Имче түти

Ул – Кайбыч якларында яши. Балалар туганнан бирле аларның ишеген ничә тапкыр шакыдык икән без. «Лиза түти, зур кызыбыз егылып төште, аягына баса алмый, кечкенәсе аягын чыгарды, биектән сикерде, эче төште ахыры...» Табиблар күреп, тоемлап бетермәгән имгәнүләрне күрсәтергә Лиза түтигә йөрибез. Ярый ла, килеп, имче әбиебезне өендә тота алсаң! Ул бөтен кешегә дә кирәк бит! Әле Канашка алып китәләр аны, әле Казанга, Мәскәүгә... Кайвакыт, авылларына терәлеп торган урман сукмагында чуар яулыгын ияк турыннан чияләп бәйләгән, бала итәкле яшел күлмәге өстеннән ике кесәле ситцы алъяпкычын кигән, очына кечкенә төенчек аскан чикләвек таягын иңсәсенә салган керәшен карчыгы — Лиза апаны очратасың. Урманда ул үзе генә белгән сукмаклардан йөрергә, көч-дәва һәм шифалы үләннәр җыеп кайтырга ярата. Урман шомлы диләр, тик Лиза түти өчен түгел!
– Мин яшь чакта урман караучы Солтан абый бар иде. Үзенә китәргә кирәк булганда ул урманны һәрвакыт миңа ышанып калдырды. Урманда бернинди куркыныч юк, рәхәтләнеп акрын гына җырлап йөрим. Иртә яздан ылыс бөреләрен җыям, аннан юкә чәчәген, ромашка, чабыр үләне, меңьяфрак... Үги ана үләнен өйгә алып кайтырга ярамый, гаиләне боза... 
Сөйли дә, сөйли Лиза түти. Тыңлыйсың, тыңлыйсың да, аңа яшәешнең мең төрле сере, тылсымы билгеледер кебек тоела башлый. Табигать кануннарына буйсынып, болын-кырларның шифалы сулышын тоеп яшәгәнгәме икән бигрәк рәхәт аның янында. Тыңлаган саен тәнгә сихәт, җанга тынычлык килә. 


Лиза түти Кошкина гомере буе колхозда эшләгән. Хезмәт юлы гына түгел, кулларының сихәте дә мал-турны дәвалаганда ачылган аның.
– Шуңа гаҗәпләнәм, хәзер зур-зур йортларда яшәсәләр дә, кешеләр тавышланып бетәләр, бер-берсе белән тату яши белмиләр. Мин авылыбызның Мачылар кушаматлы гаиләсенә килен булып төштем, –  дип сүзне бик ерактан башлады Лиза түти. – Биш ел ике килен, биш бала, кайнана, өч ир-ат бергә яшәдек. Иремнең энесе – солдатка китмәгән малай безнең баш очында йоклый иде. Шулай да гаиләдә бер тавыш та чыкмады! Килендәшемнең дә балалары минеке тирә булды. Аның күкрәгенә сөт төшми иде, шуңа үземнекеләрне дә, килендәшемнең кечкенә балаларын да мин имезә идем. Аннары иремнең энесе солдатка китте, ә без өч бала белән иске генә бер йортка күчендек. Мич ягып өй җылытабыз, ашарга пешерәбез. Балалар мин күрмәгәндә күмер белән уйный, бөтен өй эче кап-кара була торган иде. Бервакыт, ферма мөдире булып эшләүче абыем йөгереп кергән, фермада ике үгез сугышты, берсе егылды, ди. Бик курыккан үзе, колхоз малы өчен баш белән җавап тота торган заманнар бит. Чыгып чаптым мин дә абый артыннан. Барсак, үгез һаман ята, тормаган. Мин тиз генә зур күзле инә сорап алдым да, үгез янына кереп ертылган урынын тиз генә ямап, койма аркылы кире сикердем. Бер сәгатьтән үгез торып йөри башлаган. Бу хәлне белгәч, и орышты кайнанам, и орышты. Өй тулы олан, алар турында уйламыйча нишләп куркыныч янаган урында йөрисең, ди. Балаларны бик ярата иде ул, безгә дә аларны гел кайгыртып торырга кушты. Инде икенче юлы абыем тагы килгән, кинәт торып әнисе янына йөгергән тай аягын чыгарган икән. Баса да алмый, җанкаем. Абыйдан камфор мае сорап алдым да, шул май белән тай аягын озаклап удым. Бераздан торып чапты тай. Шуннан миңа абый, кулың белә синең дип, бу эшне ташламаска кушты. Шулай акрын гына ветеренарлар дәвалый алмаган терлекләрне мин дәвалый башладым. Аягы чыкканмы, бозаулый алмыймы, барысына да мине чакырталар иде. Бозау асларына кереп, аркам белән терлекне күтәреп, чыккан сөякләрен җайлаган чаклар да булды. Аннан үземнең балаларның кул-аякларын утырта башладым. Балалар шук бит, тик кенә тормыйлар. Күрше хатыннары да балаларын алып керә иде. Кызганыч, миңа бу дәва эшенә фатыйхасын биргән абыемны бик яшьли үтерделәр шул. Игезәк улларымның берсе сигез яшендә үлеп китте. Егерме ел яшәгәч, ирем дә вафат булды. Күп җәфа күрергә, хәсрәтне шактый татырга туры килде безнең башларга...
