Таш белән эшләүгә хатын-кыз түгел, ир-ат та чыдамый. Андый һөнәрчеләр республикада да юк. Авыр, катлаулы эш бит... Тузаны турында әйтмим дә. Ә Зөһрә тотынды да эшли дә башлады! Башына яулыгын бәйли, маскасын кия дә, җыр тыңлый-тыңлый, онытылып китеп эшли. Тәмен табып! Мин аңа әле һаман да шаккатам. Ярата, күрәсең...
– Таш белән эшләүгә хатын-кыз түгел, ир-ат та чыдамый. Андый һөнәрчеләр республикада да юк. Авыр, катлаулы эш бит... Тузаны турында әйтмим дә. Ә Зөһрә тотынды да эшли дә башлады! Башына яулыгын бәйли, маскасын кия дә, җыр тыңлый-тыңлый, онытылып китеп эшли. Тәмен табып! Мин аңа әле һаман да шаккатам. Ярата, күрәсең...
Вадим Анатольевич якын итеп хатынына карый.
Ташлар дөньясы… Юк, аны ярату шунда ук килми әле. Ул бит авыл кызы, Кама Тамагы районының Ишем авылында үскән: аяк астындагы һәр ташка ире кебек байлык дип карарга өйрәнмәгән. Алар фатирына аяк басу белән, исәнләшүгә, булачак кайнатасы – Казан дәүләт университетының геология факультеты доценты Анатолий Михайлович Ануфриев гомер буе җыйган коллекциясе турында сөйләүгә күчә. Нинди таш, кайдан табылган, ничәнче елда... Кунакка килгән саен шулай! Тик ничек: «Миңа боларның барысы да бертөсле күренә – кызыгын тапмыйм», – диясең?! 3 яшеннән әтисе белән экспедициягә йөри башлаган, тормышын ташлардан башка күз алдына да китермәгән Вадимы аларны елмаеп кына күзәтә: Зөһрәсенең ташларга барыбер гашыйк булачагын шул вакытта ук белгәндер ул.
– Нинди кеше таш җыя диләр әле? Язын, ташулар китеп, җир кардан ачылуга Идел буена таш җыярга китә иде ул минем. Хәер, хәзер дә шулай... Көннәр буе яр буйлап йөри, рюкзагына таш асып, аркасын авырттырып... Җыйса гына ярый, ташларны сатып та ала бит әле! Уралдан, Саянскидан… Берәр кисәген унбишәр меңгә! Ә өйдә аяк астында гел таш та таш кына. Зуррак кисәкләр, кечкенәрәкләр... Гаражда исә тонналап таш ята!
Иренең бу мавыгуын кабул итәргә вакыт кирәк була. Кабул итәргә һәм яратырга: ташларга тузан оясы дип карамаска, кулга алуга аларны таный башларга, җылысын тоярга... Әмма моннан алда Вадим Ануфриевның бу өлкәдә республикада бердәнбер белгеч икәнен аңлау килә. Теләсә кайсы таш кисәгенә тотынып, аңардан нәрсә тели, шуны ясый ала ул. Ташны аның кебек тоючылар, уя, юна, шомарта белүчеләр республикада башка юк! 14 яшендә станок артына басып таш эшкәртә башлаган кеше ул. Бу – мавыгу гына да түгел, тормыш рәвеше. Бүгенге көндә Татарстанда иң бай ташлар коллекциясенең берсе – аңарда. Республикада узучы чемпионатларның җиңүчеләре өчен кубок-ларны, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале, «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясе лауреатларына бирелүче «Алтын йолдыз» сыннарын нәкъ менә Вадим Анатольевич ясый.
Сүзне дисбе дип башлаган идем бит.
Иренең уң кулына әйләнүен шулай итеп сизми дә кала Зөһрә ханым. Сыннарның рәсемен башта компьютер графикасында ясау аның вазыйфасына әйләнә. Иң соңыннан һәрберсен чистартып, сөртеп чыгу да хатын-кыз кулын сорый. Үз йорты белән торган кешедә башка мәшәкать тә җитәрлек: бакча, оныклар... Эштән китәргә карар итә ул: ире җыйган ташларны эшкәртеп бетерергә бер гомер генә җитмәячәк. Ул бу мөһим адымны ясауга, пандемия башлана һәм дәүләт заказлары килүдән туктый. Аның каравы, буш вакыт арта. Һәм, ниһаять, күңелдә йөргән хыялларны чынга ашырырга мөмкинлек туа...
Татарстанда «Ел һөнәрчесе» бәйгесе узуын ишетеп, мәдәният министрлыгына дисбеләрен илтеп тапшыра Зөһрә Бәширова (Ануфриева). Ике атнадан: «Эшләрегезне килеп алыгыз, узмадыгыз», – дип шалтыраталар. «Кытайдан кайтарткан ташлардан җыйган дисбенең бу бәйгегә ни катнашы бар?!» – дигәннәр икән... Министрлык вәкилләрен үзләренә мастер-класска чакырып кайта Зөһрә. Алар һөнәрче түгелме?! Килсеннәр, күрсеннәр...
Дисбенең бер төймәсен ясауда, беләсезме, ничә станок катнаша? Унбиш! (Һәр станогын үз куллары белән тудырган Вадим Анатольевич, хатыны дисбеләр ясарга керешкәч, тагын эшкә тотына: остаханәдә станоклар тагын арта.) Ташны башта тасма-тасма итеп, аннан шакмак-шакмак итеп кисәсе, түгәрәклисе, шомартасы, ялтыратасы, тишәсе, җыясы... Шомартып ялтырату этабыннан кала, барысын да күзәтергә, карап торырга мөмкин, ә полировкалау исә – сер: һәр останың үз технологиясе, аның белән, гадәттә, бүлешмиләр.
Ниһаять, дисбенең төймәсе әзер – Зөһрә аңа тишек тишәргә утыра. «Ультратавыш ярдәмендә эшли торган станокка ир-атның күбесе якын да килә алмый – тавышына түзмиләр», – ди алар.
– Мин көнгә илле төймә дә тишә алам, сиксәнне дә, – ди Зөһрә. – Ташның төп-төгәл уртасын табарга компьютерлар курсын тәмамлавым булыша. Озак тишәмме? Барысы да ташның катылыгына, ныклыгына бәйле. Нефриттан ясалган төймәне тишәргә, мәсәлән, ун минут кирәк. Ул – эшкәртү өчен иң авыр таш. Аңардан соң, әйтик, лазуритны тишү уен гына. Әмма миңа иң ошаган таш барыбер нефрит. Аның матурлыгын берни белән дә чагыштырып булмый. Нефрит кашлы алкаларымны таксам, бөтен кешенең күзе шуңарда гына була... Күреп торасыз, каяндыр кайткан төймәләрдән җыймыйбыз дисбене, хәтта фурнитурасына кадәр үзебез ясыйбыз.
Кайнатам соңгы елларда ташларның кешегә тәэсире белән бик нык кызыксынды. Нефрит менә хатын-кызларга гаилә җылысын сакларга булыша, үз-үзенә ышанычы булмаган ир-атларга көч өсти. Обсидиан әңгәмәдәшеңнең начар энергиясен сиңа уздырмый... Әмма ташның кайсысыннан гына ясасаң да, психологлар белеп әйтә – дисбе тынычландыру сәләтенә ия. Мин үзем инде утыз елга якын рульдә: бөкегә эләктемме, кул дисбене эзли башлый. Дисбе тарту йөрәк тибешенә, сулышка йогынты ясый, эчке әгъзаларның эшчәнлеген яхшырта, артрит, артроз вакытында файдалы, тәмәке ташларга теләүчеләргә дә ярдәм итә диләр.
Лазурит, лабрадор, чароит, змеевик, аметист, мәрмәр оникс... Ташның ниндиеннән телисез, шундый дисбене сайлап аласыз. (Соңгысы үзебездә – Татарстанның Кама Тамагы, Спас районнарында табылган таш!) Киләчәк буыннарга калдырырлык кадерле ядкарь булачак бу затлы дисбе... Бертөрле тәсбих сүзләреннән икенчесенә күчүне белдергән зур төймә бар дисбедә. Аңа «дисбе анасы», диләр. Дисбегә яңа сулыш өргән Зөһрә ханымга да шулай дип әйтеп буладыр.
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк