Логотип
Арабыздан беребез

Гөлләр күзен ачканда

— Тышта ап-ак кар, ә монда ямь-яшел кыярлар үсеп утыра, безелдәп бал кортлары оча... «Җир сулышы» тапшыруында кайсыдыр райондагы бер эшмәкәрнең теплицасын күрсәттеләр. Гашыйк булдым бит шушы күренешкә! Күз алдымнан һич китми. Әллә тотынып караргамы икән дим...

Тәвәккәлли Лилия! Шунда ук теплица корып, туфракка орлык салырга тотынмый, билгеле. Ике энекәшен ияртеп... Башкортстанга чыгып китә ул. Туймазының кыяр үстерүчеләре янына бер түгел, биш баралар. Арча, Саба якларында да кыяр үстерү белән шөгыльләнүчеләр бар – алар тәҗрибәсе дә өйрәнелә. Барысын да уйлый, саный-исәпли торгач, максатлар ачыклана һәм озакка сузмыйча эшкә дә керешәләр. Телевизор экраны аша бик матур күренгән бал кортлары урынына төклетураларны сайласаң, хәерлерәк икән. Кышын кояшлы, якты көнгә караганда болытлы чаклар ешрак була – ә көн сүрән торган андый вакытларда бал кортлары очмый, кыярларны серкәләндерми. (Кыяр теплицаларына атна саен бер оя яңа төклетура кирәк. Бәясе – 2 мең 800 сум).

Арендага алу өчен хуҗалыклар элек бәрәңге үстер­гән басуны сайлыйлар. (Апасның үзенә үк терәлеп торса да, саз ерып, язын-көзен кырга үтеп кара син! Ул юлга никадәр таш түшәгәннәрен Лилия үзе генә белә. Тирән булмаса да, ерганагы да бар, димәк, күперсез булмый... Ниһаять, тиздән юл бәласе хәл ителергә тиеш: былтыр Рөстәм Миңнеханов кырлар карарга килгәндә, район җитәкчелеге теплицага баручы юл турында да сүз кузгата. Илбашы: «Салырга кирәк», – ди.)
Беренче теплица биш гектар мәйданның нибары... унөч сутый җирендә төзелә. 
– Ул елны читтән бер кеше чакырмадык. Үзем, әни, энекәшләр... Эшнең җаена, тәртибенә төшенү өчен үзебез тотынып, башкарып чыгарга тиеш идек. Өч мең төп кыяр утырттык. 28–30 тонна тирәсе уңыш алдык. Аны сату, урнаштыру артык мәшәкать булмады. 
Икен­че елны инде бер гектарлы теплица төзеп куйдык... 

– Ә чәчәкләр... чәчәкләр үстерүгә ничек тотындың?
Минем сүзне тизрәк шул якка борасым килә. Лаләләргә! Ап-ак кардан атлап килдек тә, ишекне ачып керүгә... лалә болыны уртасында калдык лабаса. 
 

«Төрек чалмасы»

Дала, тау чәчәгенең Апаска «кайту» тарихын белешмәкче идем бит. 
– Район башлыгыбыз Рәшит Нәҗипович үзенә чакырды да: «Моннан соң читтән чәчәк алмыйбыз. Теплицаларың бар, әйдә, үстереп кара», – диде. 
Апас урамнарына утырту өчен берьеллык чәчәкләр үстерү турында сүз барды ул чакта. Ә лаләләргә мин Саратовка семинарга баргач кызыгып кайттым. 
Лилия – кар өстендә казан кайнатучы ханымнардан, ниятли икән – эшли. 

Лалә суганчаларын ул да Голландиядән кайтарта. Әлегә турыдан-туры түгел, Мәскәү, Ижевск аша. Ләкин анысы вакытлычадыр, чөнки юлларын белешкән, ачык-лаган инде: «Заказның күләме зур булса, Голландия­дән үз машиналарында Апаска ук китерәчәкләр», – ди. (Арадашчы бер суганчага бер сум булса да куша шул!)

Суганчалар 20 октябрьгә кайтып җитә. Әмма моның өчен июнь башында инде заказ бирелгән булырга тиеш. Гомумән, лалә үстергәндә һәр көн исәптә: бер көн соңга калырга, бер тәүлек алдан тотынырга ярамый. Суганча-лар килеп җитеп, азрак «ял итү»гә, аның кабыгын чистартырга керешәләр. «Утырту кыен түгел, ә монысы... – ди Лилия. – Аның кабыгы бик калын. Тырнаклар бетә инде: суганчага пычак тидерергә ярамый, югыйсә йә очына, йә тамырына зыян салуың бар». Һәр суганча алар кулы аша уза. Ә быел хуҗалык 250 мең төп лалә утырткан! Кабык салдыру 25 декабрьдә тәмамлана. Төшкә кадәр бу эшне төгәлләсәләр, төштән соң инде утыртырга тотыналар. 5 гыйнварга кадәр лалә суганчалары туфракка утыртылырга тиеш! 

Лалә чәчәге розалар кебек нәзберек түгел: аңа махсус яктылык, ут кирәкми, суны, җылылыкны да аз сорый. 5 градуслы җылыда суганчалар ике атна тамыр җибәрә. Аннан соң җылылыкны, 16 градуска җиткер­гәнче, атна саен икешәр дәрәҗәгә күтәрә баралар. Хәер, «нәзберек» түгел дидем дә, лалә үстерүнең – үз нечкәлекләре. Күптән түгел чәчәкләрнең яфраклары чери башлаган. Суганчаларны кайтартучы оешма бел-гечләре белән киңәшкәч, сәбәбе ачыкланган тагын. 

1 квадрат метрга 300 ләп төп лалә утыртылырга тиеш, аларныкы исә бераз тыгызрак килеп чыккан. Җилләтү җитмәгән. Дымлылык артып киткән (дымлылык 75–80 проценттан ким булса, чәчәкләр шулай ук үсә алмый). Урамнан һава күбрәк керткәч, лаләләр «терелгәннәр». 
– Бик борчылдым, йокым качты, – дип искә төшерә Лилия. – Әни юата: «Борчылма, кызым, инкубаторда чебешләр дә үлә», – ди. Югалтулар бөтен эштә дә булганын аңлыйм да бит...

Саргайган, черегән яфраклар өчен кайгырган арада лаләләр өлгереп тә җитә. Теплицада эшләүчеләр телен­дә «өлгерү» һич кенә дә «чәчәк ату»ны аңлатмый. Бө­ре­гә төс кергән, ягъни мәсәлән. Лаләнең акмы, сарымы, кызылмы икәне күренә башлагач, җыярга керешә­ләр. Суганчасы белән алып, 1 градус тирәсе температурада тоталар.
Әйе, лаләләрнең санын бер миллионга җиткерергә дигән уй һавадан төшмәгән...

Гашыйклар көнендә Казанга 20 мең лалә озатканнар (аерым мәйдан бүлеп алып, анда температура режимын күтәреп, чәчәкләрне махсус «өлгерткәннәр»). 
Калган 230 мең төп 8 Март бәйрәмен көтә. 

Күбесе инде киселгән, чистартылган, бәйләм-бәйләм булып әрҗәләргә кереп яткан... «Лалә җыю, кисү» вакыты хуҗалыкта шулай ук «урак өсте»: даими эшләүче 21 кеше янына биржадан вакытлыча 6 хатын-кыз килеп кушылган. 

Күмәртәләп сатып алырга теләүчеләр Самара, Сызрань якларыннан быел тагын өстәлгән, инде табыш турында сүз кузгатсаң да гөнаһ түгелдер.
– «16 сумнан бүген үк 100 мең лаләңне алып китәм», – дигән кеше бар. Ашыкмыйм әле... Суганчаны ун сумга сатып алабыз. Торф, ягулык өчен тагын ике сум өстик. 17 сумга сатсак та, безгә биш сум гына кала. Ә бездән 17 сумга алган лаләне 25 кә саталар... Үстермәгән, җирдә казынмаган кешенең дә табышы зуррак. Кыяр белән дә шул хәл... Шуңа күрә халык күбрәк алып-сату белән генә шөгыльләнә дә. Без күләм белән генә ота алабыз...

Лилия Зәйнуллина сатып алучыга лаләләрнең 10–11 сортын тәкъдим итә: Барселона, Кунг Фу, Лалибела, Стронг Фаер, Веранди, Рэд Пауэр... Санавын бүлдереп, әллә кайчан күңелемне кытыклап торган сорауны бирәм: «Ә үзеңә нинди төслесе күбрәк ошый?»
– Сарылары! – ди ул уйлап та тормыйча. – Элек сарыны сагыш, хыянәт төсе дип санаганнар. Ә хәзер байлык, муллык билгесе дип йөртәләр. Күпләр чәчәк бәйләмен сары лаләдән генә ясарга сорый. Күпләп сатканда да шулай: бер павильон 10 мең заказ бирә икән, аның 4-5 меңе сары булсын, диләр. 50 мең алучы «оптовик» та әнә: «30 меңен сарыны куегыз», – дип китте.
 


Кыяр кызлары

Лилия кыярны инде сигез ел үстерә. Теплица төзергә тотынганчы, дөнья аны утта-суда шактый чыныктырырга өлгерә. 

Тәтеш педагогика техникумын тәмамлап, Казанга институтка укырга кергән елның көзендә поездда Лилиягә бер классташы очрый. «Ә мин читтән торып укыйм! – дип мактана ул. – Белем дә алам, акча да эшлим!» Шул бер җөмлә җитә – беренче семестр тәмамланганын да көтми, кыз читтән торып уку бүлегенә күчерүләрен сорап гариза яза. Эш тиз табыла – Чурибураш авылы мәктәбендә балалар укыта башлый. Укытучының хезмәт хакы күпме икәнен чамалагач, Лилия икенче тәвәккәл адым ясый: әнисеннән кайтып мең сум акча ала. «Бик зур акча иде ул чакта мең сум! – дип искә төшерә ул. – Мин шул акчага Мәскәүгә барып чүпрәк-чапрак җыеп кайттым. Оешма саен кереп, кием-салым сатып йөрү ул вакытта гадәти күренеш иде. Ялларым шулай узды... Сигез елдан соң мине эшкә Апас мәктәбенә күчерделәр. Үземнең элеккеге укытучыларым белән бер коллективта эшли алмаячагымны аңлагач, киттем...»

Әнисенең туган ягында, Тәтеш районы Алабирде авылында кибет ачу – тәвәккәл адымнарның тагын берсе. Әле үзләренең машиналары да юк чак: товарны кеше яллап ташыйлар. Көн саен эшкә Апастан егерме биш чакрымдагы Алабирдегә йөрү дә җиңел булмый, әлбәттә. Тора-бара бер кибет янына икенчесе өстәлә... Дүрт авылдан – Алабирде, Байраш, Торма, Кече Тормадан хуҗалык сөтен җыя башлыйлар. 
– Кибетләрне инде саттык, ә сөтне хәзер дә җыябыз. Кем белә, бәлки, чынлап торып, шул юнәлештә генә эшлисе булгандыр? – Лилия бу хакта күп уйланган бугай. – Завод ачучылар бар. Тик мин кыярга тотынганыма үкенмим. 

...Кыярны лаләләрне утыртып бетерүгә, ягъни 5 гыйнвар көнне чәчә башлыйлар. Орлыкны минераль  субстратка (аны Ульяновск шәһәре ясый) берәм-берәм салалар: торфка караганда кыяр анда әйбәтрәк үсә. 
Бары тик даими рәвештә ашлама кертеп тору гына кирәк. «Майский» совхозы да шушы технология белән эшли. Утырткан саен яңа субстрат куллану – чирдән качу өчен иң яхшы ысул. Ә торфны, әлбәттә, ел саен алыштыралар, анысы Мәскәү ягыннан кайта. 

5 февральдә кыярларны җиргә күчерә башлыйлар. Күчерү берәр атнага сузыла. Бу да «урак өсте»нә тиң эш: теплицада кем бар, һәммәсе берара кыяр белән мәшгуль була. Калганы кыяр үстерүчеләр 
(теплицада аларны «кыяр кызлары» дип йөртәләр) кулында. 
– Һәркемгә ун сутый җир бүлеп бирелгән. Кыярны гел карап, кабалап тормасаң, мул уңыш көтмә! Кызлар тырыша, алар аласы акча уңышка бәйле. – Лилия белән хезмәт хаклары турында сөйләшүгә күчәбез. – Былтыр бер килограмм кыярга 5 сум түләдем, быел 50 тиенгә артыграк. Гыйнвар, февраль айларында кыярда эшләүче­ләрнең хезмәт хакы – унике мең, марттан башлап унбишәрне алалар. (Чәчәккә яңа эшкә килүчеләргә башта унике мең билгелим, аннан шулай ук унбишкә күтәрәм.) Калган акчаны ахырда премия итеп бирәм. Узган ел биш мең премия белән калучы да булды, кырыкны алучы да... 

Кыяр – кояш, яктылык ярата, җылы булганда гына үсә. Беркөнне төнлә районда авария булып, ут бетте. Соңарып телефон шалтыраса, мин хәзер гел: 
«Кыярларга нидер булган!» – дип уйлыйм. Унике киловаттлы станциябез бар, җылытырга көче җитте, әмма утлар кабыза алмадык, әлбәттә. Утны икенче көнне төшкә генә ясадылар. Ә безнең һәр көнебез исәптә!
Соңгы вакытта Лилиянең телефоны гел бер сорауга җавап көтә икән: «Кыяр кайчан өлгерә?» Халык Ли­лия­некен – Апасның үз туфрагында үскәнен ярата, эш­мәкәрләр шуңа бик көтә. «1 март дип торам», – ди ул. 
Кыяр июльгә кадәр бара, аннан – помидор утырталар. Быел бер гектарга ук җиткермәсләр, мөгаен, пленка алыштырасылары бар. (Анысы – ике елга бер чыгып торган мәшәкать. «Кояш ашамый», дип, Кемеровоныкын ала башлаганнар.)
 

Янә чәчәкләр

Район башлыгы Рәшит Нәҗип улы Заһидуллинның үтенече бар бит әле. Берьеллык чәчәкләрне хуҗалык хәзер Апасны гына түгел, тирә-күрше районнарны – Буа, Кайбыч, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтешне чәчәккә күмәрлек итеп үстерә. Кирәк икән – Казанны да гөл-чәчкәгә төрәчәкләр. Петуния, сальвия, пеларгония, виолалар... Узган ел 450 мең төп үстергән булсалар, быел 650 меңгә җиткерәбез, диләр. Лаләләрне урнаштыруга, берьеллык шул чәчәкләргә тотыначаклар. Халык Лилиядән чәчәкне теплицага кереп, сайлап алырга ияләшеп тә өлгергән: кассеталарга берәм-берәм утырткач, күчергән-дә тамыры зыян күрми, туфракта тиз китә, чирләми.
 
Уку — бер нәрсә (лаләләр буенча бер китапханә укып чыктым!), ләкин үзең ялгышып карамыйча, барыбер өйрәнмисең. 


 – Ел саен тәҗрибә арта. Виолага, мәсәлән, тишелеп чыккач, салкын урын кирәк: аны хәзер җылытылмый торган теплицаларга күчерәбез. Югары температурада утырса, виола чәчәк атмый. Шуңа бер өлеше былтыр чәчәксез калды. 

Берьеллык чәчәкләрне сатып бетергәнче, июль була. Быел тәвәккәлләп бүлмә гөлләренә дә тотынган әле Лилия: 6 мең цинерария, 3 мең гербера бүген үк хуҗа­бикәләрне көтә. Зәңгәр, ак, кызыл, сары керфеклеләр, гаҗәеп матурлар... 
Июньнән октябрьгә кадәр – кул сузымы гына. Помидорны, кыякка дип үстергән яшел суганны җыеп алганчы, лалә суганчалары кайтып җитә...
– Тәвәккәлләргә яратам! – ди Лилия. 

Ә юлында андый мөмкинлек чыгып кына тора. Ярты гектар мәйданда тугыз миллионга төшереп профессиональ теплица төзи башлаган әнә. (Аның өч миллионы былтыр «Лизинг-грант» республика программасында откан грант!) Анда инде түбәсеннән тамчы тамып тормас, дымлылыгы да югары булмас, яктылык әйбәт үтәр... Калган теплицаларны яңартырга да тәвәккәллек җитәр... Ел әйләнәсе кыяр үстерергә дә... 
Тәвәккәлләр учында гөл үстерә!

Кайчандыр Көнчыгышта лаләләр иң кыйммәтле, иң затлы чәчкә саналган. (Истанбул урамнарында апрель башында бүген дә «лалә фестивальләре» үтүнең тарихы шул чорларга барып тоташадыр!) Фарсылар лаләне «төрек чалмасы» дип йөрткән. (Чәчәкнең төзелеше, чыннан да, чалманы хәтерләтә бит!) Барысы да Госман­лы империясенә кергән Кафтан (хәзерге Феодосия) кыр­гый лаләләр алып кайткач башлана... Дөрес, бал кортлары кызыгырлык балы да, үзгә хуш исе дә булмаган бу чәчәк­не кем иң беренче иелеп өзгәнен тарих инде хәтерләми. XVI гасыр урталарында лаләләр беренче тапкыр Көнбатыш Европага «үтеп керә». Ул чакта Төркия­дән аның суганчаларын бик зур акчалар түләп кенә кайтартканнар.

Булдыклы голландлар исә лаләне үзләре үстереп карарга ниятлиләр. Бае да, ярлысы да шушы эшкә тотына. Сирәк очрый торган сортның бер суганчасына ия булу өчен кемдер ярты дәүләтен дә кызганмый. Таш йорт бәясе тора бер чәчәк. Иң кызыгы шул: алыш-биреш эшендә чәчәкнең суганчасы түгел, ә хуҗаның «фәлән сорт лаләнең шулкадәр суганчасын сатып алырга хакы бар» дигән белешмә кәгазе генә катнашкан. 

Лаләнең яңа сортларын уйлап чыгаручыларга зур-зур акчалар биргәннәр. Түтәлендә беренче тапкыр кара төсле лалә чәчәге үстергән кеше, мәсәлән, алтынлата 100.000 гульден белән бүләкләнә. Зур вакыйгага әйләнә бу яңалык! Гаарлем шәһәре җитәкчеләре кара лаләне күрсәтү кичәсе – презентация оештыра. Бу бәйрәм­дә каланың олысы-кечесе катнаша. Шәһәр Ратушасын­да, Гаарлемның иң бай кешеләрен чакырып, тантаналы җыелыш уза, анда хәтта принц Оранский да катнаша... 

Лалә чәчәгенең тарихи Ватаны Төркия икәне күптән онытылып, ул хәзер инде Голландиянең символы санала. Бөтен дөньяга җитәрлек лалә суганчалары бүген аларда җитештерелә! Голландлар сатып алучыга лаләнең өч мең сортын тәкъдим итәләр! 


«Сөембикә», № 3, 2014.


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар