә төпсез сагыш, менә-менә түгеләм дип торган күз яшьләре. «Мине ал, минем әни бул, мин бик әйбәт», – дип янында бөтерел­гән шул сабыйларга карап, Сария ханым үзе дә чактан гына еламый.

2006 елның 14 июле Нуриевлар күңелендә җәйнең челлә матур бер көне булып кына түгел, өйгә зур куаныч, күңелләренә рәхәт бер юаныч иңгән көн булып та истә калыр. «Без авылга кайтырга риза», – дип, Нуриевларга чатырдап ябышкан апалы-энеле Катя белән Вованы алар Күбәккә алып кайта. Бер авыз татарча сүз белмәгән балалар шулай да иң кирәклесен – йөрәккә төшәрдәен өйрәнгән була. Беренче тапкыр күргән апа белән абыйга алар «әни», «әти» дип дәшә. «Мәрхәмәт» юлында йөрүләр моның белән генә тукталмый. Киресенчә, башлана гына әле.
– Катя белән Вовага документлар илтә барган идек, тагын бер малай белән кыз алып кайттык, – дип искә ала күңелендә мәңгегә уелып калган ул минутларны хуҗабикә. – Владик белән Алина – үзебезнең Михай­ловка авылы балалары. Әти-әнисе исән, тик эчкечеләр. Бала кирәкми аларга. Август ахыры идеме икән... – ди ул нәрсәнедер исенә төшергәндәй. – Әйе, август ахыры иде. Тагын Чаллыга – балалар йортына киттек. Басып торабыз шулай бер ханым белән коридорда. Яныма ике кыз йөгереп килде дә: «Әни!» – дип, кочагыма ташланды. Бугазыма төер килеп тыгылды. Сүз дә әйтә алмыйча, бермәл тораташ булып тордым. Аннары гына кызларыма карадым. Бактың исә – игезәкләр икән. Башыма суккандай булды: болар бит минем кызлар! Кайчандыр мин аларны югалттым, ә хәзер менә Ходай аларны кире кайтарды! Шул вакыт янымда йөргән балаларның берсе: «Апа, алмагыз аларны», – дип пышылдый. Игезәкнең берсе – Алинасының сәламәтлеге чамалы икән. Моны үзем дә сиздем, әмма кызларыма белгертмәдем. Шулай итеп, Настя белән Алина да әти-әниле була. Күп балалы әни булу бәхетенә ирешкән Сария ханым, бервакыт, йомышы төшеп, опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе янына бара. Аның кем беләндер телефоннан сөйләшүе колагына чалынып кала. «Нәрсә дип әйтәләр?» – дип кызыксына ул, гәрчә сүзнең ни хакында баруын аңлап алса да. «Тәрбиягә алган ике баланы кире приютка кайтаралар, әниләре авырып киткән, – ди җитәкче, йөзе караңгыланып. – Авыр хәлләр...» «Нигә кире кайтарасыз, – ди катгый бер карарга килгән Сария ханым. – Мин аларны үземә алам. Алты бала янына тагын икәү генә сыя ул». Нуриев­ларда Кристина белән Янага да урын табыла.



Бу хәлләргә алты еллап вакыт узып киткән. Балалар тормышның Нуриевлар йортына аяк басканчыга кадәргесен искә алырга тырышмый. Сораштыра башласаң гына, кайчак искә төшә, дип куялар. 
Ә шулай да искә төшермәвең хәерлерәк. Эчкече әни, эчкече әти, кычкырыш-талашны аз күрмәгән алар. Бәлкем, шуңадыр да нинди тәртипле, тәрбияле гаиләгә килеп эләгүләрен аңлыйлардыр. Шуңа да, бәләкәй Яна әйтмешли, әкияти тормыш бүләк иткән әти-әнисенә чиксез рәхмәтледер алар. Һәр эшне, һәр хәрәкәтне алар үрнәгендә эшләргә, кабатларга тырышкан кыз һәм малайларны бүген авылда яратмаган кеше юктыр да. Алар Күбәк халкының тәрбия өлгесенә әверелеп бара.

– Кемнәр нәрсәгә оста инде безнең?
– Катябыз – иң зурысы – шәп биюче, – дип санап китә әниләре. – Хәзер ул институтка укырга керде. Вова – техника ярата, ул күбрәк әтисе белән бабасы янында. Әле әтиләре – командировкада. Ул гел йөреп эшли. Балалар аны бик ярата. Төн уртасында кайтып керсә дә, ишетәләр, уянып, янына йөгерәләр. Настя, Крис­тина, бәләкәч Янабыз – өй эшләренә оста. Настя әнә Катя Чаллыга укырга киткәннән бирле сыер сава. Настя – игезәкләрнең берсе. Быел 7 нче класста укый. Сыер саварга Катя апасы өйрәтеп калдырган.

– Курыкмыйсыңмы соң? Чиләгеңне сыер тибеп очырса? – дим.
– Юк, курыкмыйм, ул минем сүзне тыңлый, – дип чыркылдап көлеп җибәрә зәңгәр күзле, сары чәчле кыз бала.
– Матур, әйеме? – ди әнисе кызына сокланып. – Ә менә Владик рәсемнәр ясый. Матур итеп, күңелен биреп, чын рәссамнарча ясый. 
– Инженер булам ди ул, – дип янә сүзгә кушыла Сария ханым.
– Бәлкем, – ди Владик тыйнак кына.

Күршеләре – 85 яшьлек Тәскирә апа – Нуриевларның балаларыннан шулкадәр канәгать, шулкадәр риза-бәхил. «Минем мондый балалар күргәнем юк, – диеп­ләр куя әбекәй. – Бәрәңге утыртканда да, төбен өйгән­дә дә шул балалар булыша. Йөгерешеп кереп җитәләр, бөтен эшне эшлиләр. Әйдәгез, инде хәзер чәй эчәбез, дисәң, рәхмәт әйтеп, шундук чыгып китәләр. Тыйнак үзләре, чит кешенең өстәле янына утырмыйлар да. Сария дә, Флюр да бик тәртипле, акыллы кешеләр. Балалары да үзләренә охшаган: нык акыллы, өс-башлары чиста-пөхтә».
– Чынаяк та юганым юк минем, идән юу турында әйтеп тә тормыйм инде, – ди Сария ханым кызлары белән горурланып. Без килгән көнне дә Настя, башына яулыгын бәйләп куйды да, кухняга чыгып, камыр басарга кереште. Озак итеп басканнан соң камырны формаларга сала башлады. «Кулыңа камыр ябышмасын өчен әзрәк үсемлек мае белән майлап җибәр», – дип өйрәтер­гә керешәбез, ә ул: «Ипине кулга ябышмаслык итеп басалар аны», – дип куя. Кара син аны, бөтенесен белә...



Настя пешерү эшләре белән мәшгуль арада, Вова «йөгертеп» кенә идарәгә төшеп менә. Сулышы-тыны бетеп кергән малайның бит алмаларына тиклем кызарып чыккан: «Менә, әни, әлегә 900 сум, өлешләп бирәбез, диделәр», – ди ул, әнисенә акча сузып.
– Җәен Владик белән көтү көттеләр, – ди Сария ханым сораулы карашыбызны аңлап. – Әкренләп шуның акчалары кайта. Җыеп барам да аннары үзләрен Мөслимгә кибеткә алып китәм. Теләгәннәрен сайлап алалар.
 Ир балалар гына түгел, җәен кызлар да ындыр табагында эшләгән. Әз булса да өйгә акча кайта, әз булса да ярдәм бит... Әле мөстәкыйль тормышның ни икәнен дә белмәгән балалар шулай уйларга өйрәнгән. Юк-барга акча тотмый алар, һәр тиеннең кадерен белә.

– Туган көнемдә җыйнаулашып кайтып керделәр, – дип искә төшерә Сария ханым. – Кулларында – чәчәк бәйләме. «Әни, менә синең туган көнеңә бүләк», – диләр. Бик иркәлиләр алар мине (хуҗабикә күз карашы белән наз­лап, яратып, кайсы ни белән мавыккан бала-ларына карап ала). Урынымны җәеп куялар, иртән җыялар. Йокыдан уянгач та: «Хәерле иртә, хәлләрең ничек, әни?» – дип торалар. Мәктәпкә киткәнче, иртән иртүк идәнне юып чыгалар. Имеш, чистада тор без кайткан-чы... Үзем дә гаҗәпләнәм инде, – дип сөенә Сария ханым, – холыклары әйбәт, җайлы, рәхәт миңа алар белән. Иң мөһиме: үпкәләмиләр. Кайчак, кисәтү ясаган-да, Кристина чыраен сыта торган иде. Башкаларга карап хәзер анысы да үзгәрде. Аллага шөкер...
– Көннәрдән бер көнне кайсы кая таралышыр. 

Кире әйләнеп кайтмасалар, онытсалар? Бу соравым белән мин аның иң авырткан җиренә кагылдым, ахрысы.
– Юк, – ди ул, ике уйларга урын калдырмыйча, – кайтырлар. Тәскирә әбине күрәселәре килмәсме, Га­лим­җан бабай белән сөйләшәселәре килмәсме?! Күбәкне, безне сагынмаслармы?! Онытмаслар, кайтырлар...
– Балаларның сигезе дә – урыс милләтеннән. 

Кыен булмадымы?
– Баштарак бераз авыр булды, – дип килешә безнең белән хуҗабикә. – Ләкин алар телне шундый тиз өйрәнде. Ике ай дигәндә татарча сөйләшә башладылар. Хәзер өйдә урысча сөйләшкәннәрен ишетмәссең дә.
Без дә чиста – саф татар телендә аралашкан балаларга карап гаҗәпләндек. «Без телне татарча җырлар җырлап өйрәндек, әни гел караоке куя иде», – ди Настя.
Керсәң, әйләнеп чыкмаслык бу йортның нигезен Нуриевлар гомерен Күбәктә уздырып, картайган көнендә улы янына Бөгелмәгә күченеп киткән Наҗия әбидән сатып ала. Намазлы-догалы нигездә күтәрелгән өйдә, чыннан да, әби әйткәнчә, тынычлык, муллык, бәрәкәт ташып тора. Шулай матур гына, гөрләшеп яшәп ятканда, Бөгелмәдән әби кайтып төшә. «Нигеземдә үләсем килә», – ди ул гаепле кеше сыман. «Нинди үлү, бергәләшеп, рәхәтләнеп яшибез әле, – ди Сария, әбинең аркасыннан сөеп. – Балаларга да синең янда әйбәт булыр».



«Үләргә» дип кайткан әби бу гаиләдә дүрт ел яшәп, хуҗаларның, балаларның яраткан кадерле кешесенә әверелеп, 95 яшендә үзе теләгәнчә, үз нигезеннән мәңгелеккә күченә.
– Ә үз әби-бабалары балаларга нинди мөнәсәбәттә?
Сария ханым безне шундук аңлап ала:
– Минем әти белән әни Иске Карамалыда яши. Малайлар ике көннең берсендә шунда. Булышалар, Вова гел бабасы янында. Әти аны машинада йөрергә өйрәткән. Хәзер менә машинага утырасы килә. Булыр, Алла боерса. Әле тугызынчыда гына бит ул.
– Алайса, берочтан аларны да күреп чыгыйк әле, – дип, китәргә җыена башлыйбыз.
Вова шундук телефонга үрелә. «Бабай, өегезне җыештырып торыгыз, сезгә журналистлар килә», – ди дә бездән алда чыгып машинага кереп утыра.
Йорт янына килеп туктауга, Вова йөгереп барып җил капканы ача: «Рәхим итегез! Әби-бабай, без килдек, кунакларны каршы алыгыз!»
Ишегалдында кулына себерке тотып йөргән бабайны күрүгә: «Вова кушкач җыештырасызмы?» – дип көлешәбез.
– Алар үзләре бөтен эшне эшли, – ди Тимерхан бабай елмаеп. – Кая инде безгә, йөргән генә булабыз шунда...

Сабира апаның намаз вакыты булып чыкты. Хәл-әхвәлләрне сораштырганнан соң, Вованың әбисенә намазлык җәеп бирүенә эчтән генә соклану хисләре кичереп, юлга кузгалабыз. Күз алдымда гел Яна, Кристина, Вовалар... Ни көтә аларны алда? Яна әйтмешли, «әкияттәге шикелле» тормышның тәмен татырга, бөтен Күбәк халкын хәйран итәрлек тәрбия алырга өлгергән ул сабыйлар, канат очырыр сәгатьләре суккач, кая барырлар, бу газаплы-михнәтле дөньяның кай почмагында үзләренә урын табарлар? Аларның күбесе туганнары: әнисе, әбисе яшәгән фатирларга кайтырга, янә шул мохиттә явызлык һәм шәфкатьсезлек белән йөзгә-йөз калырга мәҗбүр булачак бит. Күңелсез уйларга бирелә башлыйм да шундук үземне тынычландырам: кайчан кайтсалар да, бу балаларга ишек ачык, безнеке бит инде алар, үзебезнеке, дип торган әти-әниләре бар. Кем баласы дигәндә, тикмәгә генә Нуриевларныкы, дип әйтмиләр бит алар турында!


Владик төрле республика бәйгеләрендә җиңеп чыккан. Аның күп кенә Мактау кәгазь­ләре бар. Өстәл янында рәсем ясап утырган малайга: «Бигрәк матур ясыйсың, рәссам булырсың инде», – дим. «Юк, бу мавыгу гына, – ди ул олыларча фикерләп. – Кем буласын кем белә әле...»

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэнмесез. Всё так и есть. С уважением, автор колонки Айдар Садыков.

    Хәзер укыйлар