Логотип
Арабыздан беребез

«Ярату ул – яңадан туу...»

Бу әңгәмә сезгә Абдулла ага ДУБИНның яңа якларын ачмый калмас.

Аны әле дә күпләр тавышыннан таный. Зәңгәр экраннар аша тамашачыларның өйләренә генә түгел, күңелләренә дә узган диктор бит ул. Эфирда үзен искиткеч тыныч, иркен тотуын хәтерлиләр. Иртәгә нинди һава торышы көткәнен әйткәч: «Фаразлар буенча шулай, ә чынлыкта нинди булачагын иртәгә күрербез», – дип өстәп куюларын... Тапшыруның паспортына нәрсә язылса, диктор бары тик шуны гына укырга тиеш заманда бу! Әмма Дубин бит! Ул үзе теләгәнчә яши, үзе теләгәнчә сөйли, үзе теләгәнчә киенә... Андыйларның язмыш юлы җиңел генә булмый инде...

Әйе, күренекле диктор! Тагын филокартист, әллә никадәр китап, буклет, фотоальбомнарның автор-төзүчесе. Казанның үткәненә бүген ул берәмтекләп җыйган открыткалар аша күз салабыз... Бу әңгәмә дә сезгә Абдулла ага ДУБИНның яңа якларын ачмый калмас.
 

ТАМЫРЛАР Мин Әстерхан шәһәрендә туып-үстем. Сугыш елы баласы, әни мине табып, өч ай узуга, илгә шундый зур хәсрәт килә... Мин туганда Әстерхан әле Сталинград өлкәсе дип аталган. 1943 елда гына үзгәртелә ул. Әтием белән әнием икесе дә Пенза ягыннан. Әстерхан төбәгенә алар 1927 елда күченеп килгәннәр. Бәхет эзләптер инде... Мин гаиләдә төпчек бала. Әби-бабайлардан бу вакытта әтинең әнисе генә исән иде инде. 1944 елда, без яңа йортка күчкәч, әти Зарифә әбине үзебезгә алып килгән. Мин аны бик аз хәтерлим: әби безнең белән өч ел гына яшәп калды, мәрхүм булды. Ерак бабаларымның берсе Тарханда – Лермонтовлар утарында эшләгән, Михаил Лермонтовның әбисен дә, әтисен дә һәм үзен дә белгән. 
Әтине сугышка алмаганнар – бронь белән калган. Икмәк пешерү комбинатында эшләде ул. Камырны кулдан басалар иде әле ул чакта. Әтинең куллары зур, бар-маклары калын иде... Иртән сыерны болынга куганда, әти эшләгән завод яныннан узарга кирәк. Ул ипинең исе әле дә истә... Ипине мичкә тыга торган аслыклар искергәч, әти аларны өйгә алып кайта, һәм без аларда тизәктән кирпеч ясый идек. Ул күмердән дә яхшырак яна. Өебез зур – 7 бүлмәле, җылытырга күп кирәк. Әстерханның үзәгендә үз йортыбыз, үз хуҗалыгыбыз белән тордык. Күршеләребезнең күбесе – татарлар, әмма яһүдләр, әрмәннәр дә бар иде. Өйдә татарча сөйләшергә тырыша идек, әлбәттә. Ә урамга чыккач русчага күчәбез. Анда татарча сөйләшергә ояла идек бугай... Шундый заман иде бит.

Балалар күп булгач, әни өйдә генә торды. Әти аңа: «Син балаларны гына кара», – диде. Әнигә эш болай да җитәрлек: ике сыер, кәҗәләр, тавыклар... Сөтегез куе, майлы, дип, безгә сөткә киләләр иде. Әнинең бик еш әйткән бер сүзен хәтерлим: «Ир булсаң – ут бул, ут булмасаң – юк бул», дия иде. Кызганыч, бик иртә – 68 яшендә үк безнең арадан китте ул. 
 
БАЛАЧАК
Безне урам үстерде, урам тәрбияләде дисәм дә ялгыш булмас. Гаиләбез зур, мин ундүртенче бала. Барыбызны да кем карап бетерсен?! Урамда кемдер безгә кисәтү ясаса, нәрсә өчендер ачуланса, әти белән әни ул кешегә рәхмәтле генә була иде... Балачактан бер хатирә: әни ипи өстенә май ягып бирә дә: «Өйдә генә утырып аша», – ди. Ипи тотып урамга чыксаң, бала-чага төрлесе төрле яктан: «Бер генә каптыр әле», – дип тотына... Бөтен урамны сыйлар чама булмагандыр инде. 
 