 Балалары үсә төшкәч колхозга эшкә чыга Лиза түти. Бушаганда бер улына көтү көтәргә дә булыша. Əле бит йорт-җирне дә карап тотарга, балаларны да тәрбияләргә кирәк. Мондый эшләр хатын-кыз җилкәсенә салынган, бер кая да китеп булмый. Колхозның да эше күп, берсе беткәнне, икенче эш көтер тора. Түз генә! Сабыр кеше шул ул Лиза түти. Тыныч кына тормыш алып бара, сихәт эшен дә туктатмый. 


– Элек басуда бик күп итеп чөгендер эшкәртергә бирәләр иде бит. Минем дә басудагы эшне кеше белән бергә бетерәсем килә. Эшкә генә тотынам, ярдәмең кирәк, дип алып китәләр. Ярдәм сорап килгән кешене кире дә борып җибәрә алмыйм. Əле техника да юк заман бит. Җәяү барам, аннан кире басуга кайтып эшемне дәвам итәм. Иптәш хатыннар, башта үз эшеңне бетер, аннары кеше эшен карарсың, дип әрлиләр иде. Мин алай булдыра алмыйм шул, – ди Лиза түти. Ул инде бүген туксанынчы дистәне ваклый. Үзе авырса табигатькә чыгып шифа ала, үләннәр белән дәвалана. Гозер белән килүчеләрне дә кире какмый. Чыккан кул-аяк сөякләре, эч төшүләр, билләре ычкынганнар, баш авыртканнан, кабырга утыртырга, өч төшкән кешеләр килә аның янына. Врачтан курыккан балалар белән дә уртак телне тиз таба ул. Тезләрен майлап уа, уа да, борылган, каеккан аяклар, шылт итеп кенә үз урынына кайтып куя. Балалар сизми дә кала.  
– Авырткан җирне ничек беләсез? – дип кызыксынам.  
– Кулым белән капшап сизәм. Буыннарның ничек дөрес урнашырга тиешлеген шулай тоеп беләм. Төрле авырулар белән киләләр. Кем кулын тайдырып, кем күзеннән чүп алдырырга. Әнием дә күзгә кергән чүпне теле белән бик оста ала торган иде, – дип тә өстәп куя Лиза түти. 
– Балага уза алмаган хатын-кызлар күп килә миңа. Cихәтләп, сылап җибәргәч, файдасы тия. Миңа килеп эчен утырттырганнан соң, балага узган хатыннар күп. Минем «балалар» Мәскәүдә дә, Казанда да, Чувашта да, үзебезнең районда да бар. Шөкер, миңа килгән хатыннарның бала тапкан, дигән хәбәрен ишеткәч бик сөенәм инде!   Ә болай күбесенчә баш авыртулары белән киләләр. Халык баш авыртудан бик җәфалана хәзер. Мунчага керер алдыннан, 2-3 сәгатькә баш түбәсенә май (каз, тавыкның эч мае) сылап торуның файдасы зур. Чигәләргә камфара мае сөртеп уарга да була, – дип киңәшләрен бирә Лиза түти. 
– Дәвалау күп көч, энергия сорый. Үзегез ничек хәл аласыз? 
– Көчем китсә, ятып торам. Үлән чәйләре эчәм. Үләннәрнең файдасы бик күп. Үләннәрне язын урман-болыннардан үзем җыеп кайтам. Авыруларга да шул үләннәрне биреп җибәрәм. 
Лиза түти чиркәүгә келәүләргә йөри. Коры да тота. Бу як керәшеннәре уразаны шулай дип атый. Җиде бала үстергәннәр: ике малай, биш кыз. Ире үлгәндә кечкенәсенә 2 яшь кенә булган әле. Ялгызы менә шуларны аякка бастыра. Бер кызы белән бер улы авылда яшиләр икән. Башкалары төрлесе-төрле якларга таралганнар. Ике баласы әти-әни булу бәхетеннән мәхрум.  «Үз балаларыма булыша алмыйм шул мин», – ди Лиза түти...  
 Шифалы куллары белән дәвалаучы Лиза түти турында язганым да бар иде инде. Кабаттан искә төшерәсем килде. Им-томчы әби-бабайларны күбрәк барлыйсы, мөмкин кадәр серләренә төшенәсе иде! Аларда бит халык мирасы, табигать зирәклеге, һәрберебезгә кирәкле шифа-дәва бар. Медицинада яңа технологияләр киң кулланылыш алган заманда яшәсәк тә, җир йөзендәге һәммә халыкларга борынгы заманнардан ук мирас булып калган халык медицинасы әле һаман да зур әһәмияткә ия булып кала бирә. Бу өлкәне фәнни рәвештә өйрәнү ни дәрәҗәдә алып барылуы миңа билгесез булып калса да, авылларда халыкны сихәтләндерү юнәлешендә эш алып баручы, ягъни борын-борыннан килгән им-томчылыкны дәвам итүче әбиләр очырый. Аларның кайберләренең даны бик еракларга таралган, инде үзләре бакыйлыкка күчсә дә, исемнәре хөрмәт белән искә алынып сөйләүчеләр бар. Аяк-куллары тайган кешеләргә табиблардан да остарак итеп ярдәм итүчеләр мисаллары да җитәрлек.  Им-томчы әбиләрнең торган саен азаюлары, булганнарының да инде шактый олы яшьтә булулары күңелне борчый. Әнә, Лиза апа да: «кулымның сихәте йорттагы бер кешегә дә күчмәде», – ди. Ничектер бу сыйфатны Күкләр үзе билгели дә, сынаган кешеләренә генә бирәдер сыман.


Р.s. Сезнең якларда имче әбиләр яшиме? Сез дә алар турында безгә язып җибәрегез! 
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    7422
    1
    95
  • 8220
    2
    54
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9244
    1
    50
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 25 сентябрь 2020 - 01:53
    Без имени
    Мин Дэ нэкъ шулай 32 яшемдэ 2 кызым белэн ялгыз калдым,ирем бер хатын бн чыгып китте ,1 елдан кире кайтты, гафу итэ алмадым,шартлатып араны оздем.Ул хатыннан-хатынга йореп,45 яшьтэ асылынып улде,чыгып киткэн хатын 10 еллап, психбольницада яши.Э мин ,Аллага шокер ,ирлэр булдыра алмаган ирлэр эшен эшлэп,кызларымны устереп,эле Дэ исэн- сау эшлэп ятам.Хатын-кыз ялкау булмаса,беркайчан да югалмый,аларга АллахеТэгалэ безгэ коч бирэ.
    Бәясен белгән хатын-кыз көчле ул...
  • 25 сентябрь 2020 - 02:10
    Без имени
    Минем кияу Дэ нэкъ шулай качып-посып ,никах укытып,узенен классташы белэн 5 ел инде яшэп ята.10 еллык классташлар очрашуыннан сон айный алмады.Бик тырышып яшерсэ дэ,тэжрибэле кузгэ куренеп тора.Ул да шуннан сон дин юлына кереп китте.Имеш диндэ 4 хатын да рохсэт ителэ.Узлэре бугенге кондэ БИК рэхэт яшэсэлэр дэ,ата-ананын азгынлыгы очен балалар узлэренен авырулары,газаплы тормышлары ,улемнэре белэн жавап бирэ.Чонки рэнжу,куз яшьлэре узенэ тошмэсэ,балаларга тошэ.Хэр кеше шуны онытмасын Иде.Алар бит ойгэ кайтасы акчаны,гаилэнен зур ойлэр салып,иркен тормышта яшисе доходларын илтеп икенче хатынга бирэ.Гаилэдэ беркайчан да артык акча булмый.Ойдэге хатын белэн бергэлэп эшлэп,чит хатынны содержать итэлэр.2 нче хатын булып яшэргэ ризалык бируче хатыннар,акылыгызга килегез,ул ирлэрнен акчасы тозлы куз яшьле,рэнжешле акчалар,беркайчан сезгэ бэхет китермэячэк,авырлык,авырулар белэн корэшу очен тотылып бетэчэк.
    Бәясен белгән хатын-кыз көчле ул...
  • 23 сентябрь 2020 - 15:08
    Без имени
    👍👍👍
    ​ Адашкан шәүләләр
  • 23 сентябрь 2020 - 19:18
    Без имени
    Великовозрастный балаларны карарга жигелергэ кем кушты? Узегез гаепле бит!!!
    Ана рәнҗүе төшәргә дә мөмкин
  • 23 сентябрь 2020 - 15:25
    Без имени
    Шундый тәрбияви әсәрләр иҗат итүчеләр бик сирәк шул.Урының җәннәт түрләрендә булсын иде,Туфан абый
    Сиңа дигәне...
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...