Гөлназның радиода беренче көне

Бер очраклылык яки көтелмәгән вакыйга аркасында кеше тормышы әллә нинди сукмакларга кереп китә, әллә нинди борылышлар ясый. Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрованың да «Татар радиосы»нда эшли башлавы тормышының әнә шундый бер дә уйламаган якка борылыш ясавы була.
Яшүсмер чагыннан ук телевидениедә кайнашкан, балалар һәм яшүсмерләрнең «Тамчы» тапшыруын алып барып, шактый ук тәҗрибә туплаган Гөлназ киләчәктә телевидениедә эшләрмен, сюжетлар төшерермен дип хыяллана. Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга кергәч тә, практика үтәр өчен телевидениене сайлый ул. Икенче курстан инде аны монда эшкә дә чакыралар. Әгәр дә аңа шулвакыт кемдер: «Татар телендә сөйләүче радиода ди-джей булырсың», – дисә, Гөлназ, уйлап та тормый: «Юк!» дияр иде. 2004 елның маена кадәр, тәгаен, шулай дигән булыр иде. Тәкъдирнең безнең хакта планнары бүтән шул. Шушы урында сүзне Гөлназның үзенә бирик әле, ул үзе дә сүзгә бик оста.Укып йөрим шулай. Май ае. Бер көнне университетта никтер ыгы-зыгы киләләр. Кешеләр дә күп җыелган. «Нишлиләр монда, ник җыелганнар?» – дип, шунда киттем. «Татар радиосы» алып баручыларга кастинг үткәрә, болар кастинг узарга килүчеләр икән. Алмаз Әмиров, Зөлфәт Зиннуровлар – жюрида. Зөлфәт белән без таныш, кая, исәнләшеп чыгыйм дип кенә кергән идем, мине кастинг үтәргә кыстыйлар. «Ай, юк, минем радиода түгел, телевидениедә эшлисем килә», – дисәм дә, икенче атнада радиога чакырдылар. Кызыксынып кына бардым. Моңарчы эшләмәгән эшне эшләп карарга яратам мин. Килгән көнне үк мине эфирга чыгардылар. Чыгардылар, дип, ул вакыттагы ди-джей Ләйсән Җамалетдинова янында утырып кына тордым инде. Икенче көнне Зөлфәт Зиннуров сменасы иде. Ул көнне дә килеп, карап утырырга куштылар. Килдем. Зөлфәт котлаулар укый. Котлаулар укый торган тапшыру иде ул. Мине күрүгә, Зөлфәтнең йөзләре балкып китте, каядыр барасы бар иде, ахрысы. «Менә моннан кабызасың микрофонны, менә моннан сүндерәсең», – дип, бер күрсәтте дә, калганын үзең укып бетересең, дип, ишекккә юнәлде. Котым очып, Зөлфәт артыннан ташландым. «3 кенә минут калган, мин нишлисен дә белмим, укып та өлгермәячәкмен бит!» – дим. Зөлфәт минем «3 кенә минут» дигәнемне ошатмыйча: «3 кенә түгел, әле тулы 3 минут бар! 3 минут!» – дип, бармагы белән күккә төртеп, 3 минутның никадәр озын вакыт аралыгы булын аңлатып чыгып китте.
Дөресен генә әйтим, мин тормышта югалып кала торган кеше түгел. Ул вакытларда татар телен бигүк камил белмәсәм дә, белмәгән яки онытылган сүзләр урынына тиз генә башка бер гыйбарә уйлап таба идем. Мәктәптә сочинение язарга яратуым да эшемдә бик булышты. Укытучым, сочинение түгел, фильм булган инде бу, дип әйтә иде. Әле бер генә сочинение дә язмыйм, икене язам. Берсе – үземә, берсе миңа физикадан булышучы классташ малайга. Физика белән дуслык булмады минем укыганда.
Котлаулар дигәннән, берсендә шундый кәмит хәл булды. Мин аны хәзер генә кәмит дим, ә ул вакытта котым ботыма төшкәндер, мөгаен. Әлеге дә баягы котлаулар тапшырабыз. Бер котлауны укыдым да, җыр куеп җибәрдем. Аннары кем беләндер телефоннан сөйләштем, җыр бетәргә 3 секунд калганда, әле генә укыган котлавымны алыйм дисәм, беркайда да юк. Хәтерләсәгез, без башта котлауны укыйбыз, аннары җыр, җыр беткәндә кабат, бүген фәлән-фәлән кешенең туган көне, без аңа исәнлек-саулык телибез... дип төгәллибез. Җыр бетеп ята, миңа кемне котлаганыбызны кабатлап тәмамларга кирәк, ә мин кемне котлаганны һич кенә дә хәтерләмим. Автоматта укыганмын, исем-фамилиясен түгел, ир кешеме, хатын-кызмы икәнен дә хәтерләмим. «Тукта, Гөлназ, каушама, бик яхшы, тырыш, әйбәт кешене туган көне белән котлыйбыз, диярсең», – дип уйлап кына бетердем, күз читем белән теге кәгазьнең идәндә ятуын абайлап алам. Иелеп кенә алыр идең, микрофон эшләп торганда бернинди дә хәрәкәт ясарга ярамый. Эфирга коточкыч чиелдау булып яңгыраячак ул. Микрофоннар шундый сизгер. Ярый күзем үткен! Гәүдәмнең өске ягын кыймшатмыйча, аяк очым белән теге кәгазьне тартып китерәм дә, утырган килеш кенә идәндәге котлауны укып, тапшыруны тәмамлыйм һәм, уф, дип, маңгаема бәреп чыккан тирне сөртәм.
Эфир вакытында ут бетү, комьютер «эленеп калу» кебек «вак-төяк» безнең эштә гел булып тора.
________________________________________________________
Гөлназ КЕРӘНЛЕ МАНТЫ пешерергә өйрәтә
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.