УКУ 5 нче класска кадәр әти белән әнинең ата-аналар җыелышына барганын белмим. Укытучылар табельне кулыма биреп кайтара иде. Анда гел «бишле»ләр генә тезелгән була. Мин яшьләргә хәзер дә: «Ничек укыйсың, шулай яшисең», – дим... Әни бәлешләрне бик оста пешерә иде. Бервакыт ярты бәлешне кисеп, миңа мәктәпкә китергән. «Укытучыңа бирерсең», – ди. Ничек инде укытучыга шундый әйбер бирә алыйм?! Ул кем дә, мин кем?! Оялдым... Бәлешемне ничек парта эченә куйсам, ул шунда калды. Соңыннан идән юучы Әминә апа тапкан. 

Мин сәхнәгә бик иртә чыктым. Тавыш бар! Район гына түгел, өлкә буенча үткән чараларны алып баруны ышанып тапшыра башладылар. Әстерханда мин чыгыш ясамаган сәхнә калмагандыр... Журналистикага да бик иртә килдем. 15 яшемдә газетада беренче язмам басылды. 1956 ел бу. Апам кияүгә чыкты да, шәһәр читендә, тимер юлчылар бистәсендә яши башлады. Зур гына бистә булса да, керосин лавкалары юк иде. 10 литрлы канистр белән шәһәрдән еш кына аларга мин дә керосин илтәм. Ә автобус салонына керосин белән утырырга ярамый: газеталарга төреп, яшереп кенә алып барам. Болай йөрү мине тәмам туйдырды. Беркөнне утырдым да «Волга» өлкә газетасына шул хакта язып җибәрдем. Һәм шунда ук көтә башладым: газетаның икенче битен тутырып бастырырга тиешләр – озын итеп яздым бит... «Редакциягә хат килде» рубрикасында кыска гына хәбәр булып килеп чыкты ул. Ә бер атнадан бистәдә керосин сата башладылар! Матбугат сүзе көчле иде ул вакытта! Миңа бу, әлбәттә, ошады – яза башладым. Журналист һөнәренә кеше шулай кереп китәргә тиештер: укып кына өйрәнеп булмый аңа. 

8 нче класстан соң ветеринария техникумына укырга кердем. Минеке түгел иде, әлбәттә – ярты ел да укымадым, ташладым... Чынлыкта, бер аттестат та, диплом да кешенең белем, акыл дәрәҗәсе турында сөйләми. Барысы да үзеңнән тора. Дипломлы булганнан соң белем алудан туктыйсың икән, ерак китә алмыйсың... 

Драмтеатрга күмәк күренешләрдә уйнарга кеше җыялар дигән хәбәр булды бервакыт. Мин дә киттем конкурста катнашырга. 300 кешедән 12 ебезне сайлап алдылар. Һәм шул 12 нең берсе Владимир Меньшов иде. Сез аны РСФСРның халык артисты, режиссер, Дәүләт премияләре лауреаты дип беләсез, ә без аның белән ул чакта бер сәхнәдә уйнадык. 

Театр студиясендәге укытучыларым: «Сиңа укырга кирәк. Казанга бар: татар мохитендә башкача ачылырсың», – диделәр. 1961 елда Казан театр училищесына укырга кердем. Наил Әюповлар белән бер группага. Әмма татар теле дигәнем дә мишәр теле булып чыкты, һәм ул камиллектән ерак иде. Укытучылар күрә: сәләтем бар, ә тел юк... Документларымны алып, Мәскәүгә – ГИТИСка киттем. Режиссерлык факультетына группаны атаклы режиссер Мария Осиповна Кнебель җыйды ул елны. Керүен кердем, тик аннары уйлыйм: ничек укырмын, ничек яшәрмен соң? Әти белән әни миңа булышыр яшьтә түгел инде. Ә Мәскәүдә тору беркайчан да җиңел булмады. Читтән торып укырга театр сәнгате факультетына күчтем. Күңелемә якын ике өлкә – театр белән журналистика шулай бергә кушылды. Рәхәт чаклар иде: ике атналык сессиягә чакыру килә, укырга китәм, ә хезмәт хакым бара, хәтта юлыма да түлиләр... 
 
УҢЫШ Телевидениегә бик очраклы рәвештә килеп кердем мин. Барысы да истә: 13 ноябрь иде ул, иртәнге сәгать 10. Горький урамыннан барам шулай, карыйм – элмә такта: «Телевидение һәм радиотапшырулар комитеты» диелгән. Туктале, кереп чыгыйм әле, дим. Әстерханда телевидениедә режиссер ярдәмчесе булып эшләп алган идем бит. Директор урынбасары Фазылҗанов янына барып кердем. Буш штат бар икән бит! Айрат Арсланов белән Әминә Сафиуллина бергә эшлиләр, ә күптән түгел килгән Иркә Сакаева белән тапшыруларны бергә алып барырга ир-ат диктор кирәк икән. Минем яшь чак, матур чак. Кап-кара чәчләрем дулкын кебек. Иң мөһиме – тавыш бар. ТАССРның радио-телевидение дәүләт комитетын ул чакта Михаил Долгов җитәкли иде. Кичен үз машинасы белән Шамил Усманов урамына, телевидениегә озатып куйды ул мине. Шулай итеп, урамнан килеп кердем дисәм дә була... 22 яшь иде миңа бу вакытта. Һәр кич саен өйләрдә минем тавыш та яңгырый башлады... 23 ел гомерем шунда узды. Югары категорияле диктор дәрәҗәсенә күтәрелдем. Гел халык күз алдында бит – кая барсаң да таныйлар. Бик авыр миссия иде ул. Мәскәү дикторлары машинада йөри, ә безнең хезмәт хакы киенергә дә җитми... Осталыгыбызны арттырырга дип, Мәскәүгә, курсларга җибәрәләр иде. Мин дә анда өч тапкыр булдым. 1982 елда Юрий Левитан группасына эләктем. Группада 12–15 кеше генә идек, барыбыз да күз алдында. Бер дәрестә ул миңа мөрәҗәгать итеп: «Абдулла, менә сезгә карыйм да, русча искиткеч яхшы сөйләшәсез, гадәти славян фамилиясе йөртәсез, ә исемегез чын мөселманча. Абдулла Дубин эфирда интернационализм байрагы кебек яңгырый. Татарстанда сезне кулда гына күтәреп йөртәләрдер инде», – диде...

Дикторлыктан ни өчен җибәргәннәрен беркайчан да яшергәнем булмады. Күп эшли идем: трамвай-троллейбуста игъланнар минем тавыш белән яңгырый, «Белем» җәмгыяте аша лекцияләр укыйм, очрашулар үткәрәм... Моны хезмәт турындагы законны бозу дип таптылар. Урыныма конкурс игълан иттеләр, һәм мин анда җиңмәдем... Иҗатымның иң чәчәк аткан чоры иде бит бу! Миңа нибары 45 яшь! Төшенкелеккә бирелдем, билгеле. Телевидениедә бик күп атаклы кешеләр белән тапшырулар эшләргә туры килде: очрашу-аралашулар хакында китап әзерли башлаган идем. Шул кулъязмаларымны утка яктым. Соңыннан моның өчен бик үкендем, билгеле... Әстерханга кире кайтып китәргә җыенганда: «Син монда кирәк!» – дип туктатучы табылды... Эштән киткәч, Татарстан урамында Сара Садыйкованы очратуым истә. Экранда күренмисең, ди. «Мине бит ашадылар, Сара апа», – дим. «Кит инде, Абдулла! Бу бит – корткычлык!» – диде ул, чын күңеленнән әрнеп... 

Идел буйлап йөрүче туристик теплоходларда методист булып эшләдем. Халык мине яратты: соңыннан рәхмәт әйтеп хатлар язалар иде. Иделдә йөзүдән дә рәхәт ял юк. Һава чиста! Мин һәрвакыт бик иртә тора идем. Иртән – Иделнең иң матур чагы. Күңелгә дару кебек ул...
 
МӘХӘББӘТ Язмышым шулай булган-дыр инде – миңа өч тапкыр өйләнергә туры килде. Беренче хатыным язучы Гариф Гобәйнең кызы – Эльза Гобәйдуллина. Кавышканда миңа 22 яшь иде, ә ул дүрт яшькә олырак. Ышанасызмы, юкмы, Эльза – минем беренче мәхәббәтем. Безне бик кырыс тәрбияләделәр, танцыларга йөртмәделәр. Матур туйлар уздырдык. Чибәр иде кәләшем! Эльза ул вакытта радиода эшли, «Говорит юная смена» дигән тапшыру алып бара. Ул бик грамоталы иде. Мин андый өч кешене генә беләм... Берсендә Мәскәүдән татар радиосы белән уртак программа әзерләргә бер редактор килде. Алар Эльза белән икәү районга командировкага чыгып киттеләр. Мин Елан елында туганмын, интуициям бик көчле. Хатынымның ачык калган сумкасында хат күреп алдым. Ваннага кереп укыдым. Эльза аны Мәскәүгә язган иде... Гафу итмәдем мин аны. Бүген булса, әлбәттә, гафу итәр идем. Шулай итеп, бер ел гына торып калдык, аерылыштык. Ә мәхәббәт көчле иде. Мин аны акылымны җуяр дәрәҗәдә яраттым. Күземә башка берәү дә күренмәде... Ун елдан соң юллар кабат очрашты, балабыз туды. Әмма кызыбыз Илсөярнең язмышы шактый фаҗигале булды. Без аны артык иркәләдек бугай... Бәлки, беләсездер дә, Эльза бит үз-үзенә кул салды. Илсөяр бу вакытта студент, педагогика институтында укый иде. Беркөнне ул соңга калып кайта. Төнге сәгать 2 гә кадәр Эльза аны йокламыйча көтә – әни кеше бит, борчыла. Беренче тапкыр соңга калуы гына булмый шул... Алар сүзгә киләләр. Ә иртән Эльза кулына бау ала... Нигә миңа шалтыратмагандыр шул чакта? Без инде бергә тормый идек... Кызым белән якыннан аралашып яшәмәдек. Кияүгә чыккан, әмма уңышлы булмаган. Мин аның вафаты турында бик соң ишеттем. Хәтта кабере кайда икәнен дә белә алмадым. Ә Эльза янына зиратка барып йөрим – ул әти-әнисе белән янәшә ята. 

Ярату ул – яңадан туу. Икенче хатыным да миннән дүрт яшькә олырак булып чыкты. Ул әле исән. Аралашабыз, безгә хәзер шуннан артыгы кирәкми бит... Араларны бәйләп торучы улыбыз Айдар бар. 

Ә Оксананы моңарчы кичергәннәрем өчен миңа Аллаһының бер рәхмәте дип саныйм. Безнең яшь аермабыз – 34 ел. Җитмеш яшемне бәйрәм иткәндә кызыбыз туды. Еш кына Оксана белән бергә булганда: «Кызыгызмы?» – дип сорыйлар. «Оныгым!» – дип җавап бирәм... Без аның белән бергә бик күп чит илләрдә булдык – дөнья күрдек. Бүгенге көндә иң зур таянычым ул: әнием кебек тәрбияли мине.
 
ДУСЛАР Японнар болай диләр: кеше акыллырак булган саен, аның дуслары азрак. Телевидениедә эшләгәндә күпме дуслар иде миндә?! Кайберләренә хәтта фатир мәсьәләсе белән дә булышканым булды. Дуслар дигәч, шунда ук минем урынга игълан ителгән конкурс искә төшә. Комиссиядә миңа каршы тавыш бирүче булыр дип уема да кермәде, шулкадәр тыныч идем. Ә нәтиҗәдә каршылар ике тавышка артыграк булды. «Дуслар» шулай тырышты... Якын кешеләрем бик аз минем. Дусларыгыздан сак булыгыз, дип гел әйтәм. Дөресрәге, болай дип әйтәм: «Дошманнарыгызның кем икәнен болай да беләсез – дуслардан һәм битарафлардан сакланыгыз», дим. Әмма мин берәүне дә гаепләмим. Һәркемнең яшисе килә... Үпкәләүне, кемгәдер рәнҗүне исә наданлык дип саныйм. Әти һәрвакыт: «Үзең яхшы бул, балам!» – дия иде. 
 
АКЧА Әгәр күп акчам булса, мин яңа китап чыгарыр идем. Гадәттә, шулай эшлим дә: азрак акчам җыелса, тагын китапка тотынам. Сүз уңаеннан: китапларымның гомуми тиражы 100 меңгә җитте инде. 

Артык акча кешене боза гына ул. Миңа күп акча кирәкми, җаным. (Җаным – Абдулла Дубинның иң яратып кабатлый торган сүзе. – Г. С.) 1996 елда Колшәриф мәчетенә нигез салгач, аны төзергә халыктан акча җыя башладылар. Иң беренче булып җитәкчеләр күчерде. Ә мин ул чакта мәчет төзелешенә 1 миллион сум акча керттем. Ходай кабул итсен... Әтиемнән калган күпмедер мирас бар иде, аны да куштым. 
 
МАВЫГУ Миңа бер акыллы кеше: «Тормышың бушка узмасын дисәң, нәрсә белән булса да мавык. Әнә Ленин бакчасына барып кара, анда кем генә юк! Нумизматлар да бар, филокартистлар да, марка, китап җыючылар да», – диде. Киттем берсендә шулай. Мин ул вакыт значоклар җыя идем – яңаларын тапмаммы, дим. Шунда бер олы гына абзыйның кулында открыткалар күреп алдым. «Нинди шәһәр бу?» – дим. «Казан», – диде ул. «Ничек инде Казан, ә нигә мин алайса танымыйм?» – дим. Сандецкий йорты булып чыкты ул. Кызык! Мин бит аның яныннан көн дә диярлек үтеп йөрим. Абзыйның кулында тагын 10–15 открытка бар иде. Барысы да иске Казан сурәтләре! Аңа «ЖЗЛ» сериясеннән «Толстой» китабы кирәк икән. Ә миндә ул китап бар! Ленин районында, Декабристлар урамында торган чагыбыз. «Мин хәзер китапны алып киләм, открыткаларны башка кешегә бирмәгез!» – дип, өйгә йөгердем. Көткән! Шуннан башланды... Филокартист – хәзер ул минем бер һөнәрем. «Филателия СССР» дигән журнал чыга иде ул вакытта. Кем нәрсә җыя, шуның турында яза. Мин дә яздым һәм игъланым озакламый басылып та чыкты. Харьков, Белград, Ташкенттан... коллекционерлардан хатлар килә башлады. Ә минем инде кайбер запасларым бар иде. 5 тиенлек конвертка 10 ар открытка сыя: мин, әйтик, ул кешегә Чиләбе күренешләрен җибәрәм, ул миңа – Казанны. Бервакыт хәтта Германиядән хат килде. Хат авторы «Әлифба» китаплары җыя иде. Мин аңа татарча «Әлифба» җибәрдем...

Открыткалар тора-бара минем иң зур байлыгыма әйләнде. Борынгы әйберләрнең кыйммәте торган саен арта гына бара... Ун меңнән артык җыелды алар! Иске Казан янына иске Әстерхан шәһәре төшерелгән открыткалар өстәлде. Аннан – Идел, Кама елгалары күренешләре. Тагын – мәчетләр... Җыю гына түгел бит әле – открыткаларда сурәтләнгән һәр бинаның, йортның тарихын белергә, өйрәнергә тырыштым. Кайбер йортлар инде юкка чыккан, кайберләре танымаслык булып үзгәргән. Һәр открытка шуңа күрә тарихи яктан кыйммәтле дә. Тарихын тирәнрәк белгән саен, Казанны күбрәк яратам. Кала урамнары буйлап йөргәндә ниләр кичерүемне аңлату да авыр: минем күз алдымда бит открыткалардагы күренешләр җанлана... Әмма бу байлыкны халыкка җиткермәсәм – коллекция җыюның мәгънәсе дә булмас иде. Унберенче китабым чыга менә. Аларның һәрберсе өч телдә: татарча, русча, инглизчә. Коллекцияне инде архивка тапшырдым: теләгән һәр кеше аны карый, өйрәнә ала. 
 
БАЛАЛАР Олы кызым турында сөйләдем инде. Ул – мәңгелек йөрәк ярам... Улым Айдар 10 нчы классны тәмамлаганда мин әле телевидениедә эшли идем. Киңәшемне тотты: Ленинградта политехника институтын тәмамлады. Кызыл диплом белән! Анда да кала ала иде, әлбәттә. Әмма: «Әни Казанда ялгызы гына», – дип, кире кайтты. Шөкер, тормышы матур, әйбәт урында эшли. Яңа гына кызын кияүгә бирдек. Ә төпчек кызыма тиздән 14 яшь тула. Мин аңа бик сирәк очрый торган Мәрьяммиям дигән исем куштым. Исем – язмыш бит ул, җаным. Дүрт «м», ике «я» хәрефе исем иясенә тырышлык, иҗади мөмкинлекләр өсти. Моның шулай булуын бик телим. 
 
ДИН Мин дини гаиләдә үстем: әтием дә, әнием дә намазлы иделәр. Әти пенсиягә чыккач мәчеттә мөәзин булды. Алар әйткән-сөйләгәннәр кечкенәдән безнең дә канга сеңгән. Уразаны телевидениедә эшләгәндә дә тоттым. Эштәгеләр белмәде, аларга әйтергә җүләр түгел ләбаса... Термос белән чәй алып килә идем дә, вакыты җиткәч, аулаграк почмакка утырып, догаларымны укып авыз ача идем. Безне нәфескә хуҗа булмау бетерә. Бернәрсәнең артыгы кирәкми: ризыкның да, акчаның да. 

1990 ел. Дин эшләре буенча комитетны ул чакта Хәбибуллин дигән кеше җитәкли иде. Шуннан ишеттем: бер төркем мөселманнарны хаҗга җибәрәләр икән. 15 меңгә, ди. Ягъни өч «Запорожец» бәясенә... Андый акчам юк, әмма хыялланырга була бит. Әтинең гомер буе хаҗ дип кызыкканын да беләм... Мин ул чакта Әмир Хисмәтуллин дигән эшмәкәр белән эшли идем. Икенче көнне сүз арасында аңа: «Быел беренче тапкыр хаҗга баралар икән», – дим. «Соң, барсалар?» – ди ул исе китмичә. «Хаҗ – исламның биш баганасының берсе. Бу хакта бөтен мөселман хыяллана», – дим. «Ә моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?» – дип төпченүен дәвам итте ул. «Минем буй җитә торган түгел шул. 15 мең тора ул», – дим. «Гариза яз», – диде ул. Исемә төшсә, хәзер дә елыйм... (Елый.) Икенче көнне үк кирәкле сумманы Уфага күчерделәр. Ә беркөнне миңа Хәбибуллин шалтырата: «Абдулла, бәяне төшерделәр, 5 меңгә калды», – ди. Шулай итеп, Шәйдулла абыем белән хаҗга икәү бардык. Ул елны Корбан бәйрәме 2 июльгә туры килде. Хаҗда бик зур фаҗига булган ел ул – тоннельдә кешеләр тапталды. 200 адымга алдарак булсам, мин дә эләгә идем. Аллаһы Тәгалә саклады. 
 
ҮЗЕМ ТУРЫНДА Горький паркы каршында яшим дип әйткән идем инде. Еш кына Скандинав таяклары белән анда йөрергә чыгам. Болай гына йөрмим мин – халыкның кәефен күтәреп йөрим. Каршыма очраганнарга хәерле көн теләп узам, «Әссәламегаләйкем!» – дип сәламлим. Ун кешенең икесе генә җавап кайтара, калганнар уза да китә... Читтән караганда сәеррәк күренәмдер инде. Күренекле кешеләрнең акыллы гыйбарәләре язылган кәгазь бите биреп китәм. Кемнең дә булса күңеленә керми калмас... Кешеләрне яратырга кирәк! Башкаларны яраткан кешенең гомере озын була... 

Күпме гомер калганын Аллаһы Тәгалә генә белә. Әтием әнә 87 яшьне тутырды. «Циолковский» дигән теплоход Казаннан Әстерханга йөри иде. Ярата идем шул маршрутны. Әстерханга төшеп җиткәч, бер көн анда торабыз. Мин инде әти янында кунып чыгам. Һәрвакыт чәй куеп каршы ала иде... Әстерхан – туган ягым, миңа дөньяда иң якын җир. Васыятем инде әзер: каберемнең кайчан да булса ниндидер төзелеш астында калуын теләмим. Мәетемне яндырып, көлен Әстерханга алып барып, бер өлешен – әниемнең, икенче өлешен әтиемнең каберенә салырга кушып калдырам. Кире туган ягыма әйләнеп кайту булыр бу... Инде мәңгелеккә... 

Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар