Логотип
Арабыздан беребез

Эльмира Закирова: «Элеккеге журналистиканы сагынам»

Озак еллар «Ялкын» үсмерләр журналын җитәкләгән, хәзерге вакытта «Сөембикә» журналының әдәби бүлек мөхәррире булган Эльмира Закирова повесть һәм хикәяләрдән торган «Иясез шатлык» исемле китап чыгарды. Бөтен гомерен журналистикага багышлаган, «Алтын каләм» республика фестиваленең жюри әгъзасы буларак, бүгенге күп яшь талантлы журналистларның «рухи анасы» булган ханым әдәби әсәрләр тупланган китап чыгаруы белән дә журналистикага бәйле булып чыкты. Яңа китап турында башланган әңгәмә татар журналистикасының бүгенге торышы һәм киләчәге турында сөйләшүгә эверелде.

«Мәкалә язуга караганда, әдәби әсәр язуы җиңелрәк түгелме икән дип тә уйлап куйдым әле, чөнки беркем дә кысаларга кертми – геройлар язмышын, аларның проблемаларын үзең теләгәнчә чишәсең. Вакыйгаларны да үзең теләгәнчә куертасың», - дип башлады сүзен Эльмира Закирова. 


«Һәр әдәби әсәр нигезендә журналистикам ята»


Китапта авторның «Иясез шатлык» исемле повесте, «З1 нче декабрь» исемле хикәясе, “Сөнне сагыну” нәсере һәм башка язмалары урын алган. Эльмира Закирова китаптагы һәр әсәренең нигезендә журналист язмалары ятуын әйтә.

 


 

«Иясез шатлык» повестеның герое Алсу – Эльмира Закированы үз туганы Альбина. Автор героеның чит илләрдә үз бәхетен эзләвен тасвирлый. Аның Алсуы – чиста күңелле кыз. Ул үз бәхетен чит илләрдә – Америкада, гарәп Әмирлекләрендә эзли, сагыну-сагыш белән туган иленә дә кайта, илгизәр күңеле аны тагын чит илләргә алып китә. Аның мәхәббәте - чын мәхәббәт, әсәрдәге кешеләр дә барысы да әйбәт.

«Бу повестьне яза-яза, телесериал шулай языла икән дип уйладым. Чөнки бүлекләр язылганда дәвамын да, әле азагы ничек буласын да белмим идем, - ди Эльмира ханым. - Әсәрдә - яшьләр дөньясы. Чиста, якты дөнья! Үземә хас алтмышынчы еллар стихиясе белән эшләнде». Автор әдәби әсәрдә бер генә фактның уйдырма булуын таный – финалы. Әсәрне тәмамлау өчен автор героинясын «шахзадәсе» белән иленә озата.

Китапның идеясе «Ялкын» журналында басылган публицистикада һәм кызыклы интервьюлардан башланган. «Ялкын»да шулкадәр кызыклы әйберләр басылган иде. Алар бәлки үз вакытында тиешле дәрәҗәдә укылмагандыр да. Без бит балалар белән бөтен министрларны йөреп чыктык. Минтимер Шәймиев белән, Фәрит Мөхәммәтшин белән бик кызыклы әңгәмә булган. Боларны бөтенесен җыеп былтыр Татарстан китап нәшриятына керткән идем - әдәби әсәрләрне генә бирергә карар иттеләр. Ә миңа журналистика язмаларым кызыклырак тоелган иде», - ди Эльмира Закирова.

Шулай да Эльмира Закирова журналистик әсәрләрен китап итеп чыгару идеясен күңелендә йөртә. Ә бер публицистик әсәренең – танылган эстон язучысы Лилли Промет турында истәлекләренең китапка кереп калуына сөенеп бетә алмый. «Лилли Промет сугыш елларында безнең авылга эвакуацияләнеп, мәктәптә немец теле укыткан. Күз алдына китерәсезме, сугыш вакытында немец теле укытуның ни икәнлеген?! Ул минем әнине дә укыткан. Соңыннан безнең Байсар авылы, аның кешеләре турында «Деревня без мужчин» исемле роман язган. Студент елларында Таллинга барасы булгач, әни авылча беркатлылык белән аңа күчтәнәч кертеп чыгарга кушты. Мин аны эзләп таптым, бик матур очрашу булды. Шушы очрашу истәлеген яздым», - ди ул.

Әсәрнең «Таллин – 12, Вабадузе – 69» дигән исеме дә үзе бер тарих икән. «Шул очрашу турында заманында «Әдәби сүз» студент газетасына исем куймыйча гына мәкалә язган идем. «Таллин – 12, Вабадузе – 69» дигән исемне студент газетасы җитәкчесе Мөхәммәт Мәһдиев куйган икән. Язманың исеме интригалы булырга тиеш, тартып торырга тиеш дип ул өйрәтә иде», - ди Эльмира Закирова.

Ул үз иҗади тормышын тагын ике шәхес белән бәйли. Болар - «Яшь ленинчы» газетасында «Яшь хикәяче мәктәбе» алып барганда ук Эльмираны күреп алган Газиз Мөхәммәтшин һәм кыз баланың парчаларына югары бәя биргән оста хикәяче Хәсән Сарьян.


«Журналист – иң әйбәт профессия»


«Язучылыкка журналистикадан килсеннәр иде. Журналистлар ялкау түгел, алар ут белән су арасында. Зур чыдамлык, тырышлык сорый торган профессия, - дип үз һөнәрен мактый Эльмира Закирова. - Журналист бер мәкаләсен язу өчен бик зур эшләр башкара, фактлар эзли, укучысына төгәл мәгълүмат бирә, матбугат турындагы закон кысаларында эш итә. Мин әдәбиятны да журналистика алга этәрде дип саныйм. Быел «Бәллүр каләм»не алганда да: «Журналист – иң әйбәт профессия», - дидем.

Эльмира Закирова журналистикадан әдәбиятка килүгә мисал буларак Шамил Идиатуллинны искә алды. Мәскәүдә яшәүче татар язучысы, быел «Город Брежнев» китабы белән «Большая книга» әдәби премиясенә дәгъва итүче Шамил Идиатуллин – «Коммерсант» газетасы журналисты.


«Дөньяны ал төсләрдә күрергә яратам – шуңа да татар матбугатының якты киләчәгенә ышанам»


Татар журналистикасының киләчәге - борчу тудыра торган темаларның берсе.


«Халык бик укырга яратмый хәзер, - дип дәвам итә Эльмира Закирова. - Эчем поша инде. Әмма мин дөньяны ал төсләрдә күрергә яратам. Гел болай булмас әле, дип, җәмгыять болай гына бармас, дип уйлап куям. Мәкаләләрнең укылмавын башисем белән кызыктыра алмыйбызмы икән әллә дим. Сары матбугатта каршы тора алмавыбыз белән үзебездә дә гаеп бардыр. Бәлки, безнең татар журналистларының белеме, әзерлеге җитеп бетмәгәндер, дип тә уйлый башладым. Үз “казаныбыздан” ерак китә алмаганбыздыр дим».

Эльмира Закирова татар журналистикасының карашы киңрәк булсын иде, дип тели. Ул элек журналистларны Мәскәүгә җибәреп укытуларын искә ала. «Мин үзебезнекеләргә дә «Московский комсомолец»ны, «Комсомольская правда»ны укыгыз, алар сезне бөтенләй башка күчәрдә әйләндерә башлый», - дия идем.

«Элеккеге журналистиканы сагынам. Тиражлардан бигрәк, ул вакытта дәүләтнең дә, җәмгыятьнең дә журналистикага мөнәсәбәте башка иде. Чынлыкта журналистика дүртенче хакимият булмаса да, башкача караш иде. Журналистларга хөрмәт бар иде», - ди журналист Эльмира Закирова.

чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